Фикер (газета)
«Фикер» газетасы | |
Tөр |
сәяси |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы | |
Нәшер итүче |
Камил Мотыйгый |
Баш мөхәрир |
Камил Мотыйгый |
Штат корреспондентлары |
Габдулла Тукай (де-факто) |
Нигезләнгән |
1905 |
Сәяси тараф |
милли-демократик |
Тел | |
Публикацияләр туктату |
1907 |
Төп офис | |
Тиражы |
2000 нән 5000 гә кадәр |
«Фикер» газетасы — 1905 елның 26 ноябрендә Җаекта (Уральскида) чыга башлаган татар милли-демократик газетасы. Рәсми мөхәрире һәм нашире Камил Мотыйгый булган.
Газета 1907 елда чыгудан туктый, соңгы саны 13 май көнне чыга.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Газета патша хөкүмәте сәясәтенә оппозициядә тора, кадимчелекне, искелекне тәнкыйтьли, хатын-кыз азатлыгын яклап кыю чыгышлар ясый, замандашлары арасында сугышчанлыгы белән таныла. Ул халык арасында популяр була, киң тарала, тиражы вакыт-вакыт биш меңнән дә арта.
Газетаның эшендә Габдулла Тукай бик актив катнаша, ул аның чын рухи юнәлеш бирүчесе дә була. Шагыйрьнең беренче шигырьләре дә монда нәшер ителә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Газетаның иң беренче саны 1905 елның 26 ноябрендә басыла. Бер елдан соң, 1907 елның башында Камил Мотыйгыйга басым көчәя, һәм шул ук елның 22 февралендә ул газета эшләреннән читләштерелә, аның газета-журналлары башка кешеләр карамагына күчә.
13 майда исә «Фикер»нең соңгы 73 нче саны нәшер ителә.
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.