Эльмира Минһаҗева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльмира Минһаҗева latin yazuında])
Эльмира Минһаҗева
Туган телдә исем Эльмира Нурислам кызы Минһаҗева
Туган 1961(1961)
СССР, Азәрбайҗан ССР, Баку
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре табиб, галимә
Балалар улы, кызы
Ата-ана
  • Нурислам Гомәр улы (әти)
  • Рәхимә Гашыйк кызы (әни)
Сайт elmira_nour

Эльмира Минһаҗева, Эльмира Нурислам кызы Минһаҗева (1961 ел, СССР, Азәрбайҗан ССР, Баку) — медицина фәннәре докторы (2002), профессор, ТР ФА мөхбир әгъзасы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округы буенча балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы баш белгече.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1961 елда Баку шәһәрендә хәрби офицер гаиләсендә туган. Әтисе Нурислам Гомәр улы чыгышы белән Әтнә районы Түбән Бәрәскә, әнисе Рәхимә Гашыйк кызы — Актаныш районы Колын авылыннан.

Хәрби кеше булган әтисенең хезмәтенә бәйле, гаиләсе белән Бакудан Алманиянең башта Штайнхайд бистәсенә (Тюрингия), соңрак Лейпциг янындагы Брандис шәһәренә (Саксония) күченә. Алманиядән Казанга күчеп кайткач, шәһәрнең 111нче мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт финанс-икътисад институтына керергә әзерләнгән кыз, фикерен кискен үзгәртеп, Казан дәүләт медицина институтының санитария-гигиена факультетын тәмамлый (1984). Югары уку йортында укуын тәмамлап, кулына диплом алгач, бөтен гомерен профилактик медицинага багышлый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Э. Н. Минһаҗева «Сөембикә» журналының 2021 ел август санында

1984—1986 елларда туклану гигиенасы буенча табиб булып эшли.

1986 елдан Казан медицина университетында: балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы кафедрасының ассистентыннан алып профессор дәрәҗәсенә кадәр юл уза. 2002 елда балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы курсы мөдире, 2005 елдан башлап медик-профилактика факультетының ике профильле курсы – балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы һәм туклану гигиенасы курслары мөдире итеп билгеләнә.

Булачак әниләр — кызлар сәламәтлеген саклау буенча фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнеп, 1993 елда «Тегүче профиле буенча ПТУ укучылары булган кызларның хезмәтен һәм укуларын гигиеник оптимальләштерү» (рус. Гигиеническая оптимизация труда и обучения девушек-учащихся ПТУ швейного профиля) темасына кандидатлык, 2002 елда «Яшүсмер кызларның репродуктив сәламәтлеге (ТР белем бирү учреждениеләре укучыларын медик-социаль тикшерү) (рус. Репродуктивное здоровье девушек-подростков(медико-социальное исследование учащихся образовательных учреждений) темасына докторлык диссертацияләре яклый [1].

Аның гыйльми җитәкчелегендә 11 укучысы шулай ук фән кандидаты һәм докторы булуга ирешкән. Алар арасында Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Азат Зыятдинов, күзләр дәвалау клиникасы баш табибы Софья Шиллер, А. И. Бурназян исемендәге федераль биофизик үзәгендә(рус.) хезмәт куючы танылган невролог Миләүшә Йосыпова һ. б.

12 ел дәвамында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече булып тора. 32 ел Казан дәүләт медицина университетында укыта [2].

2017 елда Н. А. Семашко исемендәге Иҗтимагый сәламәтлек милли фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе РФ ФА академигы Рамил Хәбриев галимәне киңәшче итеп чакырып ала[2].

2019 елдан әлеге институтның баш фәнни хезмәткәре һәм Н. И. Пирогов исемендәге Россия тикшеренү медицина университетының(рус.) педиатрия факультеты факультет педиатриясе кафедрасы профессоры булуга ирешә [3].

Россия нутрициологлар, диетологлар һәм азык-төлек индустриясе союзы профессиональ ассоциациясе генераль секретаре, РФ президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова җитәкчелегендәге Иҗтимагый советның балалар сәламәтлеген саклау буенча эшче төркеме җитәкчесе (соңрак әгъзасы).

Фәнни кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иҗтимагый сәламәтлек һәм сәламәтлекне саклау
  • Балалар һәм үсмерләр гигиенасы
  • Туклану гигиенасы
  • Клиник диетология

Э. Н. Минһаҗева — профилактик медицина, балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы өлкәсендә әйдәп баручы белгеч, 223 фәнни эш, шул исәптән 36 укыту-методик кулланма, 10 монография, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр арасында авыруларны фаразлауның яңа ысулын уйлап табуга патент авторы [1].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Мингазова Эльмира Нурисламовна. Известные ученые(рус.)
  2. 2,0 2,1 «Рационы детей из обеспеченных семей тоже несбалансированны и содержат «недетские» продукты». Бизнес-Онлайн, 23.07.2017(рус.)
  3. Мингазова Эльмира Нурисламовна.(үле сылтама) Кафедра факультетской педиатрии ПФ РНИМУ им. Н. И. Пирогова(рус.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]