Монголия: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Монголия latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Devlet Geray (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 45: Юл номеры - 45:


=== Чыңгызхан империясе барлыкка килү ===
=== Чыңгызхан империясе барлыкка килү ===
[[Рәсем:Mongol Empire map.gif|мини|sulda|300px|Монгол империясе]][[Чыңгызхан]] тарафыннан монгол ырулары берләштерелгәч, [[1206 ел]]да монгол империясе барлыкка килә. Чынгызхан Монголияне [[1206 ел|1206]] – [[1227 ел]]лар буена идарә итә. Монголия мәйданы [[Кытай]], [[Идел Болгарстаны]], [[Урта Азия]], [[Иран]], [[Киев Русе]] территорияләре хисабына үсә. Ләкин мәдәният, халыкларның төрлелеге аркасында [[1527 ел]]дан таркалу башлана.
[[Рәсем:Mongol Empire map.gif|мини|sulda|300px|Татар-монгол империясе]][[Чыңгызхан]] тарафыннан монгол ырулары берләштерелгәч, [[1206 ел]]да монгол империясе барлыкка килә. Чынгызхан Монголияне [[1206 ел|1206]] – [[1227 ел]]лар буена идарә итә. Монголия мәйданы [[Кытай]], [[Идел Болгарстаны]], [[Урта Азия]], [[Иран]], [[Киев Русе]] территорияләре хисабына үсә. Ләкин мәдәният, халыкларның төрлелеге аркасында [[1527 ел]]дан таркалу башлана.


=== Кытайда Юан монгол династиясе ===
=== Кытайда Юан монгол династиясе ===

10 дек 2019, 17:44 юрамасы


Монголия
Монголия илтамгасы
Байрак Илтамга
Монголия милли һимны
Рәсми телләр монгол теле
Башкала Улан-Батор[1]
Президент
Премьер-министр
Баттулга Халтмаагийн
Жаргалтулгын Эрдэнэбэт
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

3 409 939 (2021)[2]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

15 286 441 740 $[3] һәм 16 810 883 361 $[3] $
КПҮИ  0,739[4] 
Акча берәмлеге монгольский тугрик[d]
Интернет-домен .mn[1]
ISO коды MN
ХОК коды MGL
Телефон коды +976[1]
Сәгать кушаклары UTC+08:00, Asia/Hovd[d][5], Asia/Ulaanbaatar[d][5] һәм Asia/Choibalsan[d][5]
Җини коэффициенты 32,7[6]

[7]

Монго́лия (монг. Монгол Улс) – Көнчыгыш-Үзәк Азиядәге, диңгезгә чыгышы булмаган, төньякта Русия, көньякта Кытай белән чиктәш дәүләт.

Рәсми тел – монгол теле, язу – кирил әлифбасы. Монгол телендә халыкның 95 % сөйләшә. Урта мәктәпләрдә искемонгол язуын өйрәнәләр.

Тарих

Монгол дәүләтенең барлыкка килүе

XII гасыр башында таралып урнашкан монгол ырулары дәүләткә берләшүгә чираттагы омтылыш ясап карыйлар. Бу дәүләт тарихка Хамаг Монгол исеме астында кереп кала. Аның беренче җитәкчесе Хайду-хан була. Аның оныгы Хабул-хан Цзинь империясенең күршедәге районнарын вакытлы җиңүгә ирешә, Цзинь империясе ясак түләргә мәҗбүр була. Шулай да Хабул-ханның дәвамчысын – Амбагай-ханны дошмани татар исемле монгол ырулары (соңрак татар исеме төрки халыкларга күчә) әсир итә, һәм чжурчжэннарга бирә, алары исә ханны җәзалыйлар. Берничә елдан татарлар тарафыннан Тимучинныңның (соңрак Чынгыз-хан) әтисе Есүгәй-Батыр үтерелә.

Тимучин яшьлеген бертуганнары һәм әнисе белән Делун Болдока тауларында үткәрә. Ул хакимияткә әкрен бара, башта аңа Үзәк Монголиядәге кереитлар җитәкчесе Ван-хан ярдәм күрсәтә. Җитәрлек көч туплагач, Тимучин өч кәчле илне буйсындыра: көнчыгышта татарларны(1202), үзенең элеккеге ярдәмчеләре – кереитларны(1203), көнбатышта найманнарны(1204). 1206 елдагы мнгол җитәкчеләре җыелышы – корылтайда Тимучинны монголларның бөек ханы дип игълан итәләр һәм аңа Чынгызхан исемен бирәләр.

Чыңгызхан империясе барлыкка килү

Татар-монгол империясе

Чыңгызхан тарафыннан монгол ырулары берләштерелгәч, 1206 елда монгол империясе барлыкка килә. Чынгызхан Монголияне 12061227 еллар буена идарә итә. Монголия мәйданы Кытай, Идел Болгарстаны, Урта Азия, Иран, Киев Русе территорияләре хисабына үсә. Ләкин мәдәният, халыкларның төрлелеге аркасында 1527 елдан таркалу башлана.

Кытайда Юан монгол династиясе

1260 елда башкаланы Каракорумнан Пекинга күчергәч, Монголиядә буддизм тарала башлый. Кытайда монголларга каршы баш күтәрү нәтиҗәсендә Чынгыз нәселе хакимияттән төшерелә, һәм Кытай Монголиядән аерыла. Үзара сугышлар белән көчсезләнгән Монголия үзе басып алулар объектына әверелә.

Цин империясе астында Монголия дәүләте

1636 елда маньчжурлар Эчке Монголияне (хәзерге вакытта Кытайның автономияле районы), 1691 елда Тышкы (хәзер Казакъстан территориясендә), 1755 елда Ойрат Монголияне (Җунгар иле, хәзер Кытайның Синьцзян автоном районына керә) басып алалар. Монголия бәйсезлекне 1911 елда, Кытайдагы Синьхай революциясе вакытында кайтара. Ләкин аны 1945 елга, Кытай таныганчыга кадәр, СССРдандан башка, бер ил дә танымый.

Монгол Халык Республикасы

19241991 елларда СССР һәм Коминтерн МХҖФ ярдәмендә совет системасы копиясен төзергә тырышалар, һәм Монголия социалистик ил итеп таныла. Коминтерн вәкиле Богдо Гэгэн үлеменнән соң дистә еллар буе, 1930 еллар ахырында хакимияткә маршал Чойбалсанàны куйгыйнча, милли җитәкчеләрне (Амар, Гэндэн һ.б.) җәзалыйлар. Аның идарәчелеген сталинизм белән генә чагыштырып була: репрессия мәйданы бик зур була (бөтен рухи җитәкчеләр, байлар, оппозиөия юк ителә), көчләп коллективлаштырырга тырышу һ.б. Аның үлеменнән соң гына илдә хәлләр яхшыра. 1952-1984 елларда илнең башлыгы Ю. Цеденбал, аннан соң Ж. Батмунх була. 1990 елдан, социалистик лагир җимерелгәннән соң илдә демократик һәм икътисади реформалар үткәрелә: авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү приватизацияләнә,МХҖФ белән конкуренциягә сәләтле оппозицион фиркаләр барлыкка килә.

Дәүләт төзелеше

Монголия – парламент җөмһүрияте. 1992 елның 12 февраленнән соң Конституция эшли башлый.

Илнең башлыгы – туры сайлаулар нәтиҗәсендә сайлана торган президент. Бер кеше ике мәртәбә сайлана ала. Президент юк вакытта хакимият Бөек дәүләт хуралы кулына күчә. Президент шулай ук хәрби көчләрнең иң бөек җитәкчесе.

Закон чыгаручы әгъза булып Бөек дәүләт хуралы тора. Ул бөтенхалык сайлауларында 4 елга билгеләнүче 76 әгъзадан тора. Бөек дәүләт хуралын рәис, аның урынбасары һәм генераль сәркятиб җитәкли.

Башкарма хакимият премьер-министр тәкъдиме һәм президент белән килешеп тормышка ашыла.

Җирле үзидарәгә аймач, шәһәр, район, сомон хураллары керә, аларның вәкилләрен 4 елга сайлыйлар.

Монгол Иле дәүләт һимны

Монгол Улсын Төрийн дуулал
Дархан манай тусгаар улс
Дайар Монголын ариун голомт
Далай их дээдсийн гэгээн үлс
Дандаа энхжиж, үүрд мөнхөжнө
Хамаг дэлхийн шударга улстай
Хамтран нэгдсэн эвээ бэхжүүлж
Хатан зориг, бүхий чадлаараа
Хайртай Монгол орноо мандуулъя

Өндөр төрийн минь сүлд ивээж
Өргөн түмний минь заяа түшиж
Үндэс язгуур, хэл соёлоо
Үрийн үрдээ өвлөн бадраая
Эрэлхэг Монголын золтой ардууд
Эрх чөлөө жаргалыг эдлэв
Жаргалын түлхүүр, хөгжлийн тулгуур
Жавхлант манай орон мандтугай

(тәрҗемәсе)
Алгарышлы изге Ватан,
Монгол халкы учагы,
Һичкем сине җиңә алмас –
Мәңгелеккә үскән чагың.
Кушымтасы:
Моңгол йорты, күңелең иркен
Дөньяда бар ил өчен,
Үстерәбез сине, биреп
Йөрәк дәртен, кул көчен.

Турылыклы, кыю халкың
Үз бәхетен тапты кабат,
Бөек Моңгол иле, мәңге
Иминлектә чәчәк ат!
Кушымтасы:
Моңгол йорты, күңелең иркен
Дөньяда бар ил өчен,
Үстерәбез сине, биреп
Йөрәк дәртен, кул көчен.

География

Гоби чүлеКөньяк Гоби аймагы, Монголия

Монголия диңгездән 900-1500 м биеклектәге платода урнашкан, һәм аның мәйданы 1 564 116 км². Монголиядә тау массивлары һәм сыртлары күп. Шуларның иң зурысы – илнең көнбатыш һәм көньяк-көнбатышынында 900 кмга сузылган – Монголия Алтае. Аның дәвамы булып тәбәнәгрәк, бердәм массив булмаган Гоби Алтае тора.

Себер чиге буенча берничә сырт урнашкан: Хан Хухэй, Улан Тайга, Көнчыгыш Саян, төньяк-көнчыгышта – Хэнтэй, үзәк өлештә – берничә мөстәкыйль сырттан торучы Хангай тау массивы.

Улан-Батордан көньяк һәм көнчыгыш якка, Кытай чигенә таба плато әкренләп түбәнәя, һәм тигезлеккә күчә. Монголиянең көньягын, көньяк-көнчыгышын, көньяк-көнбатышын Гоби чүле алып тора. Гобиның территориясе бертөрле түгел: аның комлы, кыялы, ташлы, тигез, таулы өлешләре бар. Шулай ук чүлнең төрле төштә төсе дә төрлечә: Сары, Кара, Кызыл Гобины аералар. Җир өсте сулары монда бик аз, ләкин җир асты суларының биеклеге югары.

Илнең елгалары тау башларында туа. Аларның күбесе – суларын Тын һәм Төньяк Боз океанына койган, Себернең һәм Ерак Көнчыгышның бөек елгалары. Иң зур елгалар – Селенга (600 км), Керулен (1100 км), Онон (300 км), Халхин-гол, Кобдо һ.б. Шуларның иң күп сулысы – Селенга. Ул Хангай сыртыннан башлана, һәм Орхон, Хануй-гол, Чулутын-гол, Дэлгэр-мурэн кебек елгалар аңа коялар. Бу елганын агу тизлеге секундына 1,5 – 3 м. Аның агу тилеге зур булу сәбәпле сулар гөл кара һәм дуенлы. Селенга ярты елга туңа, һәм аның боз калынлыгы – 2 м дан да ким түгел. Аның су ташуы елына ике тапкыр: язын(кар сулары) һәм җәен(яңгыр сулары) күзәтелә. су биеклеге 2 м дан түбән төшми. Селенга Байкал күленә коя.

Көньяк һәм Көнчыгыш яктагы елгалар юлларын күлләрдә тәмамлыйлар.

Монголиядә меңнән артык даими һәм тагын да күбрәк яңгыр вакытында барлыкка килүче, корылыкта кибүче күлләр бар. Элек Монголия җирләрендә эчке диңгез барлыкка китерүче күлләр урнашкан булган, хәзерге күлләр аларның калдыклары. Зур күлләр – Убсу-нур, Хара-Ус-нур, Хиргис-нур илнең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Аларның тирәнлеге 2 метрдан артмый. Көнчыгышта Буйр-нур һәм Хух-нур күлләре бар. Хангайның төньягындагы Байкалга ошаган тектоник иңкүлектә Хубсугул (тирәнлеге 238 м га кадәр) күле урнашкан.

Монголиядә кырыс кышлы, коры кызу җәйле кискен континенталь климат. Илнең башкаласы Улан-Баторда җәен плюс 25° С ÷ 35° С һәм кышын минус 25° С ÷ 35° С. төньяк-көнбатышта еллык явым-төшем – 250–510 мм, башкалада 230–250 мм гына, ә Гоби чүле өлкәсендә явым-төшем тагын да азрак.

Дипломатик мөнәсәбәтләр

Монголиянең дипломатик мөнәсәбәтләре

Административ бүленеш

Монголия башкала – Улан-Баторга(22) һәм 21 аймакка бүленә: 1 – Ара-Хангай, 2 – Баян-Хонгор, 3 – Баян-Улэгэй, 4 – Булган, 5 – Дархан, 6 – Көнчыгыш, 7 – Көнчыгыш Гоби, 8 – Урта Гоби, 9 – Гоби-Алтай, 10 – Гоби-Сумбэр, 11 – Хэнтэй,12 – Кобдо,13 – Хубсугуль,14 – Орхон, 15 – Увэр-Хангай, 16 – Көньяк Гоби, 17 – Селенгин, 18 – Сухэ-Батор, 19 – Үзәк,20 – Убсунур, 21 – Дзабхан.

Икътисад

Монголиядә соры күмер, ташкүмер, вольфрам ятмалары, молибден-бакыр рудалары бар. Монголиядә ТМПның 58% ын хезмәт күрсәтү өлкәсе, сәнәгать 21,4%, авыл хуҗалыгы 20,6%, инфляция 9,5% алып тора. ТМПның үсеше 7,5%. Эшчеләрнең 42%ы авыл хуҗалыгында эшли, эшсезлек 6,7 %. 2005 елда бюджет кереме $702 млн, ә чыгым $651 млн була. Монголиядә 2002 елда сәнәгать үсеше 4,1% тәшкил итә.

Галерея

Моны да карагыз

Сылтамалар

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Central Intelligence Agency MongoliaWashington, D.C.: Central Intelligence Agency, U.S. Government Printing Office, 2023. — ISSN 0277-1527; 1553-8133
  2. 2,0 2,1 Статистикийн мэдээллийн нэгдсэн сан
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  4. 4,0 4,1 Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 5,7 5,8 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
  6. 6,0 6,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  7. Getty Research Institute Getty Thesaurus of Geographic NamesLA: Getty Research Institute, 1997.