Удмуртия: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Удмуртия latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Luckas-bot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот кушты: af:Oedmoertië
Юл номеры - 67: Юл номеры - 67:
* [[урыслар]] — 43,3 %,
* [[урыслар]] — 43,3 %,
* [[татарлар]] — 2,3 %,
* [[татарлар]] — 2,3 %,
* [[бесермянлар]] — 1,2 %.
* [[бисермәннәр]] — 1,2 %.


1929 елда Түбән Новгород өлкәсе составына кергән.
1929 елда Түбән Новгород өлкәсе составына кергән.

16 фев 2012, 12:06 юрамасы

Удмурт Республикасы
Удмурт Республика
Удмуртская Республика
Байрак Илтамга
байрагы гербы
Ил көе: Удмурт Республикасы Дәүләт гимны
урнашуы
Дәүләт төзелеше республика
Рәсми тел удмурт теле, урыс теле
Башкала Ижау
Президент Александр Волков
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

42 100 км²
0,6%
Халык саны
– Барлыгы (2010)
– Тыгызлык

1 522 761[1] кеше
36,2 кеше/км²
Вакыт UTC +4


Удмурт республикасы – Рәсәй Федерациясе составындагы республика. Идел буе федераль округына керә.

Башкаласы – Ижау шәһәре.

Чиктәшлек

Як Русия субъекты
Төньяк
Көнбатыш
Киров өлкәсе
Көнчыгыш Пермь крае
Көньяк Татарстан
Көньяк-көнчыгыш Башкортстан

Тарих

Моны да карагыз: Вятка губернасы

Урта гасырлар

XV гасырда көньякта торган удмуртлар Казан ханлыгы составында, ә төньякта торган удмуртлар - Мәскәү дәүләт составнда иделәр. Казан ханлыгы җимерелүдән соң, удмуртлар бер дәүләттә икәннәр.

Русия составында

XVII-XVIII гасырларда җирләрне үзләштерү башланган, беренче предприятиеләр төзелгән. 1750- һәм 1760-елларда Ижау һәм Воткинск заводлар торгызылган.

1889 елда хәзерге Удмуртиянең төньякта беренче тимер юл үткәргән иде.

РСФСР составында

Вотяк (Удмурт) автономияле өлкәсе

Вотяк автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрендә барлыкка килгән. Автономия составына элекке Вятка губернасын Глазов, Алабуга, Малмыж һәм Сарапул өязләре кергән. Башта (4.11.1920 - 2.6.1921) өлкәсенең үзәге Глазовта иде, ләкин 1921 елда ул Ижауга күчерелгән.

1926 елда милли состав:

1929 елда Түбән Новгород өлкәсе составына кергән.

1932 елның 1 гыйнварында исемен Удмурт автономияле өлкәсенә алыштыра.

1934 елның 28 декабрендә Удмурт АССРга әйләнгән; 1935-1937 елдларда Киров крае составына керә. 1937 елда Киров өлкәднең Воткинск, Сарапул, Каракулино һәм Киясово районнары Удмурт АССРга күчерәләр.

Бөек Ватан сугышы вакытында Удмуртиягә ~40 предприятие эвакуацияләнде.

Хәзерге заман

1991 елның 11 октябрендә УАССРның Югары Советы республиканың суверенитет игълан итте. 1994 елда Удмуртия Республикасының Конституция кабул иткән.

География

Удмуртиянең картасы

Республика Урта Уралның көнбатышта урнашкан. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы - 180 км., төньяктан көньякка - 270 км. Иң югары ноктасы 332 м., республиканың төньяк-көнбатышта урнаша.

Климат

Удмурития континенталь климат зонасында урнаша. Урта ел температурасы - +1,0...+2,5°C. Елнның иң җылы ай - июль (+17,5...+19°C), иң салкын - гыйнвар (-14...-15°C). Максималь температуралар +38...+39°C җитә, минималь температура -50°C[2]. Урта ел явымнар саны - 500-600 мм.

Файдалы казылмалар

Нефть

Респуликада 114 нефть чыганагы бар. Запаслар - 300 млн. т.

Торф

Удмуртияда 619 торф чыганагы бар, 204,7 млн. т. гомуми запас белән.

Гидрография

Исеме Озынлыгы (км) Бассейн мәйданы (км²)
Чулман 2032 522000
Нократ 1370 129000
Чепца 501 20400
Кильмезь 270 17240
Иж 270 8510
Сива 206 4870
Вала 196 7360

Республика территориясендә 600тан артык буалар, аларның иң зурысы - Ижевск буасы. Көньякта Удмуртия Түбән Кама сусаклагычы белән, ә көнчыгышта - Воткинск сусаклагыч белән юыла.

Удмуртияның халкы

Удмуртиядә татарлар

Моны да карагыз: Удмуртиянең халкы

Милли состав:

Милләт 1939[3], % 1959[4], % 1970[5], % 1979[6], % 1989[7], % 2002[8], % 2010[9], %
Урыслар 55,7 56,8 57,1 58,3 58,9 60,1 62,2
Удмуртлар 39,4 35,9 34,2 32,1 30,9 29,3 28,0
Татарлар 3,3 5,3 6,1 6,6 6,9 6,9 6,7

Шәһәрләр

Шәһәр 1959 ел[10] 1970 ел[11] 1979 ел[12] 1989 ел[13] 2002 ел[14] 2009 ел[15] 2010 ел[16]
Ижау 285 294 422 409 548 721 635 109 632 140 611 043 628 116
Сарапул 68 741 97 020 106 649 110 381 103 141 98 830 101 930
Воткинск 59 666 74 088 89 779 103 509 99 441 96 936 100 034
Глазов 59 012 68 348 81 144 104 072 100 894 97 070 95 835
Можга 29 987 38 930 40 300 46 049 47 119 49 700 47 959
Камбарка 30 000 14 121 12 960 13 258 12 636 12 271 11 028

Административ-территориаль бүленеш

Административ районнар

Районның
исеме[17]
Административ
үзәге
1 Алнаши районы Алнаши
2 Балезино районы Балезино
3 Вавож районы Вавож
4 Воткинск районы Воткинск
5 Глазов районы Глазов
6 Грахово районы Грахово
7 Дебёсы районы Дебёсы
8 Завьялово районы Завьялово (Удмуртия)
9 Игра районы Игра
10 Камбарка районы Камбарка
11 Каракулино районы Каракулино
12 Кез районы Кез
13 Кизнер районы Кизнер
14 Киясово районы Киясово
15 Красногорское районы Красногорское (Удмуртия)
16 Кече Пурга районы Кече Пурга
17 Можга районы Можга
18 Сарапул районы Сигаево
19 Селты районы Селты
20 Сюмси районы Сюмси
21 Ува районы Ува
22 Шаркан районы Шаркан
23 Юкаменское районы Юкаменское
24 Якшур-Бодья районы Якшур-Бодья
25 Яр районы Яр (Удмуртия)

Икътисад

Удмуртия - зур үскән промышленность һәм күп тармаклы авыл хуҗалыгы белән республика. Шулай ук республикада иң зур оборона предприятиеләрлнең туплпанышы. Республика нефть белән бай, 2006 елда 10,2 млн. т. нефть чыгарылган.[18]

Промышленность

Промышленностьның төп тармаклар - машиналар төзү, металл эшкәртү, кара металлургия һәм агач эшкәртү промышленность. Энергетика: Ижау, Сарапул, Глазов һәм Воткинскта җылылык электростанция бар. Металлургия җитештерү Ижауда туплпана, металл кою производствосы - Ижауда һәм Воткинскта. Шулай ук җиңел автомобиль һәм автофургоннар, мотоцикллар, ау мылтыкларның ңитештерү бар. Агач хәзерләү төньяк һәм көнбатыш районнарда үткәрәләр. Предприятиләрнең зур өлеше хәрби промышленность комплексы белән бәйләнгән.

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы файдаланыла торган җирләре республиканың 50% урынын ала. Терлекчелектә мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар өстенлек итәләр. Арыш, бодай, карабодай, солы, борчак, кукуруз, көнбагыш, лён, рапс, бәрәңге, яшелчәләр үстерәләр.

Транспорт

Автомобиль транспорты

Республиканың территория аша өч федераль әһәмиятле юл уза: Р320 (Алабуга - Ижау), Р321, Р322 (Ижау - Сарапул).

Һава транспорты

Республиканың бердәнбер аэропорты Ижауда урнаша.

Тимер юл транспорты

Төп линияләр: Казан - Әгерҗе - Екатеринбург, Киров - Балезино - Пермь, Ижау - Воткинск, Люкшудья - Кильмезь[19]

Тимер юл вокзаллары
Глазовда тимер юл вокзалы. Можгада тимер юл вокзалы. Балезинода тимер юл вокзалы. Сарапулда тимер юл вокзалы.

Спорт

Профессиональ клублар: "Зенит-Ижевск" футбол клубы (Русиянең икенче футбол дивизионында уйный), Югары хоккей лигада "Ижсталь" хоккей клубы уйный.

Искәрмәләр

  1. http://www.perepis-2010.ru/results_of_the_census/svod.xls
  2. http://www.izh2.ru/izhevsk/klimat.php
  3. Всесоюзная перепись населения 1939 года
  4. Всесоюзная перепись населения 1959 года
  5. Всесоюзная перепись населения 1970 года
  6. Всесоюзная перепись населения 1979 года
  7. Всесоюзная перепись населения 1989 года
  8. Всероссийская перепись населения 2002 года
  9. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года
  10. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
  12. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
  13. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
  14. Федеральная служба государственной статистики. «Численность населения России, субъектов Российской Федерации в составе федеральных округов, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов — районных центров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более человек.» Всероссийская перепись населения 2002 года.
  15. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 г.
  16. http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  17. Муниципальные образования УР
  18. http://www.udminvest.ru/prezentaciya_udmurtskoj_respubliki/ekonomicheskij_potencial?PHPSESSID=c5f86ba1012d2b6bce035048b26d668d
  19. http://www.udmurt.ru/region/transport/zhel_dor/gzhd.php