Баулы
Wikipedia проектыннан
(Bawlı битеннән юнәлтелде)
| Баулы | ||||||
Шәһәр
|
||||||
| Ил | Рәсәй | |||||
| Өлкә | Татарстан
|
|||||
| Нигезләнгән / Беренче телгә алу |
1658 | |||||
| Шәһәр статусы алу датасы | 1996 | |||||
| Климат | уртача | |||||
| Официаль тел | татарча,урысча | |||||
| Халык саны | 23 083 кеше (2008) | |||||
Баулы — республика карамагындагы шәһәр, Баулы районы үзәге.
Татарстаннын, көньяк-көнчыгыш чигендә Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында (Казаннан 369 километр). Ык елгасының сул кушылдыгы Баулы суы буенда, Ульяновск—Уфа тимер юлының Бөгелмә станциясеннән 35 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Баулы аркылы Казан—Ырынбург автомобиль юлы уза.
Халкы — 23 мең кеше.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Тарих
1658 елда нигез салына.
1930-63 елларда һәм 1965 елдан Баулы районы үзәге
1963 елдан Бөгелмә шәһәр Советы карамагында
1950 елдан — шәһәр типындагы эшчелэр бистэсе
1996 елның 17 сентябреннән - шәһәр.
XYIII-XIX йөзләрдә яшәүчеләре җир биләүче башкортлар һәм дәүләт крестиәннәре булган. Игенчелек, терлек үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр.
[үзгәртү] Сәнәгать
- Нефть һәм газ сәнәгате («Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсе)
- Кабель җитештерү заводы
- Азык-төлек сәнәгате (сөт, икмәк заводлары) предприятиеләре
- Төзү материаллары комбинаты
[үзгәртү] Мәгариф
- 6 урта мәктәп
- һөнәри лицей
- 2 мәдәният йорты
- төбәк тарихын өйрәнү музее
- район үзәк хастәһанәсе
- 2 мәчет
- «Мирас» халык кәсәбәчеләре фабрикасы
- типография
- музыка мәктәбе
- 4 китапханә бар: 1 — үзәк, 2 — шәһәр, 2 балалар китапханәсе.