Дагстан: юрамалар арасында аерма
к яңа бүлек исеме, мәгълүмат өстәү |
Төзәтмә аңлатмасы юк Тамга: Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү |
||
Юл номеры - 12: | Юл номеры - 12: | ||
|башкала = [[Махачкала]] |
|башкала = [[Махачкала]] |
||
|шәһәрләр = |
|шәһәрләр = |
||
|ил башлыгы урыны = |
|ил башлыгы урыны = Глава |
||
|ил башлыгы исеме = Рамазан Абдулатипов |
|ил башлыгы исеме = Рамазан Абдулатипов |
||
|вәзир урыны = [[Хөкүмәт рәисе]] |
|вәзир урыны = [[Хөкүмәт рәисе]] |
||
|вәзир исеме = |
|вәзир исеме = Абудсамад Гамидов '' <ref>{{cite news|url=http://www.riadagestan.ru/news/2013/1/30/150101/|title=Мухтар Меджидов представлен на должность Председателя правительства РД|date=2013-01-30|work=РИА Дагестан|accessdate=2013-01-30}}</ref> |
||
|шура башлыгы урыны = |
|шура башлыгы урыны = |
||
|шура башлыгы исеме = |
|шура башлыгы исеме = |
29 гый 2017, 08:00 юрамасы
|
Дагстан Республикасы (Дагстан, рус. Республика Дагестан, авар. Дагъистаналъул Республика, әзери. Dağıstan Respublikası, дарг. Дагъистанес Республика, ком. Дагъыстан Республикасы, лезг. Дагъустандин Республика, лак. Дагъусттаннал Республика) — Россия Федерациясе эчендә республика (дәүләт), Русия Федерациясенең субъекты. 1921 елның 20 гыйнварында барлыкка килә. Башкаласы — Махачкала шәһәре.
Көньякта Азәрбайҗан белән, көньяк-көнбатышта Грузия белән, көнбатышта Чичәнстан белән, төньякта Калмыкия белән һәм төньяк-көнбатышта Ставрополь төбәге белән чиктәш.
География. Табигать
Дагстанның бик зур туристик потенциалы бар. 30га якын тау түбәсенең биеклеге 4000 мдан артыграк, иң югары ноктасы – Базардүзү түбәсенең биеклеге 4466 м.
Дагстан Каспий диңгезенең көнбатышында урнашкан. Җөмһүриятнең көньягын Кавказ таулары алып тора, төньягында Каспий буе үзәнлеге башлана. Урта өлешеннән Терек һәм Сулак елгалары ага.
Таулар Дагстанның 25,5 мең км² мәйданын биләп тора, барлык территориянең уртача биеклеге 960 м тәшкил итә.
Халык
Халык саны — 2 737,7 мең кеше (2010). Авыл халкы 57,6 % тәшкил итә, шәһәр халкы — 42,4 % (2009). Халык тыгызлыгы — 53,9 кеше/км² (2009). Дагстан хөкүмәтеннән алынган мәгълүмат буенча җөмһүриятенең тышында даими рәвештә 700 меңнән артык дагыстанлы яши.
Дагстан халыклары телләре дүрт төп тел төркеменә карый.
Ышанучыларның 96 % — мөселманнар: шуларның төрле чыганаклар буенча 96-99 % — сөнниләр, 1-4 % — шигыйләр; 3% — христианнар (православ). Берникадәр яһүдиләр бар.
Туулар — 1000 кешегә 19,5 (Ингушетия һәм Чичәнстаннан соң Русия Федерациясендә 3 урын). Бер хатын-кызга уртача балалар саны — 2,13.
Халык | 2002 елда саны, мең кеше |
---|---|
Аварлар | 758,4 (29,4 %) |
Даргиннар | 425,5 (16,5 %) |
Комыклар | 365,8 (14,2 %) |
Лезгиннар | 336,7 (13,1 %) |
Лаклар | 139,7 (5,4 %) |
Руслар | 120,9 (4,7 %) |
Әзериләр | 111,7 (4,3 %) |
Табасараннар | 110,2 (4,3 %) |
Чеченнар | 87,9 (3,4 %) |
Нугайлар | 36,2 (1,4 %) |
Рутуллар | 24,3 (0,9 %) |
Агуллар | 23,3 (0,9 %) |
Цахурлар | 8,2 |
Әрмәннәр | 5,7 |
Татарлар | 4,7 |
Украиннар | 2,9 |
Яһудилар | 1,5 |
Тау яһудилары | 1,1 |
Саны 1000нән артык булган халыклар күрсәтелгән |
Дагстанда туган танылган шәхесләр
Татарлар
- Иван Әлиев (1892, Тимер-Хан-Шура - 1964, Волгоград), генерал-майор (1943).
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Мухтар Меджидов представлен на должность Председателя правительства РД, РИА Дагестан (2013-01-30). 30 гыйнвар 2013 тикшерелде.