Габдулла Тукай: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Тукай latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к яңа бүлек исеме өстәү: Тукайга һәйкәлләр
Sabircan (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23: Юл номеры - 23:
| башка мәгълүмат =
| башка мәгълүмат =
}}
}}
''{{Башка мәгънәләр/фамилия|Тукаев}}''
''{{Башка мәгънәләр/фамилия|Тукаев}}
'''Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев''' ('''«Тукай»''', '''«Апуш»''', ''Ğabdulla Tuqay, عبدالله توقاي''; {{ТД}}, {{ТУ}} — {{ҮД}}, {{ҮУ}}) — [[Татарлар|татар халкының]] бөек [[Шагыйрь|шагыйре]], [[татар әдәбияты]] классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.
'''Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев''' ('''«Тукай»''', '''«Апуш»''', ''Ğabdulla Tuqay, عبدالله توقاي''; {{ТД}}, {{ТУ}} — {{ҮД}}, {{ҮУ}}) — [[Татарлар|татар халкының]] бөек [[Шагыйрь|шагыйре]], [[татар әдәбияты]] классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.


Юл номеры - 66: Юл номеры - 66:
== Әдәбият ==
== Әдәбият ==
''Төп мәкаләләр: [[Тукай шигърияте]], [[Тукай әдәбияты]]''
''Төп мәкаләләр: [[Тукай шигърияте]], [[Тукай әдәбияты]]''


«Туган тел» шигъре асыл нөсхәдә:

'''''طوغان تل'''''

''!ای طوغان تل، ای ماطور تل، ئه‌‌تکه‌م، ئه‌نکه‌منڭ تلی''

''.دنیاده کوب نرسه بلدم، سین طوغان تل آرقلی''

''،ایڭ ئلك بو تل بله‌ن ئه‌نکه‌م بیشکده کویلگان''

''.آنناری تونلر بویی ئه‌بکه‌م حکایت سویلگان''

''ای توغان تل! هر وقتده یاردمڭ برلن سینڭ''

''.کچکنه‌دن آڭلاشلغان شادلغم، قایغم مینم''

'':ای طوغان تل! سینده بولغان ايڭ ئلك قیلفان دعام''

''«.یارلقاغل دیب اوزم هم ئه‌تکه‌م، ئه‌نکه‌منی خدام»''



Габдулла Тукайның матбугатта басылган беренче шигыре&nbsp;— «''Мужик йокысы''» [[урыс]] шагыйре Алексей Кольцовның (1809—1842) «''Что ты'' ''спишь, мужичок?''» (1839) шигыренә тәкълид итеп (ияреп) язылган. Тукай варианты [[Җаек]]та [[Камил Мотыйгый]]-Төхфәтуллин тарафыннан нәшер ителүче «[[Фикер (журнал)|Фикер]]» журналында [[1905 ел]]ның [[26 ноябрь|26 ноябрендә]] басыла.<ref>''Тукайга кадәр әлеге шигырьне Касыйм Биккулов «Нәмүнәи тәрәккый» (1904) җыентыгында тәрҗемә итеп бастырган була.''</ref>
Габдулла Тукайның матбугатта басылган беренче шигыре&nbsp;— «''Мужик йокысы''» [[урыс]] шагыйре Алексей Кольцовның (1809—1842) «''Что ты'' ''спишь, мужичок?''» (1839) шигыренә тәкълид итеп (ияреп) язылган. Тукай варианты [[Җаек]]та [[Камил Мотыйгый]]-Төхфәтуллин тарафыннан нәшер ителүче «[[Фикер (журнал)|Фикер]]» журналында [[1905 ел]]ның [[26 ноябрь|26 ноябрендә]] басыла.<ref>''Тукайга кадәр әлеге шигырьне Касыйм Биккулов «Нәмүнәи тәрәккый» (1904) җыентыгында тәрҗемә итеп бастырган була.''</ref>

14 фев 2019, 14:41 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Габдулла Тукай
Файл:Габдулла Тукай.jpg
Туган телдә исем Тукаев Габдулла Мөхәммәтгариф улы
Туган 26 апрель 1886(1886-04-26)
Кушлавыч, Олы Мәңгәр вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1]
Үлгән 15 апрель 1913(1913-04-15) (26 яшь)
Кләчкин хастаханәсе, 1 нче пүлисә часы, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[2]
Үлем сәбәбе туберкулез
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Мәскәү урамы, 60[3]
Татарстан ур., 14, Казан[4]
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист
Ата-ана
  • Мөхәммәтгариф мулла (әти)
  • Мәмдүдә (әни)
Сайт Тукай сайты

 Габдулла Тукай Викиҗыентыкта

Википедиядә Тукаев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев («Тукай», «Апуш», Ğabdulla Tuqay, عبدالله توقاي; 14 (26) апрель 1886, Кушлавыч, Олы Мәңгәр вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1] — 2 (15) апрель 1913 (26 яшь), Кләчкин хастаханәсе, 1 нче пүлисә часы, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[2]) — татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.

Биографиясе

Балачак

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин озакламый үлеп китә һәм үги әтисе аны Өчилегә бабасына озата.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ләкин бабасы алга таба Габдулланы асрау тагын да авыррак булачагын аңлап баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озата. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Әмма алар соңрак икесе дә авырып китәләр һәм Габдулланы яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

Камил Мотыйгый белән яшь Тукай, якынча 1905 ел

Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

Уральск чоры

1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральскидагы татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Уральск халкы тарихта беренче тапкыр ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары булып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә җандар офицерының камчы очы да эләгә. 19051907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый.

Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай «Мотыйгия» мәдрәсәсенә күчеп килә. Мотыйгия мәдрәсәсендә монда Зөя өязе Кече Кайбыч авылыннан күчеп килгән Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең эшләре белән таныштыра. Югары белемле алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган бу шәхеснең Тукайның шагырь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур.

«Мотыйгыя» мәдрәсәсе каршында урыс мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай урысча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң «йөгереп» укый башлаган. Тора бара Габдулла Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның урыс һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте уяна. Иҗат юлының башында ул — укытучысының улына Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә «Фикер» гәҗите, «Уклар» һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара.

Белемгә сусаган Тукай өчъеллык урыс мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә урыс һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.

1907 ел

1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» гәҗите чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.

Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта.

Казан чоры

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.

Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, Солтан Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.

Тукай кабере 55°45′37″ т. к. 49°06′22″ кч. о.HGЯO

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый...

Әдәбият

Төп мәкаләләр: Тукай шигърияте, Тукай әдәбияты


«Туган тел» шигъре асыл нөсхәдә:

طوغان تل

!ای طوغان تل، ای ماطور تل، ئه‌‌تکه‌م، ئه‌نکه‌منڭ تلی

.دنیاده کوب نرسه بلدم، سین طوغان تل آرقلی

،ایڭ ئلك بو تل بله‌ن ئه‌نکه‌م بیشکده کویلگان

.آنناری تونلر بویی ئه‌بکه‌م حکایت سویلگان

ای توغان تل! هر وقتده یاردمڭ برلن سینڭ

.کچکنه‌دن آڭلاشلغان شادلغم، قایغم مینم

:ای طوغان تل! سینده بولغان ايڭ ئلك قیلفان دعام

«.یارلقاغل دیب اوزم هم ئه‌تکه‌م، ئه‌نکه‌منی خدام»


Габдулла Тукайның матбугатта басылган беренче шигыре — «Мужик йокысы» урыс шагыйре Алексей Кольцовның (1809—1842) «Что ты спишь, мужичок?» (1839) шигыренә тәкълид итеп (ияреп) язылган. Тукай варианты Җаекта Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин тарафыннан нәшер ителүче «Фикер» журналында 1905 елның 26 ноябрендә басыла.[5]

Тукай кыска гына иҗат гомерендә 350 шигырь, 107 мәсәл һәм балалар өчен хикәяләр, 130 мәкалә һәм фельетон яза. Еллар буенча бүлсәң, түбәндәге саннар килеп чыга (баштагы сан шигырьләр , икенче сан — мәкаләләр): 1905 — 5/-(мәкалә юк), 1906 — 34/43, 1907 — 38/6, 1908 — 60/13, 1909 — 45/9, 1910 — 70/17, 1911 — 28/12, 1912 — 48/11, 1913 — 16/8.[6]

Соңгы язган әсәре — 4 юллык «Мәктәп» шигыре булган. Казанда Клячкин хастаханәсендә ятканда, вафатына 4 көн кала, 1913 елның 28 мартында яза. Әлеге «Мәктәп»не һәм тагын 3 шигырен, вафатыннан соң ук, «Аң» журналы бастырып чыгара.[7]

Тукайның үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары

  1. Г.Тукаев шигырьләре. Беренче кыйсем = («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 3-нче дәфтәр). — 1. — Казан: Шәрәф матбагасы, 1907 ел (15 ноябрь). — Б. 48.
  2. Габдулла Тукаев шигырьләре. Икенче кыйсем = («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4-нче дәфтәр).. — 2-нче. — Казан: Шәрәф матбагасы, 1908 ел (8 гыйнвар) [8]. — Б. 56.
  3. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш = («Шигырьләр көтепханәсеннән 7-нче дәфтәр). — 1-нче. — Казан: И.Н.Харитонов лито-типографиясе [9], 1908 ел (22 октябрь) [10]. — Б. 22.
  4. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш = («Шигырьләр көтепханәсеннән 7-нче дәфтәр). — 2-нче. — Казан: И.Н. Харитонов лито-типографиясе [9], 1908 ел (декабрь). — Б. 22.
  5. Җуаныч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән беренче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1908 ел. — Б. 19 б..
  6. Алтын әтәч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1908 ел (14 ноябрь) [11]. — Б. 48 б..
  7. Габдулла Тукаев диваны = («Шигырьләр көтепханәсеннән» 8-нче дәфтәр). — 3. — Казан: «Гасыр» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1909 [12]. — Б. 48 б..
  8. Алтын әтәч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап) / рәсемле. — 2. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н. Харитонов матбагасы, 1909 ел. — Б. 18 б..
  9. Габдулла Тукаев шигырьләре. Беренче кыйсем = («Шигырь көтепханәсеннән» 3-нче дәфтәр). — 2. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (6 март). — Б. 48 б..
  10. Габдулла Тукаев шигырьләре. Икенче кыйсем = («Шигырь көтепханәсеннән» 4-нче дәфтәр). — 2. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (11 март). — Б. 48 б..
  11. Энҗе бөртекләре. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (26 март). — Б. 72 б..
  12. Яңа кыйраәт. Әдәбияттан дәреслек-хрестоматия. — 1. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (3 сентябрь). — Б. 72 б..
  13. Әдәбият = («Шигырь көтепханәсеннән» 10-нчы дәфтәр) / Г.Тукайның фотосурәте белән. — 1. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (27 октябрь). — Б. 30 б..
  14. Исемдә калганнар / Тукай рәсеме белән. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (12 ноябрь). — Б. 38 б..
  15. Балалар күңеле. Беренче җөзьә = Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасе. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1909 ел (23 ноябрь) [13]. — Б. 32 б..
  16. Күңелле сәхифәләр = («Мәктәп мөкафяте»ннән 4-нче китап). — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1910 ел (12 апрель). — Б. 16 б..
  17. Халык моңнары / җыючысы: Шүрәле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы, 1910 ел (29 ноябрь). — Б. 24 б..
  18. Халык әдәбияты. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1910 ел (20 июнь). — Б. 43.
  19. Әдәбият = (Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10-нчы дәфтәр). — 2. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, 1910 ел (9 июль). — Б. 30.
  20. Яңа кыйраәт. — үзгәртелгән, өстәлгән 2. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1910 ел (5 октябрь). — Б. 56.
  21. Балалар күңеле = Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Әдәбияттан хрестоматия.. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1910 ел (18 декабрь) [14]. — Б. 144.
  22. Күңел җимешләре. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1911 ел (26 март). — Б. 46.
  23. Мияубикә = «Мәктәп көтепханәсе»ннән 1-нче китап. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1911 ел (12 июнь). — Б. 144.
  24. Яшен ташлары. Беренче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1911 (1 август). — Б. 23.
  25. Балалар күңеле. Беренче кыйсем. — 2. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1911 ел (23 ноябрь). — Б. 32.
  26. Яшен ташлары. Икенче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел. — Б. 24.
  27. Балалар күңеле. Икенче кыйсем. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел (11 февраль). — Б. 32.
  28. Яшен ташлары. Беренче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — 2. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел. — Б. 23.
  29. Сабитның укырга өйрәнүе [15]. — Казан: И.Н.Харитонов типографиясе, 1912 ел (17 май). — Б. 8.
  30. Халык моңнары / җыючысы: Шүрәле. — 2. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1912 ел (25 май). — Б. 24 б..
  31. Халык әдәбияты / җыючысы: Шүрәле. — 2. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, «Өмид» матбагасы, 1912 ел (25 май). — Б. 38 б..
  32. Җан азыклары [16]. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, Л.П.Антонов матбагасы, 1912 ел (30 декабрь). — Б. 48 б..

Габдулла Тукай истәлеге

Габдулла Тукай мәйданы станциясендә мозаика

Габдулла Тукай истәлегенә күп объектлар, әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен йөртә. Шуларның арасында:

Тукайга һәйкәлләр

Тукайга һәйкәлләр Казанда (Тукай скверында һәм опера-балет театр янында), Чаллыда, Түбән Камада, Питырбурда, Мәскәүдә, Җаекта, Әнкарада (Төркия) бар.

Әдәби әсәрләр

  • «Тукай» романы — Әхмәт Фәйзи
  • «Кечкенә Апуш» повесте — Әхмәт Фәйзи
  • «Тукай турында хикәяләр» (җыентык) — Ибраһим Нуруллин
  • «Тукай Петербургта» — Ибраһим Нуруллин
  • Башка әдипләрнең күпсанлы пьеса, шигырь, хикәяләре.

Тукай музыкада

Тукай театрда [19]

Габдулла Тукай бүген

Тукай имзасы

Бөек шагыйрь туган көне — 26 апрель — Татарстанда туган тел көне буларак игълан ителде. Шул көнне, Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында мәдәни чаралар үтәләр.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Викиөзек эчендә Габдулла Тукай темасы буенча бит бар

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 Татарстан Республикасы Милли китапханәсе — 1865.
  2. 2,0 2,1 2,2 Тукай Габдулла // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/241.pdf
  4. http://kazanutlary.ru/wp-content/uploads/2017/09/2000_10.pdf
  5. Тукайга кадәр әлеге шигырьне Касыйм Биккулов «Нәмүнәи тәрәккый» (1904) җыентыгында тәрҗемә итеп бастырган була.
  6. Санау өчен Габдулла Тукайның 19551956 елда Г. Халит ред. чыккан 4 томлыгы файдаланылган
  7. М. Фридерих. Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы. К: ТКН, 2011, 104-105 б.ISBN 978-5-298-02085-5
  8. титул битендә ялгыш 1907 ел дип күрсәтелгән
  9. 9,0 9,1 тышлыкның 4 битендә Шәрәф типографиясе дип куелган
  10. титул битендә күрсәтелмәгән
  11. тышлыкта 1909 ел
  12. тышлыкта елы юк
  13. тышлыкта 1910 ел
  14. тышлыкта 1911 ел
  15. И.Н.Харитоновның «Татар әлифбасы»на кушымта
  16. Соңгы шигырЬ мәҗмугасе
  17. https://daryo.uz/2013/01/14/toshkentda-bazi-kocha-va-mahallalarning-nomi-ozgardi-toliq-royxat
  18. Выпуск журнала «Собратья по перу» («Kardeş Kalemler»). Казанның «Анадолу» төрек милли-мәдәни мохтарияте. Татарстан халыклары Ассамблеясы сайты (рус.)(тат.)(төр.)
  19. Халыкара театр көненә – “Тукай образы – сәхнәдә” кичәсе