2 номерлы лицей-интернат (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/2 номерлы лицей-интернат (Казан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

2 номерлы лицей-интернат (элекеге исеме 2 номерлы татар-төрек лицее) — Казанның иң абруйлы һәм алдынгы мәктәпләренең берсе. Лицей 1992 елда Татарстан һәм Төркия хөкүмәтләре тарафыннан ачылды.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лицейда 7 сыйныфтан башлап укыйлар. Лицей үзенчәлеге – интернат, ягъни укучыларның күпчелеге атна буена махсус бинада яшиләр. Биредә гендерлы укыту кулланыла, укучылар ир-ат җенесеннән.

Укыту 4 телдә алып барыла: татарча, төрекчә, инглизчә, урысча. Лицейны тәмамлаучыларның 100% диярлек Татарстан, Рәсәй һәм чит ил университетларына укырга керәләр. Лицей укучылары Татарстан, төбәк һәм Русия бәйге/олимпиадаларында зур уңышларга ирешәләр. Балалар лицейга 6 нчы сыйныфтан соң, март-июнь айларында уздырылган махсус имтиханнар нәтиҗәсендә кабул ителәләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лицей 1992 елда Татарстан һәм Төркия хөкүмәтләре тарафыннан мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек йөзеннән ачылды. Татарстанда халык арасында татар-төрек лицейлары дип аталган барлыгы шундый 7 мәктәп ачылды.

2008 елда лицей-интернат автоном белем бирү учреждениясе статусына иреште. 2010 елда уку йортына сәләтле балалар өчен типик булмаган учреждение исеменә лаек булды. 2015 елда лицей сәләтле балалар өчен республика интернат тибындагы мәктәпләр челтәренә керде.

2014 елда лицей «Камиллек мәктәпләре» программасына керде. Әлеге программа Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгы белән «Educare» Сингапур компаниясе белән башкарыла.

Үзенчәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лицейның гадәти мәктәптән аермалы яклары:

  • Гендерлы укыту системасы. Лицейда бары тик егетләр генә укый.
  • Пансионат булуы. Атна дәвамында 7, 8 сыйныф укучылары һәм башка сыйныфларның Казаннан тыш булган укучылары интернатта яши.
  • 2 чит тел өйрәнү. Татарстанның дәүләт телләреннән тыш (татар һәм рус телләре) инглиз һәм төрек телләре укытыла.
  • Билингваль нигездә укыту. 8 сыйныфтан кайбер фәннәр билингваль (ике телдә - русча һәм инглизчә) укытыла.
  • Укытучылар. Укытучыларның 70%-ы - ир-атлар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]