Газим Касыймов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Газим Касыймов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Газим Касыймов
Туган 1891
Яңа Биктәш, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 19 август 1937(1937-08-19)
Казан, РСФСР, СССР

Касыймов Газим Касыйм улы (189119 август 1937 ел) — дәүләт һәм партия эшлеклесе. Башкортстан АССР-ының мәгариф һәм юстиция халык комиссары.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Касыймов Газим Касыйм улы 1891 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе Бикташ авылында (хәзерге Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы Яңа Бикташ авылы) туган. Милләте — татар.

1917 елда Казан университетын тәмамлый. 1917 елда сул эсерлар фиркасе сафына керә. 1917 елдан Бәләбәй шәһәрендә укытучы булып эшли.

1918 елдан Бәләбәй революцион комитеты рәисе урынбасары, бер вакытта «Ярлы тавышы» гәзитенең мөхәррире була.

1919 елдан — ВКП(б) әгъзасы. 1919 елдан Үзәк мөселман комиссариатының бүлек мөдире һәм «Чулпан» («Сулпан») гәзите мөхәррире, Бәләбәй өяз башкарма комитеты рәисе урынбасары, рәисе вазифаларын башкара. «Татар-Башкорт Совет Республикасы проекты» өчен пропаганда эше белән шөгыльләнә.

1920 елдан Уфа губерна революцион трибуналында эшли. 1921 елдан Уфа губерна ачыгучыларга ярдәм комитеты рәисе була, учреждение Башкортстанда ачлык белән көрәшү өчен оештырыла.

1922 елның гыйнварыннан РКП(б)‑ның Уфа губерна комитеты каршындагы татар‑башкорт секциясенең «Урал» гәзите мөхәррире була. Аннары Башкортстан революцион трибуналы, 1923 елдан Башкортстан АССР-ының Баш суды рәисе вазифаларын үти.

1924-1926 елларда Башкортстан АССР-ның мәгариф халык комиссары була.

1926-1928 елларда Башкортстан АССР-ның юстиция халык комиссары, бер вакытта Башкортстан АССР-ының прокуроры вазифаларын башкара.

1928 елда Казан каласына күчә. 1929 елдан ВКП(б)‑ның Татарстан өлкә комитеты хезмәткәре була.

1931-1933 һәм 1935-1936 елларда — Казан дәүләт педагогия институты ректоры.

1933 елдан Татар АССР‑ының игенчелек халык комиссары урынбасары, ә 1934-1935 елларда Татар АССР‑ының коммуналь хуҗалык халык комиссары вазифаларын үти.

1936 елның 30 декабрендә репрессияга тарттырылып кулга алына. «Милли троцкист оешмасында катнашуда» гаепләнә. 1937 елның 19 августында атыла. 1958 елның 14 гыйнварында аклана[1].

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Касимов Г. К. Татарско-Башкирская Советская Республика (Первая книга) / Центральный мусульманский комиссариат . – Москва : Типография «Восточная печать» , 1918 . – XVI , 60 с.
  • Касимов Г. Поэтическому творчеству рабоче-крестьянского поэта М. Гафури — 20 лет // Башкортостан. 5 апреля 1923.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Книга памяти Республики Татарстан