Үзәк диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үзәк диния нәзарәте latin yazuında])
(Үзәк диния нәзараты битеннән юнәлтелде)
Лалә-Тюльпан — Үзәк диния нәзарәтенең баш мәчете.

Үзәк диния нәзарәте — Россия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе. Аның эшчәнлеге Россия территориясендә (Кавказдан гайре), Беларусь республикасында, Молдова һәм Латвиядә урнашкан мөселман дини оешмаларына карый. Уфа шәһәрендә урнашкан.

Диния Нәзарәте шактый катлаулы тарихка ия. Чөнки Россиядә Исламга карата мөнәсәбәт һәрвакыт каршылыклы булган. Иң кыен чорларның берсе — Совет хакимияте еллары.

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патшалар заманы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиянең Үзәк диния нәзарәте, патшабикә Екатерина II фәрманы белән, 1788 елның 22 сентябрендә төзелә. 1789 елның декабрендә Уфада ачыла. Баштан ук ул «Уфа (1796 елдан – Ырымбур) Диния магометаннар законы җыены» дип атала. Аның вәкаләтләре Уфа калгайлыгы һәм Ырымбур губернасы (соңрак, Таврический наместниклыгыннан тыш, тоташ Россиядә) биләмәләрендә тормышка ашырыла.

Үзәк диния нәзарәте 18461917 елларда Ырымбур магометан (мөселман) дини җыелышы дип атала. Аннан инде ул гел Уфа исеме белән бәйле һәм аның идарәчелеге дә шушында була.

Инкыйлабтан соңгы еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлабтан соң үз эшчәнлеген I Мөселман корылтае (1920 ел, 16—25 сентябрь) яңарта (уздыру урыны Уфа). Ул Россиянең Европа өлеше, Себер вә Казакстан Үзәк Диния Нәзараты исеме ала. Мөфти итеп яңадан Галимҗан Баруди сайлана.

1923 елның 10-25 июньдә II Мөселман Корылтаенда (Уфа) мөфти итеп билгеле дин галиме, тарихчы, казый Риза Фәхретдин сайлана.

Сугыш һәм сугыштан соңгы чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елда Үзәк Азия һәм Казакстан Диния Нәзарәте оеша (Ташкәнттә). 1944 елда ССРБ территориясендә Кавказ арты диния нәзаратына өстәп (Баку), тагын бер мөстәкыйль Үзәк төзелә: Төньяк Кавказ (Буйнакск, хәзер Махачкала). Үзәк Диния нәзарәты исеме СССРның Европадагы Үзәк өлеше вә Себер (Уфа) Диния Нәзарәте итеп үзгәртелә.

Сугыштан соңгы елларда дини тормыш җанлана башлый, яңа мәчетләр, дини оешмалар ачыла. Дини культлар эше буенча Советның Башкортстандагы вәкиле язганча: “Элеккеге мөфти Рәсүлев үзенең гамәлләре белән теркәлмәгән дини жәмгыятьләрнең һәм төркемнәрнең күбәеп китүенә мөмкинлек бирде,... ул бернинди тикшерүсез “таныклыклар”, ягъни кичекмәстән башкарылырга тиешле дини кануннарны үтәргә хокуклар бирде, бөтен дини төркемнәрне еллык календарьлар белән тәэмин итеп торды”.

1948 елның октябрь аенда эчке Россия вә Себер мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте үзенең IV корылтаен үткәрә. Мондый съездның өченчесе һәм соңгысы 1926 елда, ягъни Совет дәүләте дингә карата түземле сәясәт алып барган вакытта уздырыла. Әлеге корылтайда Казан мөхтәсибе Кадыйров Татарстандагы 30 мәчетсез мулланы рәсми рәвештә теркәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыга. Аларны "санитар муллалар" дип йөрткәннәр. Кадыйров бу уңайдан Дини Культлар эше буенча Советы вәкиле Багаев белән сөйләшкәнлеген һәм аның каршы булмаганлыгын хәбәр итә. Кадыйровны башка төбәк мөхтәсибләре дә яклап чыгалар. Ләкин мөфти Рәсүлев, хөкүмәт вәкиле белән киңәшләшкәннән соң, мәчетсез муллаларны билгеләүне туктатырга кирәк, дип чыгыш ясый. Бу күренешне Диния Нәзарәтенең яңа уставы тыя.

Шул ук 1948 елда СССР Министрлар Шурасы каршындагы Дини культлар эше буенча Совет үзенең барлык җирле вәкилләрен дини оешмаларны теркәмәскә кисәтә. Совет хөкүмәтенең дингә каршы көрәше кабат 1950 елдан соң, мөфти Г.Рәсүлев вафат булгач көчәеп китә. 1950нче елларның башыннан алып мәчет-мәхәлләләрне теркәү мөмкин булмый башлый.

Хәзерге чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елда, мөфти Тәлгат Таҗетдин тырышлыгы белән рөхсәт ителгән Нәзарәтнең 200 еллыгы Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы итеп үткәрелә. Ул вакытта Үзәк диния нәзарәтенә 131 мәчет буйсына.

Тиздән бердәм Диния нәзарәтен таркату процессы башлана. Башкорт милли үзәге нәзарәт җитәкчелеген татар шовинизмында гаепләп чыга. 1992 елда беренче булып Башкортстан дини идарәсе бүленеп чыга.

Бүген Үзәк диния нәзараты 27 төбәк Дини идарәне, 2500 артык мөселман җәмәгатен берләштерә.

Мөфтиләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]