Маҗарстан
Шигарь | Think Hungary more than expected |
---|---|
Башкала | Будапешт |
Халык саны | 9 599 744 (2023, демографик баланс, самое последнее значение) |
Нигезләнгән | декабрь 1000 |
Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
Рәсми тел | маҗар теле |
География | |
Мәйдан | 93,011.40 км² |
Координатлар | 47°N 19°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Тамаш Шуйок |
Хөкүмәт башлыгы | Виктор Орбан |
Икътисад | |
ТЭП | 181 848 миллион US$ (2021) |
Акча берәмлеге | Маҗарстан форинты |
Инфеләсә | 5.1% (2021) |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 8% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.35 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.846 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 70.67707 ел (1999)[4] |
Пенсия яше | 62.5 яшь |
Джини коэффициенты | 30.0 (2019)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | +36 |
ISO 3166-1 коды | HU |
ХОК коды | HUN |
Интернет домены | .hu |
Маҗарстан (маҗар. Magyarország) – Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. Австрия, Словакия, Украина, Румыния, Сербия, Хорватия һәм Словения белән чиктәш.
Этимологиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Русча венгр -Польшадан алынма: пол. węgier «венгр», (бор.-рус. ѹгринъ, укр. у́горець, сербск.-бор. слав. ѫгринъ, ѫгре
, серб. у̀гар, у̀гра, у̀грин, болг. унгарци, словен. vogǝr, vogrin, чех. uher, словак. uhor, пол. węgier, węgrzyn, литв. veñgras)[7].
Европа телләрендә лат. Ungari, Ungri, грек. Οὑγγρικός, Οὖγγροι, фр. hongrois, алман. Ungar(n), ингл. Hungarian(s), швед. ungrare. Әлеге экзоэтноним барысы да боронго болгардан килеп чыккан: on ogur - «ун өлеш (мөгезләр)». Башлангыч h- "Һуннар» тәэсире белән таркаладыр, мөгаен. Урта гасырларда Маҗарстанны Һуннар Патшалыгы дип озак атадылар, бу исем «Нибелунглар турында җыр» романда телгә алына.
Төрки телләрдә Маҗарстан исеме илнең төп халкының үз аталышынан маҗарлар (мадьяры) алынган.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дәүләт территориясе нигездә тигезлекләдән гыйбарәт. Дунай елгасының уң яры 150—200 м биеклектәге Дунантул тигезлеге һәм Урта Маҗар тауларының массивларыннан гыйбарәт. Дәүләтнең төньяк-көнбатышында Кече Урта Дунай түбәнлегенең көньяк өлеше (Кишалфөлд), төньяк-көнчыгышында Карпат тауларының итәкләре (иң биек ноктасы — Матра массивындагы Кекеш тавы, 1015 м), көнбатышта Альп тауларының итәкләре (500—800 м) урнашкан.
Файдалы казылмалар: боксит, күмер, нефть, табигый газ, уран, марганис, тимер мәгъдәннәре.
Климат— уртача континенталь. Уртача температура -2…-4°С (гыйнвар), +20…+22,5°С (июль). Еллык явымнар саны 450—900 мм. Көнбатышта корылыклар була. Явымнарның күбесе җәй башында һәм көздә ява.
Тауларда һәм үрле урыннарда соры урман һәм кәсле-карбонатлы туфраклар, Тиса һәм Дунай үзәннәрендә аллювиаль туфраклар. Алфөлддә уңдыршсыз тозлы туфраклар очрыйлар. Маҗарстан территориясенең якынча 20% урманнар белән капланган. Урманнар нигездә тауларда сакланып калганнар.
Хайваннардан куян, дала тычканы, йомран, төлке, керпе, кошлардан тургай. миләш чыпчыгы, тукран, ябалак бар. камышлыкларда су кошлары очрыйлар.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1956 елның (23 октябрь — 9 ноябрь) — Маҗарстан инкыйлабы.
- 1991 елның 19 июнь — Маҗарстаннан совет гаскәрләре чыгуы тәмамлана.
- 2004 елыннан Маҗарстан Европа берлегенә керә.
23 октября — 9 ноября
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Эре шәһәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәр | Маҗар исеме | Медье | Халык саны (2011) |
Будапешт | Budapest | Будапешт | 1 729 040 |
Дебрецен | Debrecen | Һайду-Биһар | 211 320 |
Мишкольц | Miskolc | Боршод-Абауй-Земплен | 167 754 |
Сегед | Szeged | Чонград | 168 048 |
Печ | Pécs | Баранья | 156 049 |
Дьёр | Győr | Дьёр-Мошон-Шопрон | 129 527 |
Ньиредьхаза | Nyíregyháza | Сабольч-Сатмар-Берег | 119 746 |
Кечкемет | Kecskemét | Бач-Кишкун | 111 411 |
Секешфеһервар | Székesfehérvár | Фейер | 100 570 |
Сомбатһей | Szombathely | Ваш | 78 884 |
Сольнок | Szolnok | Яс-Надькун-Сольнок | 72 953 |
Татабанья | Tatabánya | Комаром-Эстергом | 67 753 |
Капошвар | Kaposvár | Шомодь | 66 245 |
Бекешчаба | Békéscsaba | Бекеш | 62 050 |
Эрд | Érd | Пешт | 63 631 |
Веспрем | Veszprém | Веспрем | 61 721 |
Залаэгерсег | Zalaegerszeg | Зала | 59 499 |
Шопрон | Sopron | Дьёр-Мошон-Шопрон | 60 548 |
Эгер | Eger | Һевеш | 56 569 |
Надьканижа | Nagykanizsa | Зала | 49 026 |
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Маҗарстан 19 медьега бүленә:
|
|
Дәүләт корылышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Маҗарстан — демократик дәүләт. Гамәлдәге Конституцияск 2011 елның18 апрелендә кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Аның вәкаләт мөддәте — 5 ел. Канун чыгаручы органы — парламент — Дәүләт мәҗлесе. Аны халык гомуми тиң һәм яшерен тавыш бирү юлы белән 4 елга сайлый. Башкарма хакимият органы — Министрлар Шурасы, аның башында баш министр тора.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Маҗарстан уртача күләмле зур керемле икътисадка ия.[8] Ул Европа Берлеге икътисаднының бер өлеше булып тора. 1990-елларда, социалистик икътисадтан базар икътисадына күчү кысаларында Маҗарстан икътисады либирәлләштерүне кичергән. Маҗарстан — Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы әгъзасы (1995 елдан),[9] Бөтендөнья сәүдә оешмасы әгъзасы (1996 елдан)[10], Европа Берлеге әгъзасы (2004 елдан).
Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 7.1%, сәнәгать 29.7%, хезмәт күрсәтү тармагы 63.3%ны тәшкил итә. 2013 елгы мәгълүматларына күрә, Маҗарстан экспорты 93.01 миллиард долларын тәшкил итә[11]; төп партнерлар: Алмания (25.6%), Румыния (6.2%), Словакия (6.1%), Австрия (6.0%), Италия (4.8%), Франция (4.8%), Бөекбритания (4.2%), һәм башкалар.[12] Төп экспорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар (53.5%), башка эшләнмәләр (31.2%), ашамлыклар 8.7%, ягулык һәм электр энергиясе (3.9%), чимал (3.4%).
Маҗарстан экспорты 89.51 миллиард долларын тәшкил итә[11]; төп партнелар: Алмания (25.1%), Россия (8.8%), Кытай (7.4%), Австрия (7.1%), Словакия (5.6%), Польша (4.8%), Италия (4.5%), Нидерланд (4.2%) .[13] Төп импорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар (45.4%), башка эшләнмәләр (34.3%), ягулык һәм электр энергиясе (12.6%), ашамлыклар (5.3%), чимал (2.5%) (2012).
Төп икътисад тармаклары — тау эше, металлургия, төзелеш материаллары, азык-төлек, текстиль, химикатлар (күбесенчә фармацевтика), автотранспорт. Төп авыл хуҗалыгы культуралары — бодай, кукуруза, көнбагыш, бәрәңге, шикәр чөгендере.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Католиклар — 3,8 млн, кальвинистлар — 1,1 млн, лютераннар — 0,2 млн, яһүд дине тарафдарлары — 10 мең, башка диннәр вәкилләре — 167 мең (2011)[14]. Рәсми мәгълүматлар буенча, Маҗарстан халкының (9 684 мең кеше) 0,50 % ы (50 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[15].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ М. Фасмер. Этимологический словарь русского языка — М.: Прогресс, 1964—1973. — Т. 1—4.
- ↑ http://data.worldbank.org/about/country-and-lending-groups#High_income
- ↑ http://www.oecd.org/about/0,3347,en_33873108_33873438_1_1_1_1_1,00.html
- ↑ http://www.wto.org/english/thewto_e/countries_e/hungary_e.htm
- ↑ 11,0 11,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2009-06-10, retrieved 2015-09-12
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2018-02-12, retrieved 2015-09-12
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-08-06, retrieved 2015-09-12
- ↑ 2011 елгы халык санын алу нәтиҗәләре. Дин
- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк.
|