Эчтәлеккә күчү

Гомәр Бәширов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гомәр Бәширов latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Гомәр Бәширов
Туган телдә исем Гомәр Бәшир улы Бәширов
Туган 7 гыйнвар 1901(1901-01-07)
Яңасала, Арча вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 7 май 1999(1999-05-07) (98 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Гаспралы урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Россия
Һөнәре язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Кәримә
Балалар кызы Лилия (Мөхәммәт Мәһдиевка кияүгә чыга)
улы Зөфәр Бәширов[2]
Бүләк һәм премияләре ССРБ дәүләт премиясе — Сталин премиясе Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1996)

 Гомәр Бәширов Викиҗыентыкта

Гомәр Бәшир улы Бәширов — (07.01.1901 - 07.05.1999). Күренекле татар язучысы, фольклорчы, Гаяз Исхакый премиясе (1993), Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1996). Татарстанның халык язучысы (1986).

1901 елның 7 гыйнварында элеккеге Арча вулысының Яңа Сала авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 7 яшеннән мәзиндә кыш буе белем ала, икенче елны мәдрәсәгә керә. Ләкин ул мәдрәсәне тәмамлый алмый: аның абыйсын солдатка алалар. Әтисе бик еш авырый башлаганга күрә, төп авырлык Гомәрнең җилкәсенә төшә.

1919 елның җәендә язучы Арча өязенең Урта Бирәзә авылында укытучы булып эшли башлый. 1920 елда яшь укытучы Кызыл Армиягә алына. Армиядә өч ел хезмәт итә, Врангель һәм Махнога каршы сугыша, Кырымны яулауда, Сиваш култыгын (күлен) кичү операциясендә катнаша.

Армиядән кайткач, махсус курслар тәмамлап, совет милициясе һәм юстиция органнарында эшли. Ләкин әдәбиятка мәхәббәте аны журналистика өлкәсенә алып килә. 1932 елдан ул "Кызыл Татарстан" гәзитендә, бераздан "Совет әдәбияты" журналында эшли башлый. Аның бик күп мәкаләләре, очерклары, хикәяләре басыла. 1937 елда язучының атаклы "Сиваш" повесте басылып чыга. Бу әсәр бик тиз тарала һәм Г. Бәшировны күренекле язучылар сафына чыгара.

Язучының "Намус" романы аеруча уңыш казана. Ул 1948 елда басыла. Халыкның Ватан сугышы чорындагы фидакяр хезмәтен яктырткан бу әсәр өчен Гомәр Бәшировка, 1951 елда, икенче дәрәҗә ССРБ Дәүләт премиясе бирелә.

1968 елда язучы татар халкының гореф-гадәтләрен яктырткан "Туган ягым – яшел бишек" исемле автобиографик әсәрен тәмамлый. 1978 елда Г. Бәшировның "Җидегән чишмә" романы басылып чыга. Әсәр табигатьне саклау өчен көрәш темасына багышланган.

Г. Бәширов – фольклор әсәрләрен туплап, бастырып чыгару эшенә дә күп көч куйган галим. "Туксан тугыз мәзәк", "Мең дә бер мәзәк" исемле китаплар – аның хезмәт нәтиҗәсе. Язучы татар әдәби тәнкыйть үсешенә дә үз өлешен кертә.

Гомәр Бәширов – озак еллар буе җәмәгать эшләре алып барган язучыларның берсе. Ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе була. Берничә мәртәбә ССРБ һәм РСФСР Язучылар союзы идарәсе составына кертелә. Ике мәртәбә ССРБ Югары Шурасына депутат итеп сайлана.

Гомәр Бәширов 1999 елның 7 маенда Казанда вафат була. Яңа татар зиратында җирләнә.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. https://web.archive.org/web/20180125015456/https://gytely.info/kazan
  2. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004