Учалы типтәрләре
Учалы типтәрләре | |
Үз аталышы |
татарлар |
---|---|
яшәү җире | |
Теле | |
Дине | |
Бүтән халыкка керүе |
Учалы типтәрләре — татарларның Башкортстанның Учалы районында һәм Чиләбе өлкәсенең Яңа Ахун авылында яшәүче бер этнографик төркеме. Биредә учалы сөйләше таралган.[1] Галимнәр әйтүенчә, учалы татарлары элек «типтәрләр» дип аталган.[2]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Көньяк Урал тимер юлы төзелү уңае белән бу җирләргә төрле өлкәләрдән татарлар күчеп килә башлый: башта монда бүгенге Чиләбе өлкәсенең көнчыгышыннан мишәрләр (бүгенге Мөслим авылы ягы), алар янга эчкен татарлары һәм соңрак Казан ягы татарлары (ясаклы татарлар, типтәрләр) күченә. Алар белән игенчелек кәсебе дә үтеп керә. Типтәр авылларының халкы терлекчелек белән шөгыльләнгән. Ат урлау таралган булган.[3] Учалы типтәрләре үзләрен татарлар дип саныйлар. Сөйләшнең төп үзенчәлекләре дә һәм аларның материаль культурасына караган мәгълүматлар да моны раслый. Укыту 90 нчы елларга кадәр татар телендә алып барылган.[1][2]
Кайбер авторлар типтәрләр Казан алынганнан соң күченгән татар, чирмеш, чуаш, арлардан торган дип тә санаганнар. Тик 1770 елда бу якларда авыллар булуы билгеле түгел. Авыл шәҗәрәләре дә 1780 еллардан башлана, шул ук вакытта эчкен татарлары үзләрен Казан ханлыгы алынгач Себергә качкан татарлар дип саныйлар һәм бу риваятьләр дә алар белән килүе ихтимал. Икенчеләре аларны татар белән башкорт катышы дип язганнар.[3]
Лингвистлар татар типтәрләренең һәм казан татарларының телдә генә түгел, ә яшәү рәвешендә, матди һәм рухи мәдәнияттә уртак булуларын ассызыклыйлар. Әмма шулкадәр озак вакыт дәвамында башкортлар белән үзара бәйләнеш тә үз эзен калдырган: аларның сөйләмендә башкорт теле белән уртак кайбер үзенчәлекләр бар, нигездә — лексикада, өлешчә грамматика һәм фонетика өлкәсендә дә очрый.[2]
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Учалы типтәрләре Башкортстанның Учалы районы, элеккеге Верхнеуральск өязе Типтәр-Учалы вулысы территориясендә таралган. Алар бу төбәктә 3—10 км ераклыкта урнашкан 16 авылда (Ахун, Илче, Имангул, Мансур, Сәфәр, Ураз, Урал, Өрген, Учалы, Ырысай, Кунакбай, Калкан, Илтабан, Кыйдыш, Танычау, Ташморын) һәм Чиләбе өлкәсенең күрше Верхнеурал районындагы Яңа Ахунда яшиләр.[1][2]
Саннары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2010 елда Учалы районында татарлар саны 11543 кеше булган.[4] Әмма Ахун, Танычау һәм Кыйдыш авылларыннан кала, башка типтәрләр башкорт дип яздырылган.[5][6] Татарлар рәсми рәвештә Учалы авылында һәм Учалы шәһәрендә дә яшиләр.[6]
Соңгы 2021 елгы җанисәп буенча бу авылларда 18 410 кеше яши, шуларның 2685е генә татар дип яздырылган, 13 972 кешесе — башкорт.[6]
XIX гасыр ахырында саннары якынча 8 мең кеше дип саналган.[3] Тик Ахун авылы халкы 1926 елга кадәр мишәр дип исәптә торган.[7]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Баязитова Ф. С., Хәйретдинова Т. Х., Барсукова Р. С., Садыйкова З. Р., Рамазанова Д. Б., Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. 1нче китап. 372—381 битләр. 2012 елның 1 апрель көнендә архивланган.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Рыбаков С. Г. Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта. Спб., 1897.
- ↑ Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л. М. Айнутдинова, Б. Л. Хамидуллин. — Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. — 336 с., карта
- ↑ Учалы татарлары ничек башкортлаша — Азатлык Радиосы.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года»
- ↑ Список населенных пунктов Башреспублики / сост. Башк. центр. стат. упр. — Уфа : Издание Башкниги, 1926.