Баш бит
Халыкара фашизм һәм антисемитизмга каршылык,
Боливияда — вафатлар,
Камбоджада — бәйсезлек,
Украинада — Украин язуы һәм теле көннәре

- 1871 — педагог, җәмәгать һәм мәгърифәт эшлеклесе Габдулла Буби дөньяга килә.
- 1896 — Татбригада хәрби комиссары Ибраһим Галиев туа.
- 1930 — татар язучысы Эдуард Касыймов дөньяга килә.
- 1938 — Алманиядә «Бәллүр төн» — яһүдиләргә каршы чара уздырыла.
- 2005 — Аурупа корабы «Венера-экспресс» Венерага таба старт алды.
- 1970 — француз генералы Шарль де Голль бакыйлыкка күчә.
- 2009 — ТАССРның халык артисты, театр актеры Һидаят Солтанов вафат була.

Җаганнатһ (Ория телендә: ଜଗନ୍ନାଥ, Jagannātha; туры мәгънәдә "Галәмнең Ходае") — Һиндстанда һәм Бангладешта җирле Һинд дине традицияләре буенча табыныла торган илаһ. Вишнуизмда, шиваизмда һәм җәйничелектә илаһи көчнең төрле аспектлары мәгънәсенә ия.
Иртуганы Баларама һәм кызтуганы дэви Субһадра белән өчлек өлеше, агачтан ясалган һәйкәлләр сыйфатында күрсәтеләләр. Җаганнатһ поты зур түгәрәк күзләр һәм симметрик йөз белән бизәлә, куллары яки аяклары юк. Культ үзәге — Одиша штатының Пури шәһәрендә урнашкан Җаганнатһ гыйбадәтханәсе булып тора. Һәр елның июньдә яки июльдә Җаганнатһка багышланган Ратһа ятра исемле дини бәйрәм үткәрелә.
Галимнәр фикеренчә, Пури шәһәре элек автохтон культ үзәге булса кирәк — Кришна культы белән берләшкәндә җирле Җаганнатһ илаһы исеме сакланып кала. ↪ Дәвамы
Сез беләсезме?

- Музыкага мәхәббәт һәм сәләт Моцартка 3 яшьтә барлыкка килде.
- Гиннесс рекордлар китабы 1955 елдан бирле чыга.
- Притцкер премиясе Нобель премиясе аналогы буларак кабул ителә.
- «Казан утлары» журналында озак итеп Нил Юзиев эшләгән.
- Милләтләр Лигасына иң күбе 58 дәүләт кергән.
- Әдәбият буенча Нобель бүләгенең беренче лауреаты — Франсуа Арман Сюлли-Прюдом.
- Универсиада ике ел саен уздырыла.
- Каһирә — Африканың иң зур шәһәре.
- 1968 елдан Гәрәй Рәхим СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
- Ел саен Меридада Ферия дель Соль фестивале уза.
- Матбугат.ру сайты 2008 елдан эшли башлады.
- Ислам диненең биш баганасына Хаҗ кылу да керә.
- Тәһран шәһәренең халык саны аеруча зур тизлек белән XX гасырда үсә.
- Джоан Роулингның Гарри Поттер турындагы романнар сериясе (рәсемдә) 64 телгә тәрҗемә ителгән.
- Франция һәм Италия чикләрендә Көнбатыш Аурупаның иң зур биеклеге урнаша.
- Коръәннең иң кечкенә структур берәмлеге — аять.
Акыллы кеше (лат. Homo sapiens ягъни «хикмәт иясе» буларак билгеле) — бүгенге көндә Җир йөзендә кешеләр ыруыннан яшәүче бердән бер биологик төр, приматлар тәртибенең гоминидлар гаиләсенә керәләр.
Анатомик төзелеше буенча хәзерге кешеләр Африкада якынча 200 000 ел элек барлыкка килә, хәзерге кыяфәтенә тулысынча 50 000 ел элек ирешә. Югары дәрәҗә үсеш алган мийләре аркасында абстракт фикерләү, тел, үз эчендәге урын алган психик процессларны күзәтү һәм туган проблемаларны чишү сәләтенә ия.
Башта ут, соңрак башкача ашамлыкларны пешерүче, киемнәр кию һәм күп төрле башка технологияләр һәм сәнгатьләр булдыручы һәм кулланучы бердән бер билгеле яшәүче төр. 2020 елга глобаль популяциясе — 7.8 миллиард зат тирәсе. Күп төрле телләрдә сөйләшәләр, мәдәни кыйммәтләргә ышаналар. Кешеләрне өйрәнүче фәнни белем өлкәсе антропология дип атала. ↪ Дәвамы
| Сайланган cоңгы портал: | Хокук | |
| Сайланган cоңгы исемлек: | Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
Сайланган мультимедиа
Таныш булыйк
Википедия — Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә Вики механизмы ярдәмендә универсаль энциклопедия үстерү проекты.
Дөньяның 300 телендә бүлекләре булган Википедиянең максаты — теләсә нинди кеше үзгәртүләр кертеп яхшырта алган, ирекле килеш кулланыла алырлык объектив һәм тикшеренә алырлык эчтәлек тәкъдим итү. Тел-ара координацияләү эшендә лингва-франка буларак инглиз теле кулланыла.
Проект табигате нигез принциплар белән билгеләнә. Эчтәлеге Creative Commons CC BY-SA хокуки лицензиясе буенча булдырыла һәм кулланыла.
Җаваплылыктан баш тарту
Википедиянең Интернетта яшәвенә ярдәм итүче
Катнашу
- Катнашырга: Нигез тәртипләр һәм башка кагыйдә-киңәшләр белән танышып алыгыз, һәм вики-этикетны хөрмәт итегез; теркәлү киңәш ителә, әмма мәҗбүри түгел.
- Ярдәм кирәк: Ярдәм битләрне карап чыгыгыз, анда хәл ителмәгән сорауларны исә булышу үзәгебездә сорагыз; теркәлгән катнашучылар ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдергәннәре арасыннан актив волонтёрларга мөрәҗәгать итеп, остаз булулары турында сорый алалар.
- Көчләрегезне тикшерергә: Өйрәнү урынында үзгәртүләр кертеп карагыз яки мәкаләләрне язу / төзәтү киңәшләре белән танышыгыз.
Җәмгыять
Җәмгыятебез мәкаләләргә үз өлешен тематик проектлар кысаларында һәм бит эчтәлеге турында аралашу урыннары ярдәмендә уртак хезмәттәшлеген башкарган катнашучылардан оеша.
Уртак идеалыбыз — "һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны барлыкка китерү".
Википедиянең татар телле бүлеге җәмгыяте 57 695 теркәлгән катнашучыдан тора, алардан 131 соңгы ай дәвамында кимендә бер үзгәртү кертте. Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен 8 катнашучыбыз хезмәт функцияләрен башкаруга сайланган.
Проектыбыз кече, автохтон, Россия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләр төркемнәренә керә һәм дөньяның төрле илләрдәге күптеллелекнең әһәмиятен аңлаганнарның ярдәмен күреп яши.
Вики-кырларыбыз
- Хәзерге вакыйгалар
- Көн тәртибендәге мәсьәләләр
- Соңгы яңалыклар
- Статистика
- Вазыйфалар
- Стратегия
- Эшчәнлек планы
- Алдынгыларыбыз
- Тиешле мәкаләләр исемлекләре:
- 1 000 • 10 000 • 50 000
- Татар теле: мәкалә - портал - татВП проекты (ВМРУ проекты) - тематик агач
- Татарнамә: мәкалә - портал - проект (бүлекләре) - тематик агач - күптелле исемлек
- Татарстан: мәкалә - портал - проект - тематик агач - күптелле исемлек
- Ай хезмәттәшлеге темасы
- Сайланган эчтәлек
- Соңгы үзгәртүләр
- Яңа битләр
Тугандаш проектлар
Викиверситет — белем бирү аланы
Викиҗыентык — медиафайллар саклагычы
Викикитап — дәреслекләр һәм белешмәлекләр
Викимәгълүмат — фактик мәгълүмат-белем базасы
Викиөзек — өземтәләр җыентыгы
Викисәфәр — юл күрсәткече
Викисүзлек — сүзлек һәм тезаурус
Викитөрләр — биологик төрләр
Викиханә — оригиналь текстлар
Викихәбәрләр — хәбәрләр агентлыгы
Мета-Вики — проектара хезмәттәшлек аланы
Викимедиа инкубаторы — яңа тел бүлекләре
MediaWiki — «MediaWiki» буенча белешмә
Phabricator — технологик платформаны үстерү


