Татарлар (этноним)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарлар (этноним) latin yazuında])

Татарлар — этноним, шулай ук политоним, соционим.

Тарихта «татар» дип күп халыкларны атап йөргәннәр:

  • Безнең эрага кадәр IVIII гасырларда Бөек Кытай дивары татарлардан (һ. б. дала халыкларыннан) саклану өчен төзелгән. (Борынгы кытай исеме 鞑靼, ягъни Dada яки Dadan, бүгенге чор тарихчылар тарафыннан «татарлар» этнонимының беренче кулланылышы дип санала.)
  • Кытай чыганаклары VIIIIX гасырларда «татарлар» дип — киданнарга (рус.) тугандаш булган шивэй кабиләләрнең төрки исеме [1] дип күрсәтә.
  • XII гасырга татарлар саны үсә һәм алар далада иң көчле кабилә берләшмәсенә әверелә.[2]. Бу арада «татарлар» этнонимының мәгънәсе киңәйтелә, сәяси-мәдәни терминга әверелә — кытайлар Дәште Кыпчак далаларының көнчыгыш өлкәсендә яшәгән бар күчмә халыкларны аларның чын этник төркемнәренә игътибар итмичә «татарлар» дип йөртә башлыйлар.
  • Татарлар этнонимының Ауразиядә пәйда булуы XIII гасыр башында һәм уртасында Монгол империясе үсешенә бәйле. Иң зур империяләр исемлегенә кергән бу дәүләт аерым ылысларга таркала башлавыннан соң, дәвамчысы Алтын Урда халыкларының уртак атамасы.

Тау ягында бүгенгәчә үсмерлекне узган ир-егетләрне «татар» дип атау бар. «Татарым» дип хатын-кызларның ирләренә эндәшү яшәп килә (Иршад Гафаров).

Руслар арасында башка халыкларнын иске исеме, аталышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алар башкортлар (башкирцы яки башкиры) тип язылган. Ләкин татар авылларын архивларда башкорт авыллары дип язылган, дип әйткән документлар байтак[3].

Башкорт-татар мөнәсәбәтләрендәге каршылыкларны (шул исәптән этнонимнарга бәйле берникадәр буталчылыкны) чишәр өчен, бер әйберне белү җитә — Патша Русиясендә «башкортлар» дип татар милләте эчендәге бер тәбаканы, ягъни сословиене атаганнар. Катлаулар (сословие) юк булгач, әлбәттә «башкортлар» атамасының даирәсе дә тарайган — башкорт катлавына караган татарлар үзләрен гадичә «татар» дип атый башлаган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Васильев А. А. Указ. соч. Глава IV. МОНГОЛЫ И МОНГОЛЬСКОЕ ЗАВОЕВАНИЕ. МОНГОЛИЯ В ПЕРВОЙ ПОЛОВИНЕ XII в.
  2. Гумилёв Л. Н. Сс. 98-99.
  3. Башкортстандагы күпчелек хәзерге татар торак пунктлары архивларда башкорт дип язылган.