Акыллы кеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акыллы кеше latin yazuında])
(Homo sapiens битеннән юнәлтелде)
Акыллы кеше
Сурәт
Катнашучы кеше эшчәнлеге[d]
Кайда өйрәнелә кешебелем һәм җәмгыять экологиясе[d]
Тәэсир итешә кешеләр ризыгы[d], Әйләнә-тирә мохит һәм Җир
Тавыш чыгара тавыш[d]
Үрнәк элементы Дуглас Адамс[d], Мария Склодовская-Кюри, Леонардо да Винчи, Жанна д’Арк, Сунь-цзы[d] һәм Карл Линней[1]
Схематик иллюстрациясе
Диаграмма сравнения размеров
Значок
Саны 117 020 448 575[2]
NCI Thesaurus идентификаторы C14225
Моның каршысы животное-нечеловек[d]
 Акыллы кеше Викиҗыентыкта

Кешеләр (латинча таксономия буенча Homo sapiens,[3][4] ягъни "хикмәт иясе/акыллы кеше" буларак билгеле)[5]Приматлар тәртибеннән Гоминидлар гаиләсеннән Кешеләр ыруыннан бүгенге көндә яшәүче бердән бер биологик төре. Анатомик төзелеше буенча хәзерге кешеләр Африкада якынча 200 000 ел элек барлыкка килә, хәзерге кыяфәтенә тулысынча 50 000 ел элек ирешә.[6]

Кешеләр үз мохитен аңларга һәм аның торышына тәэсир итәргә теләкләре белән, фән, фәлсәфә, мифология, һәм дин юлы белән феноменнарны аңлатырга һәм үзгәртергә торышулары белән аерыла. Бу табигый кызыксынучанлык киләчәк буыннарга мәдәният юлы белән тапшырыла алган комплекслы кораллар һәм сәләтләрне үстерүгә китергән; кешеләр ашамлыкларны пешерү өчен ялкыннарны оештыручы, шулай ук киемнәр киюче, һәм күп төрле башка технологияләр һәм сәнгатьләр булдыручы һәм кулланучы бердән бер билгеле яшәүче төр. Кешеләрне өйрәнүче фәнни белем өлкәсе антропология дип атала.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эволюция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Плезиадапис, иң борыңгы билгеле примат

Кешеләр эволюциясе өлкәсендәге фәнни эзләнүләр күбесенчә Кешеләр ыруының үзгәрешләре белән бәйлә, ләкин гадәтенчә австралопитек кебек башка гоминид һәм гомининларны да каплый. Соңгы генетик эзләнүләр нәтиҗәләре хәзерге кешеләрнең "иң азыннан ике төркем" борыңгы кешеләре (Неандерталец һәм Аю-Таш мәгарәсе кешесе) белән җенси якынлыкка керүенә ишарә итә.[7]

Иң борыңгы билгеле анатомик төзелеше буенча хәзерге кешеләрнең калдыклары Африкада табылган, аларның датировкасы 195 000 ел элек яшәүләрен күрсәтә. Молекуляр биология эзләнүләре "хәзерге кешеләр" төркеменә кергән барлык субтөрләрнең бердәм ерак бабалардан чыгу вакыты 200 000 ел элек булуын күрсәтә.[8][9][10][11][12]

Приматларның эволюция тарихының 65 миллион елны каплавы билгеле. Приматлар барлык яшәргә дәвам итүче имезүчеләр сыйныфы плаценталылар инфрасыйныфының иң борыңгы төркемнәреннән берсе дип санала. Иң борыңгы билгеле примат имезүче төре (Плезиадапис тәртибе) тамырлары Төньяк Америкага китә — Палеоцен һәм Эоцен дәверендәге тропик Ауразия һәм Африка киңлекләрендә таралган иде. Молекуляр мәгълүмат кешеләр һәм башка зур маймылларның соңгы бердәм ерак бабалары 4–8 миллион ел элек яшәвенә ишарәли.

Кешеләр ыруының иң якын яшәүче туганнары — гориллалар һәм шимпандзе, чөнки алар иң якын уртак ерак бабаларына ия.[13]

Кешеләрнең ДНК структурасы бүгенге ике төр шимпандзе белән иң охшаш: гади шимпандзе һәм бонобо.[13] Тулы геном тикшеренүләре "6,5 [миллион] ел дәвамындагы аерым эволюция нәтиҗәсендә, кешеләр белән шимпандзе арасындагы аерма ике бәйле булмаган кеше арасындагы аермадан 10 тапкыр зуррак һәм тычкан белән күсе арасындагы аермадан ун тапкыр кечкенәрәк" дигән нәтиҗәсенә килергә рөхсәт итте.Калып:Attribution needed Төрле галимнәрнең юраулары буенча, кеше һәм шимпандзеның функциональ ДНКлары 95-99% охшаш дигән фикердә.[14][15][16][17]

Кешесыман маймыллар уртак ерак бабаның токымнары.

Палеолит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнгати сурәтләр югары палеолит чорында барлыкка килә: кеше тәненен иң борыңгы сурәтләве булган "Вестоницы Венерасы" сыны якынча БК (бүгенгә кадәр) 29 000 – 25 000 ел элек ясалган дип уйланыла.

Югары палеолит чоры башлануына кадәр (БК [бүгенгә кадәр] 50 000 ел), анатомик төзелеше буенча хәзерге кешеләр тулы заманча тотышына ирешә — тел, музыка һәм башка мәдәни универсалиялар барлыкка килә.

Хәзерге кешеләрнең Африкадан чыгышы якынча БК 70 000 ел урын алган дип фаразлана. Нәтиҗәдә хәзерге кешеләр Җир шары буенча таралып, иртәнгерәк гоминидларны алмаштыра: Ауразия һәм Океанлыкта БК 40 000 ел элек, Америкаларда иң соңгысы БК 14 500 ел элек урнашалар.[18]

Юта университетында эшләүче генетика галимнәре Линн Йордэ (Lynn Jorde) һәм Генри Харпендинг (Henry Harpending) кеше ДНКда аермалар башка җәнлек төрләренә караганда юк дәрәҗәдә түбән булу гипотезаны тәкъдим итәләр.[19] Алар шулай ук Соңгы плеистоцен чорында кешеләрнең үрчәү парлары түбән санына төшүе гипотезасын тәкъдим итәләр — бу сан 10 000нән 1 000гә кадәр булуы ихтимал — ки нәтиҗәсендә генетик төрлелеге чикләнгән була.[20] Бу гипотетик тыгым өчен төрле мөмкин сәбәпләр бирелгән иде — аларның берсе Тоба һәлакәте.[21]

Цивилизацияга күчеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгының барлыкка килүе һәм хайваннарны йортлаштыру кешеләрнең күчемсез торак пунктларында яшәвенә китерде.
Тарих буенча кешеләрнең күчеш юллары

Кешеләрнең күпчелеге якынча 10 000 ел элекке мизгелгә кадәр ау һәм үсемлекләр җыю белән яшәгән. Алар гадәтенча кешеләр көтүе исеме астында билгеле кечкенә күчмә төркемнәрендә яшәгәннәр иде. Үсемлекләрне үстерүнең (авыл хуҗалыгы) барлыкка килүе тарихта беренче тапкыр күчемсез торак пунктларның, хайваннарны йортлаштыру һәм металларны куллануга китергән Неолит инкыйлабына сәбәпче булды. Авыл хуҗалыгы сәүдә һәм кооперацияга мөмкинлекләр тудырып, комплекс җәмгыятьләрнең үсешенә юл ачты. Бу вакыйганың кешеләр җәмгыяте өчен әһәммияте аркасында, бу чор Холоцен тәкъвиме яки кешеләр эрасы исеме белән билгеле.

Беренче борыңгы дәүләтләр якынча 6 000 ел элек Мезопотамияда, Мисыр'ның Нил үзәнлеге һәм Һинд елгасы үзәнлекләрендә барлыкка киләләр. Саклану өчен хәрби көчләр, идарә эшләре өчен хөкүмәт бюрократияләре оештырыла. Ресурсларга ирешер өчен дәүләтләр кооперация һәм көндәшлеккә, ара-тура сугышка керә. 2 000–3 000 ел элек булган арада, Фарсы империясе, Һиндстан, Кытай, Рим һәм Македония империяләре кебек кайбер дәүләтләр казанышлары нәтиҗәсендә беренче экспансионист империяләргә әверелде. Борыңгы Грецияның әһәмияте Көнбатыш мәдәниятенең нигезләрен салучы цивилизация булып, Көнбатыш фәлсәфә, демократия, бөек фәнни һәм математик казанышлары, Олимпия уеннары, Көнбатыш әдәбияты һәм тарих язуы, шулай да трагедия һәм комедияны үзенә алучы көнбатыш драманың барлыкка килү урыны.[22]

Урта гасырларның соңгы өлеше революцион фикерләр тууы һәм технологияләргә ирешелүе белән билгеле. Кытайда алга киткән шәһәр мәдәниятендә язуларны бастыру һәм орлыкларны җиргә кертү технологияләрне таба. Һиндстанда математика, фәлсәфә, дин һәм металлургия өлкәләрендә зур казанышлары күзәтелә. Исламның алтын гасыры дәвамында мөсельман империяләрендә дәрәҗәле фәнни казанышлар ясала. Аурупада, яңа аңлаеш белән классик өйрәнүгә игътибар итү һәм басу станогы кебек кәшефләр 14-15 гасырларда Яңарыш чорына китерә. 17нче гасырдагы фәнни-техник инкыйлаб һәм 18-19 гасырдагы сәнәгый инкыйлаблары транспорт өлкәсендә тимер юлы һәм автомобил, энергия табу өлкәсендә күмер һәм электр көче; хөкүмәт өлкәсендә — вәкилле демократия һәм коммунизм кебек зур инновацияләрне китерде.

20нче гасыр соңында башланган Мәгълүмат чоры сәбәпле, хәзерге кешеләр зур тизлек белән глобалләшә һәм бәйләнешә барган дөньяда яши. 2010 елда, якынча 2 миллиард кеше Интернет,[23] һәм 3,3 миллиарды кәрәзле телефон[24] аркылы бер-берсе белән элемтәгә керә алуы билгеле.

Ислам буенча акыллы кеше урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам нигезе булган Коръән-и Кәрим кешене җир йөзендә хәлифә (ягъни, Аллаһы Тәгалә урынбасары) булу[25][26] һәм фәкать Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу[27] өчен яратылган зат дип белдерә.

Коръәндә бүгенге акыллы кешеләрнең эволюцион юлы белән барлыкка килүе турында ишарәләр юк түгел.[28][29]

Коръәннең күп урыннарында мөселманнар һәм гомумән бар кешеләр үз акылларын кулланырга,[30][31] белем тупларга[32] өндәләнә.

Башка гоминидлардан аермалы буларак, акыллы кешеләр нәсел җебен башлаган беренче зат Коръәндә Адәм дип билгеләнә.[33]

Коръән буенча, акыллы кешенең башка тормыш ияләреннән аермалары:[34]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Know Thyself: Responsible Science and the Lectotype of Homo sapiens Linnaeus, 1758
  2. https://www.prb.org/articles/how-many-people-have-ever-lived-on-earth/
  3. Goodman M, Tagle D, Fitch D, Bailey W, Czelusniak J, Koop B, Benson P, Slightom J (1990). «Primate evolution at the DNA level and a classification of hominoids». J Mol Evol 30 (3): 260–266. DOI:10.1007/BF02099995. PMID 2109087.
  4. Hominidae Classification. Animal Diversity Web @ UMich. 2006-09-25 тикшерелгән.
  5. Калып:L&S, Калып:L&S, Калып:L&S
  6. Human Evolution by The Smithsonian Institution's Human Origins Program. Human Origins Initiative. Smithsonian Institution. әлеге чыганактан 2007-10-15 архивланды. 2010-08-30 тикшерелгән.
  7. Mitchell, Alanna. DNA Turning Human Story Into a Tell-All, NYTimes (January 30, 2012). 13 февраль 2012 тикшерелде.
  8. Press Release 05-024: New Clues Add 40,000 Years to Age of Human Species. US National Science Foundation (NSF) (January 13, 2006). 2012-02-13 тикшерелгән.
  9. Age of ancient humans reassessed, BBC News (February 16, 2005). 13 февраль 2012 тикшерелде.
  10. The Oldest Homo Sapiens: Fossils Push Human Emergence Back To 195,000 Years Ago. ScienceDaily (February 23, 2005). 2012-02-13 тикшерелгән.
  11. Alemseged, Z.; Coppens, Y.; Geraads, D. (2002). «Hominid cranium from Homo: Description and taxonomy of Homo-323-1976-896». American Journal of Physical Anthropology 117 (2): 103–112. DOI:10.1002/ajpa.10032. PMID 11815945.
  12. Stoneking, Mark; Soodyall, Himla (1996). «Human evolution and the mitochondrial genome». Current Opinion in Genetics & Development 6 (6): 731–736. DOI:10.1016/S0959-437X(96)80028-1.
  13. 13,0 13,1 Wood, Bernard; Richmond, Brian G. (2000). «Human evolution: taxonomy and paleobiology». Journal of Anatomy 197 (1): 19–60. DOI:10.1046/j.1469-7580.2000.19710019.x. PMID 10999270.
  14. de Waal, Frans (1997). Bonobo. Berkeley: University of California Press. ISBN 0-520-20535-9. 
  15. Britten, Roy J. (2002). «Divergence between samples of chimpanzee and human DNA sequences is 5%, counting indels». Proceedings of the National Academy of Sciences USA 99 (21): 13633–13635. DOI:10.1073/pnas.172510699. PMID 12368483. архив күчермәсе, Archived from the original on 2008-05-04, retrieved 2012-06-01 
  16. Wildman, D.; Uddin, M.; Liu, G.; Grossman, L.; Goodman, M. (2003). «Implications of natural selection in shaping 99.4% nonsynonymous DNA identity between humans and chimpanzees: enlarging genus Homo». Proceedings of the National Academy of Sciences USA 100 (12): 7181–7188. DOI:10.1073/pnas.1232172100. PMID 12766228. архив күчермәсе, Archived from the original on 2008-05-15, retrieved 2012-06-01 
  17. Ruvolo, Maryellen (1997). «Molecular phylogeny of the hominoids: inferences from multiple independent DNA sequence data sets». Molecular Biology and Evolution 14 (3): 248–265. PMID 9066793.
  18. Wolman, David (April 3, 2008). «Fossil Feces Is Earliest Evidence of N. America Humans».
  19. Jorde LB, Rogers AR, Bamshad M, Watkins WS, Krakowiak P, Sung S, Kere J, Harpending HC. (1997). «Microsatellite diversity and the demographic history of modern humans» (PDF). Proc Natl Acad Sci USA 94 (7): 3100–3. PMID 9096352. архив күчермәсе (PDF), Archived from the original on 2012-08-11, retrieved 2012-06-01 
  20. Harpending HC, Batzer MA, Gurven M, Jorde LB, Rogers AR, Sherry ST. (1998). «Genetic traces of ancient demography» (PDF). Proc Natl Acad Sci USA 95 (4): 1961–7. PMID 9465125. архив күчермәсе (PDF), Archived from the original on 2012-08-11, retrieved 2012-06-01 
  21. Supervolcanoes. BBC2 (March 2004). 2012-02-13 тикшерелгән.
  22. Thornton, Bruce (2002). Greek Ways: How the Greeks Created Western Civilization. San Francisco, CA, USA: Encounter Books. pp. 198. ISBN 1-893554-57-0. http://books.google.fr/books?id=fa6swJv64xkC&printsec=frontcover&dq=Greek+Ways:+How+the+Greeks+Created+Western+Civilization&hl=en&sa=X&ei=5O1xT__KCImGhQfgztC4AQ&redir_esc=y#v=onepage&q=Greek%20Ways%3A%20How%20the%20Greeks%20Created%20Western%20Civilization&f=false. 
  23. Internet Usage Statistics - The Internet Big Picture. internetworldstats.com/. 19 November 2010 тикшерелгән.
  24. Reuters homepage. Reuters. әлеге чыганактан 2008-12-17 архивланды. 19 November 2010 тикшерелгән.
  25. Бәкара сүрәсе, 30-36 аятләре: «Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: "Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлфә итеп Адәмне кылачакмын". Фәрештәләр әйттеләр: "Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түшүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез". Аллаһ фәрештәләргә: "Дөреслектә Мин сез белмәгәнне беләмен" — диде... » Коръән тәфсире (Ногмани) татар телендә (имам-хатыйб Нурулла хәзрәт Мофлюхунов тәрҗемәсе). Казан, 1992.
  26. (рус.) Сура Аль-Бакара (Корова) Аяты: 30-36: «30. И сказал твой Господь ангелам: "Я поставлю на земле наместника"...»
  27. « Кеше илә җенне халык кылмадым, мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым
    »
  28. Нух сүрәсе (71 2017 елның 21 март көнендә архивланган.) аятләре: « (14) Тәхкыйк Ул сезне халык (бар) кылды бер хәлдән икенче хәлгә күчереп, ягъни башта бер тамчы су, аннары – оешкан кан, аннары – ит кисәге, аннары – кеше сыйфаты итеп... (17) Аллаһ сезне җирдән үстерде, ягъни Адәм җирдән халык ителде.» Коръән тәфсире (Ногмани) татар телендә (имам-хатыйб Нурулла хәзрәт Мофлюхунов тәрҗемәсе). Казан, 1992.
  29. Һуд сүрәсе, 61 аяте: «...Ул сезне җирдән яратты вә җирдә торырга гомер бирде...» Коръән тәфсире (Ногмани) татар телендә (имам-хатыйб Нурулла хәзрәт Мофлюхунов тәрҗемәсе). Казан, 1992.
  30. (рус.) Сделай разум своим помощником 2017 елның 21 апрель көнендә архивланган.
  31. мәс. Мәидә сүрәсендә (Коръән, 5 2017 елның 12 март көнендә архивланган.:100): "Әйт: "пакь илә нәҗес, хак илә батыл һич тигез булмас", – дип, гәрчә сине нәҗеснең күплеге ґәҗәбләндерсә дә! Ий гакыл ияләре! Аллаһудан куркыгыз – нәҗес һәм батыл эшләрдән сакланыгыз! Шаять өстенлек табарсыз – котылырсыз."
  32. Нәхл сүрәсе: аять 78 (текст), Әл-Гәләк сүрәсе: аять 1-5 (текст), Исра сүрәсе: аять 36 (текст), Фатир сүрәсе: аять 28 (текст), Та Һа сүрәсе: аять 114 (текст), Әз-Зумар сүрәсе: аять 9 (текст) һ.б.
  33. Әли Гыймран сүрәсе аятләре: «(33) Дөреслектә Аллаһу тәгалә – Адәм, Нух, Ибраһим пәйгамбәрләрне, Ибраһим нәселеннән килгән пәйгамбәрләрне һәм Ґимран гаиләсеннән Мәрьямне вә Мәрьям угълы Гыйсаны бөтен дөнья кешеләреннән өстен итеп сайлады, беек дәрәҗәләргә күтәрде. (34) Бу пәйгамбәрләр бер-берсеннән туа килмеш бер нәселләрдер. Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә белүче... (59) Гыйсаның атасыз халык кылынуының мисалы Аллаһ хозурында Адәм г-м кебидер. Адәмнең тәнен балчыктан төзеде дә соңра аңа "Адәм бул" диде, Адәм булды. "Тыкса да Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булды". (60) Гыйса хакында булган хак сүзләр: Раббыңнан, шикләнүчеләрдән булма!» Коръән тәфсире (Ногмани) татар телендә (имам-хатыйб Нурулла хәзрәт Мофлюхунов тәрҗемәсе). Казан, 1992.
  34. (рус.) Гасан Сулейманович ГАСАНОВ. Сотворение человека. Авторский сайт Гасанова Г.С.. әлеге чыганактан 2021-05-10 архивланды. 2017 елның 15 апрель тикшерелгән.
  35. мәс. Бәкара сүрәсе, 2 2017 елның 12 март көнендә архивланган.: "(31) Аллаһ Адәмгә исемнәрнең барчасын өйрәтте..."
  36. мәс. Әш-Шәмс сүрәсе, 91 2017 елның 23 март көнендә архивланган.:"(7) Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм. (8) Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны."
  37. мәс. Әл-Әхзәб сүрәсе, 33 2017 елның 18 март көнендә архивланган.:" (72) Без әманәтне күкләргә, җиргә вә тауларга йөкләдек, тәкъдим иттек Ислам шәригатен, ләкин алар кабул итмәделәр, әгәр үти алмасак, ґәзаб ирешер дип курыктылар, бу әманәтне кеше көчсез булганы хәлдә кабул итеп өстенә йөкләде..."
  38. Хәдис Мөхәммәт пәйгамбәр (сгс) әйткән: (рус.) "Всевышний создал ангелов и наделил их разумом. Он создал животных и наделил их страстями. Он создал человека и наделил его как разумом, так и страстями. Тот, у кого разум преобладает над страстями, выше ангелов. Тот, у кого страсти преобладают над разумом, ниже животных".
  39. мәс. Саад сүрәсе, 38 2017 елның 13 март көнендә архивланган.:" (71) Раббың фәрештәләргә әйтте: "Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын". (72) Аны халык кылып тәмам иткәч, аңа җан кертеп тергездем, фәрештәләр Адәмне зурлап сәҗдәгә бардылар."

Өстәмә әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Freeman, Scott; Jon C. Herron, Evolutionary Analysis (4th ed.) Pearson Education, Inc., 2007. ISBN 0-13-227584-8 pages 757–761.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

en:Human

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]