Эчтәлеккә күчү

Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемендәге Керкәле төп гомум белем бирү мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемендәге Керкәле төп гомум белем бирү мәктәбе latin yazuında])
Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемендәге Керкәле төп гомум белем бирү мәктәбе
Нигезләнү датасы 30 октябрь 1999
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Керкәле, Керкәле авыл җирлеге[d], Лениногорск районы һәм Татарстан
Укучылар саны 33
Югарырак ранг Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Хезмәткәрләр саны 10
Адрес Татарстан Республикасы, Лениногорск районы, Керкәле авылы, Советская урамы, 45 йорт, 1 нче бина
Почта индексы 423272
E-mail mailto:sch476@mail.ru
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/l-gorsk/karkali/sch
Карта

Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемендәге Керкәле төп гомум белем бирү мәктәбеТатарстаның Лениногорск районы Керкәле авылында урнашкан төп гомум белем бирү учреждениесе (мәктәп). Гамәлдәге директор - Әкрәм Гыйләҗев.[1][2] 2015 нче елдан ул Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемен йөртә. 33 баланы 9 укытучы укыта.

Февраль инкыйлабына кадәр Керкәледә дәүләт мәктәбе булмый. Бары тик мәчет каршындагы мәктәп кенә эшли. 1910 нчы елда Гата Һилалов Тымытык мәдрәсәсен тәмамлап кайта һәм авыл читендәге бер өйдә мәктәп ачып балалар укыта башлый. Ул анда дин сабагы белән бергә татар теле, тарих, математика, география, физика кебек фәннәрне дә укыта. Икенче елны мәктәптә укырга теләүчеләр саны икеләтә арта. Халык җыелып мәктәп өчен яңа өй сала. 1911 нче елда Керкәледә дәүләт мәктәбе ачыла. 1926-1927 нче елларда Керкәледә беренче ике пионер – Җәвад Вәлиева һәм Хәдия Гарифуллина була. Ә 1929 нчы елда беренче пионер оешмасы барлыкка килә. Авылга Гөлсем Нәдерова, Саҗидә Мөлекова исемле укытучылар килә. 1937 нче елда ике катлы мәктәп бинасы салына. Ә 1999 нчы елның 30 нчы октябрендә авылыбызда яңа мәктәп бинасы төзелә. [3]

  • Мәктәптә ике музей эшләп килә: “Галия һәм Җәмит Рәхимовлар музее” (2015 елдан) һәм “Тарихи-туган якны өйрәнү музее” (1989 елдан).
  • 2013 елдан мәктәптә Рәсәй күләмендә фәнни-практик конференция үткәрелә, материаллары бастырыла (бүгенге көнгә бастырылган дурт китап чыкты).[3]

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]