1989 ел
Внешний вид
Еллар |
---|
1985 · 1986 · 1987 · 1988 — 1989 — 1990 · 1991 · 1992 · 1993 |
Унъеллык |
1960-еллар · 1970-еллар — 1980-еллар — 1990-еллар · 2000-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Милади тәкъвим | 1989 MCMLXXXIX |
Юлиан тәкъвим | 1988—1989 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7497—7498 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2741—2742 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5749—5750 ה'תשמ"ט — ה'תש"ן |
Һиҗри тәкъвим | 1409—1410 |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4481—4482 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1438 ԹՎ ՌՆԼԸ
|
Кытай тәкъвиме | 4685—4686 (6 февральдан) 戊辰 — 己巳 сары аждаһа — сары елан |
Хәбәш тәкъвим | 1981 — 1982 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2045—2046 |
- Шака самват | 1911—1912 |
Шәмси тәкъвим | 1367—1368 |
Буддачылык тәкъвиме | 2532 |
Япон ел исәбе | 1 ел Хэйсэй |
1989 (бер мең тугыз йөз сиксән тугызынчы) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча якшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1989 елы, II меңьеллыкның 989 елы, XX гасырның 89 елы, XX гасырның 9 унъеллыгының 9 елы, 1980 елларның 10 елы. 1989 елдан бирле 35 ел үтте.
- Анна Ахматова елы (ЮНЕСКО).
- 1989 елгы инкыйлаблар елы.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 7 гыйнвар — Япония шаһзадәсе Акихито яңа император булып игълан ителә.
- 12 гыйнвар — ССРБда соңгы Халык исәбе алына.
- 14 гыйнвар — Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең беренче оештыру җыены.[1]
- 12—19 гыйнвар — ССРБ тарихында соңгы җанисәп.
- 15 февраль — Әфганстаннан совет хәрбиләре чыгарыла.
- 13 март — Интернет буларак танылган Бөтендөнья пәрәвезе (ингл. World Wide Web, WWW) оештырыла.
- 26 март — ССРБда беренче альтернатив халык депутатларын сайлаулар.
- 18 май — Югары Литва ССР Шурасы Бәйсезлек турындагы Декларацияне кабул итә.
- 12 июль — Уфа Нур татар театры яңадан оеша.
- 4 июнь — Уфа янындагы тимер юл һәлакәте.
- 4 июнь — Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында студентларның җыены вәхшиләрчә бастырыла.
- 14 июль — Франция инкыйлабының 200 еллыгы билгеләнә.
- 22 июль — Таҗик теле Таҗикстан дәүләт теле булып игълан ителә.
- август — Казанда «Идел» журналы чыга башлый.
- 22 август — Казанда һиҗри буенча Идел буенда Исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы бәйрәм ителә. Чаралар Үзәк стадионда уза, Ленин районында Болгар мәчетенә ташы салына.
- 31 август — Молдав теле Молдавиядә дәүләт теле булып игълан ителә һәм латин әлифбасына күчерелә.
- 15 сентябрь — Сембер шәһәрендә «Өмет» газетасының беренче саны дөнья күрде.
- 22 сентябрь — Казакъ теле Казакъстанның дәүләт теле булып игълан ителә[2].
- 15 октябрь — Казанда беренче тапкыр милли хәрәкәт 1552 елда Казанны яклап һәлак булган бабаларыбыз истәлегенә Хәтер көнен уздыра.
- 14 ноябрь — ССРБ Югары Шурасы Сталин оештырган милләтләрне туган җирләреннән сөрү гамәлләрен хокуксыз һәм җинаятьчел дип тапты.[3]
- 17 ноябрь — Праһа шәһәрендә полиция тыныч демонстрацияне куа.
- 17 декабрь — АКШта Fox телевижн каналы буенча Симпсоннар сериалы тапшырыла башлый.
- 27 декабрь — БАССР-ның Мифтахетдин Акмулла премиясе булдырыла.
- 29 декабрь — Чехословакияне Вацлав Һавел җитәкли.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1989 елда туганнар
- 3 март — Ришат Төхвәтуллин, эстрада җырчысы (лирик тенор).
- 21 февраль — Корбин Блю, АКШ поп-җырчысы, биюче.
- 4 июнь — Эльдар Касыймов, әзәри җырчысы, Евровидение 2011 бәйгесе җиңүчесе.
- 5 июнь — Артем Пискунов, драма артисты, Тинчурин театры артисты, «Тантана», Дамир Сираҗиев премияләре лауреаты.
- 17 май — Радик Юлъякшин, эстрада җырчысы.
- 27 июнь — Наил Нәбиуллин, татар милли хәрәкәте активисты.
- 23 июль — Дәниел Редклифф, британ актеры.
- 13 сентябрь — Томас Мюллер, Алмания футболчысы, 2014 ел Дөнья чемпионы.
- 15 сентябрь — Илнур Зәкәрин, шоссе велоузышчысы.
- 17 октябрь — Айнур хәзрәт Биргалин (1989), БР мөфтие.
- 26 ноябрь — Алмаз Борһанов, драма актеры, Камал театры артисты.
- 8 декабрь — Резедә Сәләхова, Тинчурин театры артисты.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1989 елда вафатлар
- Нәби Дәүли, татар шагыйре.
- Рамазан Байтимеров, татар шагыйре, Рөстәм Яхин музыкасына язылган «Туган ягым» җырына сүзләр авторы.
- 1 гыйнвар — Ревдар Садыйков (51), балет артисты, мөгаллим, Тукай бүләге иясе.
- 7 гыйнвар — Хирохито, Япония императоры.
- 23 гыйнвар — Сальвадор Дали, испан рәссамы.
- 4 апрель — Семен Коновалов, Советлар Берлеге каһарманы, танкист.
- 18 май — Әнвәр Бикчәнтәев (72), күренекле совет язучысы.
- 27 август — Борһан Шәһиди (94), КХР дәүләт эшлеклесе.
- 12 сентябрь — Сәет Шәкүров (71), татар драматургы.
- 22 ноябрь — Шамил Сериков (33), грек-рим көрәше буенча Мәскәү Олимпия уеннары чемпионы.
- 24 ноябрь — Әсгать Мирзаһитов (61), язучы, драматург. БАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе.
- 8 декабрь — Венера Шәрипова, җырчы.
- 14 декабрь — Андрей Сахаров (68), совет физигы, диссидент, хокук яклаучы.
- 17 декабрь — Җәмал Вәзиева, әдәбият белгече.
- 26 декабрь — Николай Чаушеску (71), Румыния президенты, диктатор.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хәмит Ярми, татар язучысы, галим («Татар халык иҗаты» унике томлык фәнни хезмәткә керткән зур өлеше өчен — үлгәннән соң)[4].
- Хуҗи Мәхмүтов, татар язучысы, галим («Татар халык иҗаты» унике томлык фәнни хезмәткә керткән зур өлеше өчен)[5].
Нобель премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Норман Рамзей, Ханс Демелт, Вольфгаң Пауль.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Сидней Олтмен, Томас Чек.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Джон Майкл Бишоп, Харолд Вармус.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Камило Хосе Села.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Трюгве Хаавельмо.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Далай-лама XIV.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге ничек башланды
- ↑ Закон Казахской Советской Социалистической Республики от 22 сентября 1989 года О языках в Казахской ССР
- ↑ https://ru.wikisource.org/wiki/Декларация_ВС_СССР_от_14.11.1989
- ↑ Тукай премиясе лауреатлары — Хәмит Ярми
- ↑ Тукай премиясе лауреатлары — Хуҗи Мәхмүтов