Рөстәм Зәкуан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Зәкуан latin yazuında])
(Рөстәм Зәкуанов битеннән юнәлтелде)
Рөстәм Зәкуан

Тугач бирелгән исеме: Рөстәм Газизҗан улы Закуанов
Псевдонимнар: Рөстәм Зәкуан
Туу датасы: 25 май 1957(1957-05-25)
Туу урыны: Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Үчәлле
Үлем датасы: 2 декабрь 2018(2018-12-02) (61 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Казан
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1980-2018
Юнәлеш: шигърият
Премияләр: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Һади Такташ исемендәге әдәби премия

Рөстәм Зәкуан, Рөстәм Газизҗан улы Закуанов (1957 елның 25 мае, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Үчәлле2018 елның 2 декабре, РФ, ТР, Казан) — хуҗалык-идарә эшлеклесе, язучы, ТР Дәүләт Шурасы депутаты (2004), Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1998), Һади Такташ исемендәге әдәби, Габдулла Тукай исемендәге ТР дәүләт (2018) премияләре лауреаты. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елның 25 маенда Татарстан АССР Азнакай районы Үчәлле авылында туган. Туган авылында сигезьеллык, Тымытыкта урта мәктәпне, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген (1980) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында бер ел шофер, 1975-1980 елларда җәйләрен район газетасында хәбәрче булып эшли. Район газетасы каршында оешкан «Гөлстан» әдәби берләшмәсе эшчәнлегендә актив катнаша.

1980 елда Үчәллегә күмәк хуҗалык рәисе урынбасары булып эшкә кайта, авылның фирка оешмасын җитәкли.

1985 елда Азнакай районының «Янтарь» совхозына директор итеп билгеләнә.

2000 елдан Әлмәттә «Татнефть» берләшмәсенең эшчеләрне тәэмин итү идарәсендә директор урынбасары.

2001-2004 елларда Азнакай районы һәм шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.

2004 елда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булып сайлана, икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

Соңгы елларда «Таттелеком» АҖ дә эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәптә укыган елларында беренче мәкаләләре, хезмәт кешеләре турындагы язмалары «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм Азнакай районының «Маяк» газетасында басыла.

«Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» һәм район газетасында очерк, зарисовкалары дөнья күрә, журналист буларак таныла.

« Автор, бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, татар халкының фаҗигале тарихын, авыл кешесенең каршылыклы кичерешләрен тирәннән аңлап, фәлсәфи бәяләве белән истә кала. Аның шигырьләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Шагыйрьнең лирик шигырьләре һәм бүгенге заманның җитешсезлекләренә сатирик карашы да үзенчәлекле[1] »

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Яшәү мәгънәсе: шигырьләр. Казан: Рухият, 2007.
  2. Авыл моңы: шигырьләр. Казан: ТКН, 2008.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның 2 декабрендә Казанда вафат. Хәләл җефетенең туган ягында, Биектау районының Мүлмә авылында җирләнә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]