Себер татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Себер татарлары latin yazuında])
(Себер татары битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Себер татарлары
Үз аталышы

себер татарлары, себерәкләр, татарлар, бараба һ.б.

гомуми саны

200 меңгә кадәр

яшәү җире

Россия, Казакъстан.

Теле

Татар теле, себер татар теле.

Дине

Ислам

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

Commons-logo.svg Siberian Tatars Викиҗыентыкта
Себер татарлары

Себер татарларытатар халкының этно-территориаль төркеме. Күпчелек өлеше Россиянең Төмән, Омск, Новосибирск, Томск өлкәләрендә яши. Себер татарлары элеккеге Себер ханлыгы дәверләрендә формалашкан. Телләре — татар теленең көнчыгыш диалекты - себер татар теле.

Этноним

Себер татарлары арасында тубылык (Тубыл шәһәренә нисбәтле), төмәнлек (Төмән), бараба (бараба татарлары) һ.б. этнонимнар таралган.

Халык саны

Себердә 2010 елга якынча 500 мең татар яши дип, шуларның 300 меңе казан татарларына, 200 меңе себер татарларына карый дип санала.

1897 елгы халык санын алу буенча 46 мең кеше исәпләнгән.

Төркемнәре

Том һәм Енисей губернасы татар хатыннары

Себер татарлары составында өч этнографик төркемне аералар:

  • тубыл-иртеш (курдак-саргат, тара, тубыл, төмән һәм ясколбин татарлары),
  • бараба (бараба – тураҗ, лүбәй – тунус һәм теренин-чой татарлары),

Тарих

Себер татарларының этномәдәни үзенчәлекләре барлыкка килүдә төркиләр, фин-угор, самодий һәм өлешчә монгол халыклары хәлиткеч роль уйный. Соңрак аларга Бохара төбәгеннән килгән төркиләр һәм XVI йөздә – XX йөз башында Себергә күченгән Идел буе-Урал алды татарлары йогынтысы зур була.

Себер татарларының төп шөгыльләре – игенчелек (бодай, арыш, солы, тары игү) һәм терлекчелек.

Бараба татарларында күлдән балык тоту, тубыл-иртеш төньяк төркемендә елгадан балык тоту һәм аучылык зур роль уйный.

Себер татарлары электән үк күнчелек, савыт-саба, күчеп йөрүнең традицион әйберләрен (арба, чана, көймә һ.б.) ясау, мунчаладан бау ишү (төмән һәм ясколбин татарлары), ятьмәләр, тал чыбыкларыннан әрҗәләр үрү һ.б. эшләр белән шөгыльләнәләр.

XIX йөздәXX йөз башында Себер татарларының күбесе сәүдә, читкә китеп эшләү һәм йөк ташу белән мәшгуль булганнар.

Аш-су

Себер татарларында традицион азык-төлекләреннән ит-сөт һәм камыр ризыклары өстенлек алып тора.

Чыганаклар

  • Бояршинова З.Я. Население Западной Сибири до начала русской колонизации. Томск, 1960.
  • Томилов Н.А. Современные этнические процессы среди сибирских татар. Томск, 1978.
  • Томилов Н.А. Этническая история тюркоязычного населения Западно-Сибирской равнины в конце XVI – начале XX вв. Новосибирск, 1992.
  • Валеев Ф.Т. Западно-сибирские татары во второй половине XIX – начале XX вв.: историко-этнографические очерки. Казань, 1980.