Александров пассажы (Казан)
| Александров пассажы | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1883 |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Татарстан, Казан һәм Вахитов районы |
| Урам | Кремль урамы һәм Муса Җәлил урамы |
| Проектлаучы | Владимир Суслов һәм Николай Поздеев |
| Архитектор | Генрих-Якоб Руш |
| Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә | Казандагы мәдәни мирас объектлары исемлеге (2 нче бүлек)[d] |
| Мирас статусы | Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d] |
| Ирешү | Кремлёвская улица, 17 / улица Мусы Джалиля, 22 |
РФ мәдәни мирасы объекты № 1600164000
Александров пассажы — Казан үзәгендә урнашкан эре бина, шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе. 1880—1883 елларда төзелгән.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бинаны сәүдәгәр Александр Сергей улы Александров заказы буенча[1] В. В. Суслов һәм Н. И. Поздеев проекты буенча Пᴎтырбур мигъмары Генрих Руш төзегән.
Иң башта пассаж Воскресение, Петропавловел, почтамт урамнары һәм Черек күл бульвары белән чикләнгән кварталны биләп торган; соңрак почтамт һәм Воскресение урамнары чатына чыгучы пассаж өлеше югалган.
План буенча, пассаж табышлы урын булырга тиеш булган, әмма ул хуҗасына зыян генә китергән. Шуңа күрә ул йортны үз апасына — генерал хатыны Ольга Александрова-Гейнска саткан; ул исә йортны Казан шәһәренә музей урнаштыру өчен бүләк итә. Бу типтагы бинаны музей өчен яраксыз дип тапканнар, Пассаж табышлы йорт булып калган. Пассаж эчендәге урыннарны кибетләр, һөнәрханәләр, конторалар арендага алган.
Бөек Ватан сугышы вакытында биредә эвакуацияләнүчеләр яшәгән.
1977 елда бинаның бер өлеше ишелеп төшкән.
Совет дәверенең азагына бина авариягә якын хәлдә калган. Әлеге вакытта бина яңартып төзелә. 2018 елгача биредә бишйолдызлы кунакханә ачылырга тиеш.[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Казанның истәлекле урыннары | ||

