Иваново өлкәсе татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иваново өлкәсе татарлары latin yazuında])
Иваново өлкәсе татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия: Иваново өлкәсе

Теле

татар теле

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Иваново өлкәсе татарларытатарларның Иваново өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Тарихлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкә территориясендә эшләүче татарларның беренче тораклыклары 15 йөздә барлыкка килә: татарлар Кинешма һәм Юрьевец районнарында, мугреев татарлары хәзерге Югары Ландехово, Лухово һәм Песятков районнары территориясендә җир алалар. Юрьевец районында төрки топонимнар безнең көннәргә кадәр сакланган.

Татарларны өлкә территориясенә күченүнең киләсе дулкыны 19 гасырның икенче яртысында башлана. Нигездә, бу Идел буе губерналарыннан (Казан, Түбән Новгород һ.б.) эшче крестьяннар була. 1909 елда Ивановода 342 мөселман исәпләнгән. 1921-1922 еллардагы ачлыктан соң, Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан территорияләреннән татарларның күпләп бирегә күчеүе күзәтелә. Кинешмада Татар урамы, Южада Татар бистәсе барлыкка килә.

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Иваново өлкәсендә 6 696 татар кешесе яшәгән (1959 елда – 9 851,[1] 1989 елда – 9 910,[2] 2002 елда - 8 205 кеше)[3], нигездә, Иваново (5970 кеше), Кинешма (425), Тейково (404), Фурманов (400), Вичуга (365), Родники (356) һәм Шуя (220) шәһәрләрендә, Идел буе районында (211) яшиләр.[4][5]

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • М.С. Соколов — Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты;
  • И.С. Дәүләтшин — ТР Дәүләт премиясе лауреаты.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елда татарларның милли-мәдәни автономиясе оештырыла. Аның составына «Восток–Шәрык» җәмгыяте (1993 елдан бирле эшли), «Нур» татар яшьләре берлеге (2000 елдан башлап) һәм «Ак калфак» хатын-кызлар советы керә. 1994 елдан башлап Ивановоның 4 нче балалар иҗаты үзәге базасында татар якшәмбе мәктәбе эшли, 2001 елдан – «Милләтем» театр‑студиясе (җитәкчесе М.Б. Кашаев). 1992 елда шәһәрдә «Мәхәллә» мөселман дини җәмгыяте оештырыла, 2003 елда Җәмигъ мәчете ачыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Ивановоая область
  2. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Ивановоая область
  3. Всероссийская перепись населения 2002 года 2013 елның 21 апрель көнендә архивланган.: Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ 2006 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.
  4. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2020-04-30, retrieved 2021-03-07 
  5. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2021 елның 9 декабрь көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.