Татар йолалары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар йолалары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Татар халкының гореф-гадәтләре — татарларның борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр сакланып калган үзенчәлекләре. Алар бүгенге көндә дә үтәлә. Халыкның гореф-гадәтләре кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра.

Татар халкы борын-борыннан үзенең кунакчыллыгы белән дан тота, шуңа күрә хәзерге татарлар да аны безнең көннәргә кадәр сакланган традиция буларак аерып күрсәтә.

Кыз бала тәрбиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Традицион татар гаиләләрендә кызларны кечкенәдән хуҗалык алып барырга, милли ризыклар әзерләргә, никахка керү өчен әзерләнергә өйрәтәләр.

Никах[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Традицион татар туйлары мөселман йоласыннан башка узмый. Ул өйдә яки мәчеттә мулла катнашында үткәрелә. Бәйрәм өстәле бары тик татар милли ризыклар: бәлеш, корт, гөбәдия, чәк-чәк, катык, пәрәмәчләр. Кияү түбәтәй кия, кәләш ябык җиңле озын күлмәк кия, башында яулык мәҗбүри.

Дөрес, хәзерге вакытларда килен кияу пилмәне әвәләми. Бу кияү һәм аның гаиләсе өчен кечкенә пилмәннәр. Аларны, гореф-гадәт буенча, килен үзе кулдан әвәләп ясаган. Ни дәрәҗәдә кечкенә пилмәннәр килеп чыгуы, аның ни дәрәҗәдә кайгыртучан хуҗабикә булуын күрсәткән. Һәр пилмән туй балдагы аша узарга тиеш булган.

Туйдан соң, кәләш беренче тапкыр кияү йортына килгәч, каенанасы аның аягы астына мендәр сала, кәләш яңа гаиләгә карата шундый ук назлы һәм йомшак булсын һәм өй буйлап йомшак кына йөрсен өчен. Әлеге йола ярдәмендә кияү әнисе өйдә тынлык һәм тынычлыкны саклап калырга тели. Шуннан соң каенана яшь киленгә тулы бер кашык бал һәм май каптыра, аның сүзләре бал һәм май кебек баллы-татлы булсын өчен.

Исем кушу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа туган сабыйга исем кушу йоласы мулла һәм мактаулы картлар, туганнар һәм күршеләр чакырып үткәрелә. Кунаклар өчен «аш» өстәле әзерләнә һәм бары тик татар халкының традицион ризыкларыннан гына тора.

Әдәбият исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.- Казан: Татар кит.нәшр., 1995.
  • Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Татарсан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. КАзан: милли китап,2000.