Кулланучы:Фәрһад/Татар профессиональ музыкасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрһад/Татар профессиональ музыкасы latin yazuında])

Татар профессиональ музыкасытатар халкының югары эстетик таләпләрне үтәгән һәм язма традициягә нигезләнгән музыкасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханлыгы чоры музыкасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханлыгы дәүләтенең җимерелүе белән татар профессиональ музыкасының үсеше өзелә, сарай музыка мәдәниятенең бай катламы юкка чыга, борынгы татар хәрби музыкасы яңгыраудан туктый. Урта гасырлар татар профессиональ музыкасын бүгенге көндә Идел буе Болгарына һәм Казанга Азия һәм Аурупаның төрле илләреннән килгән сәяхәтчеләрнең язма истәлекләреннән һәм борынгы татар әдәбияты әсәрләре буенча күзаллау мөмкин. Традицион татар музыкасының ике тармагыннан, ягъни профессиональ[1] һәм халык музыкасының икенчесе генә XX гасыр башына кадәр сакланып калган.

Геннадий Макаров тикшеренүләре буенча, Урта гасырларда Казан ханлыгында шәрыкъ музыка коралларында башкару мәктәпләренең чәчәк ату чоры пәйда була[2]. Бу җәһәттән думбырачылар мәктәбе күренекле мисал булып тора, бу мәктәпнең данлыклы вәкиле, татар-башкорт-казакъ халыкларның уртак җыравы — Хәсән Кайгы.

Бу чорның төп жанрлары: шәрыкъ мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән газәл, мөнәҗәт, бәет, робагый, иляһи, зикер, касыйдә. Әлеге кубыз, дәф, гыйҗек, думбыра, чәң, сорнай кебек музыка коралларыннан төзелгән ансамбльләргә кушылып башкарылган жанрлар сарай музыкасының төп шәкелләрен тәшкил иткән.

Яңа дәвер музыкасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасырда татар мәдәниятенең яңа дәвере башлана. XIX гасырда татар мәдәниятенә ислам традицияләре генә түгел, Россия һәм Аурупа мәдәнияте дә көчле йогынты ясый башлый. XIX-XX гасырлар аралыгында милли музыка сәнгатенең яңа күтәрелеше пәйда була. Концерт салоннары һәм клубларында, татар театр труппалары спектакльләрендә татар музыкасын тыңларга мөмкин туа. Татар көйләре скрипка, мандолина, гитара, соңрак фортепиано башкаруында яңгырый башлый. Халык җырлары Аурупа шәкелендәге аккомпанементка кушылып башкарыла башлый. Тиздән музыка махсус концертлар өчен иҗат ителә һәм ноталар белән языла башлый. Татар музыкасында профессиональ композиторлар барлыкка килә. XIX гасырның ахырында татар музыкасы белән беренче пластинкалар дөнья күрә.

Халык җыры ХХ гасыр башындагы татар концерт музыкасының төп урынын били. Концертларда һәм әдәби-музыкаль кичәләрдә, нигездә, халык җырлары һәм аларның эшкәртмәләре башкарыла. Тамашачылар һәм тыңлаучылар арасында пианист-импровизатор Заһидулла Яруллин, композитор, пианист һәм хор җитәкчесе Солтан Габәши, милли ансамбльләр җитәкчеләре, скрипачылар Вәли Апанаев һәм Гали Зәйпин, гармунчылар Фәйзи Биккенин һәм Фәйзулла Туишев, җырчылар Фәттах Латыйпов һәм Камил Мотыйгый һәм башка музыкантлар зур дан яулый.

1904 елда Казан музыка укуханәсе ачыла. Әлеге укуханәнең беренче күренекле татар шәкертләре арасында Салих Сәйдәшев.

1907 елда Казанның «Болгар» номерларында татар яшьләренең "Шәрыкъ клубы", Ырынбурда беренче татар профессиональ "Сәйяр" театраль труппасы оеша. 1912 елда "Шәрыкъ клубы" штатына "Сәйяр" труппасы кертелә. 1913 елдан Солтан Габәшинең Габдулла Тукай, Дәрдемәнд һәм башка татар шагыйрьләренең әсәрләренә беренче әсәрләре — мелодекламацияләре иҗат ителә һәм әлеге музыкаль әдәби кичәләрдә даими башкарыла. Мелодекламацияләр XX гасыр башы татар мәдәниятенең торышын тасвирлаучы төп мисаллар булып тора. 1913 елда Габдулла Тукай җеназасына Заһидулла Яруллинның иң танылган әсәрләренең берсе — "Тукай маршы" иҗат ителә. 1915 елдан булачак татар композиторлары Салих Сәйдәшев һәм Мансур Мозаффаров "Сәйяр" труппасы каршындагы оркестрда уйный башлыйлар. 1917 елда Октябрь инкыйлабына кадәр Солтан Габәши Сәйяр тарафыннан Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" драмасы буенча куелган исемдәш спектакленә музыка яза.

Совет татар музыкасы (1917-1945)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь инкыйлабыннан соң яңа җәмгыять төзү максаты куела, шуның нәтиҗәсендә дингә, инкыйлабка кадәр җәмгыятьнең белемле катламнары мәдәниятенә каршы көрәш башлана. Бу шартларда совет татар музыкасы чорын башлап җибәргән композиторлар буыны татар музыкасының мөһим урынын алып торган кайбер (мәсәлән, дин бәйле жанрлар) катламнарына нигезләнүдән ваз кичәргә мәҗбүр булалар.

Казан музыка укуханәсе нигезендә Шәрыкъ музыка техникумы формалаша, һәм әлеге уку йортында татар музыкасының күренекле вәкилләренә укырга гына түгел, укытырга да ирек бирелә.

Салих Сәйдәшев музыкасы татар халкының төрле катламнарының мәхәббәтен яулый, һәм Салих Сәйдәшев гомуммилли әһәмияткә ия булган беренче татар композиторына әйләнә. Татар драма театры спектакльләренә музыка иҗат иткән Салих Сәйдәшев симфония, опера, балет кебек Аурупа жанрлары кысаларында татар музыкасының алга таба үсешенә нигез сала. Совет татар музыкасы өчен югары профессиональ музыка белеме алган шәхесләрдә ихтыяҗ туа. Шундый шәхесләрнең беренчесе Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган Мансур Мозаффаров була. Ул татар музыкасының академик өслүбенең формалашуына нигез сала.

1919 елда Казан музыка укуханәсе нигезендә Үзәк Югары Шәрыкъ музыка мәктәбе оеша, 1921-1922 елларда ул Шәрыкъ консерваториясе буларак гамәлдә була. Әлеге ике мисал Татар югары музыка уку йортының элгәргәрләре буларак күзаллана[3]. 1922 елдан Татар академия театры профессиональ музыка үзәкләренең берсенә әверелә. Театр шартларында Салих Сәйдәшев иҗатында музыка драмасы уңышлы үсеш ала.

1925 елгы ТАССР 5-еллык юбилее уңаеннан республиканың коммунистик фиркасә тарафыннан Газиз Әлмөхәммәтов, Солтан Габәши һәм Василий Виноградовка беренче татар операсын иҗат итүгә заказ бирелә. Солтан Габәшиның татар телендә беренче музыкаль мәкаләләре дөнья күрә.

1927 елның 7 ноябрендә күпьеллык Шамил Усманов тырышлыгы нәтиҗәсендә «Татарстан» радиосы гамәлгә кертелә һәм бу көннән радио татар композиторлары өчен республика күләм танылу өчен төп мәйданчыкка әверелә. Төрле буын татар композиторларының эшчәнлеге радио белән тыгыз бәйләнә (Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Исмай Шәмсетдинов, Мәсгудә Шәмсетдинова һ.б.).

1932 елда Казанда беренче музыка мәктәпләре ачыла. Татар театры мөстәкыйль музыкаль-драма театрын булдыру кирәклегенә ышанып, 1934 елда Мәскәүдә Татар музыкаль драма студиясен булдыра. Әлеге Татар студиясе төрле шәһәрләрдән килгән булачак мәшһүр татар җырчыларын, композиторларын һәм либретточыларын Мәскәүдә берләштерә: Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин, Латыйф Хәмиди, Нәҗип Җиһанов, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи һ.б.

1937 елның 21 августында Татар дәүләт филармониясе оештырыла. 1937 елны Татарстан АССРның хөкүмәт карары нигезендә Татар дәүләт филармониясендә башта Дәүләт хор капелласы гамәлгә кертелә, ярты елдан соң Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле итеп үзгәртелә. 1939 елда Нәҗип Җиһановның "Качкын" операсы белән Казан Зур драма театры бинасында Татар дәүләт опера һәм балет театры ачыла, Халык иҗаты йорты (хәзер Республика халык иҗаты фәнни-методик үзәге)[4] һәм ТАССР Композиторлар берлеге эшчәнлеген башлый. 1940 елның 26 апрелендә Мәскәүдә Татар декадасын үткәрү турында СБКФ ҮК карары чыга һәм шуңа киеренке рәвештә әзерләнү пәйда була. Татар композиторлары, бер яктан, симфония, опера һәм балет кебек Аурупа жанрларының милли үрнәкләрен, икенче яктан, зур дан яулаган җырлар да иҗат итә.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлануы әлеге декада проектын кичектерергә мәҗбүр иттерә. Музыкантларның күпләре сугыштан калдырылса, Хөснулла Вәлиуллин, Мәсгуть Латыйпов, Исмай Шәмсетдинов, Фәрит Яруллин кебек кайберләре сугыш кырына җибәрелә һәм анда ятып кала. Нәҗип Җиһанов, Заһит Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи үзенең зур дан яулаган әсәрләрен иҗат итәләр. Казанда Альберт Леман иҗат итә башлый һәм яңа буын татар композиторларына белем бирә. 1945 елда Җиңү көне якынлашу белән Казан дәүләт консерваториясен ачу өстендә хәзерләнүләр бара һәм тәүге татар балеты сәхнәләлтерелә.

Бөек Ватан сугышыннан соң (1945-1953-еллар)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елда Александр Ключарев тырышлыгы белән Казанга Олег Лундстрем джаз оркестры күченә һәм бу җәһәттән ул татар композиторларына бөтен Советлар Берлегендә тыю астында булган мөкәммәл джаз алымнары белән эш итү өчен зур мөмкинлекләр ача.

1948 елда Салих Сәйдәшев музыкасына "Чын мәхәббәт" спектакле сәхнәләштерелә һәм спектакльдәге "Әдрән диңгез" җыры әле дә популярлыгын җуймый кала. Сугыштан кайткан композиторлар белем алуларын яки иҗат хезмәтен дәвам итәләр. Рөстәм Яхин Фортепиано һәм оркестр өчен концерты белән Татар концерт жанрына нигез сала.

1950-елларда Әнвәр Бакиров, Хөснулла Вәлиуллин, Аллаһияр Вәлиуллин, Мәсгуть Латыйпов, Исмай Шәмсетдинов, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйповтан торган яңа буын композиторлары иҗат итүгә керешә. Бу елларда Аурупа калыпларына нигезләнгән һәм әлеге традицияне тирән үзләштергән әсәрләр дөнья күрә: Александр Ключарёвның "Идел" симфониясе, Рөстәм Яхинның беренче Фортепиано һәм оркестр өчен концерты һ.б.

1953-1960-еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елда Иосиф Сталинның вафатыннан соң, Муса Җәлил исеме аклана һәм аның сүзләренә яки аңа багышланган Нәҗип Җиһановның "Җәлил" операсы (1957) кебек әсәрләр иҗат ителә башлый.

1955 елда Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын оештыру соравы торгызыла һәм яңадан киеренке әзерлек чаралары урын ала. 1957 елда урын алачак декадага "Самат" операсы кебек махсус музыкаль драма әсәрләре иҗат ителә; "Алтынчәч" операсы һәм "Шүрәле" балет кебек 1941 елгы декадага иҗат ителгән әсәрләр торгызыла һәм Мәскәүнең зур сәхнәләрендә куела.

Декададан соң да "Су анасы", "Кисекбаш" балетлары (1957), беренче Скрипка һәм оркестр өчен концерт (1959), "Туган җирем — Татарстан" җыры (1960) кебек зур дан яулаган иҗат җимешләре дөнья күрә. 1960-елларда Фасил Әхмәтов, Рафаэль Билалов, Рәшит Гобәйдуллин, Ренат Еникиев, Бату Мөлекев, Илдус Якупов, Мирсәет Яруллин кебек татар композиторлары иҗат итүгә керешә. 1966 елда Нәҗип Җиһанов башлангычы белән Татарстан дәүләт симфоник оркестры оеша һәм бу яңа симфонияләр иҗат итү өчен этәргеч була. 1968 елда Нәҗип Җиһановның Икенче "Сабантуй" симфониясе зур дан яулый. 1968 елда Фоат Мансуров М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына баш дирижер итеп билгеләнә.

1970-80-еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970-елларда озак еллар өйрәнүдән тыелган татар мәдәниятенең катламнарына янәдән "калкып чыгарга" мөмкинлек бирелә һәм бу татар профессиональ музыкасын зур үзгәрешләргә этәрә. Мәшһүр татар фольклор белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов хезмәтләрендә мөнәҗәтләрне өйрәнү юнәлешендә беренче адымнар ясала. 1970 елда Рәшит Абдуллин, Фәрит Сабирҗанов, Рөстәм Җәләветдинов тарафыннан "Сәйяр" ансамбле оештырыла һәм төркем Советлар берлеге күләм генә түгел, хәтта Аурупа һәм Африканың илләрендә дә таныла.

1970-елларда Рәшит Абдуллин, Луиза Батыркаева, Шамил Тимербулатов, Луиза Хәйретдинова, Әнвәр Шәрәфиев, Шамил Шәрифуллин, Фәрит Шәрифуллин кебек композиторлары иҗат итүләрен башлый. Бер яктан, зур дан яулаган "Казан кичләре", "Аккошлар", "Әйткән идең" җырлары, арияләр, каприччиолар иҗат ителсә, икенче яктан, "Тукай аһәңнәре" вокаль-симфоник поэмасы, "Мөнәҗәтләр" хор концерты, Ике фортепиано һәм бәрмә уен кораллары өчен рапсодия кебек күренекле әсәрләр барлыкка килә.

1980-елларда Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Әхиярова, Рәшит Кәлимуллиннан торган яңа буын композиторлары пәйда була. Бу елларда Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Луиза Батыркаева һ.б. эшчәнлеге нәтиҗәсендә "Шүрәле" балеты өчен Фәрит Яруллинның авторлык хокуклары яклана һәм төп нөсхәсе тергезелә һәм бастырыла. Габдулла Тукайның тууына 100 еллыгына "Тукай" операсы, "Тукай" ораториясе, "Су анасы" симфоник поэмасы, "Тукай истәлегенә өченче Кыллы квартет иҗат ителә. 1987 елда Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия бастырла.

1990-еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990-елларда татар композиторларының әсәрләрендә милли музыкаль традициянең элеккеге катламнары кайтарыла һәм яңадан сәхнәдә башкарыла башлый: китап көе; сөйләм-речитация; мөселман бәйрәмнәренә багышланган халык көйләре; дини-фәлсәфи мөнәҗәтләр; борынгы бәетләр һ.б. Бу чорда иҗат иткән Мәсгудә Шәмсетдинова, Шамил Шәрифуллин, Рәшит Кәлимуллин кебек композиторларга татар фольклорын тирәнтен өйрәнү хас[5]. Бу елларда Геннадий Макаровның борынгы традицияле музыка коралларына һәм Казан ханлыгы музыкасына багышланган хезмәтләре барлыкка килә. "Мырау Батыр" мюзиклы (1990), "Сөембикә бәете" (1991), "Риваять" (1991) кебек үзенчәлекле әсәрләр зур дан яулый. 1993 елдан ике ел саен "Аурупа — Азия" фестивале Казанда, Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм Мәскәүдә үткәрелә башлый.

1990 елда Резеда Сабитовская тырышлыгы белән Казан музыка укуханәсендә тулаем татар телендә белем биргән[6] "татар халык җыры" бүлеге ачыла, ә 1991 елда "татар музыка теориясе" бүлеге гамәлгә кертелә (1991-2002 елларда эшли[7]).

2000-2010-еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда ТР мәдәният министрлыгы һәм Казан консерваториясе тырышлыгы белән Татар музыкасы фонохрестоматиясе, 2007 елда Вадим Дулат Галиевның "Татар музыка әдәбияты" чыгарыла. 2000-елларда Шамил Шәрифуллин, Фәрит Шәрифуллин, Рәшит Кәлимуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Әхиярова иҗатларын дәвам итә. 2010-елларда Эльмир Низамов әсәрләре зур танылу ала.

Татар музыка белгечләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар музыка мәдәниятен өйрәнү белән Композиторлар берлеге, Казан дәүләт консерваториясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге, музыка белгечләре арасында — Ч. Н. Бәхтиярова, Р. Ә. Вамба-Исхакова, Я. М. Гиршман, М. Н. Нигъмәтҗанов, Й. Н. Исәнбәт, Г. Я. Касаткина, С. И. Рәимова, З. Н. Сәйдәшева, К. С. Таҗиева, М. П. Фәйзуллаева, Г. М. Кантор, Ф. Ш. Салитовалар шөгыльләнә.

Татар музыка башкаручылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РСФСР һәм ТАССРның халык артистлары - дирижер Ф. Ш. Мансуров, җырчылар М. З. Булатова, В. Ә. Ганиева, Р. И. Ибраһимов, Ф. Х. Насретдинов, М. М. Рахманкулова, З. Д. Сөнгатуллина, З. Г. Хисмәтуллина, И. Г. Шакиров, В. Г. Шәрипова, җырчы һәм режиссер Н.К. Даутов, балет артистлары Р. Ф. Садыйков, И. Ш. Хәкимова, Н. Д. Юлтыева һәм башкалар — милли башкару сәнгате осталары булып китәләр[8].

Коллективлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фестивальләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Аурупа — Азия" фестивале
  • "Конкордия" фестивале
  • "Мирас" фестивале
  • Рахлин сезоннары
  • Федор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале һ.б.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дулат-Алеев В.Р. Кереш мәкалә (tt / ru) // В. Дулат-Алеев, З. Саләхова Татар музыкасы фонохрестоматиясе: музыка уку йортлары өчен. — 2005.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. {{{1}}}, бит. 12
  2. {{{1}}}, бит. 20
  3. Данилова И.В.; Ильина С.В.. Восточная консерватория. Чувашская энциклопедия. 2020-07-30 тикшерелгән.
  4. Опера һәм балет театры tatarica.org
  5. {{{1}}}, бит. 361
  6. Мухтарова Г.Н.; Бикчантаева Р.М.. Из истории отделения Сольного народного пения. Казанское музыкальное училище (колледж) им. И.В.Аухадеева. 2020-07-31 тикшерелгән.
  7. Теория музыки. Казанское музыкальное училище (колледж) им. И.В.Аухадеева. 2020-07-31 тикшерелгән.
  8. Музыкальная культура. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0