Филиппиннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Филиппиннар Җөмһүрияте
Republika ng Pilipinas
Republic of the Philippines
Байрак Илтамга
байрагы гербы
Шигарь: «Maka-Diyos, Makatao, Makakalikasan, at Makabansa»
«Аллаһ, халык, табигать һәм ил өчен»
Ил көе: «Lupang Hinirang»
урнашуы
Идарә итү формасы конституцион республика
Рәсми тел Тагаль теле, инглиз теле
Башкала Манила
Эре шәһәрләр Манила
Президент Бenigno Aquino III
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

299 764 км²
0,6%
Халык саны
– Барлыгы (2009)
– Тыгызлык

91 983 000 кеше
306 кеше/км²
Акча филиппин песосы
Вакыт UTC +8
Пәрәвәз домены .ph
Телефон коды +63

Филиппиннар Җөмһүрияте (тагал. Republika ng Pilipinas), яки Филиппиннар (Pilipinas) — Көньяк-көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт. Тын океанда урнашкан күп утраулардан тора.

Манила шәһәре

Тарих[үзгәртү]

Филиппин утраулары. Магелланның үлеме[үзгәртү]

1521 елның язында Магеллан соңрак Филиппиннар дип аталган утрауларга барып җитә. Магеллан ике идарәче арасында туган җирле конфликтта берсенең ягына күчә һәм 27 апрельдә сугышта һәлак була. Испания короле хакимияте астына күчкән Себу утравының раджасы, Магелланның үлеменнән файдаланып, испаннарны мәҗлескә чакыра һәм берничә дистә кешене үтертә. Берничә айдан кораблар Молук утрауларына барып җитәләр.

«Виктория караккасының бүгенге копиясе»

Экспедициянең бүленүе. Кире кайту[үзгәртү]

Молук утрауларында тәмләткечләр сатып алына. Анда булганда испаннар Португалия короленең Магелланны качкын буларак игълан итүе турында ишетәләр. Шуңа күрә аның кораблары әсирлеккә алынырга тиеш була. «Консепсьон» ташланып ут төртелгән була. Бары тик ике кораб калган була. «Тринидад» көнчыгышка, испаннарның Панамадагы биләмәләренә юнәлә, ләкин каршы җил чыгып, алар кире кайтырга мәҗбүр булалар һәм португалларга әсирлеккә төшәләр. Испаннарның күпчелеге Һиндстанда сөргенлектә үлеп бетә. Хуан Себастьян Элькано җитәкчелегендәге «Виктория» корабы көнбатышка юл тота. Африканы көньяктан урап узып, 18 кеше өйләренә әйләнеп кайта.