Эчтәлеккә күчү

Җылан (авыл)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җылан (авыл) latin yazuında])
(Елан (Аҡтаныш районы) битеннән юнәлтелде)
Җылан
Дәүләт  Россия империясе
Халык саны 158 (1795),
161 (1816),
210 (1848),
318 (1859),
384 (1870),
495 (1902)[1]

Елан (рус. Зилан, Зилановка) — Калмия, Сөн елгалары ярында Бүләр волостенең (соңыннан (1866) Әмекәй волостенең) Бүләр түбәсенә (хәзерге Татарстан Республикасының Актаныш районы) караган асаба башкортлар җирендә нигезләнгән авыл.

Елан авылы XVIII гасыр башында, 1704-1711 еллардагы баш күтәрүләр вакытынан ук билгеле. Ул вакытта башкортлар 72 төр салым уйлап чыгаручыларга каршы күтәрелә[2].

1795 елда авылда 18 хуҗалыкта 158 башкорт яши. 1816 елда 39 йортта 161 башкорт яшәве, аларның арасында 4 гаиләнең ике хатынлы булуы билгеле. 18161838 елгы исәп алу арасында 32 кеше вафат була, 48 бала туа. 1848 елда йортлар саны — 34, башкортлар исәбе 210 була. Авылда мәчет булуы теркәлә. 1859 елда — 318, 1870 елда 75 йортта 384 башкорт теркәлә, мәктәп исәпкә алына.

1875 елда башкортларның авылдан еракта яткан җирләрне сатуда катнашуы билгеле. 1902 елда 99 йортта 495 асаба башкорт яши. 1912 елда авыл биләмәсендәге асаба башкортларның 3346 дисәтинә асаба җире була, аның 414 дисәтинәсе генә эшкәртелә һәм чәчелә. Нигездә арыш белән солыга өстәнлек бирелә, бодай, бәрәңге кебек культуралар бик утыртылмый.

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[4]