Амур өлкәсе
Геогpафия =
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Як | Регион |
---|---|
Төньяк | Якутия |
Көнчыгыш | Хабарау крае |
Көньяк-көнчыгыш | Яһуд автономияле өлкәсе |
Көньяк | Кытай |
Көнбатыш | Байкал арты крае |
Өлкә территориясенең күбесе таулы. Күбесенчә өлкәнең көньягында урнашкан тигезлекләр территориясенең 40% өлешен биләп торалар. Амур, Зея, Селемҗа елгалары һәм Туран тау тезмәсе арасында киң Зея-Бурея тигезлеге ята, төньяграк Амур-Зея җәйләве (платосы) урнашкан. Төньякта, таулы районында, Югары Зея түбәнлеге урнашкан.
Таулы район гольц (Себердә — урмансыз тау түбәләре) тау тезмәләре зынҗыры белән башлана: Янкан, Тукурингра, Соктахан, Җагды (1400 — 1600 метрга кадәр биеклекләр). Төньякта, өлкәнең чиге буйлап Стан тау тезмәсе сузылган; өлкәнең көнчыгышында Җугдыр, Селемҗинскᴎ, Ям-Алин, Эзоп, Туран тау тезмәләре. Өлкәнең төньяк-көнбатышында Көньяк һәм Төньяк Дырында, Чельбаус, Чернышев, Җелтула Становигы таулар тезмәләре (1582 метрга кадәр биеклекләр).
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Амур өлкәсе климатына муссоннар йогынты ясый. Кыш салкын, коры, аз карлы, кояшлы. Гыйнварның уртача температурасы — -24,3 дан көньякта -32,8°С га кадәр төньякта. Явым-төшемнәр аз, кар капламы биеклеге 20 смдан (көньякта), 35 — 40 смга кадәр (төньякта). Җәй эссе һәм яңгырлы. Июльнең уртача температурасы 17,6°Сдан (төньякта) 21,4°С га кадәр (көньякта). Явым-төшемнәр күләм көнчыгыштагы 800 — 900 ммдан көнбатыштагы 456 мм кадәр түбәнәя. Вегетация чоры 126 — 171 көн, температуралар суммасы - 1734 — 2610°.
Һидрография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иң эре елга — Амур (Амур өлкәсе чикләрендә 1246 км); аның эре кушылдыклар: Ольдой, Зея, Бурея, Архара. Зеянең эре кушылдыклары: Ток, Брәнта, Гилүй, Уркан (уң), Арги, Деп, Селемҗа, Томь (сул). Төньяк-көнбатышындагы елгалар Лена бассейнына керәләр: Олөкма, нүкжа, төньяк-көнчыгышындагы елгалар Уда бассейнына керләр. Елгалар күбесенчә яңгырлар белән туена. Су биеклеге нык үзгәреп тора: кышын бик түбән, яз һәм җәй белән су ташкыннары булалар.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Административ-территориаль бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]җөмһүpиятда 20 административ район, 9 шәһәр бүлгeы бар.
Районнар | Харита | ||
---|---|---|---|
|
Губернаторлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1991 — Альберт Кривченко
- 1993 — Александр Сурат
- 1993 — Владимир Полеванов
- 1994 — Владимир Дьяченко
- 1996 — Юрий Ляшко
- 1997 — Анатолий Белоногов
- 2001 — Леонид Коротков
- 2007 — Николай Колесов
- 2008 — Олег Кожемяко
- 2015 — Александр Козлов
- 2018 — Василий Орлов
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иң мөһим алтын чыганкалары башлыча Зеи һәм Селемҗа елгарының үрге агымында урнашканнар. Шулай ук көрән күмер һәм ташкүмер, тимер мәгъдән (руда), кварц комнары, Әᴍᴎpикә Кушма Штатларыар, каолин, авыр эрүче балчыклар, туфлар, кварцитлар чыганаклары бар. Минераль чыганаклар да бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Шахрай С. М., Алексеев С. С., Собчак А. А. et al. Конституция Российской Федерации // Российская газета — Россия: 1993. — ISSN 1606-5484; 1560-0823
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
- ↑ 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 3,14 3,15 3,16 3,17 3,18 3,19 3,20 3,21 3,22 3,23 3,24 3,25 3,26 3,27 3,28 ОКТМО. 185/2016. Дальневосточный ФО