Норвегия: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Норвегия latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Magnefl (бәхәс | кертем)
вәзир исеме
Magnefl (бәхәс | кертем)
гимн
Юл номеры - 6: Юл номеры - 6:
|байрак=Flag of Norway.svg
|байрак=Flag of Norway.svg
|карта=Location Norway.svg
|карта=Location Norway.svg
|гимн=Ja, vi elsker dette landet
|гимн=Ja, vi elsker dette landet<br />[[File:Norway (National Anthem).ogg]]
|девиз=Alt for Norge (барысы да Норвегия өчен)
|девиз=Alt for Norge (барысы да Норвегия өчен)
|телләр=[[Норвегия теле]]
|телләр=[[Норвегия теле]]

26 мар 2014, 18:50 юрамасы

Норвегия корольлеге
Kongeriket Norge/
Kongeriket Noreg

Norway
Норвегия
Байрак Илтамга
Норвегия байрагы Норвегия гербы
Шигарь: Alt for Norge (барысы да Норвегия өчен)
Ил көе: Ja, vi elsker dette landet
Норвегия урнашуы
Дәүләт төзелеше унитар дәүләт
Рәсми тел Норвегия теле
Башкала Осло
Эре шәһәрләр Берген, Ставангер, Тронхейм
Король Һаральд V
Премьер-министр Erna Solberg
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

385 199 км²
5%
Халык саны
– Барлыгы (2009)
– Тыгызлык

4 799 252 кеше
12 кеше/км²
Акча Норвегия кронасы
Вакыт UTC +1
Пәрәвез домены .no
Телефон коды +47

Норвегия корольлеге (норв. Kongeriket Norge, нюнорск Kongeriket Noreg), Норвегия — Төньяк Аурупада, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт. Көнчыгышта Швеция, Финляндия һәм Русия белән чиктәш. Төньяк-көнчыгышта Баренц диңгезе, көнбатышта Норвег диңгезе, көньяк-көнбатышта Төньяк диңгез тарафыннан юыла.

Ил исеме борынгы скандинав Norðrvegr сүзеннән («төньякка юл») барлыкка килә.

Норвегигә шулай ук Шпицберген архипелагы, Ян-Майен һәм Аю утравы керә. Атлантик океанның көньяк өлешендә урнашкан Буве утравы Норвегиягә буйсынган территория булып санала. Моннан тыш Норвегия Антарктикада үз җиренә дәгъва кыла[1].

Төрле тикшеренүләр нәтиҗәсендә Норвегия дөньяның иң уңышлы илләрдән санала [2] [3]. Шулай ук илдә хакимиятнең журналистларга басымы юк дип әйтелә [4].

Географик мәгълүмат

Норвегия Скандинавия ярымутравының төньяк-көнбатышы территориясе буенча сузыла (иң киң урында — 420 км). Көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Швеция (чик буе — 1630 км), Финляндия (760 км) һәм Русия (196 км) белән чиктәш.

Сәясәт

Норвегия — конституцион монархия һәм парламент демократиясе принципларына нигезләнгән унитар дәүләт. Илдә кайбер төзәтүләр ясалган 1814 елгы конституция гамәлдә. Дәүләт башлыгы булып король санала. 1991 елдан бирле бу исемне Һаральд V йөртә.

Парламент

Канун чыгару хокукына икепалаталы парламент — Стортинг ия. Аңа 169 депутат керә. Стортинг 4 ел саен сайлана.

Мәхкәмә

Административ-территориаль бүленеш

Акча һәм салымнар

Илдә хезмәт хакы зур булу белән бергә, салымнар да саллы гына. Аена 3 мең доллар алучы “хәерчеләр” 36 процент салым, урта сыйныф – 48 процент, миллионерлар 52 процент түли. Дәүләтнең шундый салым сәясәте аркасында биредә череп баеганнар юк. Идән юучы белән банкир арасында аерма 3 мәртәбә генә.

Илдәге мәгариф һәм сәламәтлек саклау системалары, балалар пособиеләре, пенсияләр, юл төзелешләре, аэропортлар, шәһәр инфраструктурасы, экология, югары технологияләр һәм башкалар менә шушы салымнар хисабына финанслана. Туучылар санын арттыру максатыннан Һәрбер балага 18 яшькә җиткәнче ай саен 150 доллар пособие бирелә. Пенсиягә 67 яшьтән чыгалар. Пенсиянең күләме иң югары хезмәт хакының 60 процентын тәшил итә. Эшсезләр (болар гадәттә предприятие банкротлыкка чыгу сәбәпле эш урыннарын югалтучылар) 3 ел дәвамында үзләренең соңгы хезмәт хакларының 90 проценты күләмендә пособие алалар.[5]

Халык

Милләтләр

Телләр

Дин

Тарих

Төп мәкалә: Норвегия тарихы

Тарих булмаган чор

Иртә мезолит дәверендә Норвегия территориясенә ике аучылар һәм туплаучылар кардәш мәдәниятле кабилә кергән. Алар Фосна һәм Комса һәйкәлләре буенча аталганнар. Боз чоры тәмамлануга Норвегия климаты аеруча кешеләр өчен уңайлы булган, шул сәбәпле Норвегия Җир шарында кешеләр иң күп яшәгән территорияләрдән булган.

Икътисад

1970 нче елларга кадәр Норвегия диңгезчеләр, балыкчылар һәм урман кисүчеләр яши торган бай булмаган илләр рәтендә йөргән. Ләкин 1969 елда Ставангер авылы тирәсендә нефть һәм табигый газ ятмалары табалар. Шуннан соң илдәге тормыш тамырдан үзгәрә. Норвегиялеләр бу уңайдан референдум үткәрәләр һәм шуның нәтиҗәләре нигезендә, беренчедән, бу байлыкларны мәңге хосусыйлаштырмаска, ягъни бары тик дәүләт милке итеп калдырырга дигән фикергә киләләр, икенчедән, нефть һәм газ сатудан кергән акчаның нәкъ яртысын, әлеге запаслар беткәч файдаланырга дип, киләчәк буыннар фондына күчереп барырга булалар. Хәер, табышның калган икенче яртысы аларга Төньяк Европада тормыш дәрәҗәсе иң югары булган илләр рәтенә керергә мөмкинлек бирә. Норвегия – “кара алтын” сату буенча дөньяда өченче урында тора. Норвегиянең уңышы илдәге нефть ятмаларында һәм аны сатудан кергән акчаны дөрес куллануда. Шуңа күрә бүген монда заманында СССР гражданнары күз алдына китергән коммунизм хөкем сөрә. Биредә хәерчеләр, эшсезлек юк. Хәтта идән юучы булып эшләүче дә ике дә уйламыйча үзенә йорт сатып ала ала – эшле кешегә банк һәрвакытта да ссуда бирә.[6]

Мәдәният

Искәрмәләр

Моны да карагыз

Сылтамалар

Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link GA Калып:Link GA