Кулланучы:Ayratayrat/Башкорт-татар мөнәсәбәтләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ayratayrat/Башкорт-татар мөнәсәбәтләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дөньяда бер генә булган башкорт-татарларга гомуми (дөйөм) һәйкәл. Ырынбурны дутовчылар һөҗүменнән саклаганда һәлак булган татар һәм башкорт милләтле кызылгвардеецлары гомуми каберендә кабер ташы. Бәрде, Ырынбур.


Башкорт-татар мөнәсәбәтләреРусия байрагы Русия Федерациясе эчендә яшәгән кардәш башкорт һәм татар халыкларының бер-берсе белән бәйләүче уртак тарих.


Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт илкәйләре территориясе — татарлар өчен гадәти төпләнү урыны. Республиканың төньяк-көнбатыш өлеше Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы йогынтысында була, 15501580 елларда Казан өязенә керә. 17081728 һәм 17311734 тә Башкорт илкәйләре территориясе (Уфа провинциясе) Казан губернасына буйсына.

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, татарларның күпчелеге яшәү урыннарын ташлап китәргә мәҗбүр була. Татарларның Урал алдына күченүләрендә төп фактор — башкорт халкы белән этник, тарихи-мәдәни тугандашлык. Асаба башкортлар аларга үз җирләрендә кердәшләр (припущенниклар) буларак төпләнергә рөхсәт итәләр, һәм татарлар башкортларга йөкләтелгән ясакның бер өлешен үзләре түләргә тиеш була. Үз авылларын оештырудан тыш, татарлар башкорт авылларына да килеп урнаша, һәм тора-бара бу авылларның күбесе татар авылы булып китә. XVII гасырның 70 елларыннан башлап Башкорт илкәйләре территориясендә шәһәр-крепостьларда һәм чик буйларында хезмәт итү өчен Нижгар һәм Касыйм төбәкләреннән күченгән йомышлы татарлар шактый күбәя.


Тарихи контекст[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөньяда бер генә булган башкорт-татарларга гомуми (дөйөм) һәйкәл. Ырынбурны дутовчылар һөҗүменнән саклаганда һәлак булган татар һәм башкорт милләтле кызылгвардеецлары гомуми каберендә кабер ташы. Бәрде, Ырынбур.


Башкорт-татар кемлекләре мәсьәләсеРусия байрагы Русия Федерациясе эчендә яшәгән кардәш башкорт һәм татар халыкларының сәяси яктан актив милләтпәрвәр зыялыларны борчыган милли кемлек төшенчәләре тирәсендәге бәхәсләр.[1][2]

Туктамый үсә торган глобальләшү тәэсире астында кушма кемлекләр тудыра башлаган кемлек кризисларының милләт төшенчәсе тирәсендәгеләрнең аерым бер очрагы.

Башкорт-татар арасындагы шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карашлар төрлелеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарлар һәм башкортлар ― махсус бүленгән бер халык.[3][4]
  • Башкортлар ― уйлап чыгарылган милләт.[3][4][5].[6]
  • Татарлар һәм башкортлар ике аерым халык.[4]
  • Тел ― милли кемлекнең нигезе тугел.[7][8][9][10][11]

Аерым танылган шәхесләр карашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вил Мирзаянов: Башкорт теленең Башкортостанда укытылуы дөрөс[12]
  • Дамир Исхаков: «Башкортлар тарихы турында иң сыйфатлы хезмәтне Зәки Вәлиди язган. Анардан соң бар язылганы ― миф»[5]
  • Кәрим Яушев: «Башкортстанда узган һәр җанисәп алдыннан теге яки бу авылда татарлар түгел, башкортлар яши дип пропаганда башлана»[5]
  • Рафаил Хәким: Башкортлар юк. Башкортлар – бу татарларның өләше. Башкортлар бу татарларны басу өчен большевикларның идеясе. [3][13][14]
  • Марат Колшәрипов: «... [Б]асманың[15][16][17] редакцион коллегия һәм фәнни җитәкчесе тарих фәннәре докторы Рафаил Хәким Көнбатыш Урал алды төбәкнең һәм гомумән Көньяк Урал якларының борынгы һәм урта гасырлар тарихына бәйле күпсанлы фальсификацияләр, беръяклылык һәм махсус бозулар кертмәсә, бу хезмәтнең чыгуга бик шат булыр идек.»[4]

Тел мәсәләсе һәм башкортлар үзеңне саклау өчен көче[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортлар арасында еш татар телендә яки суржик аналогиясендәге "с"-ыплашкан сөйләшү очрый. Әмма кайбер галимнәр буенча татар телдә сөйләшү ― бу татар милли кемлегенең төп күрсәткече түгел.[7][8][9][10]. Чөнки аерым башкорт теле графикасы, нормалары тик 1920-чы елларда туа, шуңа күрә башкортлар әсәрләрен татар телендә язды. Башкорт әдәби теле - ясалма теле[18] буларак башкорт халкының диалект күптөрлелеген күрсәтү көче булмады, чөнки татар теле бик якын. XX гасырда күп башкортлар (шул исәптә күптән түгел үзеңне типтәр, мишәр тип исәпләгән адамлар) үз телен башкорт әдәби теле чагыштырганда охшаш тапмай алмады һәм үзеңне татар тип исәпләй башлый.

1918 елда Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә "башкорт телендә китаплар, әлифбалар, дәреслекләр кирәк" дигән эш калкып чыга. Галимҗан Ибраһимов, Flag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1918–1937).svg Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының Уфимская губ МВД Бенке.jpg Уфа һәм Coat of Arms of Kazan gubernia (Russian empire).png Казан губернасында яшәүчеләр арасында барган бәхәс-тарткалашны җентекле тикшереп, "башкорт телен, әдәбиятен тудыруга теләк ― башкорт милләтчелеге түгел", дигән нәтиҗәгә килә.[19] Марксизм галиме һәм коммунизм тарафдары, ялкынлы публицист-трибун буларак, Галимҗан Ибраһимов башкортларның бу мәсьәләне үзләре теләгәнчә хәл итү юлында тора. Бу турыда ул түбәндәгеләрне яза:

“Татар әдәбиятеннән зур бер өлкәнең аерылып чыгуы олуг бер югалту булса да, тарих китереп чыгарган фактлар белән исәпләшергә мәҗбүрбез...

Башкортлар тели икән — мәктәп һәм театрдамы, прошениелар яки әдәбияттә — аларның аерым юл тотарга теләвенә каршы көрәшергә без, татар әдәбиятчеләрнең, бернинди хакы юк".

“Мин сүземне татар милләтчеләренә каратып сөйләмим. Алар арасында башкортларны әдәби-мәдәни яктан татарлаштырырга тансык һәм, шулай итеп, татарлыкны көчәйтү фикерендәгеләр, әлбәттә, бар, һәм татар милләтчесе өчен бу бик табигый бер фикердер. Әммә коммунистлар арасында бу хакта ике сүз булуына урын юк".[20]

Чыгу юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зональ башкорт-татар телен төзү. Ил нигезендә уртак башкорт-татар әдәбият.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ишмөхәммәт Галәветдинов: Башҡорт әҙәби теле нисек барлыҡҡа килде?
  • Горенбург Д. К исследованию механизма национальной принадлежности у татар и башкир в Башкортостане. Перевод статьи: Gorenburg D. Identity change in Bashkortostan: Tatars into Bashkirs and back // Ethnic and Racial Studies. 1999. Vol. 22. No.3. P. 554–580. Авт. пер. И. В. Кучумова.
  • Казанда башкорт булу җиңел.
  • Башкорт милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле Башкорт-татар мөнәсәбәтләре турасында ла
  • Татар ШТКсы татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында шаярып, дуслыкка чакырды
  • Городецкая И.М., Рогов М.Г., Блохин А.Б. Межэтнические отношения русского, татарского и башкирского народов // Проблемы cоциальной психологии личности.
  • Вестник Башкирского университета. 2015. Т. 20. №2 681БАШКИРО-ТАТАРСКИЙ ЭТНОСОЦИАЛЬНЫЙ СИМБИОЗ С ТОЧКИ ЗРЕНИЯ ИСТОРИОСОФИИ
  • Шафигуллин, Наиль Габдуллович. Татаро-башкирские секции партийных комитетов в восстановительный период (1921-1926 гг.) [Текст] : Автореферат дис. на соискание ученой степени кандидата исторических наук. (570) / Казан. гос. ун-т им. В. И. Ульянова-Ленина. - Казань : [б. и.], 1972. - 25 с.
  • Gorenburg Dm. Identity change in Bashkortostan: Tatars into Bashkirs and back // Ethnic and Racial Studies. 1999. Vol. 22. №3. P. 553-580./ Пер. И.В.Кучумова.
  • Горенбург Д. Татары – башкиры – снова татары: изменения этнической идентичности в Башкортостане // Вестник Евразии. 2004. №1. С.65-77.
  • Буранчин А.М. Проблема этнической и языковой идентичности северо-западных башкир // Национальные и языковые процессы в Республике Башкортостан: история и современность: Информационно-аналитический бюллетень ИГИ АН РБ № 5-6. – Уфа, 2007. С.65-69.
  • Гарипова Ф.Х. Языковая политика и общественная мысль. – Уфа, 2009.
  • Гревингхольт Й. Республика Башкортостан. Становление авторитарного режима. — Казань, 2006
  • Кузеев Р. Г. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала: этногенетический взгляд на историю. - Уфа, 1992.
  • Садыкова, Лиана Рифовна.Сохранение и трансформация этнокультурной идентичности в условиях эмиграции: на примере "тюрко-татарской" диаспоры США : диссертация ... кандидата исторических наук : 07.00.07 / Садыкова Лиана Рифовна; [Место защиты: Удмурт. гос. ун-т]. - Уфа, 2012. - 208 с.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Милләт турында уйланулар дәвам итә
  2. Карим Яушев: Я против навязывания национальных языков русским детям!
  3. 3,0 3,1 3,2 башкир не существует в природе, а есть некие отюреченные угры, которые перелезли на западную сторону Урала где-то в 17 веке.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 idelreal.org: История не терпит лжи: открытое письмо башкирских историков: «[Е]сли редакционная коллегия и научный руководитель издания, доктор исторических наук Рафаэль Хакимов не допустили бы многочисленных фактов фальсификации, предвзятости и умышленного искажения древней и средневековой истории не только Западного Приуралья, но и всего Южного Урала.»
  5. 5,0 5,1 5,2 Дамир Исхаков: «Наша книга заставит прийти в себя заблудших башкирских историков»
  6. Кайбер әһелләре башкортларны татар башкортлары яки башкорт татарлары яки төркләр дип атый.
  7. 7,0 7,1 ТАТАРСКАЯ ДЕРЕВНЯ В МЕСТАХ КОМПАКТНОГО ПРОЖИВАНИЯ ТАТАР В СРЕДНЕМ ПОВОЛЖЬЕ: ИСТОРИЯ И СОВРЕМЕННОСТЬ
  8. 8,0 8,1 В 1921 г. был создан отдельный литературный башкирский язык на основе куваканского диалекта, как наиболее отдаленного от татарского языка, чуть позже в башкирскую грамматику были введены некоторые нормы юрматынского говора. Параллельно с этим создавался и отдельный татарский литературный язык, который получил название «новотатарский» (в отличие от поволжского тюрки – который не совсем правильно стал обозначаться как «старотатарский»). Таким образом, татары и башкиры стали изучать, а затем и говорить на разных языках, что также играло свою роль во взаимном отдалении татар и башкир.
  9. 9,0 9,1 ИЛЕШ РАЙОНЫ ИСӘМӘТ АУЫЛЫ ҺӨЙЛӘШЕ
  10. 10,0 10,1 РОДНОЙ КРАЙ: ТОПОНИМЫ И РАЗГОВОРНЫЙ ЯЗЫК. Материалы II Республиканской научно-практической конференции одарённых школьников по диалектологии и ономастике 8 апреля 2016 г. (Уфа)
  11. Шушы принцип, мәсәлән серблар, хорватлар һәм боснийларда. Мәдәни аерымлыклар һәм тарихи үткәннәре серблар, хорватлар һәм боснийларны бер халык дип санарга хокук бирми - алар барысы да бер телдә сөйләшсә дә.
  12. "КАК РОССИЙСКИЙ ЗЕК СТАЛ АМЕРИКАНСКИМ ПРОФЕССОРОМ". «Татарская газета» №3-4, 04.08.1999
  13. [“Столыпин предложил сделать каждую этническую группу татар отдельным народом. Большевики успешно продолжили эту политику. На карте появились узбеки, киргизы. Срочно изобрели башкирский язык. Визитной карточкой башкир стал характерный танец, в котором выступают джигиты в шапках с лисьими хвостами. Этот танец придумал татарин, которому не дали квартиру в Казани. Ложь и обман лежали в основе национальной политики …” Газета “Восточный экспресс”, Казань, №№ 17-18, 26 апреля - 2 мая 2002 года]
  14. Рафаэль Хакимов: «Размежевание татар и башкир по своим республикам стало большой удачей большевиков»
  15. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Рамиль Сафин. Казань пишет историю татар Башкортостана. Рустэм Хамитов пока молчит.. Азат Аурупа радиосы/Азатлык радиосының idelreal.org порталы (13 октябрь 2016 ел). 14 май 2018 ел көнендә тикшерелгән.
  16. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Хакимов Р.С., Ситдиков А.Г. (ред.) и др. История татар Западного Приуралья. Том I. Кочевники Великой степи в Приуралье. Татарские средневековые государства.. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты (2016 ел). 14 май 2018 көнендә тикшерелгән.
  17. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Габдрахманова Гульнара Фаатовна. Рецензия на «История татар Западного Приуралья. Том I. Кочевники Великой степи в Приуралье. Татарские средневековые государства».. КиберЛенинка (2016 ел). 14 май 2018 көнендә тикшерелгән.
  18. Рифкать Әхмәтьянов. Этимологик сүзлек. 1нче том. 23нче бит.
  19. Галимҗан Ибраһимов милләтчелекнең һәм милли кемлектәге үзгәрешләрнең тамырын ул телдә яки әдәбиятта түгел, ә кешенең фикер рәвешендә күрә ― кара Следовательно, причина смены идентичности, связанной с понятиями «престижа» и «не престижа», лежала не столько в материальной, сколько в духовной и ментальной сфере.
  20. Ишмөхәмәт ҒӘЛӘҮЕТДИНОВ, филология фәндәре докторы, профессор. Башкорт әдәби теле нинди барлыкка килде?