Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
Адрес:

Русия байрагы Русия Федерациясе,
Flag of Tatarstan.svg Татарстан Республикасы,
Coat of Arms of Kazan (Tatarstan).svg Казан шәһәренең
А.Пушкин ур., 56 нчы йорт.

Оешма төре:

фәнни оешма

Рәсми теле:

татар теле, рус теле

Җитәкчеләр
Директор

Искәндәр Гыйләҗев

Нигезләү

1989

http://antat.ru/tt/ite/


Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты (1994 елдан алып) - күптомлы татар һәм рус телендә Татар энциклопедиясен, тармак энциклопедияләрен һәм башка фәнни җыентыклар төзү һәм бастыруга юнәлтелгән Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы институт. Институтның өйрәнү даирәсенә Татарстанда яшәүче бар халыклар, чит төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар да керә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институт 1989 елда ССРБ ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы Татар энциклопедиясе бүлеге булып оеша[1]. Бүлекнең мөдире булып Ф.С. Хәкимҗанов куела. 1992 елда бүлек Татарстан Фәннәр Академиясе кысаларына кертелә, һәм мөдире булып Г.С.Сабирҗанов сайлана[1]. 1994 елда "Татар энциклопедиясе институты" исемен ала[1]. 2014 елда институтның исеме бүгенгечә "Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты" исеменә үзгәртелә[1]. 1994-2010 елларда институтның җитәкчесе булып Мансур Хәсәнов хезмәт итә[2]. 2005 елда В.Г.Абзалова, А.В.Гарзавина, Р.Н.Даутов, Р.М.Мөхәммәтшин, Г.С.Сабирҗанов, М.Х.Хәсәнов, Р.В.Шәйдуллин рус һәм татар телләрендә Татар энциклопедиясе сүзлеген төзү һәм бастыру өчен ТРның Фән һәм техника өлкәләрендәге Дәүләт бүләгенә лаек булалар[3]. 2010-2015 елларда җитәшче вазифасы Разил Вәлиевкә тапшырыла һәм 2015 елдан бүгенге көнгә кадәр институтның җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев[1]. Институт каршындагы аспирантура "Сәясәт белеме", "Татар әдәбияты", "Туган як тарихы" юнәлешләрендә даими рәвештә яңа белгечләр әзерләп бара, 2013 елда аның составы 11 кеше тәшкил иткән[4].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институт 4 фәнни-тикшеренү үзәктән тора[1]:

  • Энциклопедистика үзәге (Р.В.Шәйдуллин җитәкчелегендә);
  • Татар диаспорасын өйрәнү үзәге (Б.Л.Хәмидуллин җитәкчелегендә);
  • Кама фәнни үзәге (Н.М.Вәлиев җитәкчелегендә);
  • Төбәкне өйрәнү һәм иҗтимагый-мәдәни тикшеренүләр үзәге (Л.М.Айнетдинова җитәкчелегендә).

2018 елда институтта 58 кеше хезмәт иткән, шулар арасында 6 фәннәр докторы, 21 фәннәр кандидаты[1]. Институт Азәрбайҗан, БелаРоссия, Казакъстан, Молдова Республикасы, Украина илләре, Башкортстан, Коми, Мари Иле, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан республикалары һәм Мәскәү шәһәре академик оешмалары, югары уку йортлары, музейлары, иҗади төркемнәре, китапханәләре, фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек итә[4]. Институт тарафыннан түбәндә китерелгән өлкәләрдә мәгълүмәт туплау һәм җыентыкалар төзү эшләре башкарыла[4]:

Институтның беренчел вазифасы татар галимнәре тасвирлаган юнәлештә татар халкының матди һәм мәдәни мирасын энциклопедияле җыентыкларга тәртипләштерү, урнаштыру һәм киң даирәгә яктырту[4].

Басма хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тармак энциклопедияләре[1][4]:

  • «Татарстан Республикасының торак пунктлары»;
  • «Казакъстан татарлары»;
  • «Татарстан Республикасының юкка чыккан авыллары»;
  • «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары»;
  • «Россия Федерациясендә татарлар тупланып яшәгән төбәкләр»;
  • «Татарстан археологиясе»;
  • «Чүпрәле районы»;

Төп басмалары[1]:

  • Татарский энциклопедический словарь (1999);
  • Татар энциклопедия сүзлеге (2002);
  • Татарская энциклопедия (т. 1–6, 20022014);
  • Татар энциклопедиясе (1–5 т., 20082016);
  • Татарстан Республикасы: табигать, икътисад, тарих, мәдәният, фән (2013 һәм 2015);
  • Татарстан: иллюстрацияле энциклопедия (2013 һәм 2015);
  • Татарстан Республикасы: массакүләм мәгълүмат чаралары өчен энциклопедик белешмә (2016);
  • Казакъстан татарлары (2016);
  • Татарстан Республикасының юкка чыккан авыллары (2016);
  • Татар вакытлы матбугаты (2017).

Фәнни хезмәткәрләре[1]:

  • «Габдулла Тукай: Энциклопедия» (2016);
  • «Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе» (2015);
  • «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары: энциклопедик белешмәлек» (2016).

Фәнни җыентыклары[1]:

  • Россия һәм Татарстан тарихы: энциклопедик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре һәм перспективалары (20092016. Вып. 1–8);
  • Ватан һәм чит илләр тарихы, филологиясенең актуаль проблемалары (яшь галимнәр һәм аспирантлар карашы) (20122016. Вып. 1–5).

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты tatarica.org
  2. Мансур Хәсәнов: “ТР Фәннәр Академиясе тарихка Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев казанышы буларак кереп калачак” tatar-inform.tatar
  3. О присуждении Государственных премий Республики Татарстан 2005 года в области науки и техники rt-online.ru
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Институт татарской энциклопедии АН РТ millattashlar.ru