Эчтәлеккә күчү

Википедия:Яхшы мәкаләләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яхшы мәкаләләр latin yazuında])
(Wikipediä:Yaxşı mäqälälär битеннән юнәлтелде)
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Яхшы мәкаләләрпроектта катнашучылар уйлавынча, Татар Википедиясенең аеруча яхшы мәкаләләре. Яхшы мәкаләләр теманы ачуы һәм тулылыгы белән аерылып торалар. Әлегә алар, нинди дә булса сәбәпләр аркасында, сайланган мәкаләләр таләпләренә туры килмиләр, ләкин теләгән һәр кеше яхшы мәкаләләр өстендә эшләп аларны сайланган мәкалә дәрәҗәсенә кадәр җиткерә ала. Яхшы мәкаләләрнең битенең өске өлешендә уң якта кечкенә зәңгәр йолдыз табып була: Бүгенге көнгә татар Википедиясендә ярты ай саен яңа яхшы мәкалә сайлана.

Бу баш биттәге «Яхшы мәкалә…» бүлеге архивы. Бүгенге көндә 169 чыгарылыш әзерләнгән.

1  • 2  • 3  • 4  • 5  • 6  • 7  • 8  • 9  • 10  • 11  • 12  • 13  • 14  • 15  • 16  • 17  • 18  • 19  • 20  • 21  • 22  • 23  • 24  • 25  • 26  • 27  • 28  • 29  • 30  • 31  • 32  • 33  • 34  • 35  • 36  • 37  • 38  • 39  • 40  • 41  • 42  • 43  • 44  • 45  • 46  • 47  • 48  • 49  • 50  • 51  • 52  • 53  • 54  • 55  • 56  • 57  • 58  • 59  • 60  • 61  • 62  • 63  • 64  • 65  • 66  • 67  • 68  • 69  • 70  • 71  • 72  • 73  • 74  • 75  • 76  • 77  • 78  • 79  • 80  • 81  • 82  • 83  • 84  • 85  • 86  • 87  • 88  • 89  • 90  • 91  • 92  • 93  • 94  • 95  • 96  • 97  • 98  • 99  • 100  • 101  • 102  • 103  • 104  • 105  • 106  • 107  • 108  • 109  • 110  • 111  • 112  • 113  • 114  • 115  • 116  • 117  • 118  • 119  • 120  • 121  • 122  • 123  • 124  • 125  • 126  • 127  • 128  • 129  • 130  • 131  • 132  • 133  • 134  • 135  • 136  • 137  • 138  • 139  • 140  • 141  • 142  • 143  • 144  • 145  • 146  • 147  • 148  • 149  • 150  • 151  • 152  • 153  • 154  • 155  • 156  • 157  • 158  • 159  • 160  • 161  • 162  • 163  • 164  • 165  • 166  • 167  • 168  • 169  •

Воскресенское авылында чиркәү, 1893 елда үзгәртеп коруга кадәр

Воскресенское (тат. Воскресенски) — элеккеге авыл, хәзер — Казан составында аз катлы төзелешле бистә (торак массив). Воскресенское бистәсе Казанның Идел буе районы территориясендә, Урта Кабан күленең көнбатыш ярында, Ишкәкле спорт төрләре үзәге каршында урнашкан. Воскресенское авылының төньяк чиге бистә читеннән Кабан күле белән Техника урамы арасындагы 100 метрлы җир буйлап уза. Поселокның көнбатыш чиге башта Техника урамы буйлап бара, аннары сынык сызык белән аз катлы поселок төзелеше һәм җитештерү билгеләнешендәге территорияләр арасында уза, аларның бер өлешен 1 нче Тегү фабрикасы һәм Казан электротехника заводы (КЭТЗ) били.

Воскресенское авылының көньяк чиге Аркылы-Күпер һәм Авангард урамнары буйлап Урта Кабан күле ярына чыгып, күп катлы йортлар буйлап уза. Хәзерге вакытта Воскресенское бистәсе территориясе  Казан ҖЭҮ-1 территориясеннән килүче һәм Урта Кабан күленә коючы  агым белән үзара бүленгән ике өлештән тора. Бу агым суны читкә җибәрә торган канал булып тора, элек аңа җылылык электр үзәге эшләп чыгара торган  артык җылы су агызыла. Каналның төньякка таба Воскресенское авылы барлыкка килгән бистәнең тарихи өлеше урнашкан. Бистә XVII гасырдан бирле Воскресенское исеме астында билгеле, ул вакытта авыл статусы булган. Аның исеме биредә урнашкан чиркәү исеменнән килеп чыга.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Хезмәт Даны музее (рус. Музей Трудовой Славы нефтегазодобывающего управления Джалильнефть в пос. Джалиль Сармановского района Республики Татарстан) ― Татарстанның Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә ачылган мәдәният учреждениесе. Музей күренекле татар шагыйре, хәрби журналист, өлкән политрук, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906―1944) истәлеген мәңгеләштерү һәм аның рухи мирасын килер буыннарга җиткерү максатында оештырылган. «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе балансында. Муса Җәлил музее буларак 1964 елда Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенең 1нче мәктәбендә, мәктәп директоры Азат Исмәгыйлев башлангычы белән оештырыла. Музейның беренче экспонатларын «Ал канәфер» (рус. Алая гвоздика) клубы әгъзалары туплый. Укытучылар Рәидә Исмәгыйлева һәм Валентина Козырева җитәкчелегендә укучылар Муса Җәлилнең туганнары белән хат алышалар, шагыйрьнең туган ягы Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында булалар, Минзәләдә, Казанда музейларда булып кайталар. 1976 елда мәктәпнең Муса Җәлил музее бистәнең 1974 елда нигезләнгән Муса Җәлил исемендәге Техника йортына күчерелә.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Садыйковның әти-әнисенә Батырлык ордены тапшыру, 2012 ел

Данил Айдар улы Садыйков (1999 елның 12 декабре, Казан, Татарстан, Россия2012 елның 5 мае, Яр Чаллы, Татарстан, Россия) — Россия мәктәп укучысы, Батырлык ордены кавалеры (2012, үлгәннән соң).

2012 елның 5 маенда Данил Садыйков, әби-бабай Зоя Варламовна һәм Михаил Александрович Шишкиннарның хәлен белешергә килгәндә, Энтузиастлар бульварына аңа бүләк ителгән велосипедта йөрергә китә. Көндезге сәгать 2 була, эссе һава тора һәм балалар фонтан аша пластик шешә ыргыттып уйныйлар. Күпмедер вакыттан соң шешә су насосының саклагыч рәшәткәсенә төшә. 9 яшьлек Андрей Чурбанов уенчыкны табып алмакчы була. Фонтанда су дәрәҗәсе 20 сантиметр тәшкил иткән. Андрей фонтанга кереп анда электр тогына бәрелә һәм суга егылып төшә. Малай үзен начар хис итә башлый, ул фонтан төбендә ята һәм баса алмый, әмма иптәшләре ул юләрләнә дип уйлыйлар. Тиздән тирә-юньгә кешеләр җыела башлый, паника башлана.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Хатыны Сарасвати Дэви белән Брахма.

Брахма (санскрит телендә: ब्रह्मा, IAST: Brahmā) — ул Һинд динендә барлыкка китерүче Ходай. Ул шулай ук Сваямбху (үзеннән туган) яки Вишну Ходаеның барлыкка китерүче аспекты буларак мәгълүм, Vāgīśa (Сөйләм Ходае), һәм дүрт Веданың барлыкка китерүчесе, һәрберсе аның авызларының берсеннән. Брахма Сарасвати Дэвиның ире һәм дүрт Кумарларның: Нараданың, Дакшаның, Маричиның һәм күп башкаларның атасы булып тора.

Брахма кайвакыт Ведик Ходай Праджапати белән ассоциацияләнә, ул шулай ук Веданатха (Ведалар Ходае), Гьянешвар (Белем Ходае), Чатурмукха (Дүрт Йөзле) Сваямбху (Үзеннән туган), Брахманараяна (ярым Брахма һәм ярым Вишну) буларак мәгълүм, һ.б., шулай ук ул Камага һәм Хираньягарбхага бәйле (Галәми йомырка). Ул күбрәк пост-Ведик Һинду эпосларында искә алына һәм Пурана риваятьләрендә. Эпосларда ул Пуруша белән берләштерелә. Гәрчә Брахма Брахма-Вишну-Шива Тримуртисының өлеше булса да, борынгы Һинду эпосларында башка Ходай һәм Алиһәләр өчлекләре искә алына, аларда Брахма булмаганнары да бар.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр


«Дөнья» галәм станциясе бортында булган Тере Әхлак китапларының берсе («Община»).

Ре́рих хәрәкәте (рус телендә: Рерихи́зм, Рерихиа́нство, Ре́риховское движе́ние) — нигезе булып Николай һәм Елена Рерихларның Агни Йога (тере әхлак) дини-фәлсәфи тәгълимат булган яңа дини хәрәкәт. Хәрәкәт төгәл итеп оештырылган корылмага ия түгел һәм үзенә мәдәният белеме һәм гуманистик-дөнья карашыннан дини-мистик һәм мистик-оккультка кадәр берничә төрле юнәлешне кертә. Тере әхлакның кайбер тарафдарлары хәрәкәтнең дини буларак төркемләштерелүен инкарь итә.

XIX ел ахырында һәм XX гасыр башында әһәмиятле дини-фәлсәфи һәм мәдәни күренеш булып теософия булып киткән — синкретик дини-мистик тәгълимат һәм оккульт хәрәкәт, аның инициаторы булып Елена Блаватская һәм аның тарафдарлары булган. Дөньяга карашларына зур йогынтыны традицион Көнчыгыш дини-фәлсәфи концепцияләр, беренче чиратта Рамакришна һәм Вивекананда тасвирламасында һәм шулай ук Көнчыгышта зур әһәмият бирелә торган Бхагавад Гита һәм Ламрим Ченмо кебек текстлар ясаган Николай һәм Елена Рерихлар, алар бу яңа тәгълиматның фикерләре белән мавыккан булган. Аларны аның дини һәм фәлсәфи ягы гына түгел, ә шулай ук теософ фикеренең шигъри һәм әхлакый нәтиҗәләре җәлеп иткән. Соңыннан алар тарафыннан теософиянең үз доктриналь юрамасы — Агни Йога (Тере әхлак) барлыкка китерелгән булган.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Катһа Упанишаданың 1.1.1 дән 1.1.3-кә кадәр шигырьләрен күрсәтүче кулъязма бите, Кришна Яджурведа (Санскрит, Дэванагари язуы)

Катха Упанишада (санскрит телендә: कठोपनिषद् яки कठ उपनिषद्) (Kaṭhopaniṣad) ул мукһйя (беренчел) Упанишадаларның берсе, ул Кришна Яджурведа «Катха» мәктәбенең соңгы сигез секциясенә кертелгән. Ул шулай ук Катхака Упанишада буларак мәгълүм һәм 108 Упанишадаларның Муктика канонында 3 номер астында килә. Катха Упанишада ике бүлектән (Адһьяя) тора, һәрберсе өч секциягә (Валлис) бүленгән. Беренче Адһьяя икенчесеннән борынгырак дип таныла. Упанишада ул Олы Хәким Ваджасравасаның улы — кечкенә малай Начикетаның риваять кыйссасы; малай Яма Раджны очрата (Һинд дине үлем Илаһы). Аларның әңгәмәсе кеше табигате, белем, Атман (Җан, Үз) һәм мокша (азат ителү) турында әңгәмәгә эволюцияли.

Катха Упанишаданың хронологиясе ачык түгел һәм бәхәсле, Буддачылык галимнәре ул иртә Буддачылык текстларыннан соң (безнең эрага кадәр бишенче гасыр) тезелгән булган дип раслыйлар, һәм Һинд дине галимнәре раслаганча ул безнең эраның 1-енче меңьеллыкның 1-енче өлешендә яки иртә Буддачылык текстларына кадәр тезелгән булуга охшаш дип раслыйлар. Катхака Упанишада ул борынгы Веданта суб-мәктәпләренең әһәмиятле борынгы Санскрит корпусы булып тора, һәм төрле Һинд дине мәктәпләренең йогынты ясый торган Шрутисы булып тора. Биредә расланганча «Атман (Җан, Үз) бар», ул «Үзеңне белүгә омтылуга, ул Иң Олы Балкыш» концпепцияне өйрәтә, һәм бу сораулар турында Һинд диненең башка Упанишадалары кебек өйрәтә.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Аюрведа тарихи тамырлары Һиндстан субконтинентында булган медицина системасы. Аюрведа йолаларыннан алынган глобальләшкән һәм заманчалаштырылган практикалар өстәмә яки альтернатив медицинаның тибы булып тора. Һиндстаннан тыш илләрдә Аюрведа терапиясе һәм практикалары гомуми сәламәтлек кулланылышларына кертелгән һәм кайбер очракларда медицина кулланылышына.

Төп классик Аюрведа текстлары медицина белемнәренең Ходайлардан бөек акыл ияләренә тапшырылуы турындагы мәгълүматлар белән башлана, ә аннна соң кеше табибларына. «Сушрута Самхитада» Сушрута язганча, Һинд диненең Аюрведа Ходае, Дханвантари, үзе Варанаси патшасы инкарнациясен алып табиблар төркеменә медицинаны өйрәткән, шул исәптән Сушрутага да. Аюрведа терапиясе төрле булган һәм ике меңнән артык вакытта эволюция ясаган. Терапия гадәттә катлаулы үлән катнашмалары, минераллар һәм металл матдәләргә нигезләнгән (мөгаен иртә Һинд алхимиясе яки «раса шастра» тәэсире астында). Борынгы Аюрведа текстлары шулай ук хирургик техникаларга да өйрәткән, мәсәлән, ринопластия, бөерләрдән таш чыгару, тегү урыннары һәм чит объектларны чыгару.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
«Тантана» премиясенең логотибы
«Тантана» премиясенең логотибы

«Тантана» премиясе («Тантана» театр премиясе, рус. театральная премия «Триумф») — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе, дәүләт бүләге. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.

2011 елда ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстанда театр сәнгате өлкәсендә актерларның иҗат уңышларын һәм җәмәгатьчелек казанышларын бәяләү өчен гамәлгә куелган. Элеккерәк елларда «Тантана» — Камал театры премиясе булса, 2011 елдан дәүләт премиясе дәрәҗәсенә күтәрелә. Премия булдыруның максаты – актер һөнәре абруен күтәрү, республикада бердәм театр киңлеген булдыру һәм актерларның профессиональ эшчәнлеген камилләштерү. Һәр елны тантаналы чара Халыкара театр көнендә – 27 мартта уздырыла. Премияне тапшыру Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза. Лауреатларны мәдәният министры раслаган комиссия билгели. Премияне, кагыйдә буларак, ТР мәдәният министры тапшыра. Премиягә намзәтләр саны чикләнми, һәр театр берничә актерны (төркемне) намзәтлеккә тәкъдим итә ала яки бер үк актерны берничә номинациягә намзәт итеп күрсәтә ала.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Чатыр-Тау

Азнакай районы (рус. Азнакаевский район) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район). Республиканың көньяк-көнчыгышында урнаша. 2020 ел башына районда 60 129 кеше яши. Шуларның 42 647 се — шәһәр, 17 482 се — авыл халкы.

1931 елның 30 октябрендә барлыкка килә, 1963 елның 1 февралендә территориясе Әлмәт районына бирелә һәм район бетерелә. 1965 елның 12 гыйнварында ТАССР составында административ берәмлек буларак кабат торгызыла. Районның сәнәгать предприятиеләре күбесенчә административ үзәктә — Азнакай шәһәрендә урнаша. Монда машина җитештерү һәм металл эшкәртү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, нефть-газ комплексы предприятиеләре эшли. Район территориясендә Ромашкино нефть ятмасының Азнакай мәйданы урнашкан. Азнакай районында Татарстанның иң югары ноктасы — Чатыр-Тау (диңгез өсте биеклегеннән 321,7 м), ул шундый ук исемле табигать тыюлыгында урнашкан.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

«Адмира́л» сәүдә үзәгендә янгын 2015 елның 11 мартында Казанда була. Утка биш балллы шкалада дүртенче авырлык саны бирелде. Янгын нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак булды, 70 тән артык кеше зыян күрә. 2015 елның 11 мартында 12: 55 (UTC+3) 112 системасы буенча коткаручыга Казанның Киров районындагы «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын турында хәбәр килә. Ут 4 мең квадрат метрга якын мәйданда тарала.

Бинадан 650-дән артык кеше эвакуацияләнә. Кайбер эшкуарлар, эвакуациягә карамастан, үз товарларын саклап калырга тырышалар. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 305 кеше һәм 76 берәмлек техника җәлеп ителгән (шул исәптән Россия ГТХМ нан — 194 кеше һәм 42 берәмлек техника). Янгынны сүндерү өчен шулай ук янгын поезды һәм өч Ми-8 вертолеты< җәлеп ителә. 21:30 сәгатьтә ачык янгын сүндерелә. Янгын нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак була, 70 тән артык тән җәрәхәтләре ала. Һәлак булучылар арасында-9 чит ил гражданы. 13 зыян күрүченең гәүдәләре өемнәрне чистарту барышында табыла, дүрт кеше хастаханәдә үлә, тагын ике кеше хәбәрсез югала. Соңрак, югалганнар үлгән дип таныла.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Жан-Батист Жозеф Фурье (фр. Jean-Baptiste Joseph Fourier) — француз математигы һәм физигы. Жан-Батист Жозеф Фурье тегүче гаиләсендә 15 баланың 12нчесе булып (әтисенең икенче никахында 9 нчы бала) дөньга килә. Аның әтисе чыгышы буенча Лотарингиядәге кечкенә шәһәрчектә кибетче гаиләсеннән. XVI—XVI гасырларда Жан-Батист Жозеф Фурьенең икетуган бабасы Пьер Фурье контрреформациядә танылган фигураларның берсе була. Аның әнисе Эдме 1777 елда вафат була. Ул вакытта Фурьега 9 яшь булган. Шул ук елны әтисе дә вафат була. Чиркәү музыканты җитәкчелек иткән үзенең мәктәбендә Фурье француз һәм латин телләрен өйрәнү буенча үзенең уңышларын күрсәтә. 12 яшендә Осер епискобы ярдәме белән Фурьены бенедиктиннар монастыре каршындагы хәрби мәктәпкә урнаштыралар. 13 яшьтә Фурье математика белән кызыксына, ә 14 яшендә инде ул Безуның 6 томлык «Математика курсын» үзләштерә. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Нади башлангыч мәктәбе Фиджи Һинду җәмәгате тарафыннан 1968 елда нигезләнгән.

Фиджида һинд дине тарафдарлары булып беренче чиратта Һиндо-фиджилеләр тора, алар колониаль шикәр плантацияләрдә арзан хезмәткәрләр буларак Фиджига британиялеләр тарафыннан китерелгән ялланган эшчеләрнең токымы. Һинд дине тарафдарлары Һиндстан мөселманнары, христианнары һәм сикхлары белән Фиджига 1879 елдан 1920 елга кадәр килә башлаганнар, ул вакытта Британия коллыкка охшаш индентура системасын бетергән. Кайбер Һиндо-фиджилеләр 1920 һәм 1930 елларда килә башлаганнар. Фиджида кешеләрне Һиндо-фиджилеләр санына алар үзләренең килеп чыгышын Һинд субконтинентынан, ә мәҗбүри Һиндстаннан түгел икәнен белсәләр кертәләр. Шулай да, Фиджида Һинд дине тарафдарларының күбесе Һиндстаннан килеп чыккан.

Фиджиның 1976 елгы Халык Санын алу буенча, аның халкының 40%-ы Һинд дине тарафдарлары булган. 1980 еллар ахырыннан 2000 еллар башына кадәр, Фиджида берничә борылыш һәм җәмәгать фетнәсе булган, һәм Һинд дине тарафдарлары эзәрлекләнгән булган. Күп фиджиле һинд дине тарафдарлары башка илләргә күчкән. 2004 елда Фиджилыларның 261 000-е Һинд дине тарафдарлары булган дип фараз ителә (аның 775 000 халкының 33%-ы). Фиджида Һинду җәмәгате күп һинд дине гыйбадәтханәләре, мәктәпләре һәм җәмәгать үзәкләре төзегән. Дивали аларның елның баш фестивале.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Әстерханда Һинд дине гыйбадәтханәсендә XVII гасырда, Арати хезмәт итүен күрсәтүче гравюра

Һинд дине беренче мәртәбә Россияга XVI гасырда һинд диндәге сәүдәгәрләр белән бергә килгән. XVII гасырда Әстерханда һиндлеләр өй алды барлыкка килгән, аның территориясендә Һинд дине гыйбадәтханәсе булган. Һиндлеләргә Һинд дине традицияләре һәм йолалары буенча дини йолаларны рөхсәт ителгән, патша хәзинәсеннән аларга ссудалар бирелгән, алар зур булмаган оброк түләгәннәр һәм башка салымнардан азат ителгәннәр, нинди булса да хәрби бурычтан азат ителгән булганнар һ.б.

1788 елда беренче мәртәбә рус телендә «Бхагавадгита» чыга — бу индуизм фәлсәфәсенең нигез текстларның берсе. Соңыннан «Бхагаватгита» белән кызыксыну арткан — аның 5-тән артык тәрҗемәсе нәшер ителгән. Һинд эпослары «Махабхарата» (аның өлеше булып «Бхагавадгита» торган) һәм «Рамаяна» XVIIXX гасырларның рус гимназияләре тарихына кергән.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Ак мәчет (рус. Ак-мечеть), Чиләбе шәһәренең 129нчы Җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть №129 г. Челябинска) ― Чиләбе өлкәсе административ үзәге Чиләбе шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында. Архитектура һәйкәле (җирле әһәмияттәге һәйкәл). 1870―1880 елларда Азия урамында (хәзерге Елькин урамы) күпләп яшәгән татарлар һәм башкортлар хисабына Чиләбе мөселман җәмгыятенең шактый артуы сәбәпле (мөселманнар саны 1863 елдан 1894 елга кадәр 5 тапкыр арткан), шәһәрдә җәмигъ мәчетен төзүгә һәм мулла билгеләүгә ихтыяҗ туа. 1883 елның 30 мартында Чиләбе мөселманнары М. М. Сәлимовны имам вазифасына раслау турында үтенеч бирә. 1884 елның 30 апрелендә 143 кеше булган мөселман җәмгыяте шәһәрдә 300 дән ким булмаган мөстәкыйль мәхәлләсе булган Җәмигъ мәчетен төзүгә рөхсәт сорый.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Самар җәмигъ мәчете (рус. Самарская соборная мечеть) ― Самар өлкәсе административ үзәге Самар шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Самар өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында. Самар җәмигъ мәчете ― Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе.

Самарда мәчет төзү өчен яраклы урынны озак билгели алмыйлар. Ул вакытта мәчетне Зубчаниновкада да, Партизан урамында да урнаштыру вариантлары карала. 1989 елның 17 сентябрендә Партизан һәм Борская урамнары кисешкән урында булачак мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы була. Тиздән әлеге мәйданчыкның Җәмигъ мәчете статусын күздә тоткан мондый масштабтагы уникаль мәдәни корылма төзү өчен бик үк туры килмәве ачыклана. Җәмигъ мәчете проектын Самара архитекторы Рәсим Вальшин эшли. Проект нигезендә, мәчет 3600 квадрат метр мәйдан биләячәк, манарасы белән бергә 4 катлы мәчет бинасының биеклеге 67 метрга җитәргә тиеш була

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
РМДН урнашкан бина. Беренче Крутицкий тыкрыгы, 5 — 2

Россия мөселманнары Диния нәзарәте, яки Россия мөселманнары Дини җыены (рус. Централизованная религиозная организация Духовное собрание мусульман России, ДСМР) — үзәкләштерелгән дини оешма. Россия Федерациясе төбәкләрендә теркәлү узган мөселманнарның җирле һәм төбәк дини оешмаларының бер өлешен берләштерә. 2016 елдан җитәкчесе — мөфти Альбир Крганов.

2016 елда Россиядә өч «төп гомумроссия» мөфтияте эшли: мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (Уфа), шулай ук мөфти Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы (1996 елда оешкан). Төрле вакытта Россиядә тагын бер «гомумроссия» мөфтияте булдыру омтылышлары күзәтелә. 2016 ел ахырында Мәскәүдә 10 төбәк мөфтияте вәкилләре катнашында «Россия мөселманнарының Диния нәзарәте» дини оешмасының беренче утырышы уза. Оештыручылар — Себер мөселманнарының Диния нәзарәте — Омск мөфтияте, Мәскәү шәһәре һәм Үзәк регион мөселманнарының Диния нәзарәте — Мәскәү мөфтияте, Чуваш Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте. Оештыручылар составына Томск өлкәсе һәм Чуашстан мөселманнарының кайбер җирле дини оешмалары да кергән.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Зиннәтулла Гыйззәтуллин, Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин (1924 елның 7 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Спас кантоны, Апак2022 елның 30 апреле, РФ, Татарстан, Спас районы, Иске Рәҗәп) ― Бөек Ватан сугышы ветераны, запастагы капитан, Татарстанның атказанган укытучысы (2002), РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1970), мәктәптә 60 ел тарих укытучысы, завуч, директор булып эшләгән педагог, мәктәп музее директоры, 1965 елдан Иске Рәҗәп авылы ветераннар советы рәисе.

1924 елның 7 ноябрендә Татарстан АССР Спас кантоны (хәзерге Әлки районы) Апак авылында туган. Бик иртә ятим калган: башта әтисе, биш яшендә әнисе вафат булган. Бер ел бабасында, өч ай балалар йортларында (Казан, Чистай, Алексеевск) яшәгән. Юеш Көрнәле авылында беренче һәм икенче сыйныфларны, туган авылында 3нче сыйныфны тәмамлаган. Ятимнәрне тәрбиягә туганнарына (хәтта еракларына да) бирергә мәҗбүр итүче Хөкүмәт карары чыккач, 1935 елдан унөч яшьлек Зиннәтулланы Иске Рәҗәптә яшәүче әнисенең өлкән апасы Мәрьям апасы үз янына алган. 7 классны тәмамлагач, өлкән классларда укуын дәвам итү белән бергә мәктәптә китапханәче һәм өлкән пионервожатый булып та эшләгән.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Һинд динендә Ганга елгасы изге (бхакти) дип санала һәм шәхес буларак Ганга (Gaṅgā) Алиһәсе буларак чагыла. Һинд дине тарафдарлары аңа табыналар, алар елгада коену барлык гөнаһларны бетерә һәм мокша (яшәү һәм үлем циклыннан азат ителүне) җайлаштыра һәм Ганганың суы бик чиста дип ышаналар. Дини сәфәр кылучылар туганнарының көлләрен Гангага сибәләр, бу аларның рухларын мокшага якынайта дип санала.

Ганга ярлары буенда берничә урын Һинд дине тарафдарлары өчен изге дип санала, болар арасында Ганготри, Хардвар, Аллаһабад, Варанаси һәм Колкатада Калигат Кали Гыйбадәтханәсе. Таиландта Лой Кратонг фестивале вакытында, яхшы бәхет һәм гөнаһларны (негатив нәтиҗәләргә китерә торган әхлакый каноннарны бозып тискәре карма барлыкка китерә торган гамәлләр, Санскрит телендә:папа) юу өчен Гаутама Будда һәм Ганга Алиһәне олылап сулыкларга шәмнәр белән салчыклар җибәрелә.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Шри Ланкада күпчелек Һинд дине тарафдарлары Шиваитлар.

Шри Ланкада Һинд диненең озын традицияләре бар. Һинд дине тарафдарлары хәзерге вакытта халыкның 12,60%-ын тәшкил итә, күбесенчә алар Шри Ланка Тамиллары, шуннан кала Синдхлар, Телугулар һәм Малаялилар кебек Һиндстаннан һәм Пакистаннан кечкенә иммигрант җәмәгатьләре. 1915 ел халык санын алу мәгълүматлары буенча алар халыкның 25%-ын тәшкил иткән бу сан Британлылар алып килгән ялланган эшчеләрне дә кертә. Ассимиляция һәм эмиграция булганга күрә (бәйсезлектән соң 1 миллионнан артык Тамил илдән киткән), хәзер алар һаман кечкенә азчылык. Һинд дине Төньяк-Көнчыгыш Провинциядә доминант, анда Тамил кешеләрнең әһәмияткә зур саны яши. Һинд дине тарафдарлары шулай ук үзәк төбәкләрдә бар (анда Һинд дине тарафдарлары күп яши һәм шулай ук башкала Коломбода. 2012 хөкүмәт халык санын алу буенча Шри Ланкада 2 554 606 Һинд дине тарафдары булган. Шри Ланка Гражданнар Сугышыннан соң күп Тамиллар башка илләргә күчкәннәр. Чит илләрдә динне һәм мәдәниятне тәэмин итү өчен Шри Ланка Тамиллары Диаспорасы төзегән Һинд дине гыйбадәтханәләре бар.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Радиацион куркынычның яңа билгесе, 2007 елдан

Ионлаштыручы нурланыш (еш кына төгәл булмаган термин радиация сүзе кулланыла) — матдәне ионлаштырырлык фотоннар, элементар кисәкчекләр яки атом төшләре агымнары. Күренмә яктылык яки ультрашәмәхә нурланыш та кайбер очракларда мәтдәне ионлаштыра алалар, ләкин ионлаштыручы нурланышка карамаган. Кече энергияле инфракызыл һәм радио нурланышлар атомнар һәм молекулалар ионлаштыра алмый. 1860 елларда катод нурлары (югары энергияле электрон агымнары) ачылган, аларга ионлаштырырлык үзлекләргә хас була. 1865 елда Рөнтген югары энергияле электромагнит нурларын ача, ә 1896 елда Аңри Беккерель уран чыгарган гамма-нурланыш таба.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Кытай Буддачылык гыйбадәтханәсендә Дазизайтиан сыны.

Индуизм дине Кытайда азчылык тарафыннан тотыла. Дин үзе хәзерге кыйтга Кытайда бик чикләнгән таралышлы, ләкин археологик дәлилләр Индуизмның урта гасыр Кытайда барлыгын тәкъдим итә. Һинду тәэсирләре шулай ук илгә тарихы дәвамында Буддизм таралышы буенча сеңгән. Ведик традицияләрдән килеп чыккан йога һәм медитация кебек гамәлләр шулай ук Кытайда киң таралган. Һинду җәмәгате, бигрәк тә Айяволе һәм Маниграмам Көньяк Һиндстанның сәүдә гильдияләре аша көньяк Кытайда чәчәк аткан. Һинду мотивлары һәм гыйбадәтханәләре дәлилләре, мәсәлән Кайюан гыйбадәтханәсе Цюанджоу, көньяк-көнчыгыш Кытайның Фуцзян провинциясендә табылырга дәвам итә. Һоң Конгта кечкенә Һинду иммигрант эшчеләре җәмәгате бар. Борынгы Кытай диненә Индуизмның тәэсиренең кайбер мисалларына "алты мәктәп" яки "алты доктрина" керә һәм шулай ук Йога, ступаларның кулланышы (соңрак алар Көнчыгыш Азиядә пагода булган). Шулай да, Кытайда, Буддизм һәм Конфуцианизмнан аермалы буларак Индуизм беркайчан да зур популярлык казанмаган. Кытайда кечкенә Һинду җәмәгате булган, күбесенчә көньяк-көнчыгыш Кытайда урнашкан. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Мишон — ул чам халкының Һиндләшкән патшалыгы Чампа патшалары тарафыннан 4-енче һәм 14-енче гасыр уртасында төзелгән үзәк Вьетнамда калдырылган һәм өлешчә хәрабә хәлендә Һинду гыйбадәтханәләре кластеры. Гыйбадәтханәләр Шива Ходаена табынуга багышланган, ул төрле асаба исемнәреннән мәгълүм, аларның иң әһәмиятлесе Бхадрешвара. Мишон Дуй Пһу авылы янында урнашкан, ул Үзәк Вьетнамда Куанг Нам провинциясендә Дуй Сюен административ районында, Да Нангтан 69 км көньяк-көнбатышта һәм тарихи Чампа башкаласы Тра Кьеудан якынча 10 км да. Гыйбадәтханәләр ике тау сырты белән уратылган якынча ике километр киңлегендәге үзәндә урнашкан..
↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Ислам агымнарының Африкадагы таралышы

Африкада исламАфрика кыйтгасында Исламның таралышы һәм бүгенге хәле. Мөхәммәт пәйгамбәр китергән дини тәгълимат VII гасыр башында ук Гарәп ярымутравы белән чикләнмичә, беренче яңа кыйтга буларак Африкага тарала.

Дөньядагы мөселман халкының 1/3 е диярлек шушы кыйтгада яши. Африкадагы мөселманнарның күпчелеге ― сөнниләр, сөнни берләшмәләрнең күпчелеге арасында өстенлек итүче хокук мәктәбе булып Мәлики мәзһәбе тора, шул ук вакытта төрле җирләрдә Шәфигый һәм Хәнәфи мәзһәбе дә популяр.

Африкада ислам даими рәвештә социаль, икътисади һәм сәяси шартлар йогынтысында үзгәреп тора; гадәттә, җирле мәдәниятенә яраклаша һәм диннең яңа формалары барлыкка килә. 2002 ел мәгълүматлары буенча, мөселманнар Африка халкының 45% ын тәшкил итә.
↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Георгий Михайлович Кантор (20 июнь, 1930 — 8 март, 2013) — совет, Россия һәм Израиль лекторы, музыколог, музыка тарихчысы, язучы, журналист. Россия Федерациясенең Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе.

Георгий Михайлович Кантор Советлар Союзының күп шәһәрләрендә һәм бөтен Татарстанда чыгыш ясый, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының концерт программаларын алдан эшли, оркестрның балалар музыкаль абонементлары алып бара. Татарстанның күп кенә шәһәр һәм район үзәкләрендә концерт бригадалары белән була, анда лектор сәнгатенең жанрларын тулысынча тәкъдим итә. Ул шулай ук телевидениедә чыгыш ясый. Моннан тыш, Георгий Михайлович 1979 елда оешканнан бирле «Вечерняя Казань» газетасы һәм иң ирекле штат авторларының берсе буларак «Kазанские ведомости» газетасы белән хезмәттәшлек итә, шәһәрнең күп санлы музыкаль вакыйгалар белән укучыларны таныштыра һәм тиешле аңлатмалар урнаштыра.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Стефания Туркевич, Стефания Иван кызы Туркевич-Лукиянович (укр. Стефанія Іванівна Туркевич-Лукіянович, 1898 елның 25 апреле, Австро-Венгрия, Лемберг (хәзерге Львов, Украина) — 1977 елның 8 апреле, Бөекбритания, Кембридж) — украин милләтеннән композитор, педагог, пианистка, музыка белгече. 1898 елның 25 апрелендә Австро-Венгриянең Лемберг (хәзерге Львов, Украина) шәһәрендә рухани гаиләсендә туган. Львовта бертуган Василиянокларның шәхси хатын-кызлар гимназиясен тәмамлаган. Фортепианода уйнарга башта пианист әнисеннән, аннары Львов югары музыка институтында (2007 елдан Николай Лысенко исемендәге Львов милли музыка академиясе, Львівська національна музична академія імені Миколи Лисенка) композитор Василий Барвинскийдан, 1914—1916 елларда Венада өйрәнә.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

«Нур» яки Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәчет ― Татарстанның Зәй шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе.

ТР МДН карамагындагы Зәй мөселман дини җәмгыяте җаваплылыгындагы оешма. 1990 елда нигез салына, 1993 ― ярымай урнаштырыла, 1994 ― ачыла, 1996 елның 28 апреленнән татар дин әһеле, тарихчы, язучы (1768―1838) исемен йөртә.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Вишну иконографиясе (ингл. Vishnu iconography, Iconography of Vaishnava Images) — Һинд диненең Вишну ходае һәм аның чагылышларын (аватарларын) сурәтләү кагыйдәсе һәм аларны өйрәнү системасы. Вишну кеше кыяфәтендә сурәтләнә. Раббы кеше кыяфәтен кешелеккә мәрхәмәтлелек аркасында ала. Башка очракта кеше аңлый да, сабакларына иярә алмас иде.

Махабхарата тасвирлаганча, Арджуна теләге аркасында Кришна аның алдында үзенең галәми формасы Вишварупаны күрсәтә, тик Арджуна аны күрүгә чыдый алмый.

Шуңа күрә Үлемсез кеше кыяфәтендә итеп уйланырга тиеш.
Парама Самхита, 3:6.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Халыкара галәми станция күренеше

Космик очыш йә галәми очыш дип космос буйлап сәяхәт итү атала.

Планетаның атмосферасыннан читтә космос киңлекләрен автоматик һәм идарә ителгән космик аппаратлар ярдәмендә тикшерү белән космонавтика шөгыйльләнә.

Җир белән космос арасында төгәл чикләр юк, Халыкара авиация федерациясе ул чикне шартлы рәвештә Җир өслегеннән 100 км биеклек дип билгеләде. Бу биеклектә очу өчен беренче космик тизлеккә ия булырга кирәк, очыш аэродинамик булудан туктап орбиталь буларак дәвам итә.

Җирнең беренче ясалма иярчене космоска 1957 елның 4 октябрендә очыртыла.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Попов исмендәге Технопарк бинасы, Иннополис

«Иннопо́лис» МИЗ — Татарстан Республикасында шул ук исемдәге шәһәр территориясендә техник һәм инновацион типтагы махсус икътисади зона (МИЗ). Ул Россия Хөкүмәте карары белән 2012 елның 1 ноябрендә төбәктә инвестицияләр җәлеп итү һәм IT-технологияләрне үстерү өчен төзелгән. МИЗ резидентларга һәм партнерларга салым һәм таможня ташламалары, страховка взнослары һәм башка өстенлекләр бирү хокукын тәкъдим итә. МИЗ мәйданчыкларының гомуми мәйданы 311 гектар, алар Татарстанның Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнарында урнашкан. 2020 елга 109 компания «Иннополис» МИЗ резиденты статусына ия, 26-сы партнер, 50 — стартап статусын алган.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Ике нейтрон йолдыз фәза-вакытны үзгәртә (шадраландыра)

Гравитацион дулкын — күпчелек тартым теорияләрендә гравитацион тәэсир итешүдә катнашучы, алмаш тизләнешле хәрәкәт итүче җисемнәр тарафыннан булдырыла торган гравитация дулкыны. Бу дулкын гравитация чыганагыннан өзелеп китә, фәзада ирек итеп тарала һәм тышкы фәзада гравитацион кырны үзгәртә.

Анри Пуанкареның 1905 елгы хезмәтендә фараз ителә, Альберт Эйнштейнның 1916 елгы Гомуми чагыштырмалылык теориясендә урын ала. Беренче дәлилләр 1974 елдагы нейтрон йолдыз һәм пульсардан торган куш йолдыз ачылганда күренә. 2015 елда турыдан-туры дәлил табуда катнашкан Бәри Бериш, Кип Торн һәм Райнер Вайссга 2017 елының Физика өлкәсендә Нобель премиясе бирелә. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Мишон —— ул чам халкының Һиндләшкән патшалыгы Чампа патшалары тарафыннан 4-енче һәм 14-енче гасыр уртасында төзелгән үзәк Вьетнамда калдырылган һәм өлешчә хәрабә хәлендә Һинду гыйбадәтханәләре кластеры. Гыйбадәтханәләр Шива Ходаена табынуга багышланган, ул төрле асаба исемнәреннән мәгълүм, аларның иң әһәмиятлесе Бхадрешвара. Мишон Дуй Пһу авылы янында урнашкан, ул Үзәк Вьетнамда Куанг Нам провинциясендә Дуй Сюен административ районында, Да Нангтан 69 км көньяк-көнбатышта һәм тарихи Чампа башкаласы Тра Кьеудан якынча 10 км да. Гыйбадәтханәләр ике тау сырты белән уратылган якынча ике километр киңлегендәге үзәндә урнашкан..
↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Ижауда удмурт телендә язма мисалы.

Ар теле яки удмурт теле (удм. удмурт кыл, рус. удмуртский язык) — фин-угыр телләренең берсе. Рус теле белән бер рәттән, Удмуртия республикасының дәүләт теле дип санала. Коми теле һәм коми-пермяк телләре белән бергә фин-угыр телләренең Пермь төркеменә керә. Сөйләшүчеләр саны 300 000 кешедән артык.

1947 елдан бирле Ижауда филология факультетында бүлектә укытыла, 1992 елдан Удмурт дәүләт университетында удмурт филология кафедрасы бар. «Удмурт дунне» һәм «Ошмес» газеталары һәм интернет-порталларда, җирле радио һәм «Удмуртия» телерадиокомпаниясе тапшыруларында, кино һәм vlogларда кулланыла. 2005 елның 24 октябреннән бирле Ар Википедиясе эшли.↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Нугайлар (26, ачык зәңгәр) теле.

Нугай теле (нуг. ногай тили, ногайша) — кыпчак төркеменә кергән төрки тел, сөйләшүчеләр саны якынча 90 000 кеше.

Нигездә Ставрополь крае, Дагстан, Карачай-Чиркәсия, Чечня республикасында яшәүче нугайларның теле. Төп диалектлары: үзнугай (Ставрополь нугай, яңа әдәби теле), каранугай (Дагьстан нугайлары), акнугай (карачай нугайлары). Шулай ук карагаш һәм Алабугат нугай сөйләше дә таныла.

Тарихта иске уйгыр язуы киң таралган була. Алтын Урда чорыннан бирле әдәби телдә гарәп язуы кулланыла. 1928 елда латин әлифбасына, 1938 елдан — кириллицага күчә.

Дагъстанда «Шоьл тавысы» (Чүл Тавышы) газетасы һәм «Лашын» балалар журналы, Карачай-Чиркәсиядә — «Ногай давысы» (Ногай тавышы) газетасы һәм «Одуванчик» балалар журналы бастырыла. ВГТРК «Дагестан» һәм ГТРК «Карачево-Черкесия» радио- һәм телевидение программаларында кулланыла. 2020 елга кадәр Төркия авазы — Татарча радиосында атна саен «Нугайча нәсихәтләр» тапшыруы чыгып килә иде. Википедиянең нугайча бүлеге әлегә Викимедиа проектлары инкубаторыннан чыкмады.↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Баш уку корпусы

Хатута Мут улы Бербеков исемендәге Кабарда-Балкар дәүләт университеты (КБДУ, рус. Кабардино-Балкарский государственный университет имени Х. М. Бербекова, КБГУ) — Кабарда-Балкария башкаласы Нальчик шәһәрендә урнашкан классик университет. 1957 елда нигезләнгән. 1996 елда югары уку йортына вузның беренче ректоры Хатута Мут улы Бербеков исеме бирелгән. 1924 елда Нальчикта, соңыннан медицина факультетына бирелгән бинада Ленин уку шәһәрчеге (ЛУШ) ачыла. 1925 елда ЛУШта медтехникум, шулай ук тракторчылар курслары, авыл хуҗалыгы мәктәбе, совет-фирка мәктәбе эшли. 1931 елда ЛУШ базасында педагогика эшче факультеты эшли башлый. ЛУШ Ленин фирка уку шәһәрчеге итеп үзгәртеп корыла, 1936 елда ябыла. 1932 елның 7 июлендә КПССның Кабарда-Балкар өлкә комитеты үтенече буенча Педагогия институты ачыла. Пединститут базасында 1957 елда Кабарда-Балкар дәүләт университеты оештырыла. Кабарда-Балкар дәүләт университеты 1966 елдан чит илләр өчен белгечләр әзерләү белән шөгыльләнә. Чит ил студентлары белән эшләү дәверендә чит илләр өчен 1500 гә якын белгеч әзерләнгән. Халыкара эшчәнлек КБДУ эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. КБДУның халыкара эшчәнлеген үстерүнең өстенлекле юнәлеше — мәгарифне интернационализацияләү һәм халыкара хезмәттәшлекнең яңа формаларын эзләү, шулай ук КБДУны дөнья мәгълүмат киңлегендә хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле белгечләр әзерләүгә сәләтле заманча мәгариф, фәнни һәм мәдәни үзәк буларак таныту.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

РСФСР һәм Финляндия арасында Тарту тынычлык килешүе (рус. Тартуский мирный договор между РСФСР и Финляндией, фин. Tarton rauha, швед. Fredsfördraget i Tartu, фр. Traité de Tartu (russo-finlandais)) 1920 елның 14 октябрендә РСФСР һәм Финляндия тарафыннан Тарту шәһәрендә элеккеге Россия империясенең төньяк-көнбатышында 1918—1920 елларда беренче совет-фин сугышы һәм Финляндия гражданнар сугышы тәмамлангач имзаланган килешү.

Килешү тексты рус, фин һәм швед телләрендә тигез буларак төзелә. Килешү Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан 23 октябрендә, Финляндия Президенты тарафыннан 11 декабрендә ратификацияләнә. 31 декабрендә ратификация грамоталары белән алмашканда, шулай ук француз телендә язылган килешү текстына да имза салына.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Казан православие руханилары семинариясе

Казан руханилар семинариясе, Казан православие руханилары семинариясе (рус. Каза́нская духо́вная семина́рия, Казанская православная духовная семинария) — Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе югары дини уку йорты. 1723 елда нигезләнгән, 1921 елда ябылган. 1998 елның 17 июлендә яңадан торгызылган.

1723 елда Казанда әрхәрәй мәктәбе ачыла. Күпчелек башка дин кешеләре яшәгән Казан епархиясенең урнашу үзенчәлеге митрополит Тихонны дини мәктәпкә күптән түгел генә православие диненә күчкән башка диндәге гаиләләрнең балаларын җәлеп итүгә этәргән. Алар, уку йортын тәмамлаганнан соң, үзләренең әле православие динен кабул итмәгән милләттәшләре арасында агарту эшенә хезмәт итәргә тиеш була. 1733 елда славян-латин мәктәбе, Казан архиепискобы Иларион (Рогалевский) эшчәнлеге нәтиҗәсендә, бирегә беренче укытучыларны да җибәргән Киев руханилар академиясе үрнәге буенча семинария итеп үзгәртелә. Семинариядә риторика, фәлсәфә һәм дин белеме, ә XVIII гасыр ахырында — тарих, география, математика һәм яңа телләр укытыла. 1797 елда семинария ул чор рухында югары дини курслы академия итеп үзгәртелә; җирле ихтыяҗ булу сәбәпле монда татар теле дә укытыла. Александр I патшалык иткәндә Казан архиепискобы Амвросий (Подобедов) катнашында семинариягә халык училищелары өчен хупланган яңа укыту методикасы кертелә. Мәгарифне үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, 1818 елның 21 сентябрендә Казан руханилар академиясе ябылган, Казанда бары тик Санкт-Петербург руханилар академиясе алдында җаваплы булган семинарияне генә калдыру күздә тотыла.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Мөхтәров мәчете

Төньяк Осетиядә ислам — Төньяк Осетия — Алания Республикасы диннәренең берсе. Рәсми бәяләүләр буенча, Төньяк Осетия-Алания халкының 30 проценты — мөселманнар (күбесенчә сөнниләр). Осетиннарның күпчелеге исә — христианнар (күбесенчә православие динен тотучы) һәм җирле мәҗүси диннәрен тотучылар.

XVIII гасырның икенче яртысында осетиннарның барлык аристократ гаиләләре диярлек һәм аларга бәйле катламнар Исламның дини-этик нормаларын үтәгән. XIX гасырда Төньяк Осетиядән меңләгән осетин-мөселманнар Төркиягә күчеп китә. Совет чорында Төньяк Осетиядә мөселман руханилары тулысынча юкка чыгарылган.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Нәгыймә Айтматова, Нәгыймә Хәмзә кызы Айтматова (кыз фамилиясе Габделвәлиева, шулай ук Хәсәнова, 1904 елның 7 декабре, РИ, Төркестан крае, Җидесу өлкәсе, Каракул — 1971 елның 10 августы, СССР, Кыргызстан ССР, Фрунзе) — кыргыз совет язучысы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1978) Чыңгыз Айтматовның әнисе. 1904 елның 7 декабрендә Россия империясенең Төркестан генерал-губернаторлыгы Җидесу өлкәсе (хәзерге Кыргызстанның Эссек-Күл өлкәсе) Каракул шәһәрендә икенче гильдия татар сәүдәгәре Хәмзә Габделвәлиев гаиләсендә дөньяга килгән. Хәмзә Хәсән улы Габделвәлиев бертуганнары Әхмәтгали һәм Галия белән Казан губернасы Мәчкәрә авылыннан Эссек-Күл буена әтисе Хәсәннең бертуганы Исхак хаҗи Габделвәлиев ярдәме белән 1880-елларда күчеп килеп урнашкан. Әнисе Газизәбану Семипалатинск (Симәй) шәһәренең данлыклы байлары Шаһиевлар кызы. Әтисе Хәмзә белән әнисе Газизәбану 1886 елда өйләнешкән. Нәгыймәнең бертуганнары: Исмәгыйль (әтисе Хәмзәнең беренче никахыннан Мәчкәрәдә туган улы), Мөхәммәтҗан, Сабирҗан, Шәрифҗан, Гөлша(т), Абдулла, Зәйнәп, Әсмабикә. Нәгыймә үзенең игелекле, сабыр, күндәм холкы белән аерылып торган. Аны күбрәк әнисенә охшатканнар, әнисе кебек яшькелт күзле, хәрәкәтчән, белемгә омтылучан булган.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Tepexpan 1. Replica.

Тепеспан кешесе (исп. Hombre de Tepexpan) — Колумбка кадәрге чорда яшәгән кеше скелетының атамасы. Аны 1947 елның сентябрендә үзәк Мексикада элекке Тексоко күле(рус.) ярында археолог Гельмут де Терра(ингл.) табып алган. Скелет мамонт калдыклары янында табылган һәм аның яше якынча 10 мең ел белән исәпләнә. Скелет иясе йөзтүбән капланып, кулларын күкрәк астына куеп, аякларын эченә таба тартып яткан булган. Гәүдәсе, ихтимал, сазга баткан, скелетның юкка чыккан җилкә, арка өлеше, янбашлары иректә калган булган. Гәүдәнең башта ук күлгә ыргытылган булуы да мөмкин.

Кальций карбонаты катламы, күл утырмалары һәм хәзерге заман утырымнары белән капланган аллювиаль утырмалар Тепеспан кешесе табылган урынның яшен 8 000—10 000 ел дип билгели.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Акыллы кеше (лат. Homo sapiens ягъни «хикмәт иясе» буларак билгеле) — бүгенге көндә Җир йөзендә кешеләр ыруыннан яшәүче бердән бер биологик төр, приматлар тәртибенең гоминидлар гаиләсенә керәләр.

Анатомик төзелеше буенча хәзерге кешеләр Африкада якынча 200 000 ел элек барлыкка килә, хәзерге кыяфәтенә тулысынча 50 000 ел элек ирешә. Югары дәрәҗә үсеш алган мийләре аркасында абстракт фикерләү, тел, үз эчендәге урын алган психик процессларны күзәтү һәм туган проблемаларны чишү сәләтенә ия.

Башта ут, соңрак башкача ашамлыкларны пешерүче, киемнәр кию һәм күп төрле башка технологияләр һәм сәнгатьләр булдыручы һәм кулланучы бердән бер билгеле яшәүче төр. 2020 елга глобаль популяциясе — 7.8 миллиард зат тирәсе. Күп төрле телләрдә сөйләшәләр, мәдәни кыйммәтләргә ышаналар. Кешеләрне өйрәнүче фәнни белем өлкәсе антропология дип атала. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты (рус. Чувашский государственный педагогический университет им. И. Я. Яковлева, чуаш. И. Я. Яковлев ячĕллĕ Чăваш патшалăх педагогика университечĕ) — Чабаксарда урнашкан университет.

1930 елның октябрендә Чуаш дәүләт педагогика институты исеме белән Чуашстанда беренче милли югары уку йорты буларак ачыла, 1958 елда югары уку йортына чуаш педагог-мәгърифәтчесе Иван Яков улы Яковлев исеме бирелә.

Хәзерге вакытта 91 бакалавриат, 4 специалитет һәм 41 магистратура программасы буенча 10 факультетта югары һөнәри белемне 5,5 меңнән артык студент ала, 9 фән тармагының 25 белгечлеге буенча аспирантлар әзерләнә. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Морат Аджи, (ком. Аджиланы Мурад Эскендерны уланы, 9 декабрь, 1944 ел, СССР, РСФСР, Мәскәү — 7 март, 2018 ел, шунда ук) — күренекле тарихчы, төрки дөньяны өйрәнүче, публицист һәм язучы. Гыйльми эшләре, нигездә, төрки халыклар тарихына багышланган. Алтайда барлыкка килгән дип фараз ителүче «Халыкларның Бөек күченеше» концепциясенең авторы.

Мәскәү дәүләт университетының география факультетын тәмамлый, шул ук университетта Себерне икътисади-математик модельләштерү проблемасына багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. Бу җирләрдә территориаль-җитештерү комплекслары һәм яңа территорияләрне үзләштерү белән бәйле демографик үзгәрешләр темасына мөрәҗәгать иткән 1982 елда Мәскәүдә чыккан «Себер: XX гасыр» фәнни-популяр китабы КПСС органнарының ачуын китерә, "кара исемлек"ләргә эләгә. Докторлык диссертациясен якларга ирек бирелми, журналистлар берлегенә кертмиләр, идеологик басым аркасында академия карьерасын тәмамларга мәҗбүр итә.

«Перестройка» вакытында китаплары киң аудиториягә чыга. 2013 елда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә тюркология өлкәсендәге эшчәнлегенә 20 ел тулуга багышланган очрашу узды. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Индонезиядә, Балида «Ваянг» тамашасы, Рамаянадан пьеса башкарыла

Ваянг, шулай ук ваджанг буларак мәгълүм, бу Индонезиядә, Яваның оригиналь мәдәниятләрендә булган традицион курчак театры формасы . Бу Индонезиядә һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең башка төбәкләрендә булган традицион курчак тамашасы, биредә драматик кыйсса курчакларга ташланган күләгәләр аша сөйләнелә һәм кайвакыт кеше персонажлары да кулланыла. Сәнгать формасы Индонезия мәдәниятен һәм сәнгать сәләтен тәбрикли; аның килеп чыгышы урта гасырларда Һинд диненең таралуына һәм көньяк Һиндстаннан килгән тһалубомалата сәнгатеннән килеп чыккан. Ваянг тулаем драма манзарасына карый. Кайвакыт күн курчакларын үзен Ваянг дип атыйлар . Күләгә курчаклары театрына аккомпанемент булып Явада гамелан оркестры һәм Балида Гендер ваянг булып тора. Драматик кыйссалар риваятьләрне сурәтлиләр, мәсьәлән, Рамаяна һәм Маһабһаратамнан эпизодлар, һәм шулай ук мәдәни риваятьләрдән асаба адаптацияләр. Традицион рәвештә, Ваянг сәнгать әһеле һәм рухи җитәкче даланг тарафыннан ритуаль төннән-таң атуга кадәр тамашасында башкарыла; тамашачылар пьесаны экранның ике ягыннан да карыйлар.↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Моаи Хоа-Хака-Нана-Иа

Моа́и (сын, пот, идол) — Тын Океанда Олы Көн Утравында таш монолит сыннар. Шулай ук кешеләрнең башка сурәтләре, мәсьәлән, агач фигуркалар атала. Хәзерге вакытта якынча 900 сын билгеле. Сыннар утрауның аборигеннары — Рапануйлылар тарафыннан 1250-нче һәм 1500-нче еллар арасында ясалган дип санала, ләкин аларның утрау буенча күченеп йөрүе турында бер фикергә киленмәгән. Иң зур моаиның массасы 82 тоннадан артыграк. Моаиларның күпчелеге (834, яки 95 %) зур блоклы тахилит базальт вулканик туфта яки туффитта киселгән. Бу Рано Рараку (Rano Raraku) янартавы таш вату урыннарында. Мөгаен, сыннарның бер өлеше башка янартау чыганакларыннан булырга мөмкин, анда шундый ук ташлар бар һәм алар кую урыннарына якынрак. Мондый материал Поике ярымутравында юк. Шуңа күрә анда булган ваграк сыннар башка токымнардан ясалган. Берничә зур булмаган сыннар башка таштан ясалган: 22 — трахиттан; 17 — Анакена бухтасы Охио вулканы кызыл базальт пемзасыннан һәм башка чыганаклардан; 13-е — базальттан; 1-се — Рано Као янартавы муджиеритыннан. Соңгысы — аеруча хөрмәт ителә торган 2,42 биеклектәге Ороного культ урыныннан сын, ул Хоа-Хака-Нана-Иа буларак мәгълүм. 1868 елдан бирле ул Британия музеенда. Сыннарның башларында түгәрәк цилиндрлар — чәч үремнәре «пукао» Пуна Пао янартавы базальт пемзасыннан ясалган, ә, бәлки якынрак чыганакларның шундый ук материалыннан. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Зәй урман хуҗалыгының агач эшкәртү цехы, 8.05.2020

Зәй урман хуҗалыгы (рус. Заинский лесхоз) ― Татарстанның 4 муниципаль районы (Түбән Кама, Зәй, Яңа Чишмә, Әлмәт) территориясендә урнашкан, Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешма. Үзәк базасы Зәй шәһәре эченә керә, Зәй тимер юл станциясеннән 1,5 км, Чаллы пристаненнән 60 км ераклыкта урнашкан. Урман хуҗалыгыгы төньяктан көньякка 60 км, көнчыгыштан көнбатышка 50 км га сузылган.

1931 елда барлыкка килгән оешма урман утырту, үзагач, төзелеш материалларын һәм башка халык кулланылышы товарларын җитештерү белән шөгыльләнә, чит илләргә экспортлый. Структур берәмлеге булган Зәй урманчылыгында «Урман дөньясы» тарихи-экологик музей үзәгенең эшчәнлеген тәэмин итә.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Агач чолык. «Болан гөрләвекләре» табигать паркы, Свердловск өлкәсе, 2005 ел.

Чолыкчылык («чолык» сүзеннән алынган — кыргый бал кортларыннан бал алыр өчен үсеп утырган агачны чокып ясалган умарта) — умартачылыкның бу борынгы төрендә бал корты агач куышында яши.

Русь җирләрендә чолыкчылык XVII гасырга чаклы киң билгеле һәм ул вакыттагы хуҗалыкның төп тармакларының берсе була. Чолыкларны әзерләү артык авыр һәм бал җитештерү дә түбән күләмдә булганы аркасында, рамлы умартаны уйлап тапканнан соң умартачылык чолыкчылыкны акрынлап җиңеп ала.

Урманнарда табигый куышлыклары кыргый корт җитәрлек булган чакта, чолыкчылар көз җитүе белән чолыклардан балны бетергәнче алган, запассыз калган корт һәлак булган. Яз җиткәч, яңадан әзерләнгән чолыкларнга кыргый кортлар яңадан урнашкач, кәрәзләрне яңарта һәм бал җыя башлый. Мондый системаның өстенлекләре кортның сирәгрәк авырганда, гәүдә зурлыгы кимемәгәндә, башка төрле корт белән кушылмагач, токым бозылуга юл куелмаган.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Концерт плакаты

Mantra-Rock Dance (тат. Мантра-Рок биюе) ― 1967 елның 29 гыйнварында Сан-Францискода «Авалон» бию залында булган музыка концерты. Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте, АКШ һәм көнбатышында урнашкан Калифорния штатының мәдәни күптөрлелек тарихының әһәмиятле вакыйгасы.

Концертның кульминациясе Аллен Гинзберг һәм Свами Прабхупада җитәкләгән киртан йоласы дәвамында «меңнәрчә кеше „Харе Кришна“» җырлаган.

2007 елның 18 августында Берклида концертның элеккеге катнашучылары Mantra-Rock Dance-ның 40 еллыгы уңаеннан бәйрәм оештырганнар.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Республика картасында

Әтнә районы (рус. Атнинский район) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республиканың төньяк-көнбатышында урнашкан, мәйданы 681,4 км2 тәшкил итә. Административ үзәге Олы Әтнә авылы Казаннан 53 км, Коркачык тимер юл станциясеннән 30 км көньяк-көнчыгышка таба урнашкан.

Район территориясе 47 торак пунктны үз эченә ала, алар 12 авыл җирлегенә берләштерелгән. Күп кенә авыллары Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорыннан бирле билгеле. 1920 елга кадәр район территориясе Казан һәм Царевококшай өязләренә керә, 1920—1930 арасында — ТАССРның Арча кантонына. Район буларак 1930 елның 10 августында оеша, бүгенге исемен 1938 елның 25 мартыннан йөртә.

2020 ел башына халык саны 12 883 кеше тәшкил итә. Район икътисадының нигезе — авыл хуҗалыгы.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Танаһ Лот гыйбадәтханәсе, Бали.

Бали һинд дине (индонезия телендә: Агама Һинду Дһарма; Агама Тиртһа; Агама Эйр Сучи; Агама Һинду Бали) — Бали халкының күпчелеге тарафыннан практикаланган һинд дине. Бу бигрәк тә утрауда яшәгән Бали халкына кагыла һәм асаба анимизмны, бабаларга табынуны яки Питру Пакша һәм Буддачылык изгеләренә яки Бодһисаттваларга ихтирам итүне керткән Һинду табынуының билгеле формасы.

Индонезия утрауларының халкы күбесенчә мөселман (87 %). Бали утравы чыгарылма булып, Бали халкының 83%-ы үзен Һинду дип идентификацияли (тулаем Индонезия халкының якынча 1,7%-ы). Нидерланд колония хөкүмәтеннән бәйсезлектән соң, 1945 ел Индонезия Конституциясе барлык гражданнарга дин иреге хокукы гарантияләгән. 1952 елда Майкл Пикард раслаганча — бу Бали тарихы һәм дине антропологы һәм галиме — Индонезия Дин Министрлыгы Исламистлар контроле астына төшкән алар диннең кабул итәрлек билгеләмәсен кырыс чикләгәннәр. Рәсми Индонезия дине буларак кабул ителер өчен министрлык динне монотеистик дип билгеләгән, дини канунны кодлаштырган һәм күп мөрәҗәгатьләр өстәгән.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Теләче районы (рус. Тюлячинский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасындагы административ-территориаль берләмлек һәм муниципаль берәмләшмә (муниципаль район). Район Татарстанның төньяк өлешендә урнашкан, гомуми мәйданы 1160 км2.

1991 елның 28 ноябрендә нигезләнгән районның административ үзәге — Теләче авылы. Муниципалитетның гамәлдәге башлыгы — Нәҗип Хәҗипов. 2020 елга район халкы саны 13 778 кеше тәшкил итә, болардан милли составы буенча татарлар — 89,2 %, руслар — 10,1 %. Район икътисадының төп тармагы — авыл хуҗалыгы (терлекчелек һәм игенчелек). ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр


Смешариклар яки Шаркылдыклар (рус. Смешарики, ингл. Kikoriki) — Россия мультипликацион сериалы.

«Смешариклар» сериалы — Олы Дөньядан диңгез, чүл, урман һәм тау белән аерылган Смешарикклар Илендә яшәүче шарсыман җан ияләренең тормыш маҗаралары хакында сөйли. Шаркылдыклар бергәләшеп, дуслашып яшиләр, төрле көнкүреш эшләр белән шөгыльләнәләр, кайвакыт кызык яки сәер хәлләргә дә эләгәләр.

Төп сериал 450 сериядән тора, алар арасында мавыктыргыч та, җитди һәм фәлсәфи темаларны тасвирлаганнары да бар. Шунлыктан сериалны балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә карый. Серияләрнең озынлыгы 6 минут 30 секундтан алып 13 минутка кадәр. Кайбер серияләр 2 кисәктән торалар, «Күбәләк эффекты» — өчтән. Төп сериалга өстәмә булып «Шаркылдыклар. Башлану» һәм берничә белем бирүче юнәлештәге серияләр бар («Пин-код», «Әлифбалар»). Мультфильм нигезендә «Шарарам» күпкулланучылы уены эшләнгән. Мультфильм 60 илдә күрсәтелгән, 15 телгә тәрҗемә ителгән.

Төп каһарманнар. Һәр шаркылдык шар формасында була һәм берәр җанварга охшап тора, шулай ук аның үз тормыш тарихы һәм үз холкы бар. Шаркылдыклар арасында тискәре каһарманнар юк диярлек, булганнары да — берничә сериядә генә күренәләр. Даими каһарманнар яше буенча шартлы рәвештә ике төркемгә бүленә: «балалар» (Бәрән, Дуңгыз кызы, Куян, Керпе, Биби) һәм «олылар» (Кар-кар абый, Ябалак апа, Аю бабай, Пин, Поши). «Балалар» нигездә уеннар һәм күңел ачу белән мәшгуль (гәрчә кирәк булганда җитди эшләрдә дә катнаша), а «олылар» — эшлиләр (Поши — фәнни тикшерүләр үткәрә, Пин — техника белән, Аю бабай — авыл хуҗалыгы өлкәсендә). Өлкән буын шулай итеп «балалар» хакында хәстәрли, белем һәм тәрбия бирә, ә «балалар» исә олыларның абруен таный, әмма үзләрен иркен итеп тота.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Чуаш халкының милли байрагы. 1918 елда I Бөтенрусия чуаш хәрби корылтаенда кабул ителә
Чуаш халкының милли байрагы. 1918 елда I Бөтенрусия чуаш хәрби корылтаенда кабул ителә

Чуаш милли хәрәкәте (чуаш. Чаваш наци юхăмĕ) — чуаш халкының милли эмансипация һәм тигез хокук өчен хәрәкәте.

19 һәм 20 гасырлар чигендә чуашларның этнонациягә берләшүе була. Аның төп билгеләре: бердәм әдәби тел дәрәҗәсенә кадәр үскән чуаш теле, профессиональ мәдәният, милли интеллигенция барлыкка килү. Чуаш милләтенең телләр һәм мәдәни бергәлеге халыкның төп массасының гомуми территориясендә тупланып яшәве белән ныгытыла. Чуаш милләтенең телләр һәм мәдәни бергәлеге халыкның төп массасының гомуми территориясендә тупланып яшәве белән ныгытыла (Казан һәм Сембер губерналарының чиктәш 7 өязе), анда чуашларның 78 % яшәгән. Этноконсолидация процесслары һәм чуашларда үзаң үсеше базасында 20 йөз башында оештырылган ЧМХ яралгылары күзгә ташлана. 20 нче гасырның 1 нче унъеллыгында чуашларның милли хәрәкәте милли мәгърифәтчеләр, халыкның телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнүче патриотик рухлы мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләре барлыкка килү белән характерлана торган 1 нче фазадан күчә, милли-патриотик агитациянең 2 нче фазасына күчә. Чуаш милли хәрәкәтенең 3 нче фазасы ачык сәяси лозунглар һәм 1917 елда булган этник эмансипация максатларында оештырылган милли оешмалар челтәре белән массакүләм хәрәкәтне рәсмиләштерү белән тәмамланды.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
1920-1926 еллардагы ТАССР гербы. Авторы: Бакый Урманче.

ТАССРның төзелүе (рус. Образование ТАССР) — ТАССРның барлыкка килүе процессы, XX гасырда татар халкының үзенең дәүләтчелеген автономияле җөмһүрият формасында торгызуы. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүен 1920 елның 27 маенда БҮБК һәм Россиянең халык комиссарлары шурасы Декреты игълан итте.

Нигезе XIX-XX гасырлар чигендәге җәдитчелек һәм татар мәгърифәтчелеге аркасында, Россия мәдрәсәләрендә мөселман дини укуларыннан тыш, дөньяви фән-белемнәрне кертү белән салына.

Барлыкка килүенә Беренче Россия инкыйлабы һәм Патша Думасы, Пётр Столыпин җитәкчелегендәге Россия империясе хөкүмәтенең аграр ислахы, Беренче бөтендөнья сугышы, Февраль инкыйлабы һәм Вакытлы хөкүмәт, Октябрь инкыйлабы һәм Россия ватандашлар сугышы, 1921-1922 еллар ачлыгы һәм / ССРБ барлыкка килүе, соңрак күмәкләштерү һәм Сталин репрессияләре кебек вакыйгалар тәэсир итә. Альтернатив вариантлары буларак Милләт Мәҗлесе тәкъдим иткән Идел-Урал республикасы һәм совет хәкимиятләре тәкъдим иткән Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы була. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Фатыймаи-Фәридә Мортаза кызы Ваһапова-Нәүрүзова (Фатыйма-Фәридә Мортаза кызы Ваһапова-Нәүрүзова) (1889, РИ, Казан губернасы, Чистай өязе, Чистай — 1914 елның 16 феврале, Кәрәкәшле, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, РИ) — беренче татар хатын-кыз журналистларыннан; укытучы, мәгърифәтче, публицист, мөхәррир, феминизм эшлеклесе.

Белемне башта абыстайга йөреп, соңыннан Русия күләмендә мәшһүр ишан Мөхәммәд-Закир Камаловның Әл-Әзһәр (Каһирә) университетында укып кайткан улы Ибраһим үз сеңелләренә өйләрендә биргән дәресләргә кушылып ала — традицион фәннәрдән тыш география, биология, тарих белән таныша. Фатыймаи-Фәридә үзе укыган вакытта ук, Чистай кызларын укыта башлаган. Истанбулга сәяхәт итә, андагы бай китапханәсенә йөреп белемен тирәнәйтә,Төркия хатын-кызлар хәрәкәте җитәкчеләре феминистлар белән очраша.

Ваһаповларның гаиләсе Кәрәкәшлегә күченүгә, анда кызлар мәктәбен ача. Аңарда укыган кызларны ул укытучылар өчен мәктәпкә укырга әзерли. Шул ук вакытта ул үз мәкаләләрен татар матбугатында бастыра башлый. Журналист Вәгыйзь (Мөхәммәтвәгыйзь) Нәүрүзевка кияүгә чыгуга, Томскка күченәләр — анда татарча газета-журналлар чыгаруда актив катнаша башлый. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
А. Солженицын эмиграциядә, Гаага
А. Солженицын эмиграциядә, Гаага

Александр Солженицын (1918 — 2008) — язучы, публицист, тарихчы. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (1970), РСФСР (1990), РФ (2006) дәүләт премияләре лауреаты.

1918 елның 11 декабрендә Әчесуда (Кисловодскида) крәстиян гаиләсендә туган. Әтисе — Исаакий (18911918) улы туарга берничә ай кала, 1918 елның 15 июлендә ауда вафат булган. Әнисе — Таисия Щербак, украин. 1924 елда гаилә Ростов-на-Дону шәһәренә күченә, шунда мәктәпне тәмамлый. 1936-1941 елларда Ростов-на-Дону дәүләт университетының физика-математика факультетында укый. 1939-1941 елларда Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият факультетында читтән торып укый. 1941 елда хәрби хезмәткә чакырыла. 1942 елның ахырында офицерлар мәктәбен тәмамлагач, Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1943-1945 елларда артиллерия батареясы белән командалык итә. Сугыш азагына капитан дәрәҗәсендә була, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1945 елда кулга алына һәм «Советка каршы үгетләү һәм һәм Советка каршы оешма төзергә маташу өчен» 8 елга (58нче маддә, п.10,11) хезмәт белән төзәтү лагерена хөкем ителә.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров (1940 елның 22 феврале, Ташлыяр авылы, Тымытык районы, ТАССР, РСФСР, СССР) — күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты, ТРның һәм Россиянең халык артисты — 1974, 1988, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе — 1998. Күктау, Бөркетләр, Зөләйха фильмнарында төшә, «Татарстан» радиосында әсәрләр укый.

Казан университетына документ бирергә кергәндә, Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесының ачылачак курсына татар артистларын эзләп җыю бәйгесе турында хәбәр ишетә һәм «щепкинчылар» сафына керә. 1957 елдагы Татар декадасы вакытында «вак-төяк» рольләрне башкаруда катнаша, 1961 елда Казанга кайта, Татар академия театрына эшкә алына. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Зәңгәр шәл (Zәꞑgәr şәl, زەڭگەر شەل) — 5 пәрдәлек мелодрама. Кәрим Тинчурин пьесасы, Салих Сәйдәшев музыкасы, беренче тапкыр 1926 елның көзендә Татар академия театрында куела, шул вакыттан татар халкының иң популяр спектакльләренең берсе булып кала. Спектакль тулаем татар телендә, җыр-биюләр белән үрелеп бара.

Әсәрнең исеме XX йөз башында барлыкка килгән исемдәш халык җыры атамасыннан гыйбарәт. Зәңгәр шәл спектакльдә мәхәббәт символына әверелә. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Вафирә Гыйззәтуллина (1946 елның 13 феврале, Камай авылы, ТАССР, РСФСР, ССРБ — 2001 елның 17 сентябре, Уфа-Казан трассасы, ТР, РФ) — җырчы, Милли Мәҗлес депутаты, ТАССРның (1981), Каракалпакстан АССРның халык һәм РСФСРның атказанган (1988) артисты.


« Гыйззәтуллинаның берсен кояшка тиң күргән Тукай,

Кояш булгач, ай да булсын! Кайда ул ай?

Ул – Вафирә син бугай!
»
↪ Дәвамы
үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Фридрих Вильгельм Эрнст Паулюс (1890, Брейтенау-Мельзунген, Гессен-Нассау, Пруссия — 1957, Дрезден, Демократик Алмания Җөмһүрияте) — алман хәрби эшлеклесе, генерал-фельдмаршал (1943), Сталинград сугышында камап алынган һәм чигенгән 6-нчы армиянең сәргаскәре. Барбаросса операциясенең авторларының берсе. Сталинград сугышында әсирлеккә төшә.

1890 елның 23 сентябрендә Пруссиянең Һессен-Нассау җире Гуксһаген коммунасында вак чинауник (төрмә хисапчысы) гаиләсендә туган. Гимназия тәмамлагач (1909), хәрби-диңгез укуханәсенә керергә уйлый, ләкин түбән катлам кешесе (бюргер) булуы комачаулый. Марбург университетының юридик факультетына укырга керә. Бер ел укыгач, укуын ташлап, хәрби хезмәткә китә. III пехота полкына (3нче Баден полкы) фанен-юнкер итеп билгеләнә. 1911 елда офицер (кече лейтенант) дәрәҗәсе бирелә. Взвод белән җитәкчелек итә, соңрак батальон адъютанты була.

Беренче бөтендөнья сугышында Көнбатыш фронтта да, Көнчыгыш фронтта да булырга өлгерә. 1915 елда лейтенант дәрәҗәсе бирелеп, пехота ротасы белән җитәкчелек итә. 2нче егерь полкында полк адъютанты була. 1917 елда Генераль штаб карамагына җибәрелә. Альп корпусында Генштаб вәкиле була. 2нче дәрәҗә Тимер тәре белән бүләкләнә. Сугышны капитан дәрәҗәсендә тәмамлый.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Мансур Әхмәт улы Мозаффаров (18 март 1902, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 20 ноябрь 1966, Казан, ТАССР, ССРБ) — композитор һәм педагог, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, югары музыкаль белем алган беренче татар композиторы. Татарстанның халык артисты (1964), Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе (1959), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950).

Бай иҗаты арасында Галиябану һәм Зөлхабирә опералары, симфоник әсәрләр; татар халык җырларын җыйган һәм өйрәнгән. 1945 елда Казан консерваториясе ачылуга үз гөмереннең соңгы көннәренә кадәр анда укыта. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Геннадий Михайлович Макаров (1952 елның 21 марты, Әлмәт шәһәре, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — борынгы уен кораллары белгече һәм аларда оста башкаручы, фольклорчы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты (2005), Казан дәүләт консерваториясе доценты, ТРның керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2016), Русия композиторлар берлеге әгъзасе.

Г.Макаров татар халыкның төрле төркемнәренең, ягъни керәшеннәр, нагайбәкләр, казан татарларының халык авыз иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән, төрки сәнгать өлкәсендә зур белгеч буларак та танылган шәхес. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Гөмбәзләре ураһага охшатып төзелгән Томмот шәһәренең тимер юл вокзалы

Ураһа, шулай ук ураса (сах. ураһа) — конус шәкелендә колгалардан ясалган һәм каен тузы белән үрелгән куыш, якутларның традицион җәйге торагы. Якутларның иң борынгы торак-йорты буларак санала.

Эчендәге баганалар һәм аларда яткан кыршау сырлы орнамент белән бизәлә. ураһа кышка сүтелмәгән, Саханың кышкы җәмһәрир суыкларына түзгән.

XIX гасыр ахырына якутлар җәйге торак рәвешендә ураһа корудан туктый. Хәзерге вакытта ураһаның гадиләштерелгән варианты якутларның Ысыах халык бәйрәме вакытында төзелә. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Динара Наил кызы Гыйматова
Динара Наил кызы Гыйматова

Динара Гыйматова, (1986 елның 18 ноябре, ССРБ, РСФСР, Әстерхан) — спортчы (нәфис гимнастика), тренер, 2002—2008 елларда Россия һәм Азәрбайҗан җыелма командалары өчен чыгыш ясаган. Азәрбайҗанның 5 мәртәбә абсолют чемпионы. РФ халыкара класслы спорт мастеры. Халыкара гимнастика федерациясе (FIG) бәяләмәсе буенча, дөньякүләм класслы гимнастка.

20082013 елларда — Россия җыелма командасы тренеры. 2012 елда Лондондагы Олимпия уеннарында — Алия Гәрәеваның тренеры. Мәскәүдә яши. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Азәрбайҗан ашыйклары сәнгате (әзери. Azərbaycan aşıq sənəti, Азәрбайҗан гашыйклар сәнгате) — Әзербайҗан ашыйкларының шигърият, сәнгать, тарих, бию һәм вокаль инструменталь музыкасы традициясе; милли кемлек символы һәм азәрбайҗан теле, әдәбияты һәм музыкасының саклаучысы буларак санала.

Ашыйклар һәрвакыт халык өметләрен тойганнар, мәхәббәт иреген яклаганнар, Ватанга тугрылык турында җырлаганнар, бу традиция азәрбайҗан халкы тарафыннан «Ил анасы» дип аталган.

2009 елда ЮНЕСКО ның матди булмаган мирасны яклау комитетының дүртенче сессиясендә ЮНЕСКО матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелде. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Кара урман, шулай ук Иске кара урман — озын көй жанрында язылган татар халык җыры. Бүгенге көн татар халкына җыр Зәки Мәхмүтов һәм башкаларның язмалары аркылы билгеле.

1949 елда Нәҗип Җиһанов иҗат иткән «Татар темаларына сюита» әсәренең икенче кисәгендә, соңрак Шамил Шәрифуллинның симфоник оркестр өчен «Җыен» концертында «Кара урман» көе инструменталь рәвештә кулланыла. 1974 елда Илһам Шакиров Мәскәүдә биргән концерттан соң бу җыр турында Мстислав Ростропович «Син мине бу җырың белән үтердең!» ди.


« Кара да гынай урман, караңгы төн,

Яхшы атлар кирәк лә үтәргә;

Карурманны чыккан чакта

Кисеп алдым пар усак,

Ай, аерылмас дус булсак.

Заманалар авыр, еллар ябык,

Дус-иш кирәк гомер итәргә.
↪ Дәвамы

»
үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Вәли Фатыйхов — (1905 елның 31 декабре, РИ, Ырынбур губернасы, Ырынбур — 1983 елның 6 июле, ССРБ, РСФСР, Ырынбур) — Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актеры, режиссёры, сәнгать җитәкчесе (1933—1982), РСФСР атказанган артисты (1967).

Ырынбур татар театрында 350дән артык роль уйнаган, театр сәхнәсендә 200 дән артык спектакль куйган. Үзе дә пьесалар язган.

Татар башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Вәли Хөсәения мәдрәсәсенә укырга керә. 1922 елда Ырынбурда Сабир Кудашев-Гаспринский җитәкчелегендә «Шәрыкъ» дигән профессиональ татар драма труппасы оештырыла, Вәли Фатыйховны әлеге труппага алалар


« Безнең шәһәрдә оешкан революцион татар полкында драма түгәрәге оештырылды. Түгәрәкнең актив әгъзасы Гыйләҗ Удалой миңа Г. Камалның «Бәхетсез егет» пьесасында карчык ролен уйнарга тәкъдим итте. Дөресен генә әйткәндә, мине бу гаҗәпкә калдырды: мин — егет, һәм кинәт карчыкны уйна. Шулай да уйнадым. Шул вакыттан бирле театр мине әсир итте.
↪ Дәвамы
»
үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Зур То́ко (сах. Улахан Токо) — Саха Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә, аның Амур өлкәсе белән чикләренә җитәрәк Алдан тауларында (сах. Алдан үрдэлэ) урнашкан күл. Нерюнгри районындагы Нерюнгридан 450 км ераклыкта, Хабаровск крае белән административ чиктән 90 км көнбатышта урнашкан. Күл Алгама елгасы (сах. Алгама өрүс) бассейнына керә, Становой тау сырты мәйданындагы иң эре күл; бозлык белән чолгап алынган тектоник коедан гыйбарәт.

Яр буенда даими торак пунктлары юк, территориаль «Зур Токо» тыюлыгы составына керә. Күлдән ерак түгел көнбатыш юнәлештә Эльгин таш күмер ятмасы урнашкан.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Земфира Гали кызы Мифтахетдинова, (1963 елның 23 мае, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — спортчы (стендлы ату), 2000 елның җәйге Олимпия уеннары чемпионы, 2004 елның җәйге Олимпия уеннары бронза призеры, дөнья чемпионы (1995, 2001), Аурупа чемпионы (1986, 1987, 1988).

Татар гаиләсендә туа, азәрбайҗанлы ире белән ике баланы үстерделәр. Азәрбайҗанның бәйсезлек алганнан соң беренче Олимпия уеннары чемпионы. Илнең төрле орден-медальләренә ия. Азәрбайҗанның атказанган физик тәрбия һәм спорт эшлеклесе (2017). Һөнәре буенча полиция хезмәткәре — полиция полковник-лейтенанты. Мәктәптә укыганда спорт гимнастикасы белән кызыксына.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Хор (бор. грек. χορός «гавам»), шулай ук җырчылар төркеме — җырлаган кешеләрдән оешкан музыкаль ансамбль яки җырчылар тавышларының уртак яңгырашы. Хорны дирижер яки хормейстер җитәкли. Вокал ансамбленнән бер үк партияне башкаручы ким дигәндә ике яки аннан да күбрәк кеше булуы белән аерылып тора.

Күп очракта хор сопрано, альт, тенор һәм бас партияләреннән тора. Хор уен коралларына кушылып яки үзе генә мөстәкыйль җырлый ала. Хорның мөстәкыйль җырлавы a cappella дип исемләнә. Кагыйдә буларак, репетицияләрдә хор кушылып җырлаган оркестр урынына ярдәмче уен коралы буларак фортепиано кулланыла.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Юхани (Иван Семенович) Конкка (фин. Juhani Konkka; 1904 елның 4 сентябре, Конколово, Санкт-Петербург губернасы — 22 июнь, 1970, Кухмойнен, Финляндия) — фин, ингерманланд язучысы, тәрҗемәче, сценарист.

15 яшьтә гаиләләрендәге кече балалар өчен төп караучы буларак кала, әниләрен төрмәгә япкан һәм йортларына хуҗа буларак кергән коммунистлардан янаган үлем куркынычыннан урман сукмаклары аркылы Финляндиягә качуларын «Петербург утлары» автобиографик романында җентекләп тасвирлаган.

Фин теленә йөздән артык рус язучыларының китабын тәрҗемә иткәне өчен 1967 елда «сатлык җан ак фин» СССРның тәрҗемәчеләр өчен премиясе белән бүләкләнә, акчаларын Советлар Берлегенә кайтып сөргеннәрне узган туганнарына тапшыра. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры — Казанда урнашкан мемориаль музей, Татарстан Республикасының милли музее бүлекчәсе.
ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе, татар язучыларыннан беренче булып Ленин ордены белән бүләкләнгән, «Матур туганда» романы (1937), «Акчарлаклар» повесте (1914), «Ут» (1928), «Козгыннар оясында» (1929), «Томан арты» («Габбас Галин») (1942) драмалары, «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе (1917) авторы Шәриф Камал исемен мәңгеләштерү максатында оештырылган.

Шәриф Камалның мемориаль музее Казан уртасында (Островский урамы, 15) урнашкан ике катлы таш сәүдәгәр йортта урнашкан. РСФСР Халык Комиссарлары Шурасының 1944 елның 2 июне карары белән язучы яшәгән фатирда (язучының эш кабинетын һәм бүлмәсен генә кертеп) ачыла. 1965 елда музей карарга керүчеләр өчен ябыла. 1980 елның 31 октябрендә музей яңартылып ачылган, ул вакытта йортның ике каты да музейга бирелә. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Виссарион Белинский (1811—1848) — рус язучысы, фикер иясе, әдәби тәнкыйтьче, публицист. 1811 елның 30 маенда (11 июнендә) Свеаборгта (Финляндия бөек кенәзлеге, хәзер Һельсинки эчендә) Балтия флотының 7нче ишкәкле экипажы хәрби табибы (лекаре) Григорий Никифор улы Белынскийның дүрт балалы гаиләсендә баш бала булып туган.

В. Г. Белинскийның балачагы 1812 елның сугыш чорына туры килә. Петербург медицина-хирургия академиясен тәмамлаган әтисе сугышта хәрби табиб буларак катнаша. 1816 елда отставкага чыгып, гаиләсе белән туган ягына — Пенза губернасы Чембар шәһәренә кайтып төпләнә, 19 ел өяз табибы булып эшли. 1830 елда аңа коллежский асессор чины бирелә, нәселдән күчә торган асылзат дәрәҗәсе ала. Виссарионның әтисе ягыннан бабасы Никифор Пенза губернасының Белынь авылында православие рухание булып хезмәт итә (Фамилияләре әлеге авыл исеменнән алынган, Мәскәү университетына укырга кергәндә, Виссарион фамилиясен «йомшарта» — "Белинский"га үзгәртә). ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Албан теле таралышы
Албан теле таралышы

Албан теле — албаннарның теле. Албания һәм Косово җөмһүриятләренең рәсми теле. Шулай ук Македониядә, Грециядә, Төркиядә, Италиядә, Болгариядә, Сербиядә, Украинада һ.б. илләрдә кулланыла. Албан телендә сөйләшүчеләрнең гомуми саны — ~8,5 млн кеше, шуның эченнән Албаниянең үзендә ~3,8 млн кеше.

Албан теле һинд-аурупа телләре гаиләсенең палеобалкан телләре төркеменең иллирия телләре төркемчәсенә карый. Ләкин башка бер телгә дә ошамаган булу сәбәпле, аерымланып (изоляциядә) тора һәм махсус монотөркемчә хасил итә. Балкан ярымутравының юкка чыккан борынгы һинд-аурупа телләре — палеобалкан телләренең дәвамчысы буларак, албан теле чыгышы (генетикасы) белән, бигрәк тә, хәзер юкка чыккан иллирия теленә һәм мессап теленә якын; фракия теле белән дә элемтәләре бар. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Галимҗàн Гыйрфàн улы Ибраһѝмов (28 февраль (12 март) 1887, Солтанморат — 21 гыйнвар 1938, Казан) — татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе. Хезмәт Батыры (1932).

Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри. 1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Ырынбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла.

↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Брауншвейг (алман. Braunschweig) — Төньяк Алманиянең Түбән Саксония федераль җирендә урнашкан шәһәр. Брауншвейг халык саны буенча Түбән Саксониянең Ганновердан кала икенче зур шәһәре булып тора: 2015 елның 31 декабренә шәһәр халкы саны 252 768 кеше тәшкил итә. Брауншвейг Вольфсбург һәм Зальцгиттер шәһәрләре белән бергә Түбән Саксония җиренең тугыз оберүзәгенең (de) берсен хасил итә.

Брауншвейгның килеп чыгышы IX гасырның башына барып тоташа. Генрих Лев идарәсе вакытында шәһәр аеруча тиз үсте һәм XIII гасыр уртасыннан Ганза сәүдә берләшмәсенә кергән күәтле һәм абруйлы сәүдә үзәгенә әверелде.

1918 елның ноябренә кадәр шәһәр Брауншвейг герцоглыгының башкаласы була. Ноябрь революциясе һәм герцогның тәхетеннән ваз кичүеннән соң Брауншвейг республикасы башкаласы була. 1946 елда Түбән Саксония җиренә керә.

Хәзерге вакытта Брауншвейг төбәге — Ауропадагы мөһим белем бирү һәм фәнни үзәге. Ауропа берлегендә 2007 нче елдан башлап Брауншвейг фәнни-техник тикшеренүләр һәм эшләнмәләр аеруча интенсив рәвештә үткәрелә торган төбәкләренең берсе. Фән үсеше өчен фондлар оештыручылар берләшмәсе Германиядә 2007 елда Брауншвейгка «Фән шәһәре» дигән мауктаулы исем бирде. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Район байрагы
Район байрагы

Актаныш районы — Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район һәм административ-территориаль берәмлек. 28 авыл җирлеге һәм 87 авылдан тора. Территориясенең мәйданы — 2037, 8 км², шуның 1251, 44 км² — авыл хуҗалыгы өчен бирелгән җирләр, 154, 38 км² мәйданда урманнар урнашкан. Район төньяктан көньякка 60 км, ә көнбатыштан көнчыгышка 48 км итеп сузылган.

Татарстанның Минзәлә һәм Мөслим районнары белән беррәттән, Башкортстан (Илеш, Кызыл Кама, Бакалы районнары, Агыйдел шәһәре округы) һәм Удмуртия (Каракүл районы) белән чиктәшлек итә.

Административ үзәге — Актаныш авылы. Территориясенең мәйданы — 2037, 8 км², шуның 1251, 44 км² — авыл хуҗалыгы өчен бирелгән җирләр, 154, 38 км² мәйданда урманнар урнашкан. Район төньяктан көньякка 60 км, ә көнбатыштан көнчыгышка 48 км итеп сузылган.

Районның өслеге дулкынсыман тигезлектән тора. Биеклекләрнең амплитудасы 60-235 метр тирәсендә. Территориянең иң түбән нокталары Агыйдел һәм Чулман елгалары тугайларында урнашкан. Ә иң югары урыннар районнның көньяк өлешендә. Рельефның 235 метр биеклектәге иң югары ноктасы Пучы авылыннан көньяктарак урнашкан. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
КамАЗ-55111 моделе — берничә дистә ел дәвамында иң популяр автомобильләрнең берсе, бигрәк тә үзбушаткычлар составында; хәзерге заманда аны куәтлерәк һәм күбрәк йөк күтәрешле модельләр алмаштырды
КамАЗ-55111 моделе — берничә дистә ел дәвамында иң популяр автомобильләрнең берсе, бигрәк тә үзбушаткычлар составында; хәзерге заманда аны куәтлерәк һәм күбрәк йөк күтәрешле модельләр алмаштырды

Кама автомобиль заводы (кыскача — КамАЗ, тулы исеме — «КАМАЗ» ААҖ, инглизчә — Publicly Traded Company KAMAZ, PTC KAMAZ) — зур йөк автомобильләре җитештерүче предприятие, хәзерге вакытта «Ростех» дәүләт берләшмәсенә керә. «КамАЗ» 1969 елда зур йөк автомобильләре җитештерү буенча заводлар комплексы («КамАЗ» җитештерү берләшмәсе) буларак барлыкка килде. Предприятие үзенең тарихын 1969 елның 14 декабреннән — беренче җитештерү объекты төзеләчәк урында нигез чокыры казый башлаган көннән исәпли. Беренче КамАЗ автомобильләре 1976 елның 16 февралендә җитештерелде. Шуннан соңгы 41 ел эчендә (2017 ел азагына кадәр) предприятиедә 2 237 364 йөк автомобиле һәм 2,8 миллионнан артык йөрткеч эшләнгән.

«КамАЗ» Татарстанда иң егәрле сәнәгать берләшмәсе булып санала. Русия Федерациясендә иң эре автомобиль корпорациясе. «КамАЗ» — Советлар Берлегендә беренче акционерлык җәмгыяте (1990). «КамАЗ» ширкәтенә 96 предприятие керә, алар арасында «Туймазы автобетоновоз заводы», «НефАЗ» (Нефтекама шәһәре) һәм «Автоприцеп-КАМАЗ» (Ставрополь шәһәре) оешмалары бар. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Гордий Саблуков (1803-1880) — урыс миссионеры, көнчыгыш телләре белгече, Коръәнне турыдан-туры гарәп теленнән рус теленә тәрҗемә итүче һәм нәшер итүче (Казан, 1878), Сарытауда (1830-1849) һәм Казанда руханилар семинариясендә, Казан руханилар академиясендә (1849-1862) татар теле укытучысы (профессор). Казан руханилар семинариясендә грек теле һәм Казан руханилар академиясендә татар теле укыта, рухани укуханәләре инспекторы була. Александр Казем-Бек җитәкләгән дини китапларны татарчага тәрҗемә итү комитетына әгъза итеп алына. Тел белеме, нумизматика, археология, кыпчаклар тарихы, Алтын Урда тарихы буенча хезмәтләре бар. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Легионер «Идел-Урал» газетасын укый
Легионер «Идел-Урал» газетасын укый

«Идел-Урал» («Idel-Ural») — Икенче бөтендөнья сугышы елларында татар мөһаҗирләр даирәсе латин шрифтында татарча чыгарган атналык газета. Газета Идел-Урал легионы легионерлары һәм татар мөһаҗирләре өчен чыгарыла. Газетаны оештыручы — Өченче рейхның Көнчыгыш министрлыгына караучы «Татар арадашлыгы» (алман. Tatarische Mittelstelle) үзәге (башлыгы — адвокат Хайнц Унглаубе).

1942 елның 14 ноябрендә беренче саны дөнья күрә. 1945 елның апрель урталарында редакция, эвакуациягә китү сәбәпле, эшен туктата. Газета кече форматта (район газеталары форматында), 6 битле, сирәк кенә 8 битле булып, кайчагында ике саны кушылып чыгарылган. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Бөек депрессия (ингл. Great Depression) — 1930 елларда пәйда булган икътисади кризис. Бөек депрессия төрле илдә төрле вакытка туры килә; шулай да күпчелек илләрдә ул 1929 елда башлана һәм 1930 еллар азагына кадәр дәвам итә.

1929—1932 еллар арасында дөньякүләм тулаем эчке продукт (ТЭП) 15%-ка кими. 21 гасырда Бөек депрессия гадәттә икътисадның никадәр түбән тәгәри алуына мисал буларак кулланыла.

Депрессия Америка Кушма штатларында 1929 елның 24 октябрендә фонд биржасында акция хакларының кискен төшүеннән соң башлана (бу көн Кара сишәмбе исеме белән билгеле), һәм тиз арада дөньяның һәр иленә диярлек тарала. Ул башлыча Көнбатыш Аурупаның алга киткән илләренә кагыла, сәнәгать, авыл хуҗалыгы товарларына хаклар кискен төшә, эшсезлек дәрәҗәсе арта (АКШ-та 25 %, башка илләрдә 33%-ка җитә. Кайсыбер илләр 1930 еллар урталарына аякка баса башлый, әмма күпчелек илләрдә Бөек Депрессиянең тискәре йогынтысы Икенче бөтендөнья сугышына хәтле дәвам итә. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Калмыклар чәй эчә
Калмыклар чәй эчә

Калмыклар (калм. хальмг, хальмгуд, монг. халимаг) — Калмыкия Республикасының төп халкы. Гомуми саны — 200 мең кеше. Милли теле — монгол төркеменең калмык теле.

Калмыкларның гомуми саны ~200 мең тирәсе. Күпчелеге РФ территориясендә яши. Дин тотучы калмыклар, нигездә, буддачылар (махаяна, Гелугпа мәктәбе), калмыкларның азчылык өлеше — православие динен тотучылар. Әстерхан өлкәсендә ышанучы Калмык халкының бер өлеше өчен Зур Богдо тавы изге урын булып тора.

Калмыкларның борынгы бабалары — XVII гасыр башында Русия империясенә күчеп (дэрбэт һәм торгут кабиләләреннән якынча 270 000 кеше), урыс багынлыгы алган көнбатыш монгол ойратлар. XVII гасыр уртасында алар Русия империясе составында мохтар Калмык ханлыгы (Торгоут ханлыгы) (калм. Хальмг хана улус) төзи, ханлык ойратларның кабиләләре буенча 4 олыска бүленә: дэрбэтлар, торгутлар, кошутлар, чорослар (Калмыкларның олыска бүленеп йөртелүе хәзерге заманда калмыкларның социаль һәм сәяси тормышларына тәэсир итүен дәвам итә). Калмык ханлыгы 70-75 мең җайдактан торган гаскәр чыгара алган. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Вьет теле туган тел буларак таралган ареал
Вьет теле туган тел буларак таралган ареал

Вьет теле, кайчакта вьетнам теле (вьетн. Tiếng Việt, татарча укылышы тиең виет) — Вьетнамның рәсми теле, милләтара аралашу һәм белем бирү теле. Аурупада һәм рус телле фәндә кулланыла торган «вьетнам теле» төшенчәсе лингвистик чынбарлыкны дөрес чагылдырмый, чөнки Вьетнамда вьет теленнән башка тагын 60лап телдә сөйләшәләр. Вьет телле вьет халкы диаспорасы Камбоджада, Лаоста,Таиландта, Малайзиядә, Австралиядә, Франциядә, Алманиядә, АКШта, Канадада һ. б. илләрдә бар. Гомуми сөйләшүчеләр саны — 84 млн кешедән артык, шуларның 80 млн. — Вьетнамда. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Персональ санак схемасы
Персональ санак схемасы

Санак, Компью́тер (ингл. computer — «санап чыгаручы») — мәгълүматны саклау, җибәрү һәм туплау өчен эшләнгән санау машинасына карата кулланыла. Санак — ул бик күп җиһазлар җыелмасы. Һәр җиһаз үз эшен башкара. Җиһазларның иң мөһимнәре система блогында урнашкан. Персональ санак төзелешенә санаучы (үзәк эшкәрткеч җайланма) һәм хәтерләү җайланмалары тупланган система блогы, кертү җайланмалары (клавиатура, «тычкан», сканер), чыгу җайланмалары (принтер, тавыш динамиклары), операцион система, програм тәэминат керә. Персональ санакның төп техник сыйфатлары: эчке хәтернең күләме, микропроцессорның такт ешлыгы һәм микропроцессорның разрядлыгы керә. Санакның безнең заманга килеп җитү тарихы бик катлаулы. Бу зур хезмәткә үзләренең зур өлешен Чарльз Бэббидж, Н. И. Бессонов, Джон фон Нейман, С. А. Лебедев, И. С. Брук һәм Б. И.Рәмиев кертә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Н.Чернышевский имзасы
Н.Чернышевский имзасы

Николай Чернышевский (1828 елның 12 (24) июле, Сарытау — 1889 елның 17 (29) октябре, Сарытау) — рус язучысы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, инкыйлабчы-демократ, утопияле социализм тарафдары.

1828 елның 12 (24) июлендә Сарытау шәһәренең Сергий чиркәве рухание Гаврила Иван улы Чернышевский гаиләсендә туган. Әнисе — Евгения Егор кызы Голубева. Фамилиясе әтисенең туган авылы — Пенза губернасы Чернышово авылы атамасыннан килә.
1836—1842 елларда Сарытау руханилар укуханәсендә укый (читтән торып, рәсми рәвештә ата-анасы йортына, әтисе кул астында уку өчен җибәрелә). 1842—1845 елларда Сарытау руханилар семинариясенең 6 еллык уку программасын 3,5 елда төгәлли. Укуханә программасындагы славян, грек, латин телләреннән тыш, француз, алман, гарәп, фарсы, Сарытау семинариясенең татар теле кафедрасында Г. С. Саблуков кул астында татар телләрен үзләштерә. 1845 елда Сарытау губернасының татар чыгышлы топография атамаларының тулы исемлеген булдыра.
Фән белән тирән кызыксынуы сәбәпле һәм 1848 елда фән белән ныграк шөгыльләнү өчен рухани дәрәҗәсеннән чыккан Г. С. Саблуков тәэсире нәтиҗәсендә, руханилар академиясенә керү уеннан кире кайта. 1848 елда Изге синод Чернышевскийның әтисен ялган гаеп белән рухани дәрәҗәсеннән чыгара, шуңа күрә әти-әнисе улларының университетка китү теләгенә каршы төшми. Гаиләсенең матди яктан авыр хәлдә булуын истә тотып, Чернышевскийга лекцияләр тыңлаган өчен еллык түләүдән (40 сум көмеш белән) азат итүче таныклык бирелә. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Бәрәңге
Бәрәңге

Бәрәңге, (бүлбеле паслён, лат. Solánum tuberósum, картуф, картук, җир алмасы) — паслён (Solanum) ыруы паслёнчалар гаиләсеннән бүлбеле үләнсыман күп-еллык үсемлек. Аеруча әһәмиятле культуралы үсемлек. Аның җир асты бәбәкләрендә — столоннарда бүлбеләр барлыкка килә. Агулы җимешләреннән аермалы буларак, бәрәңгенең бүлбеләре мөһим туклану продукты булып тора. Бу төр уртача климатлы илләрдә киң таралган. Ул — 60—100 см биеклегендәге туры сабаклы күпьеллык үсемлек. Яфраклары 7—11 яфракчыктан торган парсыз өзекле каурыйсыман. Чәчәкләре ак яки зәңгәрсу төстә, таҗ бишпочмаклы, кәсәдән 2 тапкыр озынрак. Җимеше — шарсыман яшел җиләк. Вегетация чоры - 80-140 көн. Беренче яфраклар үсеп чыккан сабак куеныннан җир астында 15-20 см га кадәр озынлыктагы бәбәкләр барлыкка килә, алар, очка таба юанаеп, яңа бүлбеләр хасил итә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Галимҗан Ибраһимов
Галимҗан Ибраһимов

Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте (рус. Научное общество татароведения) — 1923 елда Казанда хасил була. Татарларны, аларның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү белән шөгыльләнгән. Җәмгыятьнең беренче тантаналы утырышы 1923 елның 30 маенда татар һәм рус галимнәре катнашында үткәрелә. Рәисе итеп — Н. Н. Фирсов, рәис урынбасары итеп — Г. Ибраһимов сайланалар. Җәмгыятьнең беренче утырышында ук М. Г. Худяковның Казан ханлыгы тарихы буенча язылган хезмәтенең нәтиҗәләре белән таныштырган чыгышы тыңлана.

Җәмгыятьнең эшчәнлеге матди нигез булмау белән авырлаша. Нәкъ әлеге фактор Казан Кирмәне яисә болгар харәбәләре урыннарында археологик эзләнүләр үткәрергә комачаулый. Шуның белән бергә, бу авырлыкларга карамастан, кайбер нәтиҗәләргә ирешелә. Н. Н. Фирсов Мәскәүдә Үзәк Дәүләт Архивында Идел буе татарлары тарихы буенча документларны нөсхәләү бәхетенә ирешә. Икенчедән, М. Г. Худяков Татарстан Республикасының археологик картасын төзи. Болардан тыш, Г. Ибраһимов татарлар турында яңа тарихны, массачыл көрәш тарихын, XX гасырда татарлар арасында инкыйлаби һәм эшчеләр хәрәкәтен өйрәнү эшен башлый. Г. Гобәйдуллинның бик зур хезмәт көче белән татар халкы тарихын өйрәнү буенча библиографик күрсәтмә төзелә.

Җәмгыять 1925 елдан русча һәм татарча “Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе” журналын чыгара (1930 елда ябыла). ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр


Казан, 16 гасыр (Ф. Халиков рәсеме)
Казан, 16 гасыр (Ф. Халиков рәсеме)
Казан ханлыгының хәритәсе
Казан ханлыгының хәритәсе

Казан ханлыгы мәдәнияте — XV—XVI гасырларда Казан ханлыгында Идел буе Болгары һәм Алтын Урда мәдәниятләре нигезендә үсеш алган татар монументаль мигъмарияте, бизәк ясау сәнгате, зәркән сәнгате, шигърият, мәгариф, җыр сәнгате, халык аваз иҗаты. Казан ханлыгы мәдәниятенең мирасы заманча Татарстанда гына түгел, ә бөтен элекке Алтын Урда җирләрендә йогынты ясаган.

Казан ханлыгында, беренче нәүбәттә аның башкаласы Казанда, төзелеш эше һәм архитектура, шул исәптән монументаль мигмарият зур үсеш алган. Бу шул заманның шаһитлары, XVI йөз уртасында язылган исәп-теркәү кенәгәләре мәгълүматлары, Казан кремлендә сакланып калган кайбер күренекле архитектура истәлекләре, шулай ук археологик тикшерүләр вакытында табылган борынгы корылмаларның нигезләре белән яхшы раслана. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр


Санскрит әлифбасы
Санскрит әлифбасы

Санскрит (संस्कृतम् saṃskṛtam [sə̃skɹ̩t̪əm], элегрәк संस्कृता वाक् saṃskṛtā vāk, «сафландырылган сөйләм») — тарихи Һинд-Ари теле, һәм Һиндуизм һәм Буддизмның беренче дини теле. Бүгенге көндә бу тел Һиндстанның 22 рәсми телнең берсе, һәм Уттараханд штатының рәсми теле булып тора.

Классик санскрит якынча безнең эрага кадәр 4-нче гасырда Панини грамматикасында күрсәтелгән. Зур Һиндстан мәдәниятләрендә бу телнең позициясе Аурупадагы грек һәм латин телләренә охшаш. Бу тел Һинд субконтинентының күп хәзерге телләренә, бигрәк тә Һиндстан, Пакистан һәм Непал телләренә, зур йогынты ясаган.

Санскритның пре-классик формасы Ведик Санскрит дип атала, шул вакытта Ригведа иң борынгы һәм архаик сакланган стадиясе, иң борынгы чыганак безнең эрага кадәр 1500 елга карый. Бу Ригведик Санскритның тарихта теркәлгән Һинд-Иран телләренең иң борынгысы, һәм инглиз һәм күпчелек Аурупа телләрен керткән Һинд-Аурупа телләренең иң элек теркәлгән әгъзасы булуын күрсәтә.

Санскрит әдәбияты шигърият, драма белән бер рәттән фәнни, техник, философик һәм һиндуизм дини текстларын эченә кертә. Санскрит һиндуизм дини йолаларында мантра һәм гимн формасында церемониаль тел буларак киң кулланыла. Сөйләм санскрит Һиндстанның кайбер традицион оешмаларында кулланыла һәм бу телне торгызырга көч куела. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр


Күкчәтау татар мәчете — Казакъстанның Күкчәтау шәһәрендә 1894 елда татарлар тарафыннан нигезләнгән мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). 1930-елларда ябылган. 1989 елда татар мәчете мөселманнарга кайтарылып бирелә. Яхья хаҗи (каз. Жақия қажы) исемендәге мәчет булып эшли.

Күкчәтауда (1824 елдан хәрби ныгытма-станица, 1832 елдан шәһәр) беренче мәчет 1846 елда Күкчәтау тышкы округының өлкән солтаны Аблай Габбәсов башлангычы белән төзелә. Соңрак казакъ мулласы Науан хәзрәт Таласов җыйган акчага гыйбадәтханә үзгәртеп корыла. Бер катлы, авыш түбәле агач бина, башка мәчетләрдән манарасы бинаның нәкъ геометрик уртасында урнашкан булуы белән аерылып тора. 1868 елга кадәр мәчет имамы булып бары тик татарлар гына хезмәт итә, әлеге муллалар укыту эше белән дә шөгыльләнә. 1881 елда Күкчәтау татарлары (икенче гилдия сәүдәгәре Габделлатыйф Халиков, Фазлетдин Хисаметдинов, Баһаветдин Бикмөхәмәтов һ. б.) Дала генерал-губернаторыннан татарлар өчен шәһәрдә аерым мәчет төзүне сорыйлар. Рөхсәт алына. 1890 елда хаҗга киткәндә, сәүдәгәр Габделлатыйф Халиков татар мәчете өчен 3 000 сум акча, ике зур җир кишәрлеге һәдия итә. Мәчетне төзегәндә, соңрак мәчетне тотканда Күкчәтау байларыннан сәүдәгәр Шәймәрдан Госманов (1850—?) акчалата ярдәм күрсәтә. Мәчет 1894 елда төзелеп бетә. Күкчәтауның беренче мәчете кебек үк, ул бер катлы агач бина була, ике яруслы манарасы гына уртада түгел, түбә читендә урнаштырылган була. Мәчет «Татар мәчете» дип атала башлый һәм Уфадагы Ырынбур диния нәзарәтенә карый. 1918 елда Күкчәтауда һәм татар мәчетендә Галимҗан Баруди булып китә. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр


Кием — тукымадан, күннән, мехтан һ.б.ш. тегелгән, эшләнгән һәм тәнне каплау өчен хезмәт итә торган предметлар җыелмасы.

Евразиянең шактый кырыс шартларында киемнән башка тереклек итү мөмкин түгел: ул салкыннан һәм эсседән, яңгырдан һәм кардан, җилдән саклый; шул ук вакытта эстетик функция дә үти, ягъни кеше кием белән үзен тыштан берникадәр бизи дә.

Иң борынгы кешеләр суыклар һәм салкын кышлар булмый торган җылы якларда яшәгәннәр, шуңа күрә аларга кием кирәк булмаган. Йөз меңнәрчә еллар үткән, борынгы кешеләр акрынлап Европа һәм Азиянең салкын илләрендә дә яши башлаганнар. Алар кырыс һәм салкын кышлардан саклану өчен кием-салым уйлап тапканнар.

Киемне җәнлек тиресеннән теккәннәр. Тиренең эчке ягын таш кыргычлар белән чистартканнар. Аннан соң тишекләр уеп, җәнлек сеңере белән теккәннәр. Соңрак хатын-кызлар җеп эрләргә һәм тукырга өйрәнгәннәр. Алар җепне йорт хайваннары йоныннан яисә җитен һәм киндер сүсләрдән эрләгәннәр. Туку станогы да ясаганнар. Кешеләр җитен һәм йон тукымадан тегелгән кием кия башлаганнар. Һәр милләтнең киемендә үзенә генә хас булган үзенчәлекләр булган. Мәсәлән, татар халкының тормыш-көнкүрешендә XIX гасырның икенче яртысы һәм XX гасыр башларында кием-салым иң үзенчәлекле һәм оригиналь бер өлкә булып тора. Аның формалашуына халыкның социаль-экономик, тормыш-көнкүреш һәм табигать шартлары, гасырлар буена килгән традицияләре, эстетик зәвыгы, шулай ук башка халыклар белән культура бәйләнеше дә йогынты ясаган. Идел буе татарларының киемнәрендә төрки кабиләләренең традицияләре билгеле бер дәрәҗәдә чагыла. Моңа төрки халыклар киеменең төп үзенчәлекләрен саклаган киң итәкле күлмәк, камзул, бишмәт, билле казаки, туры билле чикмән һ.б.ш. күрсәтергә була. Хатын-кызлар өчен дә күлмәкне озын һәм киң итеп теккәннәр. Бу киемнәрнең барысы да затлы тукымалардан тегелгән. ↪ Дәвамы

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Аспарух ханга Добрич шәһәрендә һәйкәл
Аспарух ханга Добрич шәһәрендә һәйкәл

Аспарух яки Аспарух хан (tat.lat. Asparux, болг. Аспарух, шулай ук Исперих, Есперих, Испор, Еспор, Есперерих, Аспар-хрук) (VII гасыр) — Дунай буе Болгарына нигез салучы, Бөек Болгар иленә нигез салучының Кубрат ханның икенче улы, Идел буе Болгарына нигез салучының Котрагның бертуган энесе.

Риваятьтә Кубрат хан улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне — Батбай, икенчесе — Котраг, өченчесе— Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән). Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
37 тапкыр дөнья күргән «Әлифба». Авторлар: Р. Вәлитова, С. Вагыйзов. Рәссамы — И. Язынин
37 тапкыр дөнья күргән «Әлифба». Авторлар: Р. Вәлитова, С. Вагыйзов. Рәссамы — И. Язынин

Татар әлифбасы — татар теленең язылышында кулланыла торган әлифба. Татарлар берничә әлифба кулланган: иң борынгысы — төрки рун язуы, X йөздән 1927 елга кадәр — гарәп язуында, 1928—1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица.

Татар әлифбасы нигезендә борынгы һәм гаять бай әдәби мирас тупланган. Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы — XIII йөздә иске татар телендә язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII йөз ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп әлифбасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн данә китап чыккан.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Вьетнам сугышы (вьетн. Chiến tranh Việt Nam, ингл. Vietnam War)- XX гасырдары иң зур хәрби низагларның берсе, АКШ, СССБ, Вьетнам тарихында, мәдәниятендә, иҗтимагый тормышында әһәмиятле эз калдыра. Салкын сугышының төп низагларның берсе.

Вьетнам сугышы нәтиҗәсендә АКШ үз тарихында иң зур хәрби һәм сәяси җиңелүенә очрый, дәүләтнең эчке көрәше нәтиҗәсендә контракт гаскәргә күчә, «Вьетнамнан соң» дигән психиатрик синдром АКШта әле дә саклана.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Һуннар — нигездә төрки телле кабиләләрдән торган күчмә кабиләләр берләшмәсе. Тарихта беренче тапкыр Рим тарихчысы Тацит тарафыннан телгә алынган һуннарның 91 елда Каспий диңгезе тирәсендә урнашулары, соңрак 150 еллар тирәсендә Көньяк-Көнчыгыш Кавказ тирәләрдә яшәүләре билгеле. Шулай ук фин-угыр компоненты да булуы ихтимал.

Б.э.к. IX гасырдан ук хунну исеме белән билгеле булган халык турыдан-туры бәйләнешләре ихтимал дип санала.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Башкортстанда калын катнаш урман
Башкортстанда калын катнаш урман

Урман — агаччыл үсемлекләр белән капланган Җир йөзенең бер өлеше. Урманнар моннан 380 млн ел элек девон чорында барлыкка килгәннәр. Урманнар коры җирнең 27 %, 3,4 млрд. га мәйданын биләп тора, 30 проценты — ылыслы, 70 проценты яфраклы агачлардан тора.

Әлегә урманнар коры җирнең якынча өчтән бер өлешен тәшкил итә һәм Җир йөзендә һава сулаучы тормышның бар булуы өчен бик әһәмиятле роль уйныйлар. Урманнарда, агач һәм үсемлекләрдән тыш, үзенә төрле микроорганизмнар, бөҗәкләр һәм хайваннарны алган үзенчәлекле катлаулы экосистема барлыкка килә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Александр Фёдор улы Керенский (рус. Александр Фёдорович Керенский) (22 апрель (4 май) 1881, Сембер, Русия империясе — 11 июнь 1970, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары) — Русия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Вакытлы хөкүмәтнең рәис министры.

Әтисе — Фёдор Михаил улы Керенский (1841/1842 — 1911). Пенза дини урта уку йорты отличие белән тәмамлый, аннан соң Казан университетының тарих-филолгия университетында югары белем ала. Казанда Фёдор Керенский Надежда Адлерга өйләнә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Хан сарае
Хан сарае

Кырым ханлыгы (кырымтат. Qırım Hanlığı) — 1443 елдан башлап 1783 елга кадәр яшәгән кырым татарларының тарихи дәүләте. Үзатамасы — Кырым йорты.

Кырым ханлыгы аерым дәүләт булып үсеп чыкканчыга кадәр үк әле анда каты көрәш барган: берьяктан Идел буена карый торган җирләрне дә кертеп Сарай шәһәре белән идарә итүче Олы Мөхәммәт һәм икенче яктан — Кырым ярымутравы белән Кара диңгез буе җирләре өчен Дәүләтбирде арасында.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Мөхәммәт пәйгамбәр исеменең гарәпчә язылышы
Мөхәммәт пәйгамбәр исеменең гарәпчә язылышы

Мөхәммәт пәйгамбәр (гарәп. محمد‎‎‎; 571 елның 20 (22) апрелендә (кайсыбер мәгълүматларга караганда 570 елда), рабигыль-әүвәл аеның 12 көнендә, дүшәмбедә, Мәккә шәһәрендә туган — 632 елның 8 июнендә Мәдинә шәһәрендә вафат була) — ислам диненең яңа шәригатен китерүче, ислам буенча соңгы (ахырзаман) пәйгамбәр.

Шулай ук көчле сәясәтче, оратор, Гарәп ярымутравында шактый зур дәүләт төзүче. Ислам тәгълиматы буенча, аның аша Аллаһның китабы — Коръән иңә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Парижлылар Бастилияне штурмлый. Исемсез рәссам.
Парижлылар Бастилияне штурмлый. Исемсез рәссам.

Бөек францу́з инкыйлабы (фр. Révolution française) — XVIII гасырдагы Франциянең социаль һәм сәяси строе дучар булган иң көчле үзгәрешләр. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә Франциядәге феодаль «Иске тәртип» бетерелгән һәм ул монархиядән ирекле һәм тигез ватандашлар республикасына әйләнде. Рәсми ораны — «Ирек, тигезлек, бертуганлык».

Бөек француз инкыйлабы 1789 елның 14 июлендә баш күтәргән Париж халкының шәһәр төрмәсен — Бастилияне штурмлап алу белән башланган. Ахыры итеп 1794 елның 27 июлен (Термидориан түнтәрелеш) яки 1799 елның 9 ноябрен (18 брюмера түнтәрелеше) санлыйлар.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Бәркә (Bärkä, بركة خان‎‎)(12091266) — Җучи Олысының бишенче хакиме. Җучинең улы, Чыңгызханның оныгы. Алтын Урданың беренче мөселман ханы.

Мисырдагы мәмлүкләр белән берләшмәне төзеп, үз ырудашына — Хулагу — Иран илханына каршы сугышкан. Бату ханның сәясәтен дәвам иттергән: Алтын Урданың бөтенлеген һәм бәйсезлеген ныгыткан. Бәркә идарә итүе нәтиҗәсендә Алтын Урдада Идел буе Болгарыннан Ислам дине актив таратыла башлаган һәм чынында Алтын Урда Бөек Ханнан бәйсез дәүләте булган.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
«Кызыл тасма» — ВИЧ-уңайлы һәм БИДС йоктырган пациентларга теләктәшлек белдерү билгесе.
«Кызыл тасма» — ВИЧ-уңайлы һәм БИДС йоктырган пациентларга теләктәшлек белдерү билгесе.

БИДС — булдырылган иммунитет дефициты синдромы, шулай ук СПИД (рус. синдром приобретенного иммунного дефицита), ингл. AIDS (ингл. acquired immunodeficiency syndrom) — ВИЧ-инфекциясе фонында үсә торган халәт, ул CD4+ лимфоцитлар саны төшүе, күпләгән инфекцияле булган һәм булмаган, шеш авырулары белән янәшә атлый.

«Иммун дефициты» — ул организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыкның кимүе дип аңларга кирәк, шуның аркасында авыру билгеләре (синдром) килеп чыга. Лимфатик системаның зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз-үзен саклау көчләре кимүенә китерә торган вируслы авыру.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Кукуруз (Zea mays яки шикәр кукурузы) — бөртеклеләр (Poaceae) гаиләсенең Zea L. (кукуруз) ыругының бердәнбер культуралы бөртекле ашлык вәкиле.

Кукуруз — сабагы 5-6 м га җитеп үсә торган берьеллык бер өйле үсемлек. Сабагы, башка кыяклылардан аермалы буларак, куыш түгел. Чәчәкләре — аерым җенесле. Җимешлекле башакчыклар чәкәннәргә җыйналган. Чәкән яфрак куентыгында юанайган кыска ян бәбәктә урнаша. Башакчыклар бер чәчәкле, чәчәк элпәләре юк, җимешлек йомры җимшәннән һәм очында икегә аерылган озын ефәксыман баганачыктан тора. Серкәчле башакчыклар ике чәчәкле, һәр чәчәк өч серкәчле. Башакчыклар сабак очында урнашкан эре җәенке себеркәчләргә җыйналган. Аларны җил серкәләндерә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Олы Ака авылы янында Ака суы
Олы Ака авылы янында Ака суы

Олы Ака — Башкортстанның Мәчетле районындагы татар авылы. Районның иң зур авылларының берсе. Ул Свердловск өлкәсе белән чикләнгән. Тимер юллы шәhәрләрнең иң якыны — Кызыл Яр (Красноуфимск). Аралары — 92 чакрым.

Биредә акалылар даими рәвештә инде өч гасырдан артык яшиләр. Аларның тарихи ватаны — Идел елгасына кушыла торган Ука елгасы бассейнына урнашкан Мишәр крае. Шуннан аларның милли чыгышы — мишәрләр, яшәгән авылы исеме — Олы Ака, елга атамасы — Ака. Ака авылы турындагы беренче язма 22 декабрьнең 1692 елына карый. Бу урындагы җир биләүче әйле башкорт вәкилләре белән төзелгән килешү көне.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Һади Такташ Ташкентта чакта, 1921 ел
Һади Такташ Ташкентта чакта, 1921 ел

Һади Такташ — күренекле татар шагыйре, драматург.

1901 елның 1 гыйнварында Тамбов губернасының Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Өйдә бераз укыгач, үз авылларындагы дини мәктәпкә китә. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы, заманына күрә укыту процессы яңачарак корылган Пешли мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда Һади 1911 елдан 1913 елның ахырына кадәр укый. Биредә ул шул чакта төрки дөньяга киң таралган «Вакыт», «Йолдыз», «Ялт-Йолт» исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр язу белән мавыга.

Беренче империалистик сугыш башланып, алты балалы зур гаиләнең матди хәле кыенлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрергә карар кыла. Унөч яшьлек Һадины да, үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияртеп, Урта Азия якларына Кәттә-Курган шәһәренә озата…

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Татар гаскәриенә һәйкәл, Гданьск шәһәре, Польша
Татар гаскәриенә һәйкәл, Гданьск шәһәре, Польша

Польша-Литва татарлары (ﭘِوُﻟﺷﺎ-ﻟﻳﺗوﺎ ﺗﺎﺗﺎﺭﻟﺎﺭئِ, липкалар, липка татарлары, беларус татарлары) — XIII (XIV) гасырдан Литва, Беларусьтә, Польшада, Балтыйк буенда яшәүче татарлар. Гомуми санннары — 26 меңнән артык кеше (1993): 10 меңнән артык Белоруссиядә, 5 меңнән артык Польшада, 4 мең Литвада яши. Аерым вәкилләре Россиядә, Украинада һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә. Диннәре: сөнни мөселманнар, христианнар (православ, католик, протестант). Телләре: поляк, беларус телләре. Язулары латин, кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.

2010 елның 25 ноябрендә Гданьск шәһәрендә «Речь Посполитая Татарына» һәйкәле ачылган. Ачылу тантанасында Польша Президенты Бронислав Коморовский, аның әнисе Ядвига Коморовська (татар нәселеннән), Польша хөкүмәте әгъзалары, Белоруссия, Украина, Россия, Татар оешмалары вәкилләре катнашкан.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Җиде Си база үлчәү берәмлекләре
Җиде Си база үлчәү берәмлекләре

СИ — халыкара берәмлекләр системасы, метрик системасының хәзерге варианты. СИ көнкүрештә дә, фән һәм техника өлкәсендә дә дөньяда иң киң кулланыла торган система булып тора. Моңа да карамастан, электродинамика буенча күпчелек фәнни эшләрдә СИ кимчелекләре аркасында Гаусс берәмлекләр системасы кулланыла.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Полипропилен молекулалары чылбыры
Полипропилен молекулалары чылбыры

Пластмассалар — полимерлар нигезендә ясалучы, җылытканда тиешле формага кереп, суытканнан соң шул форманы саклый торган органик материаллар. Синтетик полимерлар нигезендә ясалган пластмассалар аеруча киң таралган. Җитештерү масштаблары буенча алар полимер материаллар арасында беренче урында торалар. Механик ныклыгы зур, тыгызлыгы кечкенә, химик яктан бик тотрыклы булулары белән беррәттән, алар яхшы җылылык изоляторы, электр изоляторы үзлекләренә ия һ.б.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Музейның төп бинасы
Музейның төп бинасы

Татарстан Республикасының милли музее — Татарстанның фәнни-тикшеренү һәм мәдәният-агарту оешмасы, Россиянең иң зур музейларыннан берсе. 1895 елның 5 апрелендә ачыла. 1981 елдан 2005 елга кадәр милли музей 80 музейны берләштергән Татарстан музей берлегенең әйдәүче оешмасы булып тора. Бүген Казанда 12 бүлекчәсе, районнарда 2 филиалы бар. 1894 елда Казанның фән һәм сәнәгать музее буларак, тарихчы, коллекционер, крайны өйрәнүче А. Ф. Лихачевның (18321890) 40 000 саклау берәмлегеннән торучы шәхси тупланмасыннан һәм 1890 елда узган фән-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары нигезендә оештырыла.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Р.Шәмсетдинов рәсеме
Р.Шәмсетдинов рәсеме

Мамай морза (ﻣﺎﻣﺎﻲ, үл. 1380) — Алтын Урда бәкләрибәге һәм төмән башлыгы. 1361-1380 елларда Алтын Урдада зур йогынтыга ия була, ханнарны билгели, Бату нәселеннән булган ханнар исеменнән Алтын Урданың көнбатыш өлешендә хакимлек итә. Мамайның 1380 елда Алтын Урданың канунлы ханы Туктамыш тарафыннан җиңелгәннән соң, дәүләттә чуалыш дәвере тәмамлана.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Аурупа һәм Азия буйлап бронза гасырның таралуы.
Аурупа һәм Азия буйлап бронза гасырның таралуы.

Бро́нза гасы́р — энеолитны алыштырган тарихи дәвер; бу дәвердә бронза металлургиясе барлыкка килә, барлык эш һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре бронзадан җитештерелә башлый. Бронза гасыр якынча б.э.к. 4 нче меңьеллык ахыры — 1 нче меңьеллык башын үз эченә ала. Бронза дәверендә Казан яны кабиләләренең 400 дән артык торулыгы билгеле. Кайбер зурракакларында 500 гә якын кеше яшәгән. Кайсы гына торулыкны казып карама, һәрберсендә йорт хайваннарының сөякләрен, игенчелек белән бәйле эш коралларын — бронза китмәннәр, ураклар, ургычлар табарга мөмкин.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Шампан — Франциянең Шампань төбәгендә, шешә эчендә икенчел әчешү юлы белән җитештерелгән күбекле йөзем шәрабы. «Шампан» термины башка илләр җитештерүчеләре дә кулланса да (Канада, Испания, АКШ-Калифорния, Россия), «коньяк» һәм «шампан» атамаларын бары тик французлар гына кулланырга хокуклы.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Училище бинасы
Училище бинасы

Казан театр укуханәсе — Казан шәһәрендә эшләп килүче махсус урта һөнәри белем бирүче сәнгать уку йорты. 1922 елның 26 сентябрендә Татар дәүләт театры өчен актёрлар әзерләү максаты белән Татарстан АССР һөнәри белем буенча баш идарә (Татглавпрофобр) коллегиясе карары белән Татар театр техникумы буларак оештырылган. Директоры итеп Зәйни Солтанов билгеләнә. 16 студент кабул ителә, 1923 ел азагына 30 студент укый.

Беренче чыгарылыш 1926 елда була. 1960нчы елларда рус бүлеге ачыла.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Дартс уены өчен мишень һәм дротик
Дартс уены өчен мишень һәм дротик

Дартс (ингл.  darts — дротиклар, яки кыска саплы сөңгеләр, уклар) — диварга эленгән махсус түгәрәк мишеньгә дротиклар ату хас булган уен, дөресрәге уеннар төркеме. Элегрәк мишеньнәр һәм дротиклар төрле булса, хәзерге заманда дартс уены стандартлаштырылган, кагыйдәләре һәм мишене билгеләнгән. Дартс буенча төрле халыкара ярышлар уздырыла, аны үстерүдә төрле оешмалар, федерацияләр эшли, шулай итеп уен бары тик күңел ачу чарасыннан тулы хокуклы спорт төренә әверелә.

Дартс — бик популяр уен төре. Аны бигрәк тә Бөек Британиядә, Нидерландларда, Скандинавия илләрендә һәм Америка Кушма Штатларында яратып уйныйлар. Дартс — Бөек Британия халкының милли уены.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Җирән кырмыска
Җирән кырмыска

Кырмыскалар (лат. Formicidae) — бөҗәкләрнең чаккычлы әлпәканатлылар отрядына керүче гаиләлек. Кырмыскалар үзләренең җәмгыять төзелеше буенча кешегә якын торучы җан ияләре. Җәмәгатьчел бөҗәкләр, гаиләләре канатлы ана һәм ата, бер яки берничә йомырка салучы канатсыз ана («патшабикә») һәм эшче («касталарга» берләшкән, билгеле бер функция башкаручы, озынлыгы 0,8-30 мм булган, җенси әгъзалары үсеп җитмәгән вак ана бөҗәкләр) кырмыскалардан тора. Ана, ата кырмыскалар — канатлы, эшчеләре — канатсыз. Башы зур, мыегы нечкә, бөгелүчән, яңагы яхшы үсешкән. Канаты сирәк тамырчыклы, үтә күренмәле. Төсе кызгылт көрән, кара. Корсагы күкрәге белән 1-2 сегменттан торган нечкә хәрәкәтчән сап ярдәмендә тоташкан; ана һәм эшче бөҗәкләрнең чаккычы (үзгәргән күкәй салгыч) һәм агу бизләре (кырмыска кислотасы бүлеп чыгаралар) бар. Күбесендә агу бизе көчле үскән, ул исә мускуллы капчык белән әйләндереп алынган. Мускуллар кыскарганда, нигездә, кырмыска кислотасыннан торган агу 50 см га кадәр сиптерелә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Азәрбайҗан байрагы
Азәрбайҗан байрагы
Азәрбайҗан гербы
Азәрбайҗан гербы

Азәрбайҗан (әзери. Azərbaycan Respublikası) — Кавказ арты регионының көнчыгыш өлешендә, Каспий диңгезенең көнбатыш ярында урнашкан дәүләт. Төньякта Россия (Дагстан) һәм Грузия (Квемо-Картли һәм Кахети) белән, көнбатышта Әрмәнстан һәм көнькта Иран белән чиктәш. Азәрбайҗанның эксклавы булган Нахчыван Автоном Республикасы төньякта Әрмәнстан, көньякта Иран һәм көнбатышта Төркия белән чиктәш. Азәрбайҗан территориясенең бер өлеше танылмаган Таулы Карабах Җөмһүрияте, бер өлеше (Кәрки, Бархударлы, Югары Әскипара) Әрмәнстан контроле астында. Үз чиратында Азәрбайҗан Әрмәнстан территориясендәге Арцвашен эксклавын контроль астында тота. Башкаласы — Бакы шәһәре.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Көнчыгыш Рим тарафлы оппонентларны җиңүче Болгар гаскәриләре, X гасыр.
Көнчыгыш Рим тарафлы оппонентларны җиңүче Болгар гаскәриләре, X гасыр.

Болгарлар (шулай ук булгарлар, протоболгарлар, һунно-болгарлар) — VII гасырда Кара диңгез белән Каспий диңгезе тирәсендәге Понтик далаларында, соңрак шулай ук Идел буйларында яшәгән ярымкүчмә халык. Этник яктан болгарлар — үзләренә Скиф-сармат (ингл.) һәм сармат-алан (ингл.) элементларны алган огур телле (ингл.) төркиләр.

Протобулгарларның мәдәни үзенчәлекләрендә сармат элементлары сарматлашкан төркиләр яки төркиләшкән сарматларга бәйле булулары турында бәхәсләр тулысынча чишелмәгән. Ауразия далалары аркылы көнбатышка таба хәрәкәтләре заманында күп башка этник төркемнәрне үзләренә алганнары билгеле.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Бәдер сугышы харитасы
Бәдер сугышы харитасы

Бәдер сугышы (гар.غزوة بدر)— мөселманнар һәм потка табынучы көрәешләр арасындагы, Һиҗрәтнең икенче елында Рамазан аеның 17 нче көнендә, җомга көнне (624 ел, 17 март) килеп чыккан беренче мөһим сугыш. Ул Хиҗаз җирлегендә, Бәдер коелары янында була. Мөселманнарның бу сугышта җиңүе исламның таралуын Өхед сугышындагы (627 ел) җиңелүләренә кадәр көчәйтә. Мөселманнар гаскәрендә 300—317 кеше була.

Язмаларда бу сугышта фәрештәләрнең катнашуы турында да әйтелә. Бу фәрештәләр катнашкан бердәнбер сугыш була (аларың булуын мөшрикләр дә таныганнар, мәсәлән Әбу Суфьян).

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Саба районы гербы
Саба районы гербы

Байлар Сабасы — Саба муниципаль районының үзәге. Казаннан 100 км ераклыкта урнашкан.

Шиһабетдин Мәрҗани язуына караганда, Байлар Сабасы авылында мелла Сәлим бине Габдерәхим әс-Савабый туган. Үз авылында аны «Рәхим Сәлими» дип, ә Бохарада «дамелла Сәлим» дип йөрткәннәр. Ул, үз иле галимнәреннән гыйлем алып, югары дәрәҗәгә ирешкән. Пугачев фетнәсе вакытында, 1773 елның азагында, аның гаскәрләренә кушылган. 1774 елда ул тар-мар ителгәч, Казан шәһәренә керә алмыйча качып китеп, Казакъстанга, ә аннан Бохарага китә. Шунда яшәп, 1808 ел азагында вафат була.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Ирена Сендлер, февраль 2005 ел
Ирена Сендлер, февраль 2005 ел

Ирена Сендлер — Икенче бөтендөнья сугышы вакытында 2500 яһүд балаларын коткаруы белән танылган поляк каhарманы. Ирена 1910 елның 15 февралендә поляк табибы гаиләсендә туа. Ата-анасы аны балачактан ук «милләттән hәм расадан бәйсез, кешеләр яхшыларга hәм яманнарга бүленә» хакыйкатенә өйрәткәннәр. Атасы, Станислав Кржижановски, «Әгәр суда баткан кешене күрсәң — йөзә белмәсәң дә ярдәм ит!» дип әйткән. Бу сүзләрне Ирена бөтен тормышына истә калдырган. Атасы бар кешеләрне — яһүдләрне, полякларны h.б. дәвалаган. Иренага 7 яшь булганда, Станислав башка табиблар дәваларга риза булмаган пациенттан тиф алып, 1917 елның февралендә үлә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Әҗем мәчетенең манарасы
Әҗем мәчетенең манарасы

Әҗем мәчете — Казанда Фәткуллин урамы, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан мәчет. Бүгенге көндә бу корылма шәһәр силуэтының бер күрке, ташта гәүдәләнгән музыка сыйфатында казанлыларның тарихи горурлыгы булып тора. Әҗем мәчетен шәһәрнең иң матур, иң нәфис мәчете дияргә мөмкин. Ул Казанның «йөзек кашы». Көнчыгыш Мавритания стилендә салынган булса да, манарасының ян кырыйга урнашканлыгы белән ул татар гыйбадәтханәләренең традицион типтагы таш вариантын гәүдәләндерә. Мәчетнең төньягыннан күтәрелгән шәмдәй төз манара төгәл пропорцияләр, бинасының купшы формасы, зәвыклы архитектура эшләнеше әлеге һәйкәлгә аерым нәфислек, камиллек, кабатланмас үзенчәлек бирә, аның Шәрык чалымнарын калку итеп күрсәтә. Кызыл кирпечтән салынган мәчет бинасы майолика һәм уелма таш белән матур итеп нәкышланган.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Электрон китап (җайланма)
Электрон китап (җайланма)

Электрон китап — китапның электрон юрамасы. Бүгенге көнгә электрон китапларны махсус җайланмаларда, телефон экранында, компьютерда һәм башка урыннарда да укырга мөмкин. Татар телендә электрон китапларны, нигездә, яшьләр куллана. Аларның телефоннан уку, махсус җайланмалар куллану буенча тәҗрибәләре шактый. Студентлар һәм укучылар өчен электрон формат бик уңай. Шулай ук Казаннан, һәм Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә электрон китапка еш мөрәҗәгать итә. Хәтта Казанның үзендә яшәүчеләр дә читтә калмый, яраткан язучысының әсәре нәшриятта китап булып чыкканын көтәргә теләмәгәндә, алар аны электрон китап рәвешендә алып укый.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Габдрәшит Ибраһимов
Габдрәшит Ибраһимов

Габдрәшит Ибраһимов — татар сәясәтчесе, дин әһеле. 1857 елның 23 апрелендә (иске стиль) Тубыл вилаятенең Тара шәһәрендә (хәзер Омск өлкәсендә) дин әһеле гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе Гомәр хәзрәт җиде буын ахуннар нәселеннән була, әнисе Гафифә абыстай да Себердә данлыклы мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фазыл Тынкачевлар нәселеннән була.

Габдрәшит Ибраһимов башлангыч дини белемне Себер мәдрәсәләрендә — Уыш авылында, Әлмәндә, Яңавыл-Төмәндә һәм Казан төбәгендәге Кышкар мәдрәсәсендә ала. Шушы вакыт эчендә ул империя төрмәләрен дә, ятимлек ачысын, акчасызлык газабын да татып өлгерә. 1879-1884 елларда ул Мәдинә шәһәрендә төпле дини белем ала, Коръән-хафиз булып чыга.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Юлбарыс
Юлбарыс

Юлбарыс — (лат.  Panthera tigris) — песиләрнең иң эре һәм көчле вәкиле, пантералар ыруына карый.

XX гасыр башына кадәр Казакъстанда, Төрекмәнстанда, Үзбәкстанда яшәгәннәр, Амудәрья һәм Сырдәрья ярларындагы йөрмәслек куе тростниклыкларда очраганнар. Әмма узган гасырның икенче яртысында бу якларда юлбарыслар атып үтерелеп юкка чыкканнар. Юлбарыслар төрле яшәү урыннарында очрый: Һинд ярымутравында алар, күбесенчә, тропикларда очрый; Ерак Көнчыгышта тайгада, кедрлыкларда, тауларда, елгалар үзәннәренең куе урманнарында очрый.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Геррерозавр
Геррерозавр

Триас периоды — мезозой чорының беренче периоды. Башы якынча 230 миллион ел элек, ахыры — 185—195 миллион ел элек.

Мезозой чорының иң башында флора бик бертөрле була. Плевромейяләр — плаундай үсемлекләр — доминантлык иткәннәр. Аларның биеклеге 2-3 метрга җитә алган. Иң яхшы шартларда яшәгәннәренең кайберләре агачтай була. Плевромейяләр бүгенге Көнбатыш Аурупадан Урыс платформасына кадәр, шуннан — Үзәк Азиягә һәм Себергә, Кытайга һәм Австралиягә таралганнар.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Джоан Джо Мюррей (ингл. Joanne Jo Murray, кияүгә чыгу алдыннан Rowling) яки Джоан Кэтлин Роулинг (ингл. J. K. Rowling, Joanne Katheline Rowling; 1965 елның 31 июлендә туган) — мәшһүр инглиз язучысы. Күбрәк Джоан К. Роулинг псевдонимы белән мәгълүм. 64 телгә тәрҗемә ителгән Гарри Поттер турында романнар сериясе авторы булып дөньякүләм танылган шәхес. 2001 елда Хьюго премиясенә лаек булган.

Ул 1965 елның 31 июлендә Глостершир графлыгында урнашкан кечкенә Йейт шәһәрендә дөньяга килә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Грек-рим көрәше
Грек-рим көрәше

Грек-рим көрәше — кара-каршы сугышның бер төре; көрәшчеләр рөхсәт ителгән алымнар кулланып, бер-берсен тигезләнештән чыгарып, аркасы белән келәмгә кысарга тиешләр. Грек-рим көрәшендә аяк белән техник (аяк чалулар, эләктерүләр) алымнар, шулай ук аяктан тотып көрәшү тыелган. Башка атамалары — классик көрәш, француз көрәше.

Классик көрәш Борынгы Грециядә барлыкка килгән, Борынгы Рим дәүләтендә үсеш алган. Бүгенге кагыйдәләр XIX гасырның беренче яртысында Франциядә кабул ителгәннәр.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Орнитохейрус
Орнитохейрус

Птерозаврлар (лат. Pterosauria) — мезозой дәверендә яшәгән архозаврлар тәртибе. Хәзер аларның йөзләп төре билгеле.

Динозаврлар кебек, беренче птерозаврлар триас чорында — 230 миллион ел элек барлыкка килгәннәр. Шул вакытта яшәгән птреозаврларның вәкилләре — эудиморфодон, преондактиль, петейнозавр. Птерозаврлар юрада да яшәгәннәр. Әмма акбур чорында билгеле булмаган сәбәпләрдән юкка чыкканнар. Птерозаврлар Җирдә 166 миллион ел яшәгәннәр.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Красноярск крае
Красноярск крае

Красноярск крае (рус. Красноярский край) — Россия Федерациясенең субъекты. Себер федераль округына керә.

Красноярск крае Урта Себердә урнаша. Ул Россияның 13,86 % мәйданын били. Төньякта Кара һәм Лаптевлар диңегезләре белән юыла.

1629 елга кадәр хәерге край территория Тобольск регионына кергән иде; Соңрак, Енисейск, Канск, Ачинск һәм чиктәш җирләре Томск разрядына беркеткән.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Чәй кыры
Чәй кыры

Авыл хуҗалыгы — халыкны азык-төлек, кулланыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүче халык хуҗалык итүенең бер төре. Дөнья авыл хуҗалыгында якынча 1 млрд кеше мәшгуль дип санала.

Авыл хуҗалыгы белән агрономия, терлекчелек, мелиорация, үсемлекчелек, урманчылык кебек фәннәр дә тыгыз бәйләнештә тора. Авыл хуҗалыгының роленә карап илнең алгарыш халәте билгеләнә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Паралимпия уеннары эмблемасы
Паралимпия уеннары эмблемасы

Парали́мпия уеннары́ — физик мөмкинчелекләре чикләнгән спортчылар өчен уздырылучы халыкара спорт ярышлары. Традиция буенча ярышлар Олимпия уеннарыннан соң, 1992 елдан бирле шул ук шәһәрдә уздырылалар.

Паралимпия уеннары ике төрле була: җәйге (1960 елдан бирле уздырыла) һәм кышкы (1976 елдан бирле уздырыла). Паралимпия уеннары Халыкара Паралимпия комитеты карамагы астында узалар.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Касыймдагы Хан мәчете
Касыймдагы Хан мәчете

Касыйм ханлыгы (قاسم خانليغى, Qasıym xanlığı) — 1454-1681 елларда бүгенге Россиянең Рязань өлкәсе җирләрендә урнашкан татар ханлыгы.

Тарихның башлангыч этабында Казан ханлыгы мәнфәгатьләрен кайгыртучы буфер дәүләт буларак төзелсә, аннары соң Мәскәү кенәзлегенең вассал дәүләтенә әйләнә.

Касыйм ханлыгы территориясендә күбрәк татар халкы яшәгән, ләкин руслар да яшәве мәгълум, аларның күбесен бирегә башка яклардан хуҗалары — татар феодаллары күчергән. Төп халыклар булган мордвалар һәм мишәрләр үз горефләрендә, диннәрендә кысылганнар.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Хорхе Луис Борхес (исп. Jorge Luis Borges) — Аргентина прозаигы, шагыйрь, публицист. Борхес үзенең еш кына җитди фәнни проблемалар турындагы фикерләшүләрне яшерүче яки маҗаралы, детектив вакыйгалар формасын алучы лаконик чәчмә фантазияләре белән билгеле.

Уйлап чыгарылган хәлләрнең чын дип кабул итү эффекты Борхеста хикәяләүгә аргентин вакыйгаларын һәм замандаш язучыларының исемнәрен, үз биографиясе фактларын өстәү ярдәмендә барлыкка килә. 1920-елларда ул испан телле латин-американ шигъриятенең авангардизмына нигез салучыларның берсе була.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Касыймдагы Хан мәчете
Касыймдагы Хан мәчете

Windows 7 — Windows NT гаиләсенә керүче операцион система, Windows Vista ОС-ның дәвамчысы булып тора. Windows NT тармаклары арасында система 6.1 юрама астында (Windows 2000 — 5.0, Windows XP — 5.1, Windows Server 2003 — 5.2, Windows Vista и Windows Server 2008 — 6.0) йөри. Сервер өчен юрамасы булып Windows Server 2008 R2, кермә системалар өчен — Windows Embedded Standard 2011 (Quebec), мобиль юрамасы — Windows Embedded Compact 2011 (Chelan, Windows CE 7.0) торалар.

2009 елның 22 октябрендә Windows 7 беренче тапкыр сатуга чыгарыла, бу исә Windows Vista чыгудан соң өч ел үткәннән соң була. Volume Licensing лицензиясе булган кулланучылар һәм ярдәмчеләр өчен RTM системасына керх 24 июльдән ук башлана. Бу вакытта бары тик ОСны тикшерү баскычлары гына башлана.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Исламның биш баганасы (гарәп. أركان الإسلام‎) — һәрбер мөселман тарафыннан үтәлергә тиешле биш фарыз.

Ислам дине нигезләреннән тыш, Аллаһы тәгалә һәр кешегә коткарылу өчен кирәкле дини вазифалар үтәүне дә йөкли. Мондый вазифалар бишәү, мөселманнар аларны исламның биш баганасы дип атап йөртәләр. Чөнки алар чыннан да ислам диненең төп, нигез принципларын тәшкил итәләр.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Туфан Миңнуллин
Туфан Миңнуллин

Туфа́н Габдулла́ улы Миңну́ллин — күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле гражданины. Татар драматургиясен, татар театрын ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән классик драматург.

Туфан Миңнуллин — 1995 елдан башлап Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. Депутат буларак ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте, милләте язмышы турында чыгышлар ясый иде, татар халкын дәүләт дәрәҗәсендә яклый иде.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Казан милли тикшеренү технология университеты
Казан милли тикшеренү технология университеты

Казан илкүләм тикшеренү технология университеты — Казанда урнашкан югары уку йорты. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, унивеситет илнең 159 техник уку йорты арасындагы рейтингта 10 нчы урында тора.

1897 елның 10 сентябрендә Казан сәнәгать училищесы буларак оеша. Казан сәнәгать училищесы 17 чыгарылышта 1145 специалист чыгара.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Баронесса Берта фон Зутнер (1911 ел)
Баронесса Берта фон Зутнер (1911 ел)

Берта Зутнер — австрияле язучы, халыкара пацифистик хәрәкәт эшлеклесе, Тынычлык өчен Нобель премиясенең 1905 елда лауреаты. Ул 1843 елның 9 июнендә Прагада, Богемиядә ул чактагы Австро-Венгрия империясендә, австрияле фельдмаршал граф Франц Йозеф Кински фон Шиник унд Теттау гаиләсендә туа. 1889 елда Зутнерның «Бетсен корал!» (алман. Die Waffen nieder) дигән китабы чыга, ул әсәрдә язмышын XIX гасырның 60 елларындагы Аурупа сугышлары бозып бетергән яшь хатын-кыз тормышы сурәтләнә. Күзәтүләрнең зур запасы белән һәм языла торган теманы яхшы белеп иҗат ителгән бу әсәр сугышка каршы протест, сугыш аркасында бик күп бәлаләргә юлыккан хатын, ана һәм гаилә күзаллавына нигезләнгән протест.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Саха́ Җөмһүрияте́ (Яку́тия) (якут. Саха Республиката, Саха Сирэ) — Россия Федерациясе эчендә булган дәүләти корылма, Россия субъекты, Ерак Көнчыгыш федераль округына керә.

Мәйданы буенча Русиянең иң зур регионы; шуның өстенә, Якутия — дөньяда иң зур административ-территориаль берәмлек. Аның 2/5 өлеше төньяк поляр түгәрәк артында урнаша, ә 2/3 өлешендә таулар урнашлалар. Башкаласы — Якутск шәһәре.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

О́птика (бор. грекча күренү, карау) — физиканың яктылык тотышын, үзлекләрен, сәбәпләрен һәм табигатен өйрәнүче, аның белән бәйле күренешләрне тасвирлаучы бүлеге. «Яктылык» термины астында күзгә күренүче яктылыкны гына түгел, ә аңа янәшә булган спектрның киң электромагнит нурланышын да аңлыйлар.

Электромагнит спектрны радиодулкыннарга, инфракызыл, күренүче, ультрашәмәхә, рентген и гамма-нурланышка бүлеп йөртәләр.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Удмурт Республикасы — Россия Федерациясе составындагы республика. Идел буе федераль округына керә. Башкаласы — Ижау шәһәре. Республика Урта Уралның көнбатышта урнашкан. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 180 км, төньяктан көньякка — 270 км. Иң югары ноктасы 332 м, республиканың төньяк-көнбатышта урнаша.

XV гасырда көньякта торган удмуртлар Казан ханлыгы эчендә, ә төньякта торган удмуртлар — Мәскәү дәүләте эчендә иделәр. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, удмуртлар бер дәүләттә булалар.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Вәлиулла Мәхмүт улы Якупов — күренекле татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, нашир, тарихчы, Ислам белгече, Татарстан Диния Нәзарәте рәисенең дәүләт оешмалары белән эшләү буенча урынбасары (20082011), Татарстан Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе (20112012). Тарих фәннәре кандидаты, «Мусульманский мир» һәм «Иман нуры» журналларының баш мөхәррире.

Вәлиулла Якупов тырышлыгы белән 1990 елда «Иман» ислам мәдәниятенең яшьләр үзәге ачыла.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Шайбалы хоккей — махсус боз мәйданчыгында кәшәкәләр һәм шайба кулланып уйнала торган командалы спорт уены, хоккей төре. Уенның максаты — шайбаны көндәшләр капкасына кертү. Матчта күбрәк алка керткән команда җиңүче була.

Шайбалы хоккейның туган җире дип Канаданы санау кабул ителгән. Беренче рәсми матч 1875 елның 3 мартында Монреаль шәһәренең «Виктория» боз мәйданчыгында үтә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Мәчет (гар. مسجد — мәсҗид — гыйбадәт кылу урыны) — мөселманнарның гыйбадәт кылуы өчен төзелгән архитектура корылмасы.

Еш кына мәчет — аерым торучы гөмбәзе булган бина, шулай ук эчке ишегалды булган мәчетләр дә бар (Әл-Хәрам мәчете). Мәчетнең, кагыйдә буларак, манаралары да була, аларның саны бердән алып тугызга кадәр (Әл-Хәрам мәчетенә ихтирам йөзеннән манаралар саны аныкыннан азрак булырга тиеш). Мәчет бүлмәләрендә сурәтләр юк, әмма диварларында Коръән сүрәләреннән өзекләр булырга мөмкин. Мәккәгә таба юнәлгән диварда буш куыш — михраб бар.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Нефтекама (рус. Нефтекамск) — Башкортстанда республика буйсынуындагы шәһәр. СССР чорында Кызыл Кама районы җирләрендә нефть һәм нефтехимия сәнәгате үзәге буларак пәйда булган.

Шәһәр советына Әмҗе, Энергетик, Ташкын, Хмелевка, Чишмә, Кырым-Сарай, Марино авыллары буйсына.

Халык саны һәм сәнәгать продукциясен чыгару буенча Нефтекама — Башкортстандагы 4 нче шәһәр: Уфа, Стәрлетамак һәм Салаваттан кала.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Батыршаның музее
Батыршаның музее

Балтач районы (рус. Балтачевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Иске Балтач авылы — Уфадан 220 км ераклыкта урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе — Пермь краендагы Куеда бистәсе (70 км).

Балтач муниципаль районы республиканың төньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы 1598 км2 тәшкил итә. Балтач районы Борай, Мишкә, Тәтешле, Аскын, Караидел районнары белән чиктәш.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр
Өслектә монтаж технологиясе буенча эшләнгән электрон компонентлар
Өслектә монтаж технологиясе буенча эшләнгән электрон компонентлар

Электроника (грек. Ηλεκτρόνιο — электрон) ул вакуум көпшә, транзистор, диодлар һәм интеграль микросхемалар белән эш итүче фән һәм технология тармагы. Бу компонентларның үзен линиялы булмаган тотышы һәм аларның электроннарның агышын контроль итәргә сәләте зәгыйфь сигналларны көчәйтергә мөмкин итә, һәм гадәттә мәгълүмат һәм сигнал эшкәртүдә кулланыла.

Хәзерге вакытта, күпчелек электрон приборларда электрон идарә өчен ярымүткәргеч компонентлар кулланыла.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Әнвәр Закир улы Бакиров — татар композиторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Ул 1920 елның 7 июлендә Казанда туа. Бала чагы Биектау районының Әлдермеш авылында уза. Музыкаль белемне ул Казан музыка училищесында ала. Училищены 1940 елда скрипка классы буенча Ильяс Әүхәдиевтә, композиция классы буенча Юрий Виноградовта (1907—1983) тәмамлый. 1940 елда хәрби хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышы елларында армия сафларында була. 1942 елны В. И. Ленин ис. Ульяновск югары командалык танк училищесын тәмамлый. 1946 елда гвардия лейтенанты званиесендә отставкага чыга.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев — күренекле татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче, галим, укытучы.

Мөхәммәт Мәһдиев — иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлаган язучы. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый һәм 60нчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (1886 ел1913 ел), татар халыкның бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятенә һәм әдәби теленә нигез салучы.

Бөек шагыйрь туган көне – 26 апрельТатарстанда туган тел көне буларак игълан ителде. Шул көнне, Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры янында урнашкан Г. Тукай һәйкәле янында мәдәни чаралар үтәләр.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Яр ЧаллыТатарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасындада зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр.

Тукай районының үзәге. Зур автомобиль юллары үзәге, елга порты бар. 1920 елга хәтле – Уфа губернасының Минзәлә өязендә, ТАССР барлыкка килгәч, аның составына керә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр


Ибн Баттута (гарәп. أبو عبد الله محمد ابن بطوطة‎), тулы исеме – Әбү Абдуллаһ Мөхәммәт ибне Абдуллаһ ибне Мөхәммәт ибне Ибраһим әл-Ләвәти әт-Танҗи; (1304 ел, 24 февраль, Танҗәр1368 (1369) я 1377, Фәс) – күренекле гарәп сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре. Аның сәяхәте якынча утыз ел буена дәвам итә һәм ул мөселманнар яшәгән күпчелек җирләрдә була.

Ибн Баттута турында барлык мәгълүмат аның сәяхәтнамәсеннән алынган.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Кече́ Чынлы́ Татарстан Республикасының Чүпрәле районы составына кергән авыл. Кече Чынлы елгасы буена урнашкан һәм шуңадырмы районның иң зур авылларыннан санала. Авыл җирлегенең гомуми мәйданы 6405 гектар, сөру җирлеге 5423 гектар.

Авылда 350 урынлык Мәдәният йорты, 5 шәхси кибет, 1 дәуләт карамагындагы кибет, фельдшер-акушер пункты, тегшермән, авыл тулысы белән газлаштырылган. Халыкның 30% үзәкләшкән су системасыннан кулланыла, узәк урамнарнарда 1993-95 елларда асфальт түшәлгән.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Лива́н (гарәп. لبنان, Лүбна́н), рәсми исеме Ливан Җөмһүрияте (гарәп.الجمهورية اللبنانية; әл-Җумхури́йә әл-Лүбнәни́йә) — Урта диңгезнең көнчыгышында урнашкан зур булмаган дәүләт. Аның көнчыгыш һәм төньяк ягында Сүрия урнашкан, ә көньягында исә Израиль.

Ливан халкы 4 миллион тирәсе. Бу ил гарәп дөньясында дини яктан нык аермлануы белән үзенчәлекле. Ливанда, дәүләтне җәмгыятьнең дини бүленешеннән чыгып төзүче, конфессионализм дигән сәяси система эшли.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Перу́ (исп. Perú, кеч. Piruw, аймара Piruw), рәсми атамасы Перу́ Җөмһүрияте (исп. República del Perú, кеч. Piruw Mama Llaqta, аймара Piruw Suyu) – Көньяк Америкада урнашкан дәүләт. Төньяк-көнбатышта Эквадор белән, төньякта Колумбия белән, көнчыгышта Бразилия белән, көньяк-көнчыгышта Боливия һәм Чили белән чиктәш. Көнбатышта Тын океан сулары белән юыла.

Тарихчылар фикеренчә, бу территорияләрдә беренче кешеләр якынча б.э.к. 9000 еллар тирәсендә килеп чыккан.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Ингуше́тия Республикасы (ингуш. ГІалгІай Мохк) — Россия Федерациясе эчендәге республика, Россия Федерациясе субъекты, Көньяк федераль округка керә.

Башкаласы — Магас шәһәре. Чечен Республикасы, Грузия, Төньяк Осетия белән чиктәш. Зур кавказ сырты тауалдының төньяк тау битендә, аның үзәгендә урнашкан.

1992 елның 4 июнендә барлыкка килә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Икенче бөтендөнья сугышы (1939 елның 1 сентябре1945 елның 2 сентябре) - ике хәрби-сәяси коалиция арасындагы сугышы. Кешелек тарихындагы иң зур сугыш. Хәрби хәрәкәтләр барлык континентларда һәм дүрт океанда алып барыла. Сугышта барлыгы якынча 70 млн кеше һәлак була.

Икенче дөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә Германиянең Польшага һөҗүм итүе белән башлана. 3 сентябрь көнне Бөек Британия һәм Франция Германиягә сугыш игълан итә. 17 сентябрьда совет гәскәрләре Польшаның көнчыгыш төбәкләрен басып ала.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Адыге́я Республикасы́ (Адыгея, адыг. Адыгэ Республик, рус. Республика Адыгея) — Россия Федерациясе эчендәге республика, Россия Федерациясенең субъекты, Көньяк федератив округына керә.

Республиканың төньяк өлеше тигезле, көньякта — Зур кавказ таулары торалар. Адыгея территориясын 40 % чамасы урманнар алалар. Республиканың климат җылы дип карала. Адыгеяның иң зур елгалары: Кубань, Лаба, Белая.

Башкаласы — Майкоп шәһәре.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Ферна́н Магелла́н (порт. Fernão de Magalhães, исп. Fernando (Hernando) de Magallanes; якынча 1480, Траз-уж-Монтиш өлкәсе, Португалия1521 елның 27 апреле, Мактан утравы, Филиппиннар) — португал һәм испан диңгезчесе. Аны дөнья тирәле беренче сәяхәт кылган кеше дип санау кабул ителгән.

Чыгышы буенча Магеллан португал булган. Франсишку де Алмейда җитәкчелегендә ул 1509 һәм 1511 елларда Малаккага (хәзер Малайзиядә) кадәр барып җитә.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Универсиада — Халыкара университетлар спорты федерациясе (ФИСУ) җитәкчелегендә студентлар арасында узучы дөньякүләм спорт чарасы.

«Универсиада» сүзе «университет» һәм «олимпиада» сүзләре кушылып барлыкка килгән.

ФИСУ (ингл. The International University Sports Federation (FISU)) Универсиаданы халыкара спорт һәм мәдәният фестивале дип билгели. Универсиада 2 ел саен уздырыла, әһәмияте һәм вәкиллек киңлеге буенча Олимпия уеннарыннан соң икенче урында тора.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Каза́н ханлыгы́14381552нче елларда (кайбер чыганаклар буенча 1445-1552) яшәгән феодаль төзелешле дәүләт. 1438 елда Алтын Урда составыннан аерылып чыга. Беренче ханы – Олуг-Мөхәммәт.

Казан ханлыгының җирләре башлыча борынгы Идел буе Болгары җирләрен биләгән. Шулай ук ханлыкка үз ирекләре белән мари халыклары кушыла. Казан ханлыгына рус гаскәрләре яу белән килгәндә марилар татар ханлыкын ягында көрәшәләр. Бу исә ике халыкның борынгыдан ук килгән дуслыгын күрсәтә. 1552 елда рус дәүләте тарафыннан яулана.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Әзерилә́р (әзер. azərbaycanlılar, azərilər) — Азәрбайҗан халкының төп һәм Төньяк Иран халкының шактый өлешен алып торган, төрки чыгышлы халык. Гомуми саннары – 24 миллионнан артык кеше. Антропологик яктан әзериләрнең күп өлеше европеоид расасының каспий тибына карый.

Әзербайҗанда 8 миллионнан артык әзери яши. Алар ил халкының 91 % тәшкил итәләр. Әзербайҗаннан башка әзериләр Иранда да яшиләр. Россиядә әзериләр тарихи Көньяк Дагыстанда яшиләр. 2002 елгы халык исәбе буенча, анда әзериләрнең саны – 111656 кеше.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Тын океан (Бөек Океан)Җир шарында мәйданы ягыннан иң зур, иң тирән һәм иң борынгы океан. Аның төп үзенчәлекләре — зур тирәнлекләр, Җир кабыгының бик еш хәрәкәткә килүе, төптә бик күп вулканнар булу, суларында бик күп җылылык саклавы, органик дөньясының гаҗәеп күптөрлелеге.

Барлык диңгезләр белән океан мәйданы 178,620 млн км², күләме 710 млн км³, уртача тирәнлек 3980 м. Иң тирән урын – Мариан иңкүлеге (11022 м).

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Гүзәл Уразовататар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты. Ул 1982 елның 8 гыйнварында Пермь өлкәсенең Барда авылында туа.

Яшь булуына карамастан, Гүзәл Уразованың Русиянең бөтен өлкәләрендә диярлек концертлары белән булганы бар. Аны Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара, Ырынбур, Кузнецк, Димитровград, Пенза, Йошкар-Ола, Надым, Ижау, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән, Нижневартовск, Түбән Уренгой, Омск, Пермь өлкәсе һәм Башкортостан тамашачылары бик зарыгып көтеп алалар. Шулай ук җырчының концертлары Төркиядә, Казакъстанда һәм башка төбәкләрдә узганы бар. Гүзәл Уразованың гастроль сезонында 160-170 концерт уза.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Программалау телесанакның «туган» теле булып санала, программа язучы өчен. Шулай ук машина командалары телен (MKT) иң беренче лампалы ЭХМнар бары тик шушы телне генә аңлаганнар. MKT (урысча ЯМК — язык машинных команд) программаларында бирелмәләр — санак хәтерендәге юлламаларны, үтәлүче ысулларны санлы кодлар аша тамгаланган. Программа биремнәренең һәм бирелмәләрнең ЭХМ хәтерендә ничек урнашуын программачы үзе кайгыртырга тиеш булган. Хәзерге чорда программачылар алай эшләмиләр.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Җәйге Олимпия уеннары 1896 (ингл. 1896 Summer Olympics , фр.  Jeux Olympiques d'été de 1896, грек.  Θερινοί Ολυμπιακοί Αγώνες 1896) — 1896 нчы елның 6 нчы апреленнән 15 нче апреленә кадәр Греция башкаласы Афиннар шәһәрендә узган Олимпия уеннары. Рәсми атамасы – I Олимпиада уеннары, уздырылган вакыттагы атамасы – I Халыкара Олимпия уеннары.

Беренче Олимпия уеннары үз вакыты өчен иң зур халыкара спорт ярышлары дип таныла.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Атлантик океан — субарктик киңлекләрдән Антарктидага кадәр сузылган, Тын океаннан соң мәйданы буенча икенче урында торган океан. Мәйданы 91,6 млн. км². Барлык океаннар арасында Атлантик океан кешелек дөньясы тормышында иң мөһим урынны алып тора. Бу тарихи яктан шулай формалашкан.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Суүсемнәр (лат. Algae) — үсемлекләр дөньясының иң борынгы вәкилләре: алар 2,5 млрд ел чамасы элек барлыкка килгәннәр. Су­үсемнәр төрләренең гомуми саны 35 мең чамасы. Бу төркемнең күп санлы вәкил­ләре арасында бер күзәнәкле организм­нар — суда пассив йөзүчеләре дә (мәсә­лән, хлорелла) һәм камчылары ярдә­мендә хәрәкәтләнүчеләре дә (хламидомо­нада) очрый. Колониаль формалары берничә күзәнәктән алып йөзгә кадәр күзәнәкне берләштерергә мөмкин, мәсә­лән, волъвокс.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Атилла Кадыйр улы Рәсүлев — күренекле татар язучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы (1976), «Почет Билгесе» (1966) ордены лауреаты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе иясе (1981).

Ул 1916 елның 16 сентябрендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә дөньяга килә. Беренче бөтендөнья сугышы чорында аның әтисе Кадыйр (Габделкадыйр) җәмәгате һәм якын туганнары белән хаҗ сәфәренә киткән җиреннән, ил чикләре ябылу сәбәпле, Төркиядә тоткарланып калган була.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр

Михаил Булгаков — мәшһүр совет язучысы һәм драматургы. «Мастер һәм Маргарита», «Ак гвардия» романнары авторы.

Булгаков 1891 елның 3 (15) маенда Киевта туа. 1909 елда Михаил Булгаков Киевтагы Беренче гимназияне тәмамлый һәм Киев университетының медицина факультетына укырга керә. 1916 елның октябрендә диплом алып чыга.

үзгәртүбәхәстарихбәйле үзгәрешләр