Казан мөселман социалистик комитеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан мөселман социалистик комитеты latin yazuında])
Казан мөселман социалистик комитеты
Оешма төре:

сәяси оешма

Рәсми теле:

татар, рус

Җитәкчеләр
рәис

Мулланур Вахитов

сәркатип

Мирсәет Солтангалиев

Нигезләү

1917 елның марты

Ликвидация
Үзәк МСКга кушу

1918 елның марты

Казан мөселман социалистик комитеты (рус. Казанский мусульманский социалистический комитет) — 1917 елның апреленнән 1918 елның 4 августына кадәр эшләгән татар инкыйлаби-демократик милли оешмасы. Инкыйлаби-демократик татар яшьләре вәкилләре тәкъдиме белән 1917 елда Мулланур Вахитов (1885-1918) тарафыннан оештырыла. Комитет Казанда Октябрь инкыйлабын әзерләү һәм үткәрүдә, Совет хакимиятен урнаштыруда катнаша. Милләткә (татар, башкорт) карап оештырылган комитетка эшчеләр, зыялылар (Кәрим Тинчурин, Габдулла Кариев), кече хезмәткәрләр кабул ителә. Максаты — мөселман эшчеләрен, хезмәтчел керәстияннарны оештыру, алар арасында социализм идеяләрен тарату була. 1917 елның июненнән комитет сәркатибе — Мирсәет Солтангалиев (1892-1940). МСК шәһәрнең түбән өлеше үзәгендә Мәскәү урамындагы ике катлы кирпеч бинада урнаша (Землянов йорты).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия империясендә беренче мөселман социалистик комитеты (МСК) 1917 елның март-апрелендә Казанда оеша (рәисе М.М. Вахитов, сәркатибе М.Х. Солтангалиев, әгъзалары И.С. Алкин (1895-1937), Ә.Ф. Мөхетдинова (1893-1944), Г.Җ. Сәйфетдинов (1882-1918), К. Саттаров һ.б.). 10 комиссиясе була (эшчеләр, җир, милләт эшләре, хатын-кызлар, финанс-хуҗалык, мәгълүмат, юридик, әдәбият-нәшрият һ.б. мәсьәләләр буенча). Басма органы — «Кызыл байрак» газетасы.

1917 елның октябрендә Урал МСК (Ырынбур), 1918 елның язында Төньяк өлкә МСК (Вологда) оеша. 1918 елның җәенә мөселман социалистик комитетлары Архангельск, Әстерхан, Мәскәү, Пермь, Петроград, Самар, Сарытау, Сембер, Тум, Төмән шәһәрләрендә эшли. Казан, Архангельск, Мәскәү, Петроград, Самар мөселман социалистик комитетлары һәм мөселман эшләре буенча Үзәк комиссариат чакырган Мөселман эшчеләрнең бөтенроссия конференциясе (Мәскәү, 1918 елның марты) Үзәк мөселман социалистик комитетын (Үзәк МСК) һәм аның башкарма комитетын (рәисе М.М. Вахитов) төзү турында игълан итә, чорның әһәмиятле таләпләрен күтәрә (ярлы халык шуралары хакимияте, җитештерү өстеннән эшчеләр контроле, барлык җирләрне җир комитетларына тапшыру, фабрика-заводларны, керемле йортларны шәхси куллардан тартып алу һ.б.). «Кызыл байрак» газетасы Үзәк МСК органына әйләнә.

Мөселман социалистик комитетлары Казан шәһәрендә эшчеләр һәм солдатлар, өязләрдә керәстияннар арасында зур үгетләү чаралары уздыра. Буржуазия сыйныфы белән эшче сыйныфы арасындагы каршылыкларны аңлата, төрле милләт хезмәт ияләрен берләшергә чакыра. Казан большевиклары МСК аркылы татар хезмәт ияләренә үз йогынтысын җәелдерә.

Мөселман коммунист комитетлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселман-коммунистлар киңәшмәсе (Казан, 1918 елның 10 июне) карары белән мөселман социалистик комитетлары (МСК) мөселман коммунистик комитетлары (МКК) итеп үзгәртелә. МККлар Архангельск, Әстерхан, Казан, Мәскәү, Мурманск, Түбән Новгород, Пенза, Пермь, Петроград, Рыбинск, Самар, Сембер, Тәтеш, Чистай һ.б. шәһәрләрдә 21 мең кешене берләштерә. МККлар халык арасында агитпропаганда алып бара, татарча газеталар чыгара, Кызыл Гаскәрнең мөселман бүлекләрен оештыруда катнаша. Беренче Бөтенроссия мөселман-коммунистлар корылтае (Беренче бөтенроссия көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары корылтае; Мәскәү, 1918 елның 4-12 ноябре) карары белән МККлар РКП (б) җирле комитетлары каршында мөселман секцияләре һәм бюролары итеп үзгәртеләләр.

Эшчеләр клубы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

МСК җитәкчелеге, эшче һәм керәстияннарны большевиклар фиркасе тирәсендә туплау һәм аларга фәнни социализм идеяләрен сеңдерү өчен эшче клубы оештыруга зур әһәмият бирә. МСК идарәсе утырган бинада (Тихвин урамы, элекке «Дунай» рестораны) клуб өчен зур зал һәм берничә бүлмә бүленеп бирелә. Бүлмәләр чор таләбе буенча җиһазлана: диварларга К.Маркс, Ф. Энгельс, А. Бебель, Н.Г. Чернышевский һ.б портретлары эленә. Клубның уставы һәм эшләү тәртибе турында нигезләмә эшләнә. Клуб каршындагы китапханә өчен күп санда китаплар алына һәм вакытлы матбугат китертелә. МСК татар телендә сәяси әдәбият нәшер итүгә игътибар бирә: «Социализм нәрсә?», «Сугыш кемгә кирәк?» (А. Коллонтай), «Үрмәкүчләр һәм чебеннәр» (В. Либкнехт) брошюралары, РСДРП уставы, РСДРП программасы татарчага тәрҗемә ителә.

1917 елның 8 сентябреннән башлап, клубта алты айлык социаль фәннәр курслары оештырыла. Курсларда атнага 3 тапкыр сәяси фиркаләр тарихы, сыйныфлар тарихы, инкыйлаб хәрәкәте тарихы өйрәнелә, политэкономия, фәлсәфә фәннәре укытыла. Лекцияләрне күренекле галимнәр, фирка хезмәткәрләре (Я.С. Шейнкман (1890-1918), М.М. Вахитов һ.б.) укый.

МСК органы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

МСК шушы ук бинада татар телендә атнага ике тапкыр «Кызыл байрак» газетасы чыгара. М.М. Вахитов мөхәррирлегендә беренче саны 1917 елның 15 июнендә чыга. Барлыгы 42 саны чыга. 1918 елның 10 маеннан 26 июненә кадәр Мәскәүдә Үзәк МСК органы булып чыга. Мөхәрирләре — М. Вахитов, Г.Ш. Нугайбәк (1881-1943), Б.Х. Мансуров (1889 -1942). Газетада Җамал Вәлиди (1887-1932), М.Х. Солтангалиев, С.С. Сәетгалиев (1894-1939) һ.б. хезмәтләрен бастыра.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982
  2. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]