Казан шәһәренең музей комплексы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан шәһәренең музей комплексы latin yazuında])
(Казан милли мәдәни үзәге битеннән юнәлтелде)
Казан шәһәренең
музей комплексы
Нигезләү датасы 1992
Урын 420060, Казан, Солтангалиев мəйданы (Пушкин урамы), 86
Директор Луиза Космылина[1]
 Казан шәһәренең
музей комплексы
Викиҗыентыкта

Казан шәһәренең музей комплексы (рус. Музейный комплекс города Казани)[2][3], «Казан шәһәренең музей комплексы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе (рус. Муниципальное бюджетное учреждение культуры «Музейный комплекс города Казани»), 1992—2020 елларда «Казан» милли-мәдәни үзәге, «Казан» милли-мәдәни үзәге муниципаль мәдәният оешмасы («Казан» ММҮ ММО) — Казанда урнашкан муниципаль бюджеттагы мәдәният учреждениесе – музей комплексы. 1992 елда ачылган. 2020 елда бинага 1 млрд сумлык реконструкция үткәрелгән.

Бина реконструкциягә кадәр

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Функцияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Казан» ММҮ мәгърифәтчел, белем бирә торган, мәдәни, ял-күңел ачу функцияләрен башкара. Биредә рәсми дәүләтчел, бөтенрусия вә халыкара дәрәҗәдәге чаралар, ТҖ презденты, төрле сәяси һәм мәдәни акцияләр, бөтенрусия һәм халыкара конференцияләр һәм күргәзмәләр үткәреләләр.[4] 1981 елның 3 февралендә КПСС ҮК тарафыннан Казан Владимир Ленин Үзәк музееның филиалы булдыру турында карар кабул ителде. «Ленин мемориалының» төзелеше һәм ачылуы Казан университеты студентларының инкыйлаби җыенының 100-еллыгына туры китерелгән һәм 1987 елның 24 июнендә үткәрелгән. Музейның төп бурычлары «В. И. Ленин исеме вә КПСС һәм ССРБ тарихы белән бәйле документларны җыю, саклау һәм пропагандалау» булганнар.

РСФСР Президентының 1991 елның 6 ноябрендәге «КПСС вә КП РСФСР эшчәнлеге турында» фәрманы буенча, КПСС һәм аның оешмаларының, шул исәптә Владимир Ленин Үзәк музееның Казан филиалының, эшчәнлеге туктатылган.

Казан шәһәр шурасы карары буенча 1992 елда элекке музейга «Казан» милли-мәдәни үзәге исеме бирелгән.[5].

  • 2018 елда шәһәр думасы карары буенча Казан милли-мәдәни үзәге урамга чыгарыла. Тартып алынган бинада төзекләндерүдән соң 2021 елда Татарстан милли китапханәсе эшен башлый.

Төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Хөррият»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Хөррият (стела)

1996 елда ТР милли китапханәсе (элекке «Казан» ММҮ) бинасы алдында, Солтангәлиев мәйданы ягыннан, 40-метрлы стела куелган.

2019 елның сентябрендә «һәйкәлгә рестраврация ясау өчен» сүтеп алынды[10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алина Габдуллина. НКЦ "Казань" официально переименован. kazan.kp.ru, 23.07.2020(рус.)
  2. Постановление Исполнительного комитета г. Казани от 13.07.2020 № 1929 «О переименовании Муниципального бюджетного учреждения культуры г.Казани «Национальный культурный центр “Казань”» 2022 елның 20 май көнендә архивланган.
  3. Валерия Завьялова. «Сохранять НКЦ было бессмысленно»: что внутри у новой Нацбиблиотеки? БИЗНЕС Online, 3.08.2020(рус.)
  4. Национальный культурный центр «Казань»(үле сылтама) //Министерство культуры Татарстана
  5. Казанский филиал Центрального музея им. В. И. Ленина (КФЦМЛ), г. Казань (1982—1991 гг.) 2016 елның 4 март көнендә архивланган. // Архивная служба республики Татарстан.
  6. Музей национальной культуры(үле сылтама) //Официальный сайт МУК НКЦ «Казань»
  7. Музей А. Н. Мазитова(үле сылтама) //Официальный сайт МУК НКЦ «Казань»
  8. Музей Б.Урманче(үле сылтама) //Официальный сайт МУК НКЦ «Казань»
  9. Галерея-студия И. К. Зарипова(үле сылтама) //Официальный сайт МУК НКЦ «Казань»
  10. Казанда "Хөррият" һәйкәлен алу эшләре бара. Азатлык радиосы, 22.09.2019
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани