Пирем крае
Русия Федерациясе субъекты | |||||
Пирем крае Пермский край | |||||
| |||||
Пирем | |||||
24-нче | |||||
- Барлыгы - Су |
160 236 км² [1] 2,0% | ||||
Халык саны |
|||||
- Барлыгы - Халык тыгызлыгы |
2 635 849 кеше (2010)[2] 16,9 кеше/км² | ||||
Тулаем төбәктәге продукт |
|||||
- Барлык, агымдагы бәядә - Кеше башына |
630,8 млрд. сум [3] (2010) 224,5 мең сум | ||||
Идел буе | |||||
Урал | |||||
урыс теле | |||||
Губернатор |
Максим Решетников (в.б) | ||||
Хөкүмәт Рәисе |
Максим Решетников | ||||
Канун чыгару Җыелышының рәисе |
Валерий Сухих | ||||
59 | |||||
MSK+2 (UTC+6) |
Пи́рем крае — Русия Федерациясенең Аурупа өлеше субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.
Крайның мәркәзе — Пирем шәһәре.
Эчтәлек
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Як | Рәсәй субъекты |
---|---|
Төньяк | Коми Республикасы |
Көнчыгыш | Свердлау өлкәсе |
Көньяк | Башкортстан |
Көнбатыш | Киров өлкәсе Удмурт Республикасы |
Пирем крае Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә һәм Урта һәм Төньяк Урал таулары битләвендә урнаша. Крайның 99,8 % өлеше Аурупада, 0,2 % өлеше — Азияда урнаша.
Кырый нокталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- төньякта — Саклаимсори-Сяхль тавы (1094 м) — 61°39' т. к.;
- көньякта — 56°06' т. к. (элекке Октябрьский районының Ельник авылы янында);
- көнбатышта — 236 биеклекнең (рус. Высота 236) 1 километрда, Лэпью, Пелес һәм Кажим елгаларның субүләре янында 51°47' кч. о.;
- көнчыгышта — Рахт-Сори-Сяхл тавы, 59°29' кч. о.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Пирем крайның климаты — уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы — -18,5...-15 °С.
Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Крайның көнбатыш өлешен (территориянең 85 % өлешен) Урыс тигезлеге биләп тора, крайның көнчыгыш өлешен Урал таулары биләп торалар. Иң биек таулары крайның төньягында урнашалар:
- Тулымский камень (1496 м);
- Ишерим (1331 м);
- Молебный камень (1240 м);
- Ху-Соик (1300 м)
Елгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Пирем краеның елгалар Чулман бассейнына керәләр. Крайда 29 меңнән артык елгалар бар, аларның гомуми озынлыгы — >90 000 км.
Төп елгалар:
- Чулман — 1805 км.
- Чусовая — 529 км.
- Сөлил — 493 км.
- Вишера — 415 км.
- Колва — 460 км.
- Яйва — 403 км.
- Косьва — 283 км.
- Коса — 267 км.
- Весляна — 266 км.
- Иньва — 257 км.
- Обва — 247 км.
Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Пирем краенда нефтьны, газны, ташкүмерне, минирәл тозларны, алтынны, алмазларны, хромит рудаларны, көрән железнякларны, торфны, известьташны, асылташларны, вак-төяк әйберләр ясауга китә торган ташларны, каплый торган ташларны, төзү материалларны чыгаралар.
Саклана торган табигать терриотрияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Вишера тыюлыгы
- «Басеги» тыюлыгы
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны да карагыз: Пирем губернасы
1737 елда Казан губернасының Чәрдән, Саликам һәм Көңгер өязләре, Казан губернасының Көңгер провинциясенә берләшкәннәр (үзәк шәһәре — Көңгер).
1781 елда Пирем губернасы оештырыла.
1919 елның 15 июлендә Пирем губернасы составыннан Екатеринбур губернасы аерылып чыгарыла.
1923 елның 3 ноябрендә Пирем губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урал өлкәсенә кертелә.
1934 елда Урал өлкәсе юкка чыгарыла, хәзерге Пирем краеның территориясе Свердлау өлкәсендә калган. 1938 елда Свердлау өлкәсе составыннан Пирем өлкәсе аерылып чыгарыла. 1940—1957 елларда ул Молотов өлкәсе исемен йөрткән.
Пирем өлкәсе составына Коми-Пермяк автономияле округы (1977 елга кадәр — милли округы) кергән. 1992 елдан — Русия Федерециясенең мөстәкыйль субьекты статусын алган, ләкин формаль рәвештә ул Пирем өлкәсе составында булган. 2003 елның референдумда Пирем өлкәсендә һәм Коми-Пермяк автономияле округында торучы халык ике субъектларның берләштерүне яклаган һәм 2005 елда Пирем өлкәсе һәм Коми-Пермяк автономияле округы бер субъектка берләштергәннәр.
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Шондыбан» — 1939 елдан башлап иҗат итүче коми-пермяк милли ансамбле.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык | 1939[4] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010 | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |||
урыслар | 1 768 386 | 84,71% | 2 420 230 | 80,87% | 2 490 102 | 82,36% | 2 508 323 | 83,38% | 2 592 246 | 83,85% | 2 401 659 | 85,17% | 2 191 423 | 83,14% | ||
татарлар | 80 727 | 3,87% | 165 8292 | 5,54% | 169 360 | 5,60% | 157 719 | 5,24% | 150 460 | 4,87% | 136 597 | 4,84% | 115 544 | 4,38% | ||
коми-пермяклар | 122 4641 | 5,87% | 136 385 | 4,56% | 139 155 | 4,60% | 128 286 | 3,99% | 123 371 | 3,99% | 103 505 | 3,67% | 81 084 | 3,08% | ||
башкортлар | 28 952 | 1,39% | 39 577 | 1,32% | 47 812 | 1,58% | 48 752 | 1,62% | 52 326 | 1,69% | 40 740 | 1,44% | 32 370 | 1,23% | ||
арлар | 9 781 | 0,47% | 21 888 | 0,73% | 30 552 | 1,01% | 32 311 | 1,07% | 32 756 | 1,06% | 26 272 | 0,93% | 20 819 | 0,79% | ||
украиннар | 27 420 | 1,31% | 71 985 | 2,41% | 47 791 | 1,58% | 44 018 | 1,46% | 45 711 | 1,48% | 25 948 | 0,92% | 16 219 | 0,62% | ||
башкалар | 49 788 | 2,39% | 136 982 | 4,58% | 98 671 | 3,26% | 88 802 | 2,95% | 94 611 | 3,06% | 84 700 | 3,00% | 178 390 | 6,77% | ||
барлык | 2 087 518 | 100.0% | 2 992 876 | 100.0% | 3 023 443 | 100.0% | 3 008 211 | 100.0% | 3 091 481 | 100.0% | 2 819 421' | 100.0% | 2 635 849 | 100.0% | ||
Искәрмәләр:
1 Комилар белән
2 Кырым татарлары белән
Татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Статистик мәгълүматларга караганда, Пирем өлкәсендә 160 мең чамасы татар яши. Алар Тор, Ирен, Сөлил, Сеп, Шауба, Бөрмә, Тол елгалары буенда урнашкан авылларда һәм Пирем, Березники, Чайковски һ.б. шәһәрләрдә яшиләр.
Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Пирем крайның эре торак пунктлары
№ | Шәһәр | Халык саны | № | Шәһәр | Халык саны | |||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Пирем | 991 530 | 11 | Кудымкар | 28 984 | |||||
2 | Березники | 156 512 | 12 | Губаха | 27 544 | |||||
3 | Саликам | 97 239 | 13 | Верещагино | 22 161 | |||||
4 | Чайковски | 82 933 | 14 | Оса | 21 191 | |||||
5 | Көңгер | 66 110 | 15 | Киҗел | 19 590 | |||||
6 | Ылыс | 65 931 | 16 | Нытва | 19 042 | |||||
7 | Краснокам | 51 929 | 17 | Красновишерск | 16 098 | |||||
8 | Чусавай | 46 740 | 18 | Александровск | 14 502 | |||||
9 | Добрянка | 33 685 | 19 | Очёр | 14 239 | |||||
10 | Чернушка | 33 275 | 20 | Полазна | 12 753 | |||||
2010 елның җанисәбе буенча |
Административ-территориаль бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр округлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Березники шәһәр округы
- Ябык административ-территориаль берәмлеге Звёздный штп-ы.
- Кудымкар шәһәр округы
- Көңгер шәһәр округы
- Пирем шәһәр округы
- Саликам шәһәр округы
6 район һәм 1 шәһәр округы Коми-Пермяк округны — аерым статус белән территорияне ясыйлар:
- Кудымкар шәһәр окугы
- Гайны районы (коми-перм. Гайна район)
- Коса районы (коми-перм. Кӧсладор район)
- Кочёво районы (коми-перм. Кӧчладор район)
- Кудымкар районы (коми-перм. Кудымкар район)
- Юрла районы (коми-перм. Юрла район)
- Юсьва районы (коми-перм. Юсьва район)
Бу яклардан чыккан күренекле татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әхмәдулла Ишмөхәммәтов — Советлар берлеге каһарманы.
- Шәрифҗан Казанбаев — Советлар берлеге каһарманы
- Гүзәл Уразова — җырчы, Татарстанның атказанган артисты
- Дамира Кузеева — актриса
- Дөрия Рамазанова — галимә
- Лилия Биктимерова — популяр җырчы
- Мәсгут Имашев — күренекле композитор, мәдәният эшлеклесе, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- Нәсур Юрышбаев — журналист
- Рәшит Ягъфәров — күренекле җәмәгать эшлеклесе ,галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче
- Сәнифә Рангулова — популяр җырчы
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Азатлык радиосы: Бардаларга бардым әле
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://www.gks.ru/bgd/free/b10_107/IssWWW.exe/Stg//%3Cextid%3E/%3Cstoragepath%3E::%7Ctab1-01-09.xls
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ http://web.archive.org/web/20120619102950/http://www.gks.ru/free_doc/new_site/vvp/vrp98-10.xls
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39.php?reg=41
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=54
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=54
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=54
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=52
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_02.php?reg=53