Эчтәлеккә күчү

Алтай Республикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алтай Республикасы latin yazuında])
(Алтай республикасы битеннән юнәлтелде)
Алтай Республикасы
алт. Алтай Республика
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 8 февраль 1992
Сурәт
Рәсми исем Республика Алтай
Демоним אלטאי, אלטאית, אלטאיות һәм אלטאים
Рәсми тел рус теле һәм алтай теле
Гимн Алтай республикасы гимны[d]
Дәүләт  Россия
Башкала Таулы Алтай
Административ-территориаль берәмлек Россия
Сәгать поясы OMST[d], KRAT[d], UTC+07:00 һәм Азия/Барнаул[d][1]
Урын Алтай[d] һәм Көнбатыш Себер[d]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Altai Republic.map
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Алтай республикасы башлыгы[d]
Хөкүмәт башлыгы Андрей Турчак[d]
Канунбирү органы Алтай республикасы дәүләт җыелышы - Ил королтае[d]
Халык саны 210 765 (2024)
Нәрсә белән чиктәш Алтай крае, Кемерово өлкәсе, Хакасия, Тыва, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Баян-Улгий[d] һәм Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы
Алыштырган Ойрат автономияле өлкәсе[d], Таулы Алтай автономияле өлкә[d] һәм Таулы Алтай автономияле совет социалистик республика[d]
Кулланылган тел алтай теле, төньяк алтай теле һәм хакас теле
Бүләкләр
Халыклар Дуслыгы ордены
Торучы алтайлар, казакълар һәм руслар
Мәйдан 92 903 км²
Рәсми веб-сайт altai-republic.ru(рус.)
Харита сурәте
Номер тамгасы коды 04
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Алтай республикасында җирләнгәннәр[d]
Карта
 Алтай Республикасы Викиҗыентыкта

Алта́й Респу́бликасы (Таулы Алтай, алт. Алтай Республика, рус. Республика Алтай) — Россия Федерациясе белән берләшкән [2] , Алтай таулары эчендә урнашкан Россия Федерациясе субъекты, Себер федераль округына керә.

Башкаласы — Таулы Алтай шәһәре.

1922 елда Ойрот автоном өлкәсе буларак оеша, 1948 елда Таулы Алтай өлкәсе исемен ала. 1990 елдан Таулы Алтай АССР, 1991 елдан Таулы Алтай Республикасы, 1992 елдан Алтай Республикасы.

Географик мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республика Алтай таулары белән уратып алынган, бер-бер артлы тезелгән тау сыртларында урнашкан.

Алтай Республикасы алтын, мәрмәр, тау бәллүре, төрле сирәк металларга бай.

Климаты — уртача континенталь. Кыш озын һәм суык. Гыйнварьда уртача температура -15°Cтан алып, тауларда -32°Cка кадәр җитә. Июль аенда уртача температура +19°C, +22°C, тауларда исә +14°C, +16°C.

Тауларда уртача еллык температура -6°C.

Административ-территориаль бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Алтай Республикасының районнары
Район Административ үзәк
1 Кош-Агач районы Кош-Агач
2 Майма районы Майма
3 Онгуда районы Онгудай
4 Турочак районы Турочак
5 Улаганский районы Улаган
6 Усть-Кан районы Усть-Кан
7 Усть-Кокса районы Усть-Кокса
8 Чемал районы Чемал
9 Чоя районы Чоя
10 Шебалино районы Шебалино

Хуҗалыкның төп юнәлеше — терлекчелек, пантлы боланчылык, дөячелек, аучылык.

Биредә агач эшкәртү, җиңел, күн сәнәгате үсеш ала. Төзелеш материаллары җитештерелә. Алтын табыла (Веселый руднигы һәм Майск, Талон бистәсе). Чемал ГЭСы бар. Туризм — Телецкое (Алтынкүл, алт. Алтын Кӧл) күле.

Республиканың төп магистрале — Чуйск тракты (Бийсктан алып Монголиягә кадәр бара).

Алтай Җөмһүрияте гимны (алтай телендә — Алтай Республиканыҥ Гимны) көен — Владимир Пешняк, сүзләрен Аржан Адаров язган. Гимн 2001 елның 11 сентябрендә кабул ителде. Башта алтай телендәге өч куплет, аннары урысча ике куплет башкарыла.
Хор гимнны “Алтай!” өндәмәсе белән тәмамлый.

Алтай кирилл язуында Altay latin yazuında Тәрҗемәсе Куплеты на русском
Кӧк теҥери јылдыстар,

Улу, јайым Кан-Алтай.

Ӱч-сӱмер, ыйык тайгалар —

Агару, јебрен Алтай.


Ӱч толыкту Кан-Алтай,

Јыҥкыс эдер јаҥы јок.

Ӱргӱлји кӱйген одыбыс

Ӧчӱп калар учуры јок.


Алтай — ӧскӧн кабайыс,

Алтай — мӧҥкӱ кудайыс.

Элен чактарга корула,

Россияла бис јажына.

Kӧk tеñеri, јıldıstаr,

Ulu, јаyım Kаn-Аltаy.

Ӱç-sӱmеr, ıyık tаyğаlаr —

Аğаru, jеbrеn Аltаy.


Ӱç tоlıktu Kаn-Altаy

Јıñkıs edеr јаñı јоk.

Ӱrğӱlјi kӱyğеn оdıbıs

Ӧçӱp kаlаr uçurı јоk.


Аltаy – ӧskӧn kаbаyıs,

Аltаy – mӧñkӱ kudаyıs.

Elеn çаktаrğа kоrulа,

Rоssiyalа bis јаjınа.

Күк йөзендә йолдызлар,

Олы, бәйсез Хан-Алтай.

Өчтүбә, урманлы таулар —

Борынгы, изге Алтай.


Өч түбәле Хан-Алтай,

Янтык булган чагы юк.

Мәңгелек ут янган җирнең

Сүрелер учагы юк.


Алтай — без үскән төбәк,

Алтай — мәңгелек терәк.

Гомерлек бу язмышыбыз,

Русиядә тормышыбыз.

Ты солнцем создан, Алтай,

Живи и процветай.

Ты вовек непоколебим,

И прекрасен наш Алтай.


Алтай с Россией на века.

Тебе и ей мы верны.

И единою судьбой

Навсегда озарены!


АЛТАЙ!

Гимн сүзлекчәсе

кӧк теҥери — күк йөзе

јайым — ирекле, бәйсез

Ӱч-сӱмер — Өчтүбә

агару — изге

jебрен — борынгы

ыйык — ихтирамлы

тайга — урманлы тау

ӱргӱлји, мӧҥкӱ — мәңгелек

ӱч толыкту — өч түбәле

јыҥкыс — авыш, янтык

эдер — итәр

јаҥы јок — гадәте юк

кӱйген — янган, көйгән

одыбыс — утыбыз

ӧчӱп калар учуры јок

сүнеп калыр чагы юк

ӧскӧн — үскән

кабайыс (кабай) — бишегебез

кудайыс (кудай) — ходаебыз

бис — без

элен чак — борынгы заман

элен чактарга — гасырлар буе

корула — саклана

јажына — гомер буе

Татарлар һәм алтайлылар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алтай таулары төрки халыкларның алтын бишеге» — дигән әһәмиятле сүзләр Казахстанда[3] да, Төркиядә дә, Татарстанда[4] да, һ.б. өлкәләрдә дә еш ишетелә. Бу әйтем Алтай тауларының төрки халыклар тарихында һәм мәдәниятендә мөһим урын алып торуыннан гыйбарәт.

«Алтай — төрки-татар башлангычының мәдәни бишеге. Татарстан өчен бу бик әһәмиятле. Сентябрь аенда Алтайда төрки халыклар цивилизациясенә багышланган конференция узачак. Болгарда булачак музейның беренче катына – борынгы төрки цивилизация өчен анда материаллар бик күп булыр, — дип уйлыйм. Аннан туризм проектлары да күтәрелә. Шулай итеп мәдәнияттән башланган эшчәнлек экономик яктан беркетелсә, Татарстан-Алтай багланышлары яңа дәрәҗәгә күтәрелер дигән өмет бар», — Фәрит Уразаев, «Бөтендөнья татар конгрессы», июнь 2012[5].

  1. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
  2. Конституция_Российской_Федерации#.D0.A1.D1.82.D0.B0.D1.82.D1.8C.D1.8F_5 Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2
  3. https://yvision.kz/post/372230
  4. https://www.azatliq.org/a/747675.html
  5. “Сабантуй хәрәкәте Алтай татарларын көчәйтте”