Габдулла Тукай һәйкәле (Уфа)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Тукай һәйкәле (Уфа) latin yazuında])
Һәйкәл
Габдулла Тукай һәйкәле

Габдулла Тукай һәйкәле
Урын Уфа, ССРБ 50 еллыгы урамы, 36
Материал бакыр

Габдулла Тукай һәйкәле2019 елның 18 апрелендә Уфа шәһәрендә ачылган һәйкәл.
Авторлары — скульптор Владимир Дворник (Уфа) һәм архитектор Леонид Дубинский. Һәйкәлне коруда Уфа химаячесе Артур Хаҗигалиев финанс ярдәме күрсәткән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа шәһәрендә Тукайга һәйкәл кую турында карарны шәһәр хакимияте 2011 елда кабул итә.

2011 елның сентябрь аенда «Кызыл таң» гәҗитендә Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов, Әхәт Нигъмәтуллин, Абдулхак Игебаев, Хәсән Назар һәм Ирек Кинҗәбулатов имзалаган «Ачык хат» басыла. Шуның нәтиҗәсендә Тукайга һәйкәлне Уфа дәүләт «Нур» татар театры бинасы янында кую карары чыгарыла[1].

2018 елның 1 апреле – 1 июле аралыгында һәйкәл проектына конкурс уздырыла. Бәйгенең җиңүчесе — скульптор Владимир Дворник (Уфа).

Һәйкәлне ачу 2019 елның 17-18 апрелендә узган «Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре» кысаларында уза. Һәйкәлне ачу тантанасындаа Башкортстан Башлыгы в.в.б. Радий Хәбиров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша[2].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тукай сыны Уфа дәүләт «Нур» татар театры каршына урнаштырылган.
Сын Мәскәүдә бакырдан коелган. Шагыйрьнең сыны — 3,5 метр, күтәртмәсе белән бергә һәйкәл 8 метрга җитә.
Шагыйрьнең уң кулында – әдәби иҗат символы булган каурый каләм.

Постаментның алгы ягында татарча язылган:

Габдулла Тукай
1886―1913

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]