Ырынбур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Оренбург битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү

Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.

Ырынбур
Шәһәр
Байрак Герб
Флаг
Герб
Ил Рәсәй
Өлкә Ырынбур өлкәсе
Эчке бүленеш 2 округ, 4 район
Шәһәр башлыгы Юрий Мищеряков
Нигезләнгән /
Беренче телгә алу
1735
Шәһәр статусы алу датасы 1743
Климат кискен-континенталь
Официаль тел русча
Халык саны 547 000 кеше (2010)


Ырынбур (19381957 елларда Чкалов) – Русиядәге шәһәр, Оренбург өлкәсенең үзәге. Урал елгасында урнашкан.

Халык саны – 547 000 кеше (2010).

Эчтәлек

[үзгәртү] Тарих

[үзгәртү] Атама тарихы

Шәһәр Оренбург исеме белән төзелә, ә 1938-1957 елларда атаклы совет очучысы Валерий Чкалов хөрмәтенә Чкалов исемен йөртә, гәрчә аның Ырынбурга бер катнашы булмаса да.

[үзгәртү] Физик-географик тасвирлама

[үзгәртү] Географик урнашуы

Шәһәр Җаек елгасы буенда, аңа Сакмар елгасы кушылган урында, Мәскәүдән 1468 чакрым ераклыкта урнашкан.

Ырынбур тулысынча Аурупада урнашкан. Җаек елгасы аша җәүле күпердә Аурупа һәм Азия арасында чикнең тарихи билгесе тора. Ләкин бу чик Халыкара географик берлек тарафыннан 1959 елдан бирле танылмый, чөнки чынлыкта Аурупа-Азия чикләре Урал таулары, Мугоҗарлар һәм Эмба елгасы аша үтә. Шул сәбәпле, Оренбург тулысынча Аурупа шәһәре булып санала.

[үзгәртү] Климат

Ырынбурның климаты – кискен-континенталь. Җәй җылы: елның биш аенда уртача көн температурасы 200C; кыш салкынча, иң зур кар катламы февральда күзәтелә (26 см). Бер елда аяз, болытлы һәм сүрән-салынкы көннәр саны тиңдәшле рәвештә – 162, 160 һәм 43.

Оренбургның бер елга уртача климатик күрсәткечләре:

Оренбурга климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 4,7 5,8 18,9 31,3 36,5 39,8 43,2 40,9 38 27 19,2 8,1 43,2
Уртача максимум, °C −9,1 −8,2 −1,7 12,9 22,3 27,3 28,8 26,8 20,2 10,2 −0,5 −5,8 10,4
Уртача температура, °C −13 −12,7 −6,1 7 15,3 20,5 22,1 19,8 13,6 5,2 −3,7 −9,3 5
Уртача минимум, °C −17 −17 −10,2 1,8 8,3 13,7 15,6 13,2 7,7 1 −6,7 −12,9 −0,1
Абсолют минимум, °C −43,2 −40,1 −36,8 −26 −5,7 −0,7 4,9 −0,9 −5,3 −19,8 −35,7 −39,2 −43,2
Чыганак: Һава торышы һәм климат

[үзгәртү] Сәгать поясы

Оренбург UTC дан +6 сәгатькә (UTS+6)һәм Мәскәү вакытыннан +2 сәгатькә аерылучы сәгать поясында урнашкан.

[үзгәртү] Шәһәр идарәсе

[үзгәртү] Башкарма хакимият

Оренбургта башка хакимият башлыгы булып шәһәр администрациясе башлыгы тора. 2010 ел ахырыннан, шәһәр мэры һәм администрация башлыгы вазифалары аерылган.

Шәһәр мэры Юрий Мищеряков.

2010 елның 24 ноябрендә булган сайлаулардан һәм шул елның 26 ноябрендә имзаланган контракт нигезендә Оренбург администрациясе башлыгы вазифасында Евгений Арапов эшли.

[үзгәртү] Канун чыгару хакимияте

Канун чыгару хакимиятен Оренбург шәһәр шурасы башкара, аның рәисе Андрей Шевченко.

[үзгәртү] Административ бүленеш

Оренбург 2 административ округка: Көньяк һәм Төньякка бүленгән.

Төньяк округ үзенә Сәнәгый һәм Дзержинск районнарын ала, ә Көньяк округ — Ленин һәм Үзәк районнарны. Төньяк округ составына 3 авыл торак пункты керә – Каргала һәм Самородово бистәләре, Кызыл калкулык һәм Күлләр авыллары.

[үзгәртү] Кардәш шәһәрләр

[үзгәртү] Сылтамалар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә