Равил Кузюров
Равил Кузюров | |
---|---|
![]() | |
![]() | |
Вазыйфага керешкән 2018 елның 8 феврале | |
Аңа кадәр | Алмас Нәзиров |
Туган | 9 гыйнвар 1973 (52 яшь) ТАССР, Аксубай районы, Аксубай |
Белем | Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
Равил Афраим улы Кузюров (рус. Равиль Кузюров яки рус. Кузюров Равиль Афраимович, 1973 елның 9 гыйнвары, ТАССР, Аксубай) – 2018 елның 8 февраленнән ТР урман хуҗалыгы министры. 2013-2018 елларда ТР Нурлат районы башлыгы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1973 елның 9 гыйнварында Татарстан АССР Аксубай эшчеләр бистәсендә (1973 елдан штб) туган. «инженер-төзүче–технолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен (2001) тәмамлаган[1]. «Дәүләт хезмәтендә идарә итү эшчәнлеген планлаштыру һәм оештыруның заманча ысуллары» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетында (2012), «Менеджментның заманча технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсен үзгәртеп коруда файдалану» белгечлеге буенча Саклык банкының Корпоратив университетында (2016) укыган. 2015 елда Мәскәүнең «Сколково» идарә итү мәктәбендә һәм КФУда белемен күтәргән. 2015 елда Сингапурда һәм 2016 елда Австриядә стажировка үткән.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1990-1991 елларда ДОСААФның Аксубай район комитеты инструкторы.
1991-1993 елларда хәрби хезмәттә.
1994 елда Әлмәттә «Востокмонтажгаз» трестының 5нче махсус идарәсе монтажнигы.
1995-2005 елларда шәхси эшмәкәр.
2006-2007 елларда Аксубай районы башкарма комитетының «Муниципаль заказ хезмәте» оешмасы генераль директоры.
2007 елда Аксубай районы башкарма комитетының архитектура һәм төзелеш бүлеге башлыгы.
2008-2010 елларда Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары.
2010-2011 елларда ТР президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе.
2011-2013 елларда ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары.
2013-2018 елларда Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы.
2018 елның 8 февраленнән ТР урман хуҗалыгы министры[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2005 ― «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
- 2012 ― «РФ табигатьне саклау отличнигы» билгесе
- 2016 ― «Хәрби берлекне ныгыткан өчен» медале
- 2023 ― «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» ордены медале ― республика урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[3]
- 2023 ― II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале ― ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен [4]
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән, ике улы бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Нурлатта яңа башлык(үле сылтама)
- ↑ Равил Кузюровны урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына тәкъдим иттеләр. 2018 елның 10 февраль көнендә архивланган. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы, 8.02.2018
- ↑ Миңнеханов Кузюровны «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләде. Татар-информ, 11.01.2023
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 10.07.2023 № 512
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нурлат районы рәсми сайты
- Динара Прокопьева. Молодые и амбициозные: три новых министра Татарстана 2018 елның 8 февраль көнендә архивланган.. Сетевое издание «События», 08.02.2018
- Р. А. Кузюров «Чикләрсез татарлар» порталында 2019 елның 12 апрель көнендә архивланган.
- Бердәм Россия фиркасенең төбәк бүлекчәсе сайты 2018 елның 8 февраль көнендә архивланган.
- 9 гыйнвар көнне туганнар
- 1973 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Аксубай районында туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Гамәлдәге Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар
- Район башлыклары
- Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Татарстанның урман хуҗалыгы министрлары
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр