Эчтәлеккә күчү

Википедия:Сайланган мәкаләләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сайланган мәкаләләр latin yazuında])
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Сайланган мәкаләләрпроектта катнашучылар уйлавынча, татар Википедиянең иң яхшы мәкаләләре. Сайланган мәкаләләрнең битенең өске өлешендә уң якта кечкенә алтын йолдыз табып була:

Бүгенге көнгә Татар Википедиясендә сайлау нәтиҗәсендә ярты ай саен бер мәкаләгә «Сайланган мәкалә» статусы бирелә.

Шулай ук сайланган мәкаләләр таләпләренә тулысынча туры килмәгән «яхшы мәкаләләр» дә бар, теләгән һәр кеше мәкаләләр өстендә эшләп аларны сайланган мәкалә дәрәҗәсенә кадәр җиткерә ала.

Күптән түгел сайланган мәкаләләр

[вики-текстны үзгәртү]

Этано́л (эти́л спирты, метилкарбино́л, шәраб спирты яки алкого́ль) — бератомлы, C2H5OH формулалы спирт (C2H6O), бератомлы спиртлар гомологик рәтенең икенче вәкиле, стандарт шартларда очучан, кабынучан, үзенә бертөрле исле, төссез сыекча. Судан җиңелрәк (тыгызлыгы 0,8 г/см³), 78,3 °С та кайный, суда яхшы эри һәм үзе дә күп кенә органик һәм нәорганик матдәләрне яхшы эретә. 1993 елга кадәр гамәлдә булган ГОСТ буенча этил спирты – башта ярсыта, аннары нерв системасын параличлый торган көчле наркотик матдә. Медицинада антисептик, төрле дарулар нигезе булуы белән кыйммәтле. Этил спирты шулай ук ягулык, буяу эреткеч буларак кулланыла. Этил спирты углеводлар әчешү процессында чүпрә гөмбәләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Этил спиртын алуда төп чыганак булып бөртеклеләр, бәрәңге, чөгендер һәм шулай ук кәгазь һәм агач производствосы тора.

Маври́кий (ингл. Mauritius, фр. Maurice) – Африка кыйтгасына кергән утрау-дәүләт. Илнең составына Маврикий утравы, Родригес утравы (көнчыгышка 560 км) һәм тышкы утраулар (Агалега, Сент Брендон һәм ике бәхәсле территория) керә. Маврикий һәм Родригес (көньяк-көнчыгышка 172 км) француз диңгез арты территориясе якындагы Реюньон белән бергә Маскарен утрауларның өлешен тәшкил итә. Илнең мәйданы 2040 квадрат км. Илнең башкаласы һәм иң зур шәһәре - Порт-Луи. Урта гасырларда Маврикий утравы гарәпләр һәм португаллар тарафыннан зиярәт кылынган. Нидерланд җөмһүрияте 1638-енче елда колониягә нигез салганчы монда кеше яшәмәгән, голландлар утрауны Принц Морис Нассау хөрмәтенә атаганнар. Голланд колониясе 1710 елда ташланган булган. Тагын биш ел үтеп биредә французлар урнашкан, утрау Иль де Франс дип атала башлый. Үзенең стратегик позициясе өчен Маврикий Һинд океанының "йолдызы һәм ачкычы" дип аталган. Британия хакимияте астында утрауның исеме Маврикийга үзгәртелгән. Ил 1968 елдан бәйсез дәүләт. 1992 елда Британ Дуслыгына кергән.

Барлык сайланган мәкаләләр исемлеге

[вики-текстны үзгәртү]

Реклама  • Татарстанның инвестицияләү климаты

Конденсатор  • Диод  • Индуктивлык кәтүге  • Трансформатор
Робот

  • Сәясәт:

 • Камил Сәмигуллин

Татарлар һәм Татарстан

[вики-текстны үзгәртү]
 •

Татар милли ризыклары  • Кайбыч районы  • Югары Ослан районы  • Польша-Литва татарлары

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.