Сембер өлкәсе
Сембер өлкәсе | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 19 гыйнвар 1943 |
---|---|
Гимн | Ульян өлкәсе гимны[d] |
Шигарь тексты | Опора души и державы |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Сембер |
Административ-территориаль берәмлек | Россия[1] |
Сәгать поясы | UTC+04:00 һәм Европа/Ульяновск[d][2] |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Ulyanovsk Oblast.map |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Губернатор Ульяновской области[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Алексей Русских[3] һәм Сергей Иванович Морозов[d] |
Канунбирү органы | Законодательное собрание Ульяновской области[d] |
Халык саны | 1 172 782 (2024) |
Нәрсә белән чиктәш | Чуашстан, Татарстан, Самар өлкәсе, Сарытау өлкәсе, Пенза өлкәсе һәм Мордовия |
Кулланылган тел | эрзя теле |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 37 300 км² |
Рәсми веб-сайт | ulgov.ru(рус.) |
Һәйкәлләр исемлеге | [d] |
Феноменның икътисады | экономика Ульяновской области[d] |
Номер тамгасы коды | 73 һәм 173 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Сембер өлкәсе Викиҗыентыкта |
Сембе́р өлкәсе́ (рус. Ульяновская область) – Россия Федерациясенең Европа өлешендәге субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.
Өлкә үзәге – Сембер каласы.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чиктәшлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Як | Россия субъекты |
---|---|
Төньяк | Татарстан, Чуашстан |
Көнчыгыш | Самар өлкәсе |
Көньяк | Сарытау өлкәсе |
Көнбатыш | Мордовия республикасы, Пенза өлкәсе |
Сембер өлкәсе Россия Европа өлешенең Көньяк-көнбатыш өлешендә урнаша. Идел өлкә территорияне калку Уңъягына һәм иңкү Сулъягына бүлә.
Уңүяк өлешен Идел буе калкулыгының өлешләре (Ундыр, Кременки һәм Сенгилей таулары, биеклекләр 363 метрга кадәр җитәләр) биләп тора, сулъягын исә сөзәк-какулыклы тигезлек биләп тора.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Климат — уртача континенталь; гыйнварның урта температурасы — -13 °С, июльнең урта температурасы — +19 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300-500 мм. Вегетация чоры якынча 180 көнне тәшкил итә.[4]
Гидрография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп елгалар: Идел (Куйбышев сусаклагычы, көньягында — Сарытау сусаклагычы), Сыры, Зөя, Олы Чирмешән.
Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Туфраклар — күбесенчә кара туфраклар. Өлкәс күбесенчә урманлы дала зонасында урнаша. Урманнар территориянең 25% өлешне биләп торалар.
Хайваннар дөньясы: поши, тиен, сусар, ак куян, һ.б.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]VIII — IX гасырларда хәзерге Сембер өлкәсе территориясе Идел буе Болгары составына керә. XIV гасырның ахырында — XV гасыр башында, Тамерлан һөҗүменнән, хәзерге Сембер өлкәсе территорияләр җирләр ташландырылылар. XV гасырда бу җирләр Казан ханлыгы составына, XVI гасырда Россия составына керәләр.
1640-елларда Карсун-Сембер засека сызыгы төзелә.
1780 елда Сембер калгайлыгы, 1796 елда ул Сембер губернасына үзгәртеп корыла.
1924 елда Сембер шәһәренә Ульяновск исеме кушыла, губернага да Ульяновск губернасы исеме кушыла. 1928 елда Ульяновск губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урта Идел өлкәсе (1929 елдан — Урта Идел крае, 1935 елдан — Куйбышев крае, 1936 елдан — Куйбышев өлкәсе) составына кертелә.
1943 елда Куйбышев һәм Пенза өлкәсе районнарыннан Сембер өлкәсе оештырыла.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Милли состав
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010 | ||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |||||
руслар | 868 559 | 77,7% | 930 882 | 76,0% | 948 482 | 74,8% | 1 016 815 | 72,8% | 1 004 588 | 72,6% | 901 272 | 73,6% | ||||
татарлар | 96 918 | 8,7% | 122 409 | 10,0% | 134 765 | 10,6% | 159 093 | 11,4% | 168 766 | 12,2% | 149 873 | 12,2% | ||||
чуашлар | 59 682 | 5,3% | 78 062 | 6,4% | 92 394 | 7,3% | 116 539 | 8,3% | 111 316 | 8,0% | 94 970 | 7,8% | ||||
мордва | 73 017 | 6,5% | 69 644 | 5,7% | 64 016 | 5,0% | 61 061 | 4,4% | 50 229 | 3,6% | 38 977 | 3,2% | ||||
башкалар | 19 183 | 1,7% | 23 751 | 1,9% | 28 108 | 2,2% | 42 685 | 3,1% | 47 912 | 3,5% | 39 817 | 3,3% | ||||
барлык | 1 117 359 | 100,0% | 1 224 748 | 100,0% | 1 2677 65 | 100,0% | 1 396 193 | 100,0% | 1 382 811 | 100,0% | 1 292 799 | 100,0% | ||||
Торак пунктлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сембер өлкәсе торак пунктлары
№ | Шәһәр | Халык саны | № | Шәһәр | Халык саны | |||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Сембер | 613 793 | 11 | Майна | 7 109 | |||||
2 | Мәләкәс | 122 549 | 12 | Сенгилей | 6 959 | |||||
3 | Инза | 18 547 | 13 | Сурское | 6 852 | |||||
4 | Барыш | 17 149 | 14 | Вешкайма | 6 620 | |||||
5 | Новоульяновск | 16 032 | 15 | Иске Майна | 6 520 | |||||
6 | Чардаклы | 11 437 | 16 | Николаевка | 6 385 | |||||
7 | Новоспасское | 11 075 | 17 | Мулловка | 6 166 | |||||
8 | Ишәй | 10 380 | 18 | Яңа Майна | 5 946 | |||||
9 | Кузоватово | 8 025 | 19 | Базарлы Сызган | 5 715 | |||||
10 | Карсун | 7 748 | 20 | Иске Кулаткы | 5 685 | |||||
2010 елның җанисәбе буенча |
Татарлар Сембер өлкәсенең ике районында күпчелек тәшкил итә (Иске Кулаткы районында абсолют күпчелек, Яңа Малыклы районында чагыштырма күпчелек тәшкил итә).
Административ-территориаль бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сембер өлкәсендә 21 район. Районнар исемлеге
- Базарлы Сызган районы
- Барыш районы
- Вешкайма районы
- Инза районы
- Карсун районы
- Кузоватово районы
- Майна районы
- Мәләкәс районы
- Николаевка районы
- Яңа Малыклы районы
- Яңа Спас районы
- Павловка районы
- Радищев районы
- Сенгилей районы
- Кулатка районы
- Иске Майна районы
- Сыры районы
- Тирәнкүл районы
- Сембер районы
- Чынлы районы
- Чардаклы районы
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сәнәгать
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Специализациянең төп тармагы — машиналар төзү (авиация төзү, приборлар төзү, станоклар төзү, автомобильләр төзү) (сәнәгый җитештерүнең күләменнән 56 процент өлеше). Сәнәгый җитештерүнең күләменнән 80% өлеше Сембердә һәм Мәләкәстә тупланган. Сембер өлкәсендә Россия автобусларның 95% һәм йөк автомобильләрнең 10% өлеше җитештерелә. 1941 елда, Мәскәүдән эвакуацияләнгән ЗИЛ заводы нигезендә Ульяновск автомобиль заводы барлыкка килә. Шулай ук Сембердә «Авиастар-СП» авиация заводы (Ан-124 «Руслан» һәм Ту-204 самолётлар җитештерү) урнаша. Хәрби-сәнәгать комплексына Ульяновск механика заводы керә.
Сенгилей һәм Новоульяновск шәһәрлерендә цемент заводлары урнашалар. Мәләкәстә автоагрегатлар заводы урнаша.
Авыл хуҗалыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл хуҗалыгының төп тармагы — ит-сөт терлекчелеге. Шулай ук дуңгызчылык, сарыкчылык да бар.
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авиация транспорты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Ульяновск-Восточный» халыкара аэропорты
Автомобиль транспорты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Федераль һәм региональ әһәмиятле автоюлларның гомуми озынлыгы — 4904,5 км, шул исәптә федераль автоюллар озынлыгы — 431,7 км, регион автоюллар озынлыгы — 4472,8 км. Өлкәнең көньяк өлешне М5 «Урал» трассаның өлеше кисеп үтә.
Тимер юл транспорты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сембер өлкәсе территориясендә тимер юл ташуларны Куйбышев тимер юлының Ульяновск бүлекчәсе башкара.
Өлкәдә туганнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Владимир Ленин (1870 — 1924) — Россия империясе һәм ССРБ сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, революционер, ССРБ нигезләүчесе.
- Александр Керенский (1881 — 1970) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Вакытлы хөкүмәте министр-рәисе.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
- ↑ http://ulgov.com/governor/1699.html
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2010-10-04, retrieved 2014-09-12
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=71
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=40
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=40
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=40
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_02.php?reg=57