Зур Фролово мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зур Фролово мәктәбе latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Зур Фролово мәктәбе
Адресы:

Калып:Байрак/Дәүләт

Зур Фролово мәктәбеТатарстан Республикасының Буа районы Зур Фролово авылында урнашкан төп гомуми белем бирү учреждениесе (мәктәп). Директоры Рамил Кавеев.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

   Зур Фролово төп гомуми белем бирү мәктәбе үзенең ишекләрен 1932 нче елда ачкан. Ул вакытта мәктәп 7 еллык кына булган. Бөек Ватан сугышы вакытында да мәктәп ишекләрен япмаган. Мәктәп үзенең тарихы белән горурлана. Мәктәп тарихы – ил тарихы ул.
       Мәктәп Вера Фигнер акчасына салына. Ул танылган судья кызы, Тәтеш өязеннән. Авылыбыз кешеләре аның белән тыгыз элемтәдә була. Октябрь революциясеннән соң,  Вера Николаевна берничә тапкыр Тәтеш өязендәге авылларда була. Мәктәпкә, балалар йортларына булыша. Зур Фролово авылында ул укытучылар гаиләсе Иван Егорович Лаврентьев гаиләсендә туктала.  Аның хатыны Пелагея Андреевна да алдынгы карашлы укытучы була. Дуслары аны Поленька дип йөртәләр. 
       Иван Егорович укытучы булудан тыш, китапханә мөдире булып та эшләгән. Күп бала анасы булуына карамастан (гаиләдә 7 бала), Поленька курслар да алып бара, авыл советында да эшли. 

Хатлар һәм башка архив материалларыннан күренгәнчә, Вера Фигнер үзенең якташларын кайгырткан. Пелагея Андреевна Лаврентьеваның Вера Фигнерга мәктәп төзелеше турында язылган хатлар моңа ачык мисал булып тора.

     Мәктәп үзенең ишекләрен ачкан. 1932 нче елда 20 яшькә кадәрге барлык егет һәм кызлар мәктәпкә белем алырга килгәннәр. 

Директорлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1932 нче елдан 1961 нче елга кадәр Зур Фролово мәктәбе директоры булып Александр Егорович Лаврентьев.
  • 1961-1963 нче еллар - Журавлев Николай Порфирьевич.
  • 1963 -1967нче еллар - Мясников Петр Яковлевич.
  • 1967 -1973 нче еллар - Никашин Герман Андреевич.
  • 1973 -1975 нче еллар - Ионов Михаил Иванович.
  • 1975 -1982 нче еллар - Хөсәенов Фатих Мостафинович.
  • 1991 -2012 нче еллар - Руслова Надежда Павловна.
  • 2012 -2015 нче еллар - Ханбиков Илгиз Фәридович.
  • 2015 -2017 нче еллар– Садыйков Ленар Мөслихович.
  • 2017 -2018 нче еллар– Мөхәммәтҗанов Марат Илшатович
  • 2018 нче елдан бүгенге көнгә кадәр – Кавеев Рамил Наилевич

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]