Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы latin yazuında])
(Başqort ASSR битеннән юнәлтелде)
Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы
рус. Башкирская Автономная Советская Социалистическая Республика
баш. Башҡорт Автономиялы Совет Социалистик Республикаһы


 

14 июнь 1922 ел — 11 октябрь 1990 ел



Байрак Герб
Шигарь
рус. «Пролетарии всех стран, соединяйтесь!»
баш. «Бөтә илдәрҙең пролетарийҙәре, берләшегеҙ!»
баш. лат. әлиф. «Bɵtə ildәrđen proletarijđəre, ʙerləșegeđ!»
Башкала Уфа
Тел(ләр) башкорт, рус, татар[1]
Акча берәмлеге сум
Интернет домены .su
Мәйдан 415 900 км²
Халык 3 950 482 кеше (1989)
Идарә итү төре Совет республикасы

Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы (рус. Башкирская Автономная Советская Социалистическая Республика, баш. Башҡорт Автономиялы Совет Социалистик Республикаһы) — РСФСР эчендә беренче автономияле республика.

1925 елның 27 мартында БАССРның беренче Конституциясе кабул ителә.

1990 елның 11 октябрендә Башкорт АССР суверенитеты турында декларация кабул ителә[2].

1992 елның 25 февралендә Башкорт АССР үзатамасын Башкортстан Республикасы исеменә үзгәртә[3].

1992 елның 31 мартында Башкортстан Россияның башка республикалары белән яңа федератив килешүгә кул куела.

Барлыкка килүнең тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кече Башкортстанның барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Февраль инкыйлабыннан соң башкортлар торган районнарда милли-территориаль автономия кору өчен милли хәрәкәт башлана. 1917 елның июль–август айларында Оренбургта I һәм II Бөтенбашкорт Корылтайлар узалар; бу съездларда башкорт халкының вәкилләре федератив Россия составында «милли-территориаль рәвештә демократик республика» төзәргә кирәклеге турында карар кабул итәләр.

1917 елның 16 ноябрендә Башкорт Үзәк Шурасы Оренбург, Пермь, Самара һәм Уфа губерналарның өлешләрен Россия республикасының автономияле өлеше — Башкортстан территориаль-милли автономиясе тип игълан итә. Бу карар 1917 елның 8–20 декабрендә Оренбургта үткән III Бөтенбашкорт Корылтаенда раслана. «Кече Башкортстан» төшөнчәсе 1918 елның гыйнварында барлыкка килә — бу вакытта «Кече Башкортстан автономиясе турында кагыйдәнамә» дигән проекты әзерләнә.

Кече Башкортстанга түбәндәге төбәкләр кертеләләр:

Кече Башкортстан

Пермь губернасыннан: Кызылъяр өязенең көньяк өлеше; Уса өязенең көньяк өлеше; Екатеринбург өязенең көньяк-көнчыгыш өлеше; Шадрин өязенең көньяк-көнбатыш өлеше;

Оренбург губернасыннан: Чиләбе өязенең көньяк-көнбатыш өлеше; Троицк өязенең көнбатыш өлеше; Верхнеуральск өязе, Орск өязенең төньяк-көнбатыш өлеше; Оренбург өязенең төньяҡ өлеше;

Уфа губернасыннан: Бөре өязенең көньяк-көнбатыш өлеше; Стәрлетамак өязенең төньяк-көнчыгыш өлеше;

Самара губернасыннан: Богырыслан өязенең көнчыгыш өлеше.

1920 елның 20 августында Стәрлетамак шәһәре, ноябрь аенда Стәрлетамак өязенең 16 волосте шулай ук республикага тапшырылалар.

Зур Башкортстанның барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1922 елның 14 июнендә «Автономияле Башкорт Социалистик Совет Республикасының чикләрен киңәйтү турында» дип аталган БҮБК декреты белән Уфа губернасы бетерелә.

Аның Уфа, Бөре, Бәләбәй, Златоуст өязләре Автономияле Башкорт Социалистик Совет Республикасына кушыла. Республика составына шулай ук Чиләбе губернасының Мияс өязенең Торгаяк, Сыростан, Мияс волостьлары һәм Мияс шәһәре кертелә. Кече Башкортстаннан Чиләбе губернасына Ялан кантоны тапшырыла. Уфа губернасының Минзәлә өязе 1920 елда барлыкка килгән яңа Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасына тапшырыла. Автономияле Башкорт Социалистик Совет Республикасының рәсми башкаласы булып Уфа таныла.

Иҗтимагый-икътисади үсеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет хакимияте чорында Башкортстан зур үсеш кичерә, аның сәнәгать секторына нигез салына. Республика шәһәрләрнең күпчелеге корыла. 1920-елларның ахырында Башкортстанда, Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә нефтьле (Идел-Урал нефть һәм газ районы). 1932 елның маенда Ишембай янында беренче скважиналардан нефть чыгару башлана.

Башкортстанның Урал аръягында (Белоретта, Учалыда, Сибайда) тау сәнәгәте районы булдырыла. Уфа, Стәрлетамак шәһәрләре мөһим сәнәгать үзәкләренә әвереләләр.

1920–1938 елларда җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы вакыты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы чорында Башкортстанга Россиянең үзәгеннән һәм көньягыннан йөздән артык ширкәтләр, хастаханәләр, кайбер үзәк хөкүмәт органнары, эвакуацияләнәләр; 278 мең качаклар күчеп киләләр, шуларның 104 меңе — Уфага[4].

Сугыш вакытында бик күп хәрби частьләр, шул исәптән Башкорт атлы дивизиясе әзерләнә. «Полководец Суворов», «Александр Невский», «Салават Юлаев» и «Уфимец» бронепоездлары эшләнеп фронтҡа җибәреләләр.[5].

Идарә-җир бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930-елларга кадәр Башкортстанда волость-кантон бүленеше була. Мәсәлән, 1926 елда Башкорт АССР-ында 8 кантоннына бүленгән:

Кантон Үзәге Мәйдан,
км²
Халык саны[6]
(1926), кеше.
1 Аргаяш кантоны Аргаяш 5 776 49 236
2 Бәләбәй кантоны Бәләбәй 21 847 265 469
3 Бөре кантоны Бөре 24 030 249 011
4 Җылаер кантоны Җылаер 29 474 92 155
5 Мәсәгуть кантоны Мәсәгуть 12 055 73 198
6 Стәрлетамак кантоны Стәрлетамак 21 189 204 222
7 Тамьян-Катай кантоны Сәрмән 19 808 55 667
8 Уфа кантоны Уфа 17 661 271 379

1930 елның 20 августында районнарга бүленеше индерелә[7].

1952 елның маенда Башкорт АССР Уфа һәм Стәрлетамак өлкәсенә бүленә. Киләсе елның апрелендә бу карар юкка чыгарыла, Башкорт АССР бердәм төбәк буларак 54 районга бүленә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1978 елга кадәр
  2. http://old.ufacity.info/nb/deklarationsuverenrb.htm(үле сылтама)
  3. Закон Башкирской ССР от 25 февраля 1992 года № ВС-10/12 «Об изменении наименования государства Башкирская Советская Социалистическая Республика»
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2007-11-04, retrieved 2012-04-06 
  5. История создания и развития военного комиссариата Республики Башкортостан, archived from the original on 2012-01-19, retrieved 2012-04-06 
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_26.php?reg=260
  7. Всероссийский Центральный Исполнительный Комитет. Постановление от 20 августа 1930 года Об административном делении Автономной Башкирской ССР