Яңа Айтуган

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Айтуган latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Яңа Айтуган
Ил Русия
Федерация субъекты Башкортстан
Муниципаль район Стәрлебаш районы
Координатлар 53°17'21"N, 54°50'54"E
Беренче телгә алу 1768
Халык саны 203 кеше
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 453192
Автомобиль коды 02, 102
ГАТОБК коды 80 248 870 002
ОКТМО коды 80 648 470 106

Яңа АйтуганБашкортстанның Стәрлебаш районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 203 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Почта индексы — 453192, ОКАТО коды — 80248870002.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өфәдән 196 километр ераклыкта урнашкан.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат континенталь: -15 °C (25 декабрь - 5 февраль); + 18 °C (25 июнь - 5 август). Туллы еллык төшеме 565 мм*.

ЕЛЛЫК ТӨШЕМЕ [2]
ЭСТӘРЛЕБАШ РАЙОНЫ РЕСПУБЛИКА МИНИМУМЫ РЕСПУБЛИКА МАКСИМУМЫ РЕГИОН МАКСИМУМЫ
Яңа Айтуган 565 мм Яңа Мораптал 406 мм АРХАНГЕЛЬСКОЕ 790 мм Әшә 900 мм

* - интерполяция Шеппард инверс дистанция дигән метод буенча.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1836 елда генерал Дурасов борынгы урыннарыннан куып, өйләрен яндырып, каршы килгәннәрне җәзалап, туган авылларын, җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр иткәч, 60 ел төрлесе төрле якта яшәп, 1896 елда гына, инде өченче буын алмашканда, яңа урынга җыелалар һәм авылларын Яңа Айтуган дип атыйлар.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күченеп килгән халык, йортлар салу белән беррәттән, балаларның киләчәген, мәдәният мәсьәләсен дә кайгырта. 1902 елда мәдрәсә салалар, мулла итеп Тәтер-Арслан авылыннан Габбас Шәриповны чакыралар.[3]

Аннары Яңа Айтуган халкы мәктәп ачу турында уйлый. Айтуган бабай токымында белемле кешеләр булу мәгърифәт эшен җайга салуда зур ярдәм була. 1908 елда Яңа Айтуганда 3 класслы “земская школа” ачыла. Мәктәп тарихы шуннан башлана. Беренче укытучы һәм директор итеп Авыргазы районының Атҗитәр авылында туган Юныс Маминны китерәләр. 1912 елда аны Казаннан килгән Исмәгыйль Бикчурин алыштыра.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ошибка Lua в Модуль:Wikidata.sort на строке 11: bad argument #1 to 'sort' (table expected, got nil).

Этнохисап[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок башстат не указан текст
  2. Башкирия. Схематическая карта среднемноголетних осадков. Составила Толстунова
  3. Габбас бабай мулла вазыйфасын 50нче елларга кадәр башкарды, аның улы Мәҗит Шәрипов, Башкортстанның танылган композиторы, 2002 елда Өфәдә вафат булды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]