Киров өлкәсе: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Киров өлкәсе latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
AvicBot (бәхәс | кертем)
к r2.6.8) (Робот: el:Περιφέρεια Κίροβ-ны el:Περιφέρεια Κίροφ-ка үзгәртте
Юл номеры - 337: Юл номеры - 337:
[[de:Oblast Kirow]]
[[de:Oblast Kirow]]
[[diq:Kirov (eyalet)]]
[[diq:Kirov (eyalet)]]
[[el:Περιφέρεια Κίροβ]]
[[el:Περιφέρεια Κίροφ]]
[[en:Kirov Oblast]]
[[en:Kirov Oblast]]
[[eo:Kirova provinco]]
[[eo:Kirova provinco]]

6 дек 2012, 15:07 юрамасы

Русия Федерациясе субъекты
Киров өлкәсе
Кировская область
Байрак Герб

Башкала

Киров

Мәйдан

30-нче

- Барлыгы

- Су

120 374 км2[1]

0,5%

Халык саны

36-нче

- Барлыгы

- Халык тыгызлыгы

1 341 265 кеше (2010)

11 кеше/км2

Тулаем региональ продукт

50-нче

- Барлык, агымдагы бәядә

- Кеше башына

166,2 млрд. сум [2] (2010)

107,2 мең сум

Федераль округы

Идел буе

Икътисади районы

Идел-Нократ

Рәсми тел(ләр)

рус теле

Губернатор

Никита Белых

Законнар чыгару Җыелышы рәисе

Алексей Ивонин

РФ субъекты коды

43

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

Бүләкләр:

Ки́ров өлкәсе́Рәсәй Федерациясенең Аурупа өлеше субъекты. Мәйданы - 120 800 км2.

Өлкә үзәге – Киров шәһәре.

География

Чиктәшлек

Як Рәсәй субъекты
Төньяк Коми Республикасы
Архангельск өлкәсе
Көнчыгыш Пермь өлкәсе
Удмуртия Республикасы
Көньяк Татарстан
Мари Ил
Көнбатыш Вологда өлкәсе
Кострома өлкәсе
Түбән Новгород өлкәсе

Рельеф

Өлкәсенең уртасында - Вятские Увалы калкулыгы, көньяк-көнчыгышында - Төньяк Чулман калкулыгы, төньягында - Северные Увалы калкулыгы.

Гидрография

Өлкәсендә 19753 елга бар. Северные Увалы калкулыгы ике (Идел һәм Төньяк Двина) елга бассейнны булә. Эре елгалар — Нократ, Молома, Пижма, Луза, Кобра, Чүпче.

Климат

Гыйнварның урта температурасы -13...-15 °C, июльнең урта температурасы +15...+17 °C. Максималь температуралар +38...+40 °C-ка җитә, минималь температура -45...-50 °C. Урта ел явымнар саны - 500-680 мм.

Табигать байлыклары

Агачлар (күбесенчә ылыслы), фосфоритлар, торф, җәнлек мехы, су һәм җир ресурслары. Минераль чимал запслары да бар: известьташлар, мергельләр, балчыклар. Кечкенә нефть запаслары бар; бетонит балчык ятмалары.

Өлкәсендә Аурупада иң зур Нократ-Чулман фософоритлар чыганагы бар.

Тарих

Моны да карагыз: Вятка губернасы, Киров крае

Хәзерге Киров өлкәсенең территориясендә Вятка иле XII-XV гасырларда булса да, славяннар бу җирләрдә күпләп XIV гасырның икенче яртысында урнашташтыра башладылар. Бу җирләрнең төп халыклар фин-угыр һәм төрки кабиләләре иде.

1796—1929 елларда хәзерге өлкәнең җирләре Нократ губернасы составында иделәр. 1929—1934 елда Түбән Новгород өлкәсе (1929 елның июленнән - Түбән Новгород өлкәсе, 1932 елдан - Горький крае) составында иде. 1934 елда аның составыннан Киров крае буларак аерылып чыгарылган. 1936 елның декабрьдән - Киров өлкәсе.

Халык

Моны да карагыз: Киров өлкәсе халкы

Шәһәрләрдә халыкның 72,1% өлеше яши (2009)

2002 ел

Торак пунктлары

Киров өлкәсенең эре шәһәрләре

Шәһәр Халык саны Шәһәр Халык саны

Киров, Лепсе мәйданы
Киров

1 Киров 473 668 11 Белая Холуница 11 232
2 Кирово-Чепецк 80 920 12 Зуевка 11 198
3 Нократ Аланы 35 159 13 Кирс 10 420
4 Слободской 34 462 14 Уржум 10 213
5 Котельнич 24 979 15 Вахруши 9 715
6 Омутнинск 23 618 16 Нолинск 9 556
7 Яранск 17 252 17 Малмыж 8 265
8 Советск 16 592 18 Оричи 7 962
9 Сосновка 11 960 19 Мурыгино 7 665
10 Луза 11 262 20 Восточный 7 223
2010 елның җанисәбе буенча












Административ бүленеше

Районнар

Шәһәр округлары:

Икътисад

Сәнәгатьнең төп тармаклары: машиналар төзү һәм металл эшкәртү; кара һәм төсле металлургия; химик, агач, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь; җиңел һәм азык-төлек сәнәгате.

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалаыгында төп тармагы - терлекчелек.

Транспорт

Кировта "Победилово" аэропорты урнаша.

Киров өлкәсе аша үтә торган тимер юллар Русиянең үзәкне Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән (Транссиб) элемтә урнаштыралар.

Искәрмәләр