1947 ел
Внешний вид
(1947 yıl битеннән юнәлтелде)
Еллар |
---|
1943 · 1944 · 1945 · 1946 — 1947 — 1948 · 1949 · 1950 · 1951 |
Унъеллык |
1920-еллар · 1930-еллар — 1940-еллар — 1950-еллар · 1960-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1947 (бер мең тугыз йөз кырык җиденче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча чәршәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1947 елы, II меңьеллыкның 947 елы, XX гасырның 47 елы, XX гасырның 5 унъеллыгының 7 елы, 1940 елларның 8 елы. 1947 елдан бирле 77 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 26 март — ССРБ-да үлем җазасын тыйган карар чыкты (1950 елда торгызылды).
- 16 апрель — беренче тапкыр «салкын сугыш» төшенчәсе кулланыла.
- 18 июль — Георг VI Британ Һиндстанының бәйсезлеге турында фәрманны имзалый.
- 15 август — Һиндстан ике дәүләткә бүленгән — Пакьстан һәм Һинд берлеге.
- 19 август — АКШта ретинол (А витамины) синтезланган.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1947 елда туганнар
- 4 гыйнвар — Зөлфәт (1947-2007), шагыйрь.
- 4 гыйнвар — Разил Вәлиев, язучы, җәмәгать эшлеклесе.
- 12 февраль — Рафаил Хәкимов, язучы, сәясәтче.
- 1 март — Ләлә Сабирова (1947), балалар язучысы.
- 4 март — Закир Әкбәров, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы һәм журналист.
- 9 март — Рим Хәсәнов, популяр җырлар иҗат итүче татар композиторы.
- 28 март — Рәшит Вәгыйзев, ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле (2000-2010).
- 14 апрель — Фәрит Гыйльми, язучы.
- 26 апрель — Рафаил Газизов, язучы.
- 9 май — Шәүкәт Әмиров, балалайкачы, ректор.
- 21 май — Феофан, Казан һәм Татарстан митрополиты (2015 елдан).
- 22 май — Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан сәясәтчесе.
- 22 май — Нәзифә Кәримова, язучы, журналист.
- 25 май — Флера Тарханова, шагыйрә, тәрҗемәче.
- 4 июнь — Эльмира Шәрифуллина, шагыйрә.
- 6 июнь — Бари Әлибасов, музыкант, продюсер.
- 22 июнь — Наталья Варлей, кино һәм театр актрисасы.
- 28 июнь — Әмир Мәхмүдов, татар шагыйре.
- 16 июль — Рамил Курамшин, виртуоз баянчы.
- 22 июль — Артём Айдинов, КАИ студенты.
- 1 август — Шамил Шәйдуллин, татар рәссамы, Тукай бүләге иясе.
- 7 август — София Ротару, җырчы, ССРБ халык артисты.
- 15 август — Тәлгать Шаһиев, теш табибы, Әтнә халык театры артисты.
- 25 август — Наис Гамбәр, шагыйрь.
- 18 сентябрь — Алмаз Хәмзин, татар артисты, композитор.
- 21 сентябрь — Ольга Остроумова, РФ халык артисты.
- 12 октябрь — Фидан Гафаров, артист, җырчы.
- 18 октябрь — Юныс Сафиуллин, татар драматургы.
- 20 ноябрь — Ренат Ибраһимов, татар җырчысы.
- 2 декабрь — Әнвәр Хәйри, татар галиме, исламият белгече, язучы, тәрҗемәче, текстолог.
- 9 декабрь — Идият Әширов, татар шагыйре (Барда районы).
- 31 декабрь — Юрий (Хәлил) Бариев, шагыйрь (Норильск).
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1947 елда вафатлар
- 19 гыйнвар — Касыйм Дәүләткилдиев, татар рәссамы.
- 16 март — Нәгыймә Таҗдарова, татар артисты.
- 8 август — Франц Баллод, Алтын Урда тарихи шәһәрләрен өйрәнгән Латвия археологы.
- 13 декабрь — Н. К. Рерих, рәссам.
- Габдрахман Кәрәм, әдәби тәнкыйтьче.