Атабай-Әнкәбә мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Атабай-Әнкәбә мәктәбе latin yazuında])
Атабай-Әнкәбә мәктәбе
Нигезләнү датасы 1 сентябрь 1903
Дәүләт  Россия
 Россия империясе
 СССР
Административ-территориаль берәмлек Атабай-Әнкәбә, Буа районы һәм Татарстан
Гамәлдән чыгу датасы 2011
Почта индексы 422416
Карта

Атабай-Әнкәбә авылы мәктәбе - Буа районының иң олы башлангыч белем бирү уку йортларының берсе. Тарихы 1903 нче елның 1 сентябрендә ачылган мөселман мәктәбеннән башлана.

Мәктәп тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 нче елда уку йортының исеме бер баскычлы Атабай-Әнкәбә совет мәктәбе дип үзгәртелә. Мәктәптә барлыгы 68 малай һәм 69 кыз бала укыйлар. 1930 нчы елдан уку йорты бер баскычлы Атабай-Әнкәбә крестьян яшьләре мәктәбе дип үзгәртелә. СССРда мәҗбүри башлангыч белем алу турында карар кабул ителгәнгә, шул елдан авылдагы барлык бала мәктәпкә тартыла.

1934 нче елдан уку йортының исеме тагын үзгәрә һәм ул Атабай-Әнкәбә башлангыч мәктәбе дип атала. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган балаларның бер өлеше күршедәге С.М. Киров исемендәге Исәк тулы булмаган урта белем бирү мәктәбенә укырга йөриләр.

1941-1945 нче елларда мәктәп сугыш чоры кануннары буенча яши. Уку йортында хәрби әзерлек дәресләре кертелә, фронтка посылкалар җибәрелә.

1960 нчы елда, авыл мәчетен сүтеп мәктәпнең яңа бинасын төзиләр. Уку йортының әйләнә-тирәсен тотып, бакча ясыйлар, мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгын булдыралар. Мәйданчыкта америка өрәңгесенең орлыкларын утыртып, авылдагы беренче кыр ышыклау полосасына һәм зират тирәсенә утыртыр өчен үсентеләр әзерлиләр. Мәктәп бакчасында утыртылган бәрәңге һәм башка яшелчә уңышы сатылып, уку йортының матди-техник базасы ныгытыла.

2004 нче елдан уку йорты - дәүләт гомуми белем бирү мәктәбе, ә 2010 елдан муниципаль гомуми белем бирү мәктәбе дип үзгәртелде. Балалар саны аз булуга карамастан уку планнары яңа технологияләргә нигезләнеп төзелде, укыту яңа мультимедия чаралары белән алып барылды.

Атабай-Әнкәбә башлангыч мәктәбе һәрвакытта Буа районында иң алдынгылардан саналды. 2011 елда балалар аз булу сәбәпле мәктәп ябыла.

Мәктәпнең беренче укытучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Изах Бәшир улы Бәширов
  • Кадыйр Сафа улы Бәширов
  • Шамсеҗиһан Хәйретдин кызы Шәмсетдинова

Мәктәп җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Риза Сәгыйт улы Сәгыйтов
  • Сабир Вәли улы Вәлишев
  • Мәрьям Исмәйл кызы Бәширова
  • Шиһап Зәйнетдин улы Зәйнетдинов
  • Халисә Шәрипҗан кызы Гыймалиева
  • Нурмөхәммәт Борһан улы Борһанов
  • Дәүләтшина Мария Николаевна
  • Гөлнур Ислам кызы Сәмигуллина
  • Зөлфия Рамил кызы Сәлимҗанова

Гомерен мәктәпкә багышлаган һәм аның данын күтәргән укытучылар, хезмәт ветераннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәрьям Вәлиулла кызы Бабужина
  • Зәки Зиннур улы Зиннуров
  • Сәрби Нәҗметдин кызы Нәҗметдинова
  • Рауза Абдрахман кызы Зәйнетдинова
  • Оркыя Габделлатыйп кызы Латыйпова

Мәктәптә укыган танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гәрәй Сафа улы Сафин, Социалистик хезмәт Каһарманы
  • Линар Бәдретдин улы Зиннәтуллин, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы
  • Зөфәр Нурулла улы Калимуллин, “Татптицпром” чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры урынбасары, баш инженеры
  • Хәйдәр Гыйләҗетдин улы Гыйләҗев, Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы
  • Равия Кәбир кызы Кәбирова, Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе
  • Нурсәет Нуретдин улы Гыйләҗев, Мәскәү шәһәре Калинин РОВДсы бүлек җитәкчесе

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исәк мәктәбе, Әлки мәктәбе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ТР МА, ф.160. Тасв.1, Сак.бер 1704
  2. ББК АБ, ф3 Тасв.1, Сак. Бер 8
  3. ББК АБ, ф3 1932 нче елдан 1973 нче елга кадәр
  4. ТАССР Буа кантоны мәктәпләр анкетасы (1921нче ел 26 нчы март)
  5. Изах Бәшир улы Бәширов (указлы мулла архивы)
  6. Гасыр кичкән Исәк мәктәбе.Казан: “Сүз” нәшрияте, 2011.-216б.+16 б.вкл.