Эчтәлеккә күчү

Россия ватандашлар сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия ватандашлар сугышы latin yazuında])
(Rusiya watandaşlar suğışı битеннән юнәлтелде)
Россия ватандашлар сугышы
Дата

1917 елның 25 октябре (7 ноябрь) — 1922/1923

Урын

Элекке Россия империясенең территориясе; Иран, Монголия, Кытай

Нәтиҗә

Россия империясенең таркалуы, Совет Социалистик Республикалар Берлегенең барлыкка килүе

Үзгәрешләр

Польшаның, Эстониянең, Латвиянең, Литваның, Финляндиянең бәйсезлеге; Румыния Бессарабияне тартып ала; Батуми һәм Карс өлкәләренең кайбер өлешләре Төркиягә керә

Көндәшләр
Большевиклар

җентекле

Аклар хәрәкәте

җентекле

«Өченче көч» Бәйсезлек игълан иткән дәүләтләр һәм интервентлар
Сәргаскәрләр
РКФ(б)

җентекле

Аклар хәрәкәте

җентекле

«Өченче көч» Бәйсезлек игълан иткән дәүләтләр һәм интервентлар
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Россия ватандашлар сугышы (19171922/1923) — Февраль һәм Октябрь инкыйлабыннан соң элекке Россия империясе территориясендә килеп чыккан сәяси, этник һәм социаль төркемнәр арасында ватандашлар сугышы.

Хронологик чикләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тикшеренүчеләрнең күпчелеге сугышны 1917 елның 25 октябрендә (7 ноябрендә) (Октябрь инкыйлабы барышында Петроградта сугышлар була) башланган дип саныйлар, ә аның ахыры — 1922 елның октябрендә Владивостокны алу дип билгелиләр ("кызыллар" соңгы антибольшевик учагын тар-мар итәләр).

Гражданнар сугышын өч этапка бүлергә мөмкин:

  • Беренче дәвер (1917 ел октябре — 1918 ел ноябре) — каршы торган яклар үзләренең хәрби көчләрен оештыралар. Бер үк вакытта Беренче бөтендөнья сугышы бара, бу Дүртлек союзы һәм Антанта илләренең дә сугышта катнашуына сәбәп булган.
  • Икенче дәвер (1918 ел ноябре — 1920 ел марты) — "кызыллар" һәм "аклар" арасында төп бәрелешләр бара, сугышта борылыш "кызыллар" ягына чыга; сугыш хәрәкәтләре бөтен Россия территориясен каплап ала; Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлану аркасында, интервентлар үз гаскәрләрен чыгара.
  • Өченче дәвер (1920 ел марты — 1922 ел октябре) — төп көрәшләр Россиянең чик өлешләрендә бара.

1922 елның октябреннән соң да көрәшүне дәвам итәләр: А.Н. Пепеляев генерал-лейтенантның Себер иреклеләр дружинасы (рус. Сибирская добровольческая дружина) (Якутск краенда); старшина Бологовның казаклар коры (Никольск-Уссурийский районында). Камчатка һәм Чукоткада совет хакимияте 1923 елда урнаштыра.

Урта Азияда басмачлар 1932 елга кадәр хәрәкәт итәләр, кайбер сугышлар һәм операциялар 1938 елга кадәр бара.

1917 елның 27 февралендә бер үк вакытта Дәүләт Думасының Вакытлы комитеты (рус. Временный комитет Государственной думы) һәм Петроград эшче һәм солдат депутатлары шурасы (рус. Петроградский совет рабочих и солдатских депутатов, Петросовет) барлыкка килә. 1 март Петросовет гаскәрләрдә бер генә кеше тарафыннан идарә итүне юкка чыгара торган "Боерык №1"ны бастырып чыгара. Бу боерык буенча солдат комитетлары корал белән идарә итү хокукын алалар.

2 мартта Россияның императоры Николай II, үзе һәм улы Алексей исеменнән, бертуганы Михаил Александрович файдасына тәхеттән баш тарта. Михаил Александрович исә Бөтенроссия оештыру җыены (рус. Учредительное собрание) Россиянең язмышын хәл итсен, дип, тәхеткә хокукын кире кайтара. 2 мартта Петросоветның башкарма комитеты Дәүләт Думасының Вакытлы комитеты белән Вакытлы хөкүмәт (рус. Временное правительство) оештыру турында килешү төзиләр

10 мартында юкка чыккан полиция департаментына алмашка, апрель аенда җирле шуралар каршында эшчеләр милициясе (Кызыл гвардиясе) корлары формалаша. 1917 елның маеннан Көньяк-Көнбатыш фронтта Корнилов (8нче армиянең сәргаскәре) генералы ирекле берләшмәләр («корниловчылар») оеша башлый.

Июльдә, хөкүмәткә каршы демонстрациялардан соң, А. Ф. Керенский, Вакытлыча хөкүмәтнең рәис министры, большевиклар партиясен тыя, фронтта яңадан үлем җәзасын торгыза.

27 августта Керенский министрлар кабинетын тарата, диктатор хокукларнын йөкли, Корниловны Баш сәргаскәре вазыйфасыннан чыгара; алданрак исә ул ук Петроградка таба җибәрелгән генерал Крымов корпусының хәрәкәтен туктатуны таләп итә.

1917 елның сентябрь-октябрь айларында большевиклар фиркасенең абруе һәм саны туктаусыз үскән. Эре сәнәгать үзәкләренең, Балтыйк флотының, шулай ук Көньяк һәм Көнбатыш фронтларның шуралары большевиклар контроле астында була.

Беренче сугышның чоры (ноябрь 1917 — ноябрь 1918)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Большевикларның хакимияткә килү һәм эчке сәясәте

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь инкыйлабы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Александр Керенский

Петрограда хәлне "Күтәрелеш" дип билгеләнгәч, хөкүмәтнең башлыгы Керенский Петроградтан аның (хөкүмәтнең) ярдәмгә чакырып алган гаскәрне каршылау өчен Псковга чыгып китте. 25 октяберндә Духонин генералы фронтларның сәргаскәрләренә һәм казак атаманнарга өметле казак частьләрне Петроградка һәм Мәскәүгә походка, большевикларның чыгышны хәрби көчләре белән бастырырга өчен бүлеп бирергә приказны бирә.

25 октябрьның кичендә Петроградта II Советларның съезды ачылган, соңыннан ул иң югары кануннар чыгара торган орган дип игълан иткән. Меньшевикар һәм эсерлар, большевик түнтәрелешне танымау аркасында, съездны ташлап киттеләр, һәм "Ватанны һәм инкыйлабны коткару комитет"ны (рус. Комитет спасения Родины и революции) оештырдылар. Большевикларны сул эсерлар фракциясе генә яклады, алар беренче совет хөкүмәтендә берничә урын алдылар.

Беренче съездның карарлар шундый иделәр: Тынычлык турында декреты — Солых декреты (рус. Декрет о мире), Җир турында декрет (рус. Декрет о земле), фронтта үлем җәзаны юкка чыгару. 2 ноябрьдә съезд Россия халыкларының хокуклар декларациясен (рус. Декларация прав народов России) бу декларациядә милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын игълан иткән. 25 октябрьдә, 21:45 сәгатендә, кызылгвардиячеләр, матрослар һәм Петроград гарнизонның частьлары Кышкы сарайны штурм белән алдылар. Зур бәрелешләр булмаган, Вакытлыча хөкүмәте әгъзалары арестка алынган булган.

Бу вакытта, Псковда сизелерлек ярдәмне алмагач, Керенский Остров шәһәрендә фатирда торган Краснов генералга бара. Беркадәр икеләнүдән соң Островдан Петроградка Красновның 3нче ат корпусының частьләре 700 кеше гомуми саны белән хәрәкәтне башладылар. 27 октябрьдә алар Гатчинаны, 28 октябрьдә — Патша Авылны алдылар, ә 29 октябрьдә Петроградта юнкерлар, "Ватанны һәм инкыйлабны коткару комитет" җитәкчелеге астында күтәрелешне оештыралар, әмма аны большевиклар М.А. Муравьёв җитәкчелеге астында шактый тиз бастырып ителгәннәр. Краснов "кызыллар" белән сугыш хәрәкәтләр туктау турында сөйләшүләрне башлады; шул вакытта Керенский качып китә. Краснов кызыл корлар җитәкчесе Дыбенко белән казаклар корларның тоткарлыксыз чыгару турында сүз куешты.

Кадетлар фиркасе кануннан тыш игълан ителгән, 28 октябрендә аның җитәкчеләрне арестка салганнар, кадет газеталары ябылганнар иде.

Оештыру җыелышына (рус. Учредительное собрание) сайлауларда (ноябрь 1917) большевиклар өчен сайлаучыларның ~25% гына тавыш бирделәр. Җыелышның утырышы Петроградта 1918 елның 5 гыйнварында башланган. Эсерлар "Хезмәт итүче һәм изелгән халыкның хокуклар Декларациясе" турында фикер алышу баш тартудан соң, большевиклар, сул эсерлар һәм кайбер милли фиркадән делегатлар утырышны ташлап киттеләр. Бу җыелыш кворумсыз узган, ә аның карарлары канун сыйфатына кермәгән. Шулай булуга карамастан, эсерлар җитәкчесе Виктор Чернов рәислегендә эшен дәвам итәләр һәм II Совет съездының карарларын юкка чыгаралар.

5 гыйнварда Петроградта һәм 6 гыйнварда Мәскәүдә Оештыру җыелышын куып таратуга каршы митинглар ут белән куылалар. 18 гыйнварда III Советлар съезды Җыелышка рөхсәт бирә. Оештыру җыелышының яклавы — Аклар хәрәкәте шигарьләренең берсе булган.

Сул эсерларның күтәрелешләре (1918)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь инкыйлабыннан беренче вакытта сул эсерлар большевиклар белән бергәләп Кызыл Армия барлыкка китерүдә, ВЧК (Бөтенроссия гадәттән тыш комиссия, Всероссийская чрезвычайная комиссия) эштә катнаштылар.

Аерылу 1918 елның февральда чыкты: БҮБК утырышта алар Брест солыхына, ә IV Советлар съездта — аның ратификацияга каршы тавыш бирделәр. Үзенекен итү алмагач, сул эсерлар Совнарком эченнән чыктылар һәм большевиклар белән үзара килешү өзү турында игълан иттеләр.

V Советлар съездында большевиклар, эсерларның каршылыгына карамастан, 10 июльдә беренче пролетариат дикатурасын игълан иткән Совет Конституциясе кабул иттеләр. Бу белән риза булмаганнар, эсерлар актив хәрәкәтләргә күчтеләр.

1918 елның 6 июльдә Яков Блюмкин (эсер) Мәскәүдә Германиянең илчене Мирбахны үтерә, Мәскәүдә, Ярославльда, Мөрәмдә, Рыбинскта, Ковровда күтәрелешләр башлана. 10 июльдә сул эсер Муравьёв Кызыл гаскәрнең Көнчыгыш фронтында фетнәне күтәрә, ләкин аны һәм аның штабны сөйләшү сылтавы белән тозакка хәйләләп кертәләр һәм үтерәләр. 21 июльгә кадәр большевиклар бу күтәрелешләрне бастырганнар.

30 августта эсерлар Ленинны үтермәкче булганнар, Петроград ЧКның рәисне М. Урицкийны үтерәләр. 5 сентябрьдә большевиклар "кызыл террор"ны — масса-күләм сәяси дошманнарны репрессияләрне игълан иттеләр. Бер генә төн эчендә Мәскәүдә һәм Петроградта 2200 кеше үтерелгән.

Совет хакимиятен фронтта һәм тылда урнаштыру

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Большевиклар һәм хәрәкәттәге армия

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елның 15 ноябрендә большевиклар иске армиянең демобилизация турында боерык чыгаралар.

Генерал-лейтенант Духонин, Керенский качканнан соң, Югары Башсәргаскәр вазифаларын башкаручы, боерыкларны үтәүдән баш тартты; 19 ноябрьдә ул Деникин һәм Корнилов генералларна тоткынлыктан коткара.

Балтыйк флотта большевик хакимиятен алар контроль астына алынган Центробалт (Балтыйк флотның үзәк комитеты, Центральный комитет Балтийского флота) урнаштырды һәм бөтен флотның көчләрне Петроградның ВРКга (Военно-революционный комитет) бирде. Төньяк һәм Көнбатыш фронтларда да большевиклар үзен хакимиятен урнаштырдылар.

Бөек Башсәргаскәр вазифаларын башкаручы Духонин арестка сала, 3 декабрьдә аны үтерәләр. Бөек Башсәргаскәр урынга Совнарком прапорщик Николай Крыленконы билгеләде. 20 ноябрьдә ул сугыш хәрәкәтләрнең туктау турында игълан итә.

Көньяк-Көнбатыш фронтта да ВРК оештырылган (рәисе — Разживин Г. В.). Румыния фронтта 1917 елның декабрендә Совнарком фронт комиссар урынына С. Рошальне билгеләде, ләкин "аклар", Дмитрий Щербачев (фронтның сәргаскәр) генералның җитәкчелеге астында, актив хәрәкәтләргә күчтеләр: фронтның һәм кайбер гаскәрләрнең ВРК әгъзаларын арестка салалар, ә Рошальне атып үтерәләр. Армиядә хакимият өчен кораллы көрәш тагын ике ай дәвам иткән, ләкин герман оккупациясе большевикларның Румыния фронтында хәрәкәтләрен бетерде.

1917 елның 23 декабрьдә Тбилисида Кавказ гаскәрнең съезды ачылды, ул Кавказ гаскәрнең край Советын сайлаган (рәисе — большевик Григорий Курганов).

1918 елның 15 гыйнварда совет хөкүмәте Кызыл Армия, ә 29 гыйнварда — Кызыл Флот иреклеле принципларда барлыкка килүе турында әмер чыгара. Совет хөкүмәткә контроль астына алынмаган урыннарга кызылгвардиячеләр корлары юнәлдерделәр. Көньяк Россия һәм Украинада бу корларны Владимир Антонов-Овсеенко, Көньяк Уралда — Пётр Кобозев, Белорусияда — Рейнгольд Берзин.

21 мартта Кызыл Гаскәрнең командирлар составының сайланып куелуы юкка чыгарылган. 29 майда гомуми хәрби бурычка таянып мөнтәзәм Кызыл Армиясе барлыкка килә.

Россиядә гражданнар сугышы

Совет хакимиятенең урнаштыру. Большевикларга каршы көчләрнең оештыру

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Петроград күтәрелешнең уңышлыгы хакимиятенең большевикларга кичү башланды. Россиянең үзәк районнарда Советлар әле Октябрьга кадәр большевиклар контроледә иделәр, шуңа күрә совет хакимияте монда шактый җиңел урнаштырды. Тула, Калуга, Түбән Новгород шәһәрләрдә бу процесс авыррак уза иде. Ләкин, кораллы корлар белән иң мөһим позициялар алгач, большевиклар Советларның "яңадан сайлауны" ирештеләр һәм хакимиятне үзенә алдылар.

Казанда хәрби округның сәргаскәрлеге, социалистик фиркаләр һәм татар мииләтчеләр большевиклар яклы әртиллирия бригаданы коралсызландырырга омтылуны тырыштылар, ләкин кызылгвардиячеләр инде тимер юл вокзалны, почтаны, телеграфны, банкны алдылар, Кремльне камап алдылар, округның хәрби сәргаскәрне һәм Вакытлыча хөкүмәтнең комиссарны арестка салдылар; 8 ноябрьдә большвеиклар шәһәрне алдылар. Валериан Куйбышев җитәкчелеге астында большевиклар Самарны шулай ук 8 ноябрьдә адылар. 1918 елның февральга Совет хакимияте бөтен Идел буенда урнаштырырыла.

1917 елның 18 декабрендә совет хөкүмәте Финляндияның бәйсезлеген танылды, ләкин бер ай үткәч, Финляндияның көньякта большевик хакимияте урнаштырырган.

1917 елның 7 — 8 ноябрендә большевиклар Нарвада, Рөвелдә, Юрьевда, Пярнуда, ә ноябрь ахырында — бөтен алманнар белән оккупацияләнмәгән Прибалтика территориядә хакимиятен алганнар.

22 ноябрендә Белорусия Радасы совет хакимиятен танымады; 15 декабрьдә ул Бөтенбелорус конгрессын җыйды, ул да Совет хакимиятен танымады.

1918 елның гыйнвар-февральдә большевикларга каршы Довбор-Мусницкий поляк корпусның күтәрелеше бастырган; Белорусиянең эре шәһәрләрдә большевиклар хакимиятен алдылар.

1917 елның октябрь — ноябрендә Донбасс большевиклары Луганскида, Макеевкада, Горловкада, Краматорскида, һ.б шәһәрләрдә хакимиятен алганнар. 7 ноябрьдә Үзәк Радасы (рус. Цетральная Рада, укр. Центральна Рада) Киевда Украинаның бәйсезлеген игълан итә һәм большевиклар белән көрәшү өчен үз армиясен оештыра башлаган. 1917 елның декабрендә Антонов-Овсеенко корлары Харковь районын алалар. 14 декабрьдә Бөтенукраина Советлар съезды Украинаны совет республика дип игълан итә һәм Украинаның совет хөкүмәтен сайлый. 1917 елның декабрендә — 1918 елның гыйнварында Украинада Совет хакимиятен урнаштыру өчен кораллы көрәш башлана. Сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәдә большевиклар Екатеринославда, Полтавада, Кременчугда, Елизаветградта, Николаевда, Херсонда хакимиятен алганнар; 26 гыйнварында, Михаил Муравьёв сәргаскәрлеге астында алар Киев шәһәрен алалар. Севастопольда совет хакимияте 1917 елның 29 декабрьдә, ә Акмәчеттә1918 елның 25-26 гынварда урнаштырылган.

Алексей Каледин

Тындагы Ростовда большевиклар хакимияте 1917 елның 8 ноябрендә урнаштырган. Әле 2 ноябрендә генерал Михаил Алексеев Иреклеләр армияне (рус. Добровольческая армия) оештыра башлый. Тындагы атаман Алексей Каледин большеливикларның переворотны танымаган дип хәбәр итте. 15 декабрьдә, каты сугышлардан соң Корнилов һәм Каледин генералларның гаскәрләре большевикларны Ростовдан, ә аннан соң — Таганрогтан куып чыгардылар һәм Донбасска таба һөҗүм иттеләр. 23 гыйнварда, Каменская станицада, фронттагы частьләр съезды Дон өлкәсендә Совет хакимиятен игълан итте һәм Фёдор Подтёлков җитәкчелегендә Дон ВРКны оештырдылар. Рудольф Сиверс һәм Юрий Саблинның "кызыл гвардиясе" Каледин һәм Иреклеләр армиянең частьләрне Донбасстан Дон өлкәсенең төньякка кысрыклап чыгара.

24 февральдә кызыллар Ростовны, ә 25 февральдә — Новорчеркасскны алдылар. Каледин атылып үлә, ә аның гаскәрнең калган өлеше Сальск даласына чигенәләр. Иреклеләр армиясе (4 000 кеше) Кубаньга сугышып чигенә (Беренче Кубань походы).

Александр Филимонов җитәкчелегендә Казак Кубань хөкүмәте шулай ук яңа хакимиятен танымады. 14 мартта Иван Сорокинның кызыл гаскәрләре Екатеринодарны алалар. Виктор Покровский җитәкчелегендә Кубань Радасын гаскәрләре төньякка чигенделәр; тегендә алар Иреклеләр армиянең частьләре белән берләштеләр; 9-13 апрельдә берләшелгән корлар уңышсыз штурм омтылулардан гаскәрләрне Дон өлкәсенең көньякка күчерделәр; бу вакытта совет хакимиятенә каршы күтәрелеш башланды. Корниловны сугышта үтерделәр, ә аны Деникин алмаштырды.

Урал Советларның өчтән ике өлеше большевистик иде, шуңа күрә шәһәрләрнең зуррак өлешендә совет хакимияте җиңел урнаштырды. Каты каршылык Ырынбур губернасы гына күрсәтте: 8 октябрьдә Александр Дутов Ырынбур казак гаскәре территориясендә большевик хакимиятен танылмаган дип игълан итте, һәм үзенең контроленә Ырынбурны, Чиләбене алган. 1918 елның 18 гыйнварында гына Василий Блюхер җитәкчелегендә кызыл корлары Ырынбурны алганнар.

Григорий Семёнов

1917 елның декабрьдә — 1918 елның гыйнварда Иркутсктә кызыллар юнкерларның күтәрелешне бастырдылар. Байкал артында 1917 елның 1 декабрендә Григорий Семёнов атаманы большевикларга каршы күтәрелешне күтәрә, ләкин аны да тиздән бастырдылар; гаскәрнең калган өлешләре Маньчжурияга чигенәләр.

1917 елның 28 октябрендә Кавказ арты комиссариаты (рус. Закавказский комиссариат) барлыкка килгән һәм Кавказ артының бәйсезлеген игълан итте. Комиссариат грузин социал-демократларны, әзербайҗанлы (мусаватлар) һәм әрмән (дашнаклар) милләтчеләрне берләштерде. Совет хакимияте Баку районында гына урнаштылган. Комиссариат Совет Россиягә карата каты дошманлык позицияне алды, ул барлык большевикларга каршы көчләрне якланган — Кубаньда, Донда, Теректа һәм Дагстанда. 1918 елның 23 февральдә Тифлисда Кавказ арты сейм җыелган. 1918 елның 22 апрелендә Сейм Кавказ арты Федератив Республиканың бәйсезлеген игълан итү резолюцияне кабул итте.

Төркистанның иң зур шәһәрендә — Ташкәнттә большевиклар каты сугышлар нәтиҗәсендә хакимиятне алалар. Большевиклар ягында тимер юлдагы һөнәрханәләре эшчеләре чыкты, ә большевикларга каршы ягында — Рус армиянең офицерлары, Ташкәнттә урнашкан кадет корпусы һәм прапорщиклар мәктәбе укучылары. 1918 елда большевикларга каршы Сәмәркандтагы һәм Чарҗоудагы күтәрелешләр бастырыла, февральдә Кукан мохтарияте, ә мартның башында — Җидесудагы вакытлы казакъ хөкүмәте юкка чыгарыла. Бөтен Урта Азия һәм Казакъстан территориясе, Хива ханлыгы һәм Бохара әмирлегеннән исәпләмичә, большевиклар кулы астын керде. 1918 елның апрельдә Төркистан АССРы игълан ителә.

Брест солыхы. Үзәк дәүләтләр интервенциясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елның 20 ноябрендә (2 декабрьдә) Брест-Литовскида совет хөкүмәте һәм Германия һәм алар союздашлар белән вакытлы солых турында сепарат килешүне төзеделәр. 9 (22) декабрьдә килешү турында сөйләшүләр башландылар. 1917 елның 27 декабрьдә (1918 елның 9 гыйнварда) совет делегациягә үзенең таләпләрнең тапшырдылар; Германия киң Россия территорияларга дәгъва итә иде. Большевиклар җитәкчелегендә аерылыш килеп чыкты: Ленин Германиянең таләбеннән канәгатьләндерү өчен чыгыш ясады, Троцкий "сөйләшүләр озакка сузу" тәкъдим белән чыгыш ясады, сул эсерлар һәм большевикларның кайберләр "сугышны дәвам итергә" өчен иделәр. 28 гыйнврында (10 февральдә) совет делегациясе «войну прекращаем, но мира не подписываем» лозунгы белән сөйләшүләрне үткәрде. Буга җавап итеп, 18 февральда, Германия бөтен фронт линиядә һөҗүм итте. Бер үк вакытта Германия үзенең таләпләрен күбәйтә. 1918 елның мартында Брест солыхына кул куела. Договор буенча, Россия 1 млн км² мәйдан белән җир Германияга кала. Рус гаскәрләре Украинаны, Финляндияне һәм шулай ук Төркиягә күчәргә тиешле Ардаган, Карс һәм Батум округларын ташлап чыгарга һәм Совет Россиясе Германиягә 6 млн марка күләмендә контрибуция түләргә; Украинаның, Белорусиянең, Литваның, Латвиянең, Эстониянең һәм Финляндиянең бәйсезлекне танырга тиеш була. Шуның өстенә, Россия үзенең армия һәм флотның демобилизация ясау тиеш. 15 мартта Брест солыхы IV Советлар съездта ратификацияләнде.

1918 елның апрельга герман гаскәрләр ярдәме белән, Финляндия хөкүмәте "кызылларны" үзенең территориясеннән куып җибәрде.

Белорусия Радасы Довбор-Мусницкий поляк легионер корпусы белән 20 февральдә Минскны алдылар һәм герман гаскәргә шәһәрне ачтылар. Герман сәргаскәрлекнең рөхсәтеннән Белорусия Радасы Белорусия Халык Республиканың хөкүмәтне оештырдылар һәм 25 мартында бәйсезлекне игълан иттеләр.

Украинада оккупантларның өметләрне акламган Үзәк Раданың хөкүмәте германнар куып тараттылар, аның урынында һетман Скоропадский җитәкчелегендә хөкүмәте оештырырган.

Антанта ягында сугыш башлаган Румыния Германия белән Бухарест солыхына (ru) кул куйган.

Герман гаскәрләре 1 маенда Таганрогка, ә 8 маендаРостовка керделәр. Пётр Краснов атаманы германнар белән союзны төзде. Төркиянең һәм Германиянең гаскәрләре Кавказ артына бәреп керделәр. Кавказ артындагы Федератив Республикасы өч бүлегенә таркалды (Гөрҗистан, Әрмәнстан, Әзербайҗан).

Антанта дәүләтләренең интервенциясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антанта Бресты солыхын танымады, большеиклар белән сөйләшүләр башларга тырышты. 6 мартта аз санлы инглиз десанты Мурманскта чыкты, ләкин 30 июньга кадәр алар совет хакимиятенә каршы хәрәкәтләрне башкармадылар.

2 августта 2нче рангның капитаны Георгий Чаплин организациясе Архангилдә совет хакимиятен төшерделәр, шуннан соң анда инглиз десант чыкты. Шәһәрдә хакимияте урындагы үзидарәгә күчте, Көньяк армиянең оештыру башланды. Совет сәргаскәрлеге Көньякта Көньяк фронтны оештырды.

5 апрельдә япон ротасы һәм инглиз ярым ротасы Владивостокта чыктылар, ләкин ике атнадан соң корабларга борылып кайттылар.

Чехословак корпусының күтәрелеше. Көнчыгышта сугышның башлану

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чехословак корпусы

Чехословак корпусы австро-венгер армиянең әсир чех һәм словак солдатлардан Беренче бөтендөнья сугышы вакытында оештырган.

1918 елның корпус француз армиянең часть буларак игълан итте. Корпусның Украинадан Ерак Көнчыгыш портлары аша Көнбатыш Европага күчерүгә хәзерләнү башланды. Чехословаклар белән эшелоннар Пензадан Владивостокка кадәр сузылдылар. 20 майда большевиклар хөкүмәте Чехословак корпусның коралсызлануын таләп итте, ләкин чехословаклар баш тарттылар, һәм кызыл отрдларга каршы актив хәрәкәтләргә күчтеләр. 25 майда чехословаклар Мариинскта, 26 майда — Чиләбедә күтәрелеш күтәрделәр, аннаң соң чехословак ярдәм белән большевикларның хакимияте Новониколаевскта (26 майда), Пензада (29 майда), Сызранда (30 майда), Тумда (31 майда), Курганда (31 майда), Омскида (7 июньдә), Самарда (8 июньдә) һәм Красноярскта (18 июньдә) төште.

8 июньдә кызыллардан азат иткән Самарда эсерлар Учредительное Собраниеның комитетны (Комуч) оештырдылар. Ул үзене вакытлыча инкыйлаби хакимият дип игълан итте. Комуч контроль астындагы террриторияседә барлык банклар денационализацияләнде, ул үзенең хәрби көчләре дә оештырды — Комучның Халык армиясе (рус. Народная армия Комуча). Бер үк вакытта Омскида Вакытлыча Себер хөкүмәте барлыкка килә.

Владимир Каппель җитәкчелегендә астындагы корлары июнь уртасында Идел буе Ставропольны, Семберне ала.

1918 елның июльдә рус һәм чехословак корлары Уфаны 5 июльдә алалар, ә чехлар Войцеховский сәргаскәрлек астында Екатеринбургны 25 июльдә алалар.

7 августында Каппель гаскәрләре Казанны алалар, анда Россия империянең алтын запасның өлешен алалар (650 млн. алтын сум тәңкәләр белән, 100 млн. сум кредит знаклары белән, алтын һәм платина коелмалары, һәм башка әйберләр), шулай ук гаять зур корал, сугыш кирәк-яраклар, медикаментлар, амуниция булган складларны кулга төшерә. Самардан көньякка таба подполковниик Фёдор Махинның коры Хвалынны алып Вольскига якын килә.

1918 елның августка "Учредиительное Собрание территориясе" көбатыштан көнчыгышка 750 чакрым озынлыкка сузылды (Сызраннан Златоустка), ә төньяктан көньякка — 500 чакрым озынлыкка сузылды.

Чехословаклар һәм акгвардиячеләр белән көрәш өчен кызыллар Көнчыгыш фронтны оештыра.

6 июльдә Антанта Владивостокны "халыкара зонасы" дип игълан итә, ләкин большевиклар хакимиятен 29 июньдә генә Михаил Дитерихс җитәкчелегендәге чехлар төшерә.

1918 елның мартында Ырынбур казаклары воосстаниены күтәрәләр, июльдә алар Ырынбурны алалар һәм Ырынбур губернасыннан большевикларны куып җибәрәләр.

1918 елның апрель уртасында Маньчжуриядан чыккан атаман Семёновның гаскәре Байкал артына һөҗүм итә. Бер үк вакытта байкал артындагы казаклар большевикларга каршы восстаниене күтәрә. Майда семёновчылар Читага якынлашканнар, ләкин аны 28 августта ала алганнар. Тиздән амур казаклары Благовещенскны, ә уссури казаклары Хабарауны алдылар.

1918 елның сентябрьгә большевиклар хакимияте бөтен Уралда, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта бәреп төшерелгән.

1918 елның сентябрьдә совет Көнчыгыш фронтның гаскәрләре (сентябрьдән командующий — Сергей Каменев), дошманның 5 000 штыкларына каршы 11 000 штыклар туплагач, һөҗүмгә күчтеләр. 10 сентябрьдә каты сугышлардан соң кызыллар Казанны, 12 сентябрьдә — Семберне, 7 октябрьдә — Самарны алганнар.

1918 елның 7 августта Ижауда һәм Воткинскта эшчеләр большевкларга каршы күтәрелешне күтәрә. Фетнәчеләр үз хөкүмәтне һәм 35 000 штыклар белән армияне оештырганнар. Ижау-Воткинск күтәрелеше ноябрьдә генә бастырылган.

Россияның Көньягында сугышның башлануы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мартның ахырында Донда атаман Краснов җитәкчелек астында болшьшевикларга каршы күтәрелеш башланды. 10 майда казаклар һәм Румыниядан килеп җиткән Михаил Дроздовский кор белән (1 000 кеше) Новочеркасскны алдылар. 16 майда Красновны Дон Гаскәрнең (Всевеликое Войско Донское) атаманны дип сайлыйлар; Дон гаскәрнең оештыру башлана. Июльдә, Урал казаклары белән берләшү өчен, Дон гаскәре Царицынны алырга омтыла. 1918 елның август — сентяберндә Дон гаскәре Поворино һәм Воронежка таба һөҗүмгә күчте. 11 сентябрьдә совет сәргаскәрлеге үзенең гаскәрләрне Көньяк фронтка туплады. 24 сентябрьгә совет гаскәрләре казакларның Воронеж-Пововрино юнәлешендә һөҗүмен туктаталар, ә Царицын юнәлешендә Красновның гаскәрләрне Дон артына чигендерә.

Июньдә 8 000 санлы Иреклеләр армиясе үзенең икенче походн башлый (Икенче Кубань походы). Деникин бер-бер атлы 30 000 санлы Калнин армиясен, ә Екатеринодар янында — 30 000 санлы Сорокин армисен тар-мар итә. 21 июльдә аклар Ставропольны, 17 августта — Екатеринодарны алалар. Август ахырында Кубань гаскәре территориясе тулысынча большевиклардан азат ителгән, ә Иреклеләр армиясенең гаскәрнең саны 40 000 штыклар һәм кылычларга җиткән. Иреклеләр армиясе Төньяк Кавкзага һөҗүмен башлый.

18 инюьдә Лазарь Бичерахов сәргаскәрлеге астында Терек казаклары күтәрелешне күтәрәләр; калган кызыл корлары Грозный һәм Кизлярда блокадада калганнар.

8 июльдә Кавказ артындагы Федератив Республикасы 3 дәүләткә таркала (Гөрҗистан, Әрмәнстан, һәм Әзербайҗан). Гөрҗистанга герман гаскәрләре керәләр; Әрмәнстан, Төркиянең һөҗүмнең нәтиҗәсендә үзенең территориясенең зур өлешен югалткач, тынычлык килешүенә кул куя. Әзербайҗанда большевистик «Баку коммунасы» шәһәрдән качsg хакимиятне меньшевистик Центрокаспийга тапшыра.

1918 елда Ашхабадта тимерюлчылар күтәрелеше башлана. Алар урныдагы кызылгвардия частьләрен тар-мар иттеләр, ә аннары күтәрелешне бастырырга килгән Ташкәнттан җәзалау корларны дә тар-мар иткәннәр. Эшчеләргә төркмән кабиләләре кушыла. 20 июльгә бөтен Каспий арты өлкәсе фетнәчеләр кулларда иде. 1918 елның уртасында Ташкәнтта офицерлар, интелеллигенция һәм элекке Төркинстан крайның администрацянең чиновниклары яшерен большевикларга каршы организацияне оештырдылар; аның беренче исеме — "Төркистан большевиклар белән көрәш союзы" (Туркестанский союз борьбы с большевизмом), соңрак ул Төркистан хәрби организация (Туркестанская военная организация, ТВО) исемен алды. ТВО 1919 елда Ташкәнтта күтәрелеш күтәрде, ләкин ул җимерелгән.

Икенче сугышның чоры (ноябрь 1918 — март 1920)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның ноябрьдә халыкара хәл тиз үзгәрә: ноябрь инкыйлабтан Германия һәм аның союздашлары җиңелгәннәр.

Элекке Германия оккупацияләнгән территорияләрдә яңа дәүләтләр барлыкка килделәр: Эстония, Латвия, Литва, Белорусия, Польша, Украина. Алар, Германиядәң ярдәмсез калганнар дәүләтләр Антантага ориентлаша башлаганнар һәм үзенең гаскәрләре оештырырга башландылар. Совет хөкүмәте Украина, Белорусия һәм Прибалитка территорияне алу турында приказны бирде. Бу максат белән Көнбатыш фронты оештыра. Бер ук вакытта поляк гаскәрләре Литва һәм Белорусия территориясен басып ала башлаганнар. 1919 елның гыйнвар уртасында Кызыл армия Прибалтканың һәм Белорусияның зуррак өлешләрен басып алды һәм анда совет хөкүмәтләрен оештырылган.

Украинада большевиклар декабрь-гыйнврда Харковьны, Полтаваны, Екатеринославны, Киевны алдылар, ә гыйнварда Одессаны алалар. УНР(Украина Халык Республикасы, рус. Украинская Народная Республика, укр. Українська Народна Республіка)ның гаскәрләрнең калган өлешләре Каменеө-Подольск районга күчтеләр.

Көнчыгышта сугышлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның 7 ноябрендә кызыллар Ижауны, ә 13 ноябрендә — Воткинскны алалар.

18 ноябрендә Омскида офицерларның группасы переворотны ясадылар: эсер хөкүмәтне куыб җибәрделәр, ә хакимият Александр Колчакка тапшырырган, Колчакны Югары хаким (Верховный правитель) дип игълан иттеләр. Ул хәрби диктатура режимн урнаштырды һәм армиянең үзгәртеп оештыруга башланды. Бу моменттан соң эсерлар большевиклар белән көрәшне туктаттылар,ә Колчакны һәм акгвардиячеләрне дошманнар дип игълан иттеләр; забастовканы оештыралар, воосстаниеләр күтәрәләр, террор һәм саботаж акцияләрне үткәрәләр.

1918 елның декабрендә колчаковчылар һөҗүмгә күчәләр һәм 24 декабрьдә Пермьне алалар, әмма Уфа янында җиңелгәннәр, һәм һөҗүмне туктаттылар. Бөтен ак гвардия гаскәрләре Колчак сәргаскәрлек астында Көнбатыш фронтка берләшкәннәр.

1919 елның март — апрельдә колчаковчылар Уфаны, Ижауны һәм Воткинскны алдылар, ләкин апрель ахырында кызыллар каршы һөҗүмгә күчәләр һәм 9 июньдә Уфаны кире кайтаралар, ә августта Чиләбене һәм Екатеринбургны алалар. 11 августта совет Көнчыгыш фронт эченнән Төркистан фронты аерып алынган. 13 сентябрьдә, Актүбә операция нәтиҗәсендә, Төркистан фронтың гаскәрләре Төркистан республикасынын Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре белән берләштеләр һәм Үзәк Россия Урта Азия белән элемтәне торгыздылар.

1919 елның сентябрьдә — октябрендә Тубыл һәм Ишем елгалар арасында кызыллар һәм аклар арасындагы хәлиткеч сугыш узды, бу сугышта аклар янадан җиңелгәннәр. Шуннан соң фронт җимерелгән, Колчак гаскәләрнең калган өлешләре Себер эченә чигенделәр. 1919 елның кышта эсерлар Колчакның тылында берничә фентнәләрне оештыралар, аның нәтиҗәсендә эсерларның Политцентр Иркутсктә хакимиятне ала, һәм 15 гыйнварында сугышрага теләмәгәннәр чехословаклар (алар арасында эсерлар популяр булганнар иде) Колчакны Политцентрга бирәләр.

21 гыйнварда эсерлар Колчакны большевистик ревкомга бирәләр. Туры Ленин приказы буенча, 7 гыйнварда Колчакны һәм Виктор Пепеляевны (Министрларның Советын рәисе) атып үтерәләр.

Көньякта сугышлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Антон Деникин
"Бердәм Россия" бронепозды, 1919 ел

1919 елның гыйнварында Краснов өченче тапкыр Царицынны аларга омтылган, ләкин яңадан җиңелгән һәм чигенергә мәҗбүр итте. Большеикларның сугышка каршы агитация нәтиҗәсендә, Дон армиясе череп таркалган, казаклар Кызыл армиягә күчә башланды — фронт җимерелгән. Большевиклар Донга бәреп керәләр һәм казакларга каршы террорны башланалар. Нәтиҗәсендә, казаклар күтәрелеш күтәрәләр (Вёшенское восстание), һәм чолганышта июньга кадәр сугышалар — июльдә ярдәмгә Дон армиянең частьләре керә.

1919 елның гыйнварында Деникин гаскәрләре тулысынча 90 000 санлы кызыл 11нче армияне тар-мар итәләр, һәм тулысынча Төньяк Кавказны кулга алалар. 31 гыйнварда Укринаның көньякта француз-грек десанты чыга һәм Одессаны, Херсонны һәм Николаевны алалар, ләкин моннан соң сугышларда катншмыйча, апрельдә Одессадан һәм Кырымдан эвакуацияләнделәр.

1919 елның кораллы көрәшнең үзәге Көньяк фронтка күчергән. Крестьян һәм казаклар күтәрелешләр кызылларның тылны дезорганизацияләнәләр; бу момент белән аклар файдаланып калалар — июньдә алар Царицынны, Харковьны, Александровскны (хәзер — Запорожье), Екатреинославны, Кырымны алалар. 12 июньдә Деникин Колчакны Югары хаким һәм Югары сәргаскәр дип таныла. 3 июльдә Деникин "Мәскәү директивны" чыгыра, ә 9 июльдә большевик партиянең Үзәк комитеты "Все на борьбу с Деникиным!" хатны бастырып чыгаралар. Шул ук вакытта аклар һөҗүмне дәвам иттеләр: 18 августта алар Николаевны алалар, 23 августта — Одессаны, 30 августта — Киевны, 20 сентябрьдә — Курск, 30 сентябрьдә — Воронежны, 13 октябрьдә — Орёлны алдылар. Бу вакытта большевиклар подпольега күчерергә әзерләнәр, подпольедагы Мәскәү партиянең комитеты оештыра, хөкүмәт учреждениеләре Вологдага эвакуацияләнә башлыйлар.

Сентябрьдә Махно үзенең рейд белән ВСЮР частьләрне читкә юнәлдергән, кызыллар каршы һөҗүмне башладылар һәм гыйнварда Ростов һәм Новороссийскка ерып чыктылар. Февральның башында Маныч елгада аклар Думенко ат корпусны тар-мар иткән, 20 февральдә аклар яңадан Ростовны һәм Новчеркасскны алалар, ләкин кызыллар аклар тылларга каршы һөҗүмгә күчтеләр; 25 февральдә Егорлыцкая янында кызыллар акларның генерал Павлов ат группаны тар-мар итәләр. 1 мартта аклар Ростовны калдыралар һәм Кубань елгага таба чигенәләр. Кубань армиянең казак частьләре күпләп пленга бирелә, кызыллар яки "яшелләр" ("зелёные") ягына күчә башландылар. Нәтиҗәсендә акларның фронты җимерелгән, Иреклкләр армиянең калган өлешләре Новорссийскка, ә аннан соң Кырымга чигенәләр; 27 мартта кызыллар Новороссийскны алалар.

1920 елның 4 гыйнварда Колчак үз Югары хакимнең вәкаләтләрне Деникинга тапшыра, ләкин Деникин, авыр хәрби-сәяси ситуацияне исәпкә алгач, бу вәкаләтләрне кабул итмәгән. 1920 елның 4 аперлендә Деникин ВСЮР Башсәргаскәр постны ташлап китте, сәргаскәрлекне Пётр Врангельга тапшырды, һәм шул ук көндә "Император Индии" корабта Констанитнопольга йөзеп китте.

Юденичның Петроградка һөҗүме

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елның 5 июньдә Колчак Николай Юденчны Көньяк-Көнбатыш фронттагы хәрби көчләрнең сәргаскәр постына билгелә. 11 августта, Таллин шәһәрендә Көньяк-Көнбатыш өлкәсенең хөкүмәте (Правительство Русской Северо-Западной области) барлыкка килә. Шу ук көндә, Англиянең кысу астында, ул Эстнониянең бәйселеген таныла, һәм алмашка Англия аларга коралларны бирә һәм финанслар белән ярдәмне күрсәтте.

Аклар Петроградка ике тапкыр һөҗүм иттеләр — 1919 елның язда һәм көздә. Май айдагы һөҗүм нәтиҗәсендә аклар Псковны, Ямбургны, Гдовны алдылар, ләкин августта кызыллар каршы һөҗүме нәтиҗәсендә аклар чыгыш позицияләргә кире кайттылар. Көздәге Юденичның һөҗүме дә уңышсыз икән; Көньяк-Көнбатыш армиясе Эстониягә чигенде. Эстониядә 15 000 санлы армиясе башта коралсызландыра, ә аннан соң алар арсындагы 5 000 — концларгерьгә утыртканнар.

Өченче сугыш чоры (март 1920 — октябрь 1922 (июнь 1923))

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет-поляк сугышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елның 25 апрелендә Франция акчаларына коралланылган поляк гаскәре Украина җирләренә кереп, 6 май көнне Киевны басып ала. 14 май кызылларның Көнбатыш фронты уңышлы һөҗүм башлый; 26 майда Көньяк-Көнбатыш фронт та һөҗүмгә кушыла. Июльнең уртасында совет гаскәрләре Польша чигенә якынлашып килгән.

РКП (б) Политбюросы, дошманның көчләренә тиешле бәя бирмәгәнлектән, гаскәрләргә Варшауны басып алырга һәм анда Совет хакимиятен урнаштырырга әмер биргән.

Бу омтылу катастрофа белән тәмамланды. Көнбатыш фронтының гаскәрләре поляклар тарфыннан тар-мар ителә («Вислада могҗиза») һәм артка чигенә. Сугыш барышында Көнбатыш фронтның биш армисеннән бер генә (3нче) исән калды (ул чигенергә өлгергән). 4нче һәм 15нче армиянең частьләре Көнбатыш Пруссиягә чигенгәннәр һәм анда коралсызландырылганнар; 15нче, 16нче армияләр, Мозырь группасы тар-мар ителгәннәр яки чошлганышка эләккәннәр.

Нәтиҗәдә, Польша һәм РСФСР арасында солых төзелә. Бу солых буенча, Белорусиянең һәм Украинаның көнбатыш өлешләре Польшага күчте.

Пётр Врангель

Совет-поляк сугышы вакытында, көньякта барон П. Н. Врангель көчләре актив хәрәкәткә күчеп Төньяк Таврияне яулый. 1920 елның 14 маенда аклар Сергей Улагай җитәкчелегендәге күпсанлы җирле фетнәчеләр белән кушылу максаты белән Кубанга десант төшерә, ләкин сентябрьдә десант Кырымга кире кайта; Генерал Фостиковның Армавир—Майкоп районында урнашакан 15 000 кешелек партизан армисе десантка ярдәм итә алмады.

Июль-августта врангелчеләр Төньяк Кырымда уңышлы оборона сугышларын алып барганнар. Аклар, поляклар белән кушылу һәм алар белән большевикларга каршы бердәм фронт тәшки итүгә исәп тотып, Днепрның уң ягына чыгу максаты белән һөҗүм башлый, ләкин 15 октябрьдә аклар Днепрның сул якгына кире чигенә.

Бу вакытта Польша 12 октябрендә большевиклар белән вакытлы солых төзи. 28 октябрьдә Михаил Фрунзе җитәкчелегендәге Көньяк фронт частьләре Врангель гаскәрләрен камап алуына исәп тотып һөҗүмгә күчәләр. Әмма планлыштырылган камалыш гамәлгәа ашырылмый кала — ак частьләрнең күбесе Кырымга чигенергә өлгерә.

Фрунзе, Врангельның 41 000 штыкларга һәм кылычларга каршы 190 000 сугышчылар туплагач[1], 7 ноябрьдә Кырым штурмлаарга әмер бирә.

11 ноябрьдә генә Семён Каретник җитәкчелегендәге махновчылар отрядлары Иван Барбовичның атлы гаскәр корпусын тар-мар итеп Кырымның оборонасын өзә. Врангель армиясе эвакуацияләнә башлый.

12 ноябрьдә кызыллар Джанкойга, 13 ноябрьдә — Симферопольга, 15 ноябрьдә — Севастопольга, 16 ноябрьдәКиречкә керәләр. Аннан соң Кырым халкына карата массакүләм репрессияләр башлана[2].

14—16 ноябрьдә ак корабларның армадасы Кырымны ташлап китә. Качакаларның саны 150 мең кешегә якын була.

1920 елның 20 ноябрьдә флот дүрт кордан торган Рус эскадрасына үзгәртеп корыла (ком. контр-адмирал Михаил Кедров). Шул ук елның 1 декабрьдә Франция Министрлар Советы Рус эскадраны Туниста урнашкан Бизерта шәһәренә юнәлдерә. 50 000 кеше санлы Рус эскадра суышча берәмлек буларак 1924 елга кадәр саклана; 1924 елның 1 октябрендә ул РОВСка (рус. Русский Общевоинский Союз) үзгәртеп корыла.

Ак Кырымның җиңелүдән соң Россиянең Европа өлешендә большевикларга каршы оештырып алып барылган көрәш тәмам була.

Кызыллар тылында күтәрелешләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Яшел фетнәчеләр
  • Слуцк күтәрелеше
  • Тамбов күтәрелеше (1918-1921)
  • Көнбатыш Себер күтәрелеше (1921-1922)
  • Кронштадт күтәрелеше (1921)

Кавказ арты һәм Урта Азия

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елда Азәрбайҗанда, Әрмәнстанда, Бохарада совет хакимияте урнаштырыла. Фарсы иле, Әфганстан, Төркия белән дуслык турында солыхлар төзелә.

Файл:FERgovernment.jpg
ЕКР хөкүмәте
Михаил Дитерихс

Ерак Көнчыгышта япон көчләренең активлашуны шикләнү аркасында, 1920 елның башында большевиклар көнчыгышка алга китешен туктаттылар; Ерак Көнчыгыш территориясендә марионетик Ерак Көнчыгыш Республикасы (рус. Дальневосточная республика) (ЕКР) оештырыла (башкала — Верхнеудинск).

1920 елның май—июнендә Халык-Инкыйлабый Армия (ХРА, ЕКР хәрби көчләре) хәлне үз файдасына хәлне үзгәртеп караган, ләкин омтылышларның икесе дә уңышсызлыкка очраган. 1920 елның көзендә ЕКРның дипломатик тырышлыклары аркасында япон гаскәрләре Байкал аръягыннан чыгарыла, ХРА гаскәрләре һәм партизаннар атаман Семёновның казакларын тар-мар итеп, 22 октябрьдә Читага керә. Семёнов гаскәренең калдыклары Манҗуриягә чигенә.

1921 елның Владивостокта һәм Приморьеда переворот нәтиҗәсендә хакимият аклар тарфдарларына күчте; бу территориядә Амур буе вакытлы хөкүмәте оештырыла. Японнар үз битарафлыгын игълан итә. 1921 елның декабрендә Ак баш күтәрүчеләр армиясе (рус. Белоповстанческая армия) һөҗүм башлаган; 22 декабрьдә алар Хабарауны алып, Волочаевка станциясенә хәтле барып җитәләр. Көчләр җитмәве аркасында аклар һөҗүмен туктаттылар, һәм Волочаевка — Верхнеспасская сызыгында ныгытма районын оештыргып, оборонага күчтеләр.

1922 елның 5 февральдә Василий Блюхер җитәкчелегендәге ХРА частьләре һөҗүмгә күчәләр, дошманның алдынгы гаскәрләрне чигендергәч, ныгытма районына чыгып, 10 февральдә Волочаевка позицияләрен штурмларга башлаганнар. 12 февральдә ХРА дошманның оборонасын җимереп, 14 февральдә Хабарауны алалар. Аклар япон гаскәре ярдәме белән нейтраль зонага чигенә.

1922 елның 4—25 октябрьдә Ватандандашлар суышының соңгы мөһим операциясе — Приморье операциясе булып үтте. Михаил Дитерихс җитәкчелегендәге акгвардиячеләрнең һөҗүмен кире кайтаргач, Иероним Уборевич җитәкчелегендәге ХРА частьләре каршы һөҗүмгә күчә. 8—9 октябрьдә ХРА частьләре Спасск ныгытма районын штурмлап ала; 13—14 октябрьдә, партизаннар ярдәме белән, Никольск-Уссурийск янында акларның төп көчләрен тар-мар итеп, 19 октябрьдә ХРА гаскәрләре әле японнар биләгән Владивостокка якынлашканнар.

24 октябрьдә япон сәргаскәрлеге ЕКР хөкүмәте белән үз гаскәрләрен чыгару турында килешүне төзи.

25 октябрьдә ХРА частьләре һәм патизаннар Владивостокка керәләр. Ак гвардиянең калдыклары чит илгә эвакуацияләнә.

1922 елның 1 декабрьдә Ак Армиянең частьләре Петропавловск-Камчатскидан эвакуацияләнә. Есаул Бочкарёвның коры эвакуацияләнүдән баш тарткан һәм көрәшен 1923 елның мартына кадәр дәвам иттергән. 1923 елның апрелендә совет хакимияте Анадырдә урнаштырыла.

Югалтулар таблицасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Югалтулар категориясе Саны (мең кеше)[3]
Үлүчеләр 2500
Кызыл армия 950
Ак һәм милли армиялар 650
Партизан корлары 900
Террор нәтижәсендәге үлемнәр 2000
Кызыл террордан 1200
Ак террордан 300
Партизаннар террорыннан 500
Ачлык вә эпидемияләрдән үлүчеләр 6000
Бар вафатлар 10 500
Күчеп китүчеләр 2000

Фотографияләр һәм плакатлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. http://militera.lib.ru/h/kakurin_vatsetis/21.html
  2. Красный террор в Крыму. 1920—1921 годы (рус.)
  3. Эрлихман В. В. «Потери народонаселения в XX веке». Справочник — М.: Издательский дом «Русская панорама», 2004. ISBN 5-93165-107-1