Чукотка автономияле округы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чукотка автономияле округы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
MastiBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (Робот: uz:Chukotka muhtor okrugi-ны uz:Chukotka muxtor okrugi-ка үзгәртте
Юл номеры - 249: Юл номеры - 249:
[[tr:Çukotka Özerk Okrugu]]
[[tr:Çukotka Özerk Okrugu]]
[[uk:Чукотський автономний округ]]
[[uk:Чукотський автономний округ]]
[[uz:Chukotka muhtor okrugi]]
[[uz:Chukotka muxtor okrugi]]
[[vec:Sircondario autonomo di Čukotka]]
[[vec:Sircondario autonomo di Čukotka]]
[[vi:Khu tự trị Chukotka]]
[[vi:Khu tự trị Chukotka]]

7 фев 2013, 14:50 юрамасы

Чукотка автономияле округы
Чукотский автономный округ
Чукоткакэн автономныкэн округ
Байрак Илтамга
байрагы гербы
урнашуы
Дәүләт төзелеше Автономияле округ
Рәсми тел урыс теле
Башкала Анадырь
Губернатор Роман Копин
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

721 481 км²
3,3%
Халык саны
– Барлыгы (2010)
– Тыгызлык

50 530[1] кеше
0,7 кеше/км²
Акча RUB
Вакыт UTC MSK+2 (UTC+6)
Телефон коды +7

Чуко́тка автоно́мияле о́кругы (рус. Чукотский автономный округ, чук. Чукоткакэн автономныкэн округ) — Русия Федерациясенең Ерак Көнчыгышында урнашкан субъекты. Ерак Көнчыгыш федераль округына керә.

Административ үзәге — Анандырь шәһәре.

Чиктәшлек

Як Русия субъекты
Көнбатыш Якутия республикасы
Көнчыгыш АКШ (диңгез буенча)
Көньяк-көнбатыш Магадан өлкәсе
Көньяк Камчатка крае

География

Чукотка автономияле округы Русияның төньяк-көнбатышында урнаша. Бөтен Чукотка уярымутравын били, кыйтка өлешеннән тыш берничә утравында да урнаша.

Көнчыгыш Себер, Чукотка һәм Беринг дингезләре белән юыла.

  • Төп елгалар — Анадырь, Омолон, Великая, Амгуэма, Зур һәм Кече Анюйлар.
  • Иң зур күлләр — Краснено, Эльгыгытгын, Пекульнейское.

Чукотка автономияле округы - чик буе зонасы. Чукоткага барып өчен чит илле кешеләргә ФСБның рөхсәте кирәк.

Климат

Округ күбесенчә Төньяк поляр түгәрәге артында урнашкан. Шуңа күрә анда каты субарктик климат, кыш 10 ай уза. Гыйнварның урта температурасы -15...-39 °C, июльнең +5...+10 °C. Явымнар 200-500 мм ел эчендә.

Файдалы казылмалар

Табигый газ, нефть, алтын, күмер, аккургаш, вольфрам, терекөмеш.

Тарих

Чукотка милли округы 1930 елның 13 декабрендә Ерак Көнчыгыш крае составында барлыкка килгән. 1938-1951 елларда Хабаровск краеның Камчатка өлкәсе составында иде.

1951 елда округ Хабаровск краеның туры вәкаләтенә күчте.

1953 елның 3 декабрьдә Магадан өлкәсенең составына керә; 1977 елда исемен Чукотка автономияле округына алыштыра.

1992 елда ЧАО Магадан өлкәсенең составыннан чыга.

Халык

Халык 1939 1959 1970 1979 1989 2002 (*) 2010[2]
Урыслар 5,2 (24,1 %) 28,3 (60,7 %) 70,5 (69,7 %) 96,4 (68,9 %) 108,3 (66,1 %) 27,9 (51,9 %) 25,1 (52,5 %)
Чукчалар 12,1 (56,3 %) 10,0 (21,4 %) 11,0 (10,9 %) 11,3 (8,1 %) 11,9 (7,3 %) 12,6 (23,4 %) 12,8 (26,7 %)
Украиннар 0,6 (2,7 %) 3,5 (7,6 %) 10,4 (10,3 %) 20,1 (14,4 %) 27,6 (16,8 %) 5,0 (9,2 %) 2,9 (6,0 %)
Эскимослар 1,1 (2,3 %) 1,1 (1,1 %) 1,3 (0,9 %) 1,5 (0,9 %) 1,5 (2,85 %) 1,5 (3,2 %)
Эвеннар 0,8 (3,8 %) 0,8 (1,8 %) 1,1 (1,0 %) 1,0 (0,7 %) 1,3 (0,8 %) 1,4 (2,6 %) 1,4 (2,9 %)
Чуванлар 0,9 (0,6 %) 1,0 (1,8 %) 0,9 (1,9 %)
Белоруслар 0,6 (1,2 %) 1,7 (1,6 %) 2,4 (1,7 %) 3,0 (1,9 %) 0,5 (1,0 %) -
Татарлар 0,5 (1,1 %) 1,6 (1,6 %) 2,0 (1,4 %) 2,3 (1,4 %) 0,5 (1,0 %) -

Шәһәрләр

Халык саны, кеше
Шәһәр 1959 1970 1979 1989 2002 2009 2010[3]
Анадырь 5859 7703 12 241 17 094 11 038 11 827 13 525
Билибино 635 10 693 12 711 15 558 6181 5453 5504
Певек 5752 10 528 11 060 12 915 5206 4597 4161

Административ-территориаль бүленеш

  • Анадырь
  • Анадырь районы (үзәге - Угольные Копи)
  • Билибино районы (Билибино)
  • Иультин район (Эгвекинот)
  • Провидения районы (Провидения)
  • Чаун районы (Певек)
  • Чукотка районы (Лаврентия)

Торак пунктлар

Халык саны 2 мең кешедән артык булган торак пунктлар
(2010 җанисәбе буенча)[4]
Анадырь 13525
Билибино 5504
Певек 4161
Угольные Копи 3367
Эгвекинот 2786

Икътисад

Чукотка автономияле округы ТРП кеше башына буенча дүртенче урын ала (2008); икътисадның нигезе - алтын приисклары һәм рудниклар.

Сәнәгать

Билибино шәһәрендә АЭС эшли; Күмер чыгарыла, балык эшкәртү предприятеләре эшли.

Транспорт

Күбесенчә авиа- һәм диңгез буе транспорты.

Искәрмәләр

Сылтамалар