Алмания
Wikipedia проектыннан
(Almanía битеннән юнәлтелде)
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Алмания (Алмания Федераль Республикасы, лат. тат. Almaniə, рус. Германия) — Үзәк Аурупадагы ил. Төньяктан Дания һәм Балтыйк диңгезе белән, көнчыгыштан Польша һәм Чехия республикалары белән, көнбатыштан Франция, Люксембург белән, төньяк-көнбатыштан Бельгия һәм Голландия белән, көньякта Швейцария һәм көньяк-көнчыгышта Австрия белән чикләнгән. Территориясе: 357 021 км², халык саны: 82 миллион кеше. Аурупа Берлегенә керә.
Алмания — федераль парламент республикасы, 16 җирләрдән тора. Башкаласы — Берлин. Алмания БМО, НАТО, G8 һәм G4 кә керә. ТМП буенча Алмания дөньяда 3нче урынны, экспорт буенча беренче урынны, хәрби бюджет буенча 6нчы урынны биләп тора. Күп кенә фәнни һәм технологик тармакларда лидерлыкка ия.
| Бу мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүматны өстәп Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк. |