Равил Моратов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Моратов latin yazuında])
(Ravil Moratov битеннән юнәлтелде)
Равил Моратов
Туган телдә исем Равил Фатыйх улы Моратов
Туган 30 август 1949(1949-08-30) (74 яшь)
Норлат районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Ата-ана
  • Фатыйх Ситдыйк улы Моратов (әти)
  • Фаһимә Гадей кызы Моратова (әни)
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

 Равил Моратов Викиҗыентыкта

Рави́л Фаты́йх улы Мора́тов (1949 30 августы) — Татарстан һәм Россия сәясәтчесе. Татарстанның беренче вице-премьеры (1995-2010).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моратов Равил Фатыйх улы 1949 елның 30 августында ТАССРның Октябрь районы “Төрнәс” совхозында туа.

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елда "сәүдә икътисады" белгечлеге буенча Бөтенсоюз совет сәүдәсе читтән торып уку институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1964-1965 елларда ТАССР Октябрь районы Октябрь район кулланучылар берлегенең Мамык авыл кулланучылар ширкәте экспедиторы.
  • 1966-1967 елларда Түбән Кама шәһәре “Татэнерготөзелеш” трестының 7 нче номерлы махсуслаштырылган идарәсенең слесарь- монтажчысы.
  • 1967-1968 елларда Липецк шәһәре “Промтөзелеш” трестының “Үзәк метро төзелеше” махсуслаштырылган идарәсе слесарь-монтажчысы.
  • 1968-1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
  • 1970-1972 елларда ТАССР Октябрь районы Төрнәс спирт заводының смена технологы.
  • 1972-1974 елларда Мәскәүдә Бөтенсоюз фәнни-реставрацион комбинатының Воронеж участогы слесарь-монтажчысы, балта остасы.
  • 1974-1976 елларда ТАССР Октябрь районы кулланучылар берлегенең Мамык ваклап сату сәүдә предприятиесе директоры.
  • 1976-1979 елларда ТАССР ның Норлат шәһәрендә сәүдә буенча Октябрь район кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.
  • 1979-1983 елларда ТАССРның Чистай шәһәрендә Чистай кулланучылар берлеге идарәсе рәисе.
  • 1983-1987 елларда Казан шәһәре Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.
  • 1987-1989 елларда ТАССР сәүдә министры.
  • 1989-1991 елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары.
  • 1991-1995 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.
  • 1995 елдан 2010 елның 22 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары.[1]

Икътисад фәннәре докторы.

Дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • “Почет билгесе” Ордены, 1986,
  • Дуслык ордены, 2006,
  • Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, 1999,
  • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, 2005.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәсми Татарстан сайты, archived from the original on 2011-07-17, retrieved 2014-12-31 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]